Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Яралы язмышлы шагыйрә (Гөлшат Зәйнашеваның тууына 85 ел)
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Гөлшат Зәйнашева

A Ә Б В Г Д Е Җ <= З => И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Локман Закир Әлфәт Закирҗанов Марат Закиров Исхак Закиров Рифкат Закиров Илдар Закиров Мөхәммәтдин Закиров Риф Закиров Харис ЗАКИРОВ Айгөл Закирова Гөлүсә Закирова Зөләйха Закирова Мөслиха Закирова Роза Закирова Эльмира Закирова Альберт Зарипов <Әбүзәр Зарипов Әхтәм Зарипов Изаил Зарипов Марсель Зарипов Рәис Зарипов Рәфхәт Зарипов Рөстәм Зарипов Рубис Зарипов Сәгыйдулла Зарипов Хәмзә Зарипов Алисә Зарипова Зәлидә Зарипова Рәмзия Зарипова Чулпан Зариф Фирдәвес Зарифуллин Сиринә Заялова Дания Заһидуллина Миншәех Зәбиров Ркаил Зәйдулла Илгиз Зәйниев Айдар Зәкиев Мирфатыйх Зәкиев Рәшит Зәкиев Гөлшат Зәйнашева Мөнирә Зәйнәгабдинова Риф Зәйнетдин Резеда Зәйни Шаһиморат Зәйни Зәки Зәйнуллин Шәмсетдин ЗӘКИ Рөстәм Зәкуан Якуб Зәнкиев Динара Зиннәтова Гөлнара Зиннәтуллина Азат Зиннуров Алсу Зиннурова ДиләрәЗөбәерова Ләис Зөлкарнәй Фәиз Зөлкарнәй Зөлфәт Фарсель Зыятдинов Сәйдә Зыятдинова Фирая Зыятдинова Фәнис Зыялы

Яралы язмышлы шагыйрә

(Гөлшат Зәйнашеваның тууына 85 ел)
Гөлшат Зәйнашева

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) иҗатын татар халкы, әдәбият, сәнгать сөючеләр, бигрәк тә җыр яратучылар яхшы белә. Үзенең халыкчан, оптимистик киңкырлы (шигърият, драматургия, публицистика) иҗаты белән ул күпләр күңелендә.
Халкыбыз мәхәббәте лауреаты, мәшһүр шагыйрә җыр шигъриятендә ярты гасыр дәвамында бик уңышлы эшләп мәйдан тотты, милләтебезгә олуг мирас калдырды. Аның иҗаты белән телевидение, концерт залларында яңгырый торган, Тукай әйткәнчә,«җәүһәр вә кыйммәтле» җырлары аша танышырга була.
Казанның Хөсәен Мәүлетов урамындагы 13 нче китапханәдә Гөлшат Зәйнашева музее (2006 елда ачылды) бар. Биредә шагыйрә иҗатына багышланган, Яр Чаллы педагогика институты доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова язган диссертация һәм монография саклана, башка бик күп бәяннар, документлар игътибарны җәлеп итә, кызыклы мәгълүмат бирә.
Бу язмамда мин Гөлшат апа Зәйна­шеваның туганы буларак (әтисе Хисам әбием Фәрхисрур белән бертуганнар), аның яралы язмышына бәйле кайбер хатирәләр белән уртаклашам.
Ни аяныч, Гөлшат апабыз гомер буе диярлек (1989 елда әтисе реабилитацияләнгәнче) Сталин, НКВД нахак яла яккан, ул елларда бик куркыныч ярлык –«халык дошманы» кызы саналды. Шул җинаятьче, җанкыйгыч даирәләр күзәтчелеге астында укыды, эшләде, иҗат итте, күп кыерсытуларга дучар булды. Бу турыда туганнары һәм бик аз кеше белде.
Ә кыскача тарихы болай.
Гөлшатның бабасы Хөснетдин хаҗи, әти-әнисе Хисам һәм Әнвәр Зәйнашевлар гаиләсе Минзәлә өязе (хәзерге Тукай районы) Иске Теләнче авылында булдыклы, хәлле крестьяннар була. Иген игәләр, мал-туар асрыйлар, революциягә кадәр кибет тә тоталар. Шушы гаиләдә 1928 елның 13 гыйнварында өченче кыз бала – Гөлшат туа. Авылда көчләп коллективлаштыру башлангач, яңа оешкан колхозга 1929 елда Хисам абыйлар да кушыла.
Әмма шул елда, Сталин уйлап чыгарган, хәлле крестьяннарны «кулак» дип репрессияләү чаралары киң колач ала. Бу кара исемлеккә Хөснетдин бабай (82 яшендә) да эләгә. НКВД башкисәрләре, авылга килеп, аны Соловкига сөргенгә озатмакчы булалар. Хисам абый, әтисен кызганып, аның урынына үзем китәм, ди.
Хисам абыйны 1930 елның 6 мартында кулга алып, канунсыз «өчлек» аны 27 майда РСФСР Җинаятьләр кодексының 58-10 нчы маддәсе нигезендә гаепли. Имеш, совет хакимиятенә каршы пропаганда алып барган, дип, бер гаепсез колхозчыны 5 елга концлагерьга озаталар. Җәһәннәм читендәге Соловки дигән ул шомлы җирнең тәмугка тиң куркыныч урын икәнен ишетеп, гомеренең шунда өзеләсен алдан белгәндәй, юлдан җибәргән бердәнбер хатында (төрмәдә хат алышу тыелган була) Хисам абый болай яза:

Капчык астык иңнәргә, Киттек ерак җирләргә. Әҗәлебез мондадыр дип, Җиттек Архангельләргә.

Хисам абыйның туганы Нәҗип ага (инде вафат, урыны җәннәттә булсын) шагыйрәгә: «Син, Гөлшат, әтиеңә охшагансың, ул шигырь, җыр ярата иде, сөйләшкәндә дә шигырь куллана иде», – дигән.
Хисам абыйны белгәннәр аның теләсә-нинди эшне оста оештыру сәләтен, булдыклылыгын искә ала торган булганнар. Ул моны Ак диңгез каналын төзүдә тоткын кол буларак эшләп тә исбат итә, аңа кызыл төстәге мактау кәгазьләрен күпләп бирәләр. 1935 елда, күп михнәтләр чигеп, хөкем срогын тутырып авылына кайткан Хисам абыйны, миллионнарча башка мәхбүсләр кебек, тагын кулга алып, сөргенгә озаталар, ул инде әйләнеп кайтмый, шунда һәлак була. Меңнәрчә инсаннар язмышында бик начар эз калдырган, аларны коточкыч җәфаларга, соңгы чиктә үлемгә дучар иткән Соловки нинди җир соң ул?
Төрле чыганакларны, энциклопедияләрне өйрәнгәч, шулар мәгълүм булды: Архангельск өлкәсенә кергән Соловки утраулары (Соловецкие острова) Ак диңгездәге утраулар төркеме икән. Аларның гомуми мәйданы 347 кв.км. Әле XV гасырда ук утрауларның берсендә Россиядә иң зурлардан саналган Соловки монастыре булдырыла. Аның биләмәсе 4-6 м калынлыкта, 8-11 м биеклектәге таш дивар белән әйләндереп алына, 7 капкасы, 8 күзәтү манарасы була.
XVII гасырда биредә 350 монах һәм барысы 700гә якын хезмәтче, һөнәрче, крестьян көн күрә. 1668 елда биредәге халык, патша һәм түрәләрнең кысуына түзә алмыйча, баш күтәрә. 7 ел дәвамында хакимияткә буйсынмыйча, фетнәне бастыру өчен җибәрелгән гаскәрләрне крепостька кертмичә саклана, көрәшә. Әмма сатлыкҗан Феоктист исемле монах дошманга Ак манараның ныгытылмаган тәрәзәсен күрсәтә. Нәтиҗәдә, яугирләр, эчкә үтеп, 500ләп кешене үтерә, фетнә бастырыла.
XVI гасыр ахырыннан ХХ йөз башына кадәр Россия патшасы монас­тырьны мәхбүсләр өчен сөрген-төрмә итеп файдалана. Бирегә патшага һәм православие диненә каршы кешеләрне китереп ябалар.
Тарихчы В.В.Скопин язуынча, рус патшасы Иван IV XVIII гасыр башында көчләп чукындырылган малайны – татар ханы улын, 6 ел дәвамында биредә сөргендә тота. Хәтта үзенең якын кешесен – ил белән бергәләп идарә иткән кенәз Симеон Бикбулатовичны да шушы төрмәгә яптыра.
Төрмә бик рәхимсез, каты режимлы булып, даны еракларга тарала.
Соловки төрмәсе 1903 елда ябыла. Әмма хакимиятне яулап алган большевиклар аны 1920 елда, яңадан ачып, «эшкә җигәләр». Утрауларда мәҗбүри эшләр лагере оештырыла һәм 350 кеше тотыла. 1923 елдан ул «Соловецкие лагеря особого назначения» (СЛОН) буларак мәгълүм һәм 1939 елга кадәр эшли [1]. Ун меңләп гаепсез, сәяси тоткыннар биредә җәфалана, мәсхәрәләнә. Иске юеш землянкаларда, тынчу баракларда, монастырьның җылытылмый торган биналарында ярым ач көн күргән тоткыннарның шактые шунда җан тәслим кыла. Бу җанкыйгыч лагерьда татар халкының мәшһүр уллары Мирсәет Солтангалиев, Һади Атласи, Бакый Урманче, аның бертуган энесе Ади Урманче (һәлак була), Сәгыйть Сүнчәләй, Мәхмүт Бөдәйли һ.б. михнәт чигә.
1930 ел башында каһәр төшкән әлеге утрауларга «кулак» ярлыгы тагылган меңнәрчә крестьяннарны, шулай ук дин әһелләрен, интеллигентларны күпләп китерә башлыйлар. Шулар арасында әле нәни Гөлшатның әтисе Хисам абый да була. Язучы Александр Солженицын «Архипелаг ГУЛАГ» әсәрендә 1930 елда Соловкида 50 мең тоткын булган, дип яза [2].
Татарстанда 1930 елның апрель аена 13,7 мең крестьян хуҗалыгы (гаилә әгъзаларын кертеп, 40 меңнән артык кеше) «кулаклар» дип репрессияләнә. Шул елның уртасына андый хуҗалыклар саны 20 меңгә җиткерелә. «Тоташ коллективлаштыру» елларында илдә 2 млн. крестьян нахак репрессияләнә һәм һәлак була. Бу санны миһербансыз Сталин үзе дә икърар итә, зур казаныш итеп мактана [3]. Аларның хатыннары, балалары да эзәрлекләнә, сөргенгә җибәрелә.
Тоткыннарны 1931 елның июленнән Ак диңгез-Балтыйк каналы (аңа Сталин исеме бирелә) төзелешенә китерә башлыйлар. Ноябрь аенда Соловки һәм Карел-Мурманск концлагерьлары базасында Ак диңгез-Балтыйк хезмәт белән төзәтү лагере оештырыла. Тоткыннар бу канал төзелешендә бары тик кул көче (кәйлә, көрәк) белән чиктән тыш авыр эш башкара. Ач, ялангач, туңган мәхбүс, көн саен кыядан 2 куб.метр гранит таш чокып алып, тачка (бер тәгәрмәчле кул арбасы) белән 100 метр ераклыктагы текә ярга (канал 3,7 м тирәнлектә) ташырга тиеш була. Бу эшкә өч мәртәбә бармый калганнарны атып үтерәләр.
Канал төзүгә вакыт бик кыска билгеләнгән – барысы 20 ай (сентябрь, 1931 – апрель, 1933). Шулвакыт дәвамында бик ашыгыч рәвештә 37 км озынлыкта канал казыла, 21 млн.куб.м ташлы грунт чыгарыла, 390 млн.куб.м бетон салына, 921 мең бура (биеклеге 15 метр) төзелеп, аның эченә балчык (грунт) тутырыла; 19 шлюз, 15 буа, 12 су төшергеч, 49 дамба, 33 кече канал төзелә. Күлләрне дә кертеп, бу су юлы 227 км.га җитә. Безнең Хисам абый да шушы төзелештә михнәт чигә. Кызганыч, бу турыда бернинди мәгълүмат юк. Әлбәттә, бөтенесе Сталин хакимияте һәм НКВД җәлладлары тарафыннан тирән яшерелгән. Хәтта мәетләрне дә ГУЛАГ үзенеке санаган, гаиләсенә, туганнарына тиешенчә җирләргә рөхсәт итмәгән.
Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән йорт-җирсез, ач, ялангач, хәерче хәлендә ялгыз калган әнисе ике яшьлек Гөлшатны Хисам абыйның бертуганы, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче баласыз Маһнуй (тулы исеме Өммеһани) апага асрамага илтеп бирергә мәҗбүр була. Гөлшат бу гаиләдә ачлы-туклы үсә, апасының икенче ире, эш сөймәүче Хөрмәкәй эчүгә сабыша, еш тавыш чыгара, мәктәптә бик яхшы укучы балага дәрес хәзерләргә комачаулый. Башлангыч мәктәптән соң, Гөлшат күрше Хуҗәмәт авылына 5 чакрым җәяү йөреп белем ала. Аннан соң 1942-1945 елларда Минзәлә педагогика училищесында (хәзер көллият) 14 яшеннән үз көнен үзе күреп, бик яхшы укый. Кешеләргә идән юып, бәрәңге бакчаларын казып җан асрый. Берничә кыз янгын сүндерүчеләр каланчасы астындагы җылытылмый торган бүлмәдә яшиләр. Кышкы салкыннарга түзәр чама калмагач, Гөлшат, кирпеч ватыклары җыеп, кечкенә генә галанка миче чыгарып куя. Моңа янгын сүндерүче абыйлар да шакката. Ә иптәш кызлары чиксез шатлана. Гөлшат бик елгыр, җитез кыз була, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, сәхнәдә җырлый, шигырьләр сөйли; үзе дә шигырьләр яза башлый, алар стена газетасында урын ала һәм район матбугатында басылып чыга.
Ә НКВД Гөлшатны даими күзәтү астында тота. Чөнки 1937 елның 15 августында сәяси репрессияләр тарихында иң рәхимсез боерык чыгарыла, ә партия Үзәк Комитеты аны хуплый. Ялган «юридик» төшенчә уйлап чыгаралар – имеш, репрессиягә дучар ителгәннәрнең балалары да «социаль куркыныч балалар» икән. Әлеге карар нигезендә, 15 яшьтән өлкәнрәк балалар кулга алынып, хезмәт белән төзәтү (тапканнар бит исем!) лагерьларына ябылырга, ә кечерәкләре, бертуганнарыннан аерып, төрле төбәкләрдәге балалар йортларына урнаштырылырга тиеш була. Карар аяусыз тормышка ашырыла.
Ул елларда дәүләт башында икенче шәхес (Сталиннан соң) булган Молотовка 1991 елда журналист Ф.Чуев сорау бирә: «Ни өчен репрессияләр гаепләнүчеләрнең хатыннарына һәм балаларына да кагылды?» Җавап болай: «Алар изоляцияләнергә тиеш иде, чөнки төрле зар-моң таратып, шикаятьләргә сәбәпче булырлар иде» [4].
Җинаятьчел хакимият үз халкына нәрсә кылганын яхшы белгән, хәтта балалардан да курыккан.
Ә НКВД үзенең мәкерле эшен дәвам итә. Педучилищедагы Гөлшат Зәйнашевага кагылышлы барлык документларны җыеп ала. 2011 елда көллият музеенда шагыйрәгә багышланган экспозиция булдырырга ниятләгән директор аларның берсен дә тапмады.
1945 елда Гөлшат, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Тик аңа тулай торакта урын бирмиләр. Сәбәбе – сугышта беркеме дә катнашмаган. Бу турыда, кимсенеп, Гөлшат үзенең көндәлек дәфтәренә язган була, соңыннан бик үкенә. Бер шымчы курс­ташы ул көндәлекне рөхсәтсез алып укый да комсомол оешмасы җитәкчесенә әләкли. Оешма җыелышында Гөлшатны бик каты тәнкыйтьлиләр. Соңрак Гөлшат апа: «Ул җыелышта мине тәнкыйть итеп кенә калмадылар, ә бик нык кыйнадылар», – дип язды. Комсомол активистлары аны тормыш авырлыгыннан зарлануда гаепләгән. Имеш, совет студентлары тормышын хурлап, төшенке рухта язган.
Гөлшат Зәйнашева бик тырыш, пөх­тә студентка була, «бик яхшы» билгеләренә генә укый, үзешчән сән­гать­тә актив катнаша, сәхнәдә моңлы итеп җырлый, шигырьләр сөйли.
Әмма ул «халык дошманы» кызы ... һәм менә бервакыт аны институт директоры Йосыф Туишев кабинетына чакыртып, тетрәндергеч хәбәр әйтә: «Гөлшат, мин Сезне институттан чыгарырга мәҗбүр, НКВД таләп итә». Гөлшатны «халык дошманы» кызы булуда һәм институтка кергәндә әлеге фактны яшерүдә гаеплиләр. Ике яшьтә әти-әнисеннән аерылуга дучар ителгән ятим бала әтисен бөтенләй хәтерләми. Шуңа карамастан ул совет власте өчен бик куркыныч җан иясе булып чыга.
Бу җан әрнеткеч вакыйганы яшь кыз бик авыр кичерә, әмма югалып калмый. Шунда ук Казан театр училищесына укырга керә. Берничә айдан соң институт директоры Гөлшатны эзләтеп таба һәм яңадан укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә. (Курку белмәс, әхлаклы, бик миһербанлы кеше булган Йосыф ага.)
Институтны тәмамлагач (1949 ел), бик җаваплы эшләрдә хезмәт итә Гөлшат апа. Татарстан радиосында 16 ел дәвамында башта әдәби-драматик, соңрак музыкаль тапшырулар мөхәррире була, вазифаларын иҗади якын килеп, җиренә җиткереп башкара. Биредә ул язучылар, күренекле сәнгать эшлеклеләре белән аралаша, үзе дә иҗатка кереп китә, җыр текстлары, шигырьләр яза. Аннан соң 21 ел Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, кадрлар бүлеге башлыгы (башы да, түше дә берүзе), язучыларның Тукай клубы директоры булып бик нәтиҗәле эшли, иҗатта да үрләр яулый. 1958 елда аның «Тыңларсыңмы җырымны?» исемле беренче ши­гырь­ләр җыентыгы дөнья күрә, иҗат дәверендә нәшер ителгән аерым китаплар саны 25кә җи­тә. Бик күп җырлары күмәк җыен­тыкларда миллионнарча тираж белән басылып чыга.
Инде 20 елдан артык нәтиҗәле иҗат итеп, җә­мәгать­че­леккә, халыкка танылса да, Гөлшат Зәйна­шеваны Язучылар берлегенә 1969 елда гына ка­бул итәләр. Гөлшат апа куштан, ялагай булмады. Кайбер ки­рә­ген­нән артык кызыл язучылар, шагыйрьләр кебек Сталинны, КПССны мактап шигырьләр яз­мады. Аның сәясәткә төпле үз фикере, үз карашы бар иде. Рә­хәт яшәү өчен, иманын сатмады.
Гомеренең күп өлешен Гөлшат апа кысан, тузган торакларда яшәп үткәрде. Ниһаять, 1990 еллар башында аңа Мусин урамында ике бүлмәле «хрущёвка» бирделәр. Фатирыннан күчәргә җыенып йөргәндә, таныш түгел бер ир кеше килеп, аннан бушаячак бүлмәсен күрсәтүне сорый. Бу кешене район башкарма комитетыннан җибәргәннәр икән, әле генә төрмәдән чыккан. Фатирны карагач, ул: «Юк, мин мондый фатирга риза түгел», – дип чыгып китә. Ә Гөлшат апа үз вакытында бик шатланып килгән иде бирегә.
Тузган торак газапларын үз башыннан кичергән шагыйрә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең проб­леманы бик вакытлы һәм уңай хәл итүенә ихлас куанды. Гөлшат апа язучылардан беренче булып шушы вакыйгалар турында 2004 елда «Тузган торактан күчкәндә» исемле телевизион нәфис фильмга сценарий язды. «Татарстан – Яңа Гасыр» студиясе төшереп, экранга чыгарган күпсерияле бу фильмны тамашачы кызыксынып карады һәм ошатты, матбугатта да уңай бәяләмәләр чыкты.
Гөлшат апа үзнең күпкырлы, бай иҗаты белән татар теле, татар мәдәнияте һәм сәнгате сагында нык торды, аяусыз көрәште. Милләтебез һәм тарих алдында Гөлшат Зәйнашеваның йөзе ак, вөҗданы пакь булды, һәм ул шулай булып кала да.
Язмышы яралы булса да, Гөлшат апа дөнья ямен, яшәү кадерен белеп, тормышка гашыйк булып гомер итте. Тормыш аны төрлечә, ә кайчакта аяусыз сынады. Әмма ул бөгелмәде, сынмады. Малга, байлыкка кызыкмады. Аның байлыгы – табигать биргән мул таланты, сәламәтлеге, гаиләсе, дуслары, халык мәхәббәте булды.
2008 елда Татарстан милли китапханәсе оештырган конкурста, Гөлшат Зәйнашеваның вафатыннан соң, 2006 елда нәшер ителгән «Сайланма әсәрләр»е «иң күп укыла торган китап» исеменә лаек булды. Димәк, шагыйрәнең иҗаты бүген дә актуаль, шигырь, җыр сөючеләрне үзенә тарта, тормышка ямь өсти.
Соңгы елларда шагыйрә иҗатын пропагандалау, якты исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән, шактый гамәли адымнар ясалды. 80 еллык юбилее вакытында Минзәлә, Тукай, Алабуга һ.б. районнарда «Дулкыннар» дип аталган республикакүләм фестиваль үтте. 2012, 2013 елларның язында Минзәлә районында Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган «Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа» исемле әдәби-музыкаль җыен бәйрәм төсен алды. Шундый ук җыен Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы педагогика институтында бик җылы, истә калырлык итеп оештырылган иде (2013 елның апрель ае). Казанның 13 нче китапханәсендә (җитәкчесе Сания Минкина) Гөлшат Зәйнашева музее актив эшли. Анда әледән-әле мәшһүр сәнгатькәрләр катнашында әдәби-музыкаль кичәләр гөрләп уза. Шагыйрә укыган мәктәпләрдә, Минзәлә педагогика көллиятендә истәлек такталары куелды, төбәк музеенда экспозиция булдырылды. 2011 елда Казанның яңа урамына Гөлшат Зәйнашева исеме бирелде. Татарстан китап нәшрияты шагыйрә турында истәлекләр китабы чыгарды. 2013 елда шагыйрәнең тормышы һәм иҗатына багышланган «Гөлшат Зәйнашева» дип аталган телевизион фильм төшерелеп, зәңгәр экраннарда күрсәтелде. «Татар энциклопедиясе»ндә тирән эчтәлекле мәкалә һәм шагыйрәнең фоторәсеме бирелде.

Искәрмәләр


2. Солженицын А.И. Собрание сочинений: В 9 т. / [Ред.Н.Солженицыной]: Т.5: Архипелаг ГУЛАГ, 1918-1956. Ч.3 и 4. – М.: Терра, 2000. – 655 с.
3. Борев Ю.Б. Сталлиннада. – Рига: Паритет, 1990. – 368 с.
4. Чуев Ф.И. Сто сорок бесед с Молотовым: Из дневника Ф.Чуева. – М.: Терра, 1991. – 623 с.

Әдәбият

1. Гөлшат Зәйнашева: истәлекләр, мәкаләләр / [төз.: Ә.Хөсәенов, Р.Шакирова]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011 – 168 б.
2. Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабы: Татарстан Республикасы. – 5 т.: «Е», «Ж», «З» / [редкол.: З.Р.Вәлиева һ.б.] – Казан:«Хәтер китабы» нәшр., 2002 – 446 с.
3. Солженицын А.И. Собрание сочинений: В 9 т. / [Ред.Н.Солженицыной]: Т.6: Архипелаг ГУЛАГ, 1918-1956. Ч.5, 6, 7. – М.: Терра, 2000. – 591 с.
4. Султанбеков Б.Ф., Хакимзянов Р.Г. Политические репрессии 30-х годов. Законы, исполнители, реабилитация. – Казань: Книга памяти, 1999. – 114 с.
5. Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов/.– 2 т.: Г-Й. – Казан, 2010 – 656 б.
6. Фаттахов Г.М. Мамадышский район в годы великих потрясений. – кн.2. – Казань: Дом печати, 2009. – 295 с.
7. Шайдуллин Р.В. Крестьянство Татарстана: экономический и общественно-политический аспекты (1920-1929 гг.). – Казань: ФЭН, 2004.

Марс Гаитов,
Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты өлкән фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты, доцент
www.Matbugat.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013