|
Тукай – яши!
Тукайга күп сүзләр әйтелделәр,
Булды акыллысы, хислесе;
“Тукай – үлде” кебек шикле сүз дә
Ишеттерде хәтта кай кеше.
Нинди сүз бу, котсыз түбән фикер,
Бөекләр хакында әйтелгән?
Шагыйрь үлми, шагыйрь мәңге яши;
Тик Бер Ходай аны яшергән.
Ул яшертен хезмәт итә бүген,
Аңа бездән бәя соралмый...
Гафу, мин үзем дә хәким түгел,
Әрүгә дә бәя сорамыйм.
P.S. Тукай үлде, диеп дан тотабыз,
Тукай үлде, диеп орден тагабыз...
Әйтерсең лә Тукай – тимер чүлмәк,
Инде ватылды, дип чиркәү кагабыз.
* * *
Олы галим, җитәкче һәм фән
эшлеклесе Мәнсур Хәсән улы
Хәсәновның якты истәлегенә
Татар телем – анам теле,
Ата-бабамнар теле:
Латин, арамейлар димим,
Син туган телем тере.
Кашгаридан – китап теле,
Кол Галидән – фәлсәфи.
Тукай сөеп яраткан тел,
Сөеп язган Мәрҗани.
Телебездә гасырлардан
Килгән зур хикмәт тә бар.
Анда, фәлсәфәдән кала,
Мәңге мәгърифәт тә бар.
Аң-белем һәм культура да
Алганнар бу телемнән.
Телдә матурлык туганда
Нур балкыган Илемнән.
Инкыйраз түгел, бу телем
Гасырларга барасы.
Чөнки растыр: татар теле –
Мәдәнилек чарасы.
Мәдәни булмаса халык,
Һич бердәм булмас иде.
Татарның зирәк аңы да
100 булып тулмас иде.
|