Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Флүрә Низамова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Флүрә Низамова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Флүрә Низамова

"Бу бәйрәмне күңелем белән кабул итмим"

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен бар ил зурлап бәйрәм иткәндә, аны кабул итмәүче, гадәти көн буларак үткәрүчеләр дә бар.
8 Март халыкара хатын кызлар көнен бүген Татарстан, Башкортстан, гомумән Русиядә генә түгел, Украина яки Беларус кебек кайбер элекке совет республикаларында да зурлап бәйрәм итәләр. Хатын-кызларга кадер-хөрмәт күрсәтелә, бүләкләр бирелә. 8 Мартта ир-атлар чәчәкләрне күпләп сатып ала. Хатын-кызлар көне уңаеннан бар ил буйлап алдан эш урыннарында да, соңрак, өйдә, гаиләдә дә табын корып бәйрәм итү гадәти хәл. Әмма бүген хатын-кызлар арасында бу бәйрәмне кабул итмәүчеләр дә бар. Шуларның берсе, пенсиядәге журналист Флүрә Низамова.
...Ялгышмасам, ул 1953 елның 6 маенда туган. "Татарстан яшьләре"ндә инде эшләми, ләкин тик тә ятмый, "Ватаным Татарстан" белән хезмәттәшлек итә. Әйе, Кырым татарлары җырларын, татар халыкныкыларны кебек үк, үзәкләрне өзәрлек итеп башкара.
...Флюра апа КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган, Илһам Шакиров бригадасында җырлаган, филармониядә эшләгән, аннары озак еллар "Татарстан яшьләре" газетасында эшләде, шул ук вакытта Гадел Низам псевдонимы астында бик шәп шигырьләр яза. Ә тавышы искиткеч! Гомумән, ул бик күпкырлы талант, чын шәхес. Характеры гына авыррак. www.Bulmas.ru
– Флүрә ханым, 8 март көнне күпләр чәчәк сатып алырга чиратка тезелгәндә, сирәк кенә булса да, 8 март бәйрәме безнең бәйрәм түгел, дөньяда да, башка халыклар да аны бәйрәм итми, бу коммунизм...
– Мин үзем дә шулай дип уйлыйм.
– Бу фикерегез элек-электән килгән фикерме, яки нинди дә булса вакыйгаларга, мөнәсәбәт алмашуга бәйле рәвештә үзгәрдеме ул?
– Беренчедән, күптән инде миндә андый мөнәсәбәт бар. Ул бәйрәмнәргә канәгатьсезлек дип әйтимме, битарафлык димме. Мөгаен ул ялгызлыктан да киләдер, беренче сәбәбе. Ялгыз кешегә сине яратып, сиңа чәчәкләр бүләк итүче ир-ат булмаганнан да киләдер инде ул. Туганнар-якыннар бүләк итә инде, анысы була.
Икенчедән, яши-яши кыйммәтләр үзгәрә. Мин хәзер авылда күбрәк яшим. Казанга килеп бер-ике ай яшәп китәм дә, калган вакытым гел авылда уза. Авылда яшәү күп нәрсәгә карашны үзгәртә. Кирәккә-кирәкмәгәнгә, урынлы-урынсыз көн дә бәйрәм көн дә туй белән яшәмим.
Минем өчен хәзер бер бәйрәм – Татарстанның суверенлыгы көне, 30 август. Бәлки бардыр инде 9 Май, әтиләр сугышкан Җиңү көне. Хәтта мине Яңа ел бәйрәме дә артык шатландырмый. Бәлки яшь бару белән дә аңлатыладыр инде.
Ә 8 Март ул теге феминисткалар, Клара Цеткиннар уйлап чыгарган бәйрәм. Беренчедән, ул безнең бәйрәм түгел. Икенчедән, исламда да, дөньяви тормышта да хатын-кыз һәрдаим, һәркөн хөрмәткә лаек булырга тиеш. Хатын-кыз тарафыннан ир-ат та хөрмәткә лаек булырга тиеш. Һәрдаим бер-береңне хөрмәтләү, юк кына нәрсәне дә сәбәп итеп котлау булырга тиеш. Мин шуның яклы.
Шуңа күрә минем бу бәйрәмгә исем дә китми, мин аны күңелем белән кабул да итмим. "Татарстан Яшьләре" газетында эшләгән вакытта үзара котлаулар, бәйрәм итүләр була иде, анысы аңлашыла. Ә бүген мин тыныч кына, һәркөндәгечә өйдә үзем үткәрәм. Котлыйлар икән – рәхмәт. Котламыйлар икән – бернинди үпкәләү юк. Бик тыныч кабул итәм.
– Ялгыз дисәгез дә, авыл кешесе ялгыз була алмый. Күршеләрегез, авылдашларыгыз белән бу турыда сөйләшкәнегез, үз карашыгызны әйткәнегез бармы аларга?
– Күршеләр, укытучылар, авыл интеллигенциясе инде минем аралашкан кешеләр. Гади кешеләр белән дә аралашам. Ләкин мин аларга үземнең фикеремне көчләп тагарга бик теләмим дә. Минем туган авылым Башкортстанда бит инде. Башкортстанда безнең бигрәк тә халык урыс халкы кебек юк сәбәпне дә бар итеп бөтен бәйрәмне, туган көннеме, фәләннеме, эчүгә кора. Менә шул ягы мине бик борчый, ачуымны китерә...
Безнең хәзер бәйрәмнәрдә бернинди уй юк, гамь юк. Сиңа дәүләт календарьга язып куйган икән, фәлән көнне бу бәйрәм дип, нәрсә икәнен дә уйламыйча аракы эчәргә, чәкешергә, котлашырга тотыналар. Аның рухы да юк, тәме дә юк, аның бернинди кызыклыгы да юк, алай бәйрәм итүнең минем өчен.
Зөлфия Кадыйр: Мин мөселман бәйрәмнәрен генә бәйрәм итәм
Казанда яшәүче сәясәт галимәсе Зөлфия Кадыйр да Азатлык радиосына 8 Мартны бәйрәм итмәвен белдерде. Әмма ул моны Ислам дине бәйрәмнәрен генә бәйрәм итүе, башкаларын кабул итмәве белән аңлата. Шул ук вакытта Зөлфия Кадыйр Русиядә хатын кызның тормышы бик авыр, һичьюгы бер генә көн булса да аның күңелен күрергә тырышалар икән, анысы да ярый ди.
– Әлбәттә хатын-кызларга бер бәйрәм кирәк инде ул, барыбер. Ул совет чоры бәйрәме генә түгел, кайбер дин әһелләре аны оккульт бәйрәм дип әйтәләр. Янәсе, урта-гасырлардагы ниндидер мәҗүси йолалар белән бәйле диләр, мөселманнарга ярамый андый нәрсәләрдә катнашырга диләр. Ул онытылган инде, беркем аның чын мәгънәсен белми.
Мөселманнар, әлбәттә, аны бәйрәм итми, бер җирдә дә. Бер мөселман илендә дә ул рәсми бәйрәм түгел.
– Ә сезнең үзегезнең мөнәсәбәтегез нинди?
– Мин дә бәйрәм итмим. Әлбәттә, бәйрәм белән котлап чәчәк бирсәләр, кабул итәм. Ләкин бәйрәм итмим. Мин мөселман бәйрәмнәрен генә бәйрәм итәм, Рамазан һәм Корбан бәйрәмен.
– Ягъни, сезнең 8 Мартны бәйрәм итмәвегез дини карашларга нигезләнә, безгә ярамый торган бәйрәм дип карыйсызмы?
– Әйе, шулайрак. Ләкин бәйрәм итүчеләрне дә тәнкыйтьләмим, чөнки бу илдә яшәү бик авыр, бигрәк тә хатын-кызларга. Аз гына булса да аларга якты чырай күрсәтсәләр, чәчәк бирсәләр, аз гына комплимент ясап матур сүзләр әйтсәләр, дин ягыннан да ул савап була. Чөнки кешегә матур сүз әйтү, бер көнгә булса да аның тормышын җиңеләйтү яхшы гамәл. Шуңа күрә тәнкыйтьләмим.
Кайбер дин әһелләре фәтва чыгарып, каты бәрелеп мәҗүси бәйрәмнәрендә катнашасыз дип кычкырып йөри. Мин алай ук әйтмим, чөнки беләм, бу илдә хатын-кызга яшәү бигрәк тә авыр. Шуңа күрә бер көн генә булса да бәйрәм итү алай ук начар нәрсә түгел.

Hаиф Aкмал
www.Azatliq.org


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013