|
Ләйсән Нургалиева Чаллыдагы 45 нче мәктәпнең татар классын һәм 1 нче номерлы рәсем сәнгате мәктәбен икесен дә бишкә генә тәмамлый. Сәнгать мәктәбе укытучылары сәләтле кызга зур өметләр баглап, рәссам һөнәрен сайларга кушалар. Әмма туган теленә, халкына, аның тарихына булган мәхәббәт үзенекен итә. Ләйсән Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Анда да гадәтенчә тырышып, бик теләп, яратып укый башлый. Инглиз, гарәп, төрек телләрен өйрәнә. Быел ул өченче курсны тәмамлады инде.
Бүген без журналда басылган язма - Ләйсән Нургалиеваның университетта башкарган курс эше. Аның белән ул узган ел яшьләрнең "Интеллект" дип аталган Кама региональ фонды һәм мэриянең яшьләр бүлеге үткәргән "яшь сәләтләр" конкурсында катнашты һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге эше өчен өченче урынны алды.
"ТАТАР ИСЛАМ БЕЛГЕЧЛӘРЕНЕҢ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ МӨСЕЛМАН ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ ТАРИХЫ. 1920-30 НЧЫ ЕЛЛАР" дип атала ул.
"Аргамак" журналы № 12, 1993.
|