|
Энгель Галимҗан улы Нигъмәтуллин 1930 елның 6 ноябрендә Казан шәһәрендә күренекле татар тәнкыйтьчесе Галимҗан Нигъмәти (1897—1941) гаиләсендә туган. 1948 елда 19 нчы номерлы урта мәктәпне тәмамлагач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Алтай крае, Новосибирск, Казан мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1972 елда филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклап, Казан университетының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасына ассистент итеп билгеләнә. 1977 елда шул ук кафедрада доцент вазифасын башкаручы итеп раслана.
Э. Нигъмәтуллинның төп жанры — әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме. Октябрьгә кадәрге һәм Октябрьдән соңгы татар әдәбиятында милли һәм интернациональ багланышларның конкрет чагылышларын, аерым алганда, Руссо, Гете, Шекспир кебек Көнбатыш әдәбияты даһиларының әдәби-эстетик карашлары татар язучыларына (Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан һ. б.) ни рәвешле тәэсир итүен җентекле өйрәнеп, ул татар әдәбият белемендә моңарчы кузгатылмаган кызыклы мәсьәләләрне күтәреп чыкты (рус теленде «Раздвигая века и границы» дигән монография).
1968 елда ул, читтән торып укып, М. Торез исемендәге Мәскәү чит телләр институтын да тәмамлый. Әдәбият галиме булу өстенә, ул бүгенге әдәбият тәнкыйте өлкәсендә дә актив эшли.
Э. Нигъмәтуллин—1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Раздвигая века и границы: К вопросу о связях татарской литературы первой трети XX века с литературой Западной Европы.— Казань: Таткниго-издат, 1977.—136 с. 1500.
Татарская литература начала XX века (до 1917 г.) в ее отношении к западноевропейской литературе и философско-эстетической мысли: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук. Казань, 1972.—17 с. 120 (Казань, ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина).
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|