Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Дания Нәгыймуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Дания Нәгыймуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Дания Нәгыймуллина Мин—Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылыннан. Шаян, уйчан, үҗәт, тыңлаучан, хыялый һәм максатчан кыз. Хәзерге вакытта Казан сәүдә-икътисад техникумында белем алам. Шигырьләрем басылганда тәмамлаган булырмын инде,чөнки соңгы курста укыйм.
Әгәр

Ятимнәрнең күз яшенә басып
Узып китсәм әгәр, и Язмыш,
Якамнан син тотып туктат мине,
Итәгемә минем, йә ябыш.

Ач кешенең күзләренә карап,
Авыз тутрып ризык чәйнәсәм,
Көч сынашыр өчен чакыр, Язмыш,
Ак юлларым әгәр җәймәсәм.

Әниемнең догаларын бүлеп,
Аңа әгәр авыр сүз әйтсәм,
Каршыма ук чыгып басчы, Язмыш,
Шуңа охшаш хәлләр күзәтсәң.

Кем гаепле?

Үз телеңдә сүзең әйткән чакта
Табылмаса җавап бирүче,
Йә булмаса, газиз туган телдән
Булса әгәр көлеп йөрүче,
Синең, минем гаеп бу, иптәш.

Түбән диеп йөрүчеләр булса,
Иң өстенә бигрәк авырдыр.
Безгә һөҗум килсә, ни авырта? –
Нык береккән җиргә тамырдыр.
Түбәнлеккә без ул риза булган.

Садакалы тормыш... Хәятебез
Аннан-моннан көтә изгелек.
Белер-белмәс җирдә тез чүккәнгә,
Мыскыл асларында изелдек.
Гаеплене әйтә аласыңмы?

Газиз балаң туган телен белми,
«Мама, папа» диеп сүз катса,
Татар теле бары кайтаваздай
Үз-үзеңә әйләнеп кайтса,
Исемеңне, кеше, оныт инде.

Әни сабырлыгы

Әни сабырлыгы җитми миңа,
Аңлар өчен тормыш канунын.
Әниемнең очкынына тиңләп,
Булыр минем йөрәк януын.

Әни сабырлыгы кирәк миңа,
Тормышымда челлә башланса.
Әни сабырлыгы кочып ала,
Ярсу күңел түбән ташланса.

                * * *

Иреннәр чатнаган суыктан дисеңме?
Сүзеңдә бик аз шул дөреслек.
Суыкны тоймадык зәмһәрир кышларда,
Кешеләр холкыннан бөрештек.

Төтен дә сөйкемле күренә шәһәрдә,
Битараф йөзләрне очраткач.
Аклыкка табарак атларга сүз бирә
Кемнәрдер,  аякта көч арткач.

             * * *

Яшә, кеше, көнләшерлек итеп
Сандугачлар синең җырыңнан!
Ләкин берүк урлый күрмә гөлләр
Чит бакчадан, ятлар кырыннан.

Яшә, кеше! Эшең калсын Җирдә,
Сүнгәндә дә гомер йолдызың.
Начар гамәл кылу ансат һәм тиз,
Ә аклыкка кайтыр юл озын.

Килермен

Мин килермен күбәләктәй очып,
Учларыңны вакыт канатса,
Канатларым белән яраң каплап,
Учларыңда йоклыйм яраса.

Мин килермен йокыларың бүлеп,
Ай нурыдай төшеп тәрәздән.
Минем юлны һәркөн үтеп кара,
Исемеңне укы һәр эздән.

Мин килермен керфекләрең өтеп –
Сөю ялкыннары карашта.
Син бит минем кышлар бүләге дә,
Үзем теләп алган каргыш та.
Мин килермен бураннарны кочып,
Тыным белән карлар эретеп.
Ничә еллар йөрәгемдә йөрткән
Сүзләремне әйтим сер итеп.

Мин килермен, күгеңдәге кояш
Тезләреңә төшеп ярылса.
Килми калмам, кара болыт әгәр
Үзәгеңә синең сарылса.

Тик белеп тор:
Китмәскә дип киләм.

              * * *

Көтәсеңдер!
Меңләп йолдызларны
Чәчләремә кушып үргәнне
«Мин синеке» дигән караш белән
Йөрәгеңә үтеп кергәнне.

Беләсеңдер,
Йолдыз тузаннары
Җир пычрагы белән буталып
Юлда ята... Яшим киләчәктән
Бурычка дип җанга ут алып.

Карыйсыңдыр,
Елак тәрәзәдән
Караш белән болыт аралап...
Җан газабын тоя башладыңмы
Калдырганга йөрәк яралап?

Сизәсеңдер,
Яңа яуган карда
Парлы эзләр кемнән икәнне,
Якты йолдыз күктә кабызырга
Ай фатыйха миңа биргәнне.

Көтәсеңдер,
Тезең кочкан көе...
Еламачы! Сиңа килешми.
Хәлләреңне генә белим дидем
Үткәннәрдән кайтып килешли.

               * * *

Яшь дисез... Килешәм, тик инде бөредә
Әйтәсем килгән сүз халкыма.
Һавада очарга мөмкинлек булмагач,
Йөгердем канатым салдым да.

Юләрме? Түгелмен, тик шулай кыланмый
Көн күрә алмый шул күп адәм.
Ниндидер моңсу көй яңгырый күптәннән..
Онытканмын, гафу, бу — матәм.

Яраны бәйлибез кан агып беткәндә,
Орыныр булабыз ташларга.
Кайчандыр калдырган сукмакны без табып
Мәҗбүрбез сәфәрне башларга.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013