|
Быелның март аенда Түбән Камада "Заман" иҗат берләшмәсе оешты. Билгеле, юктан бар булмады ул - балкышлы нурларын әлегә чаклы тыйнак яшереп торган хәзинәләр тупланды анда. Гади кешенең эчке дөньясы бер, ә әдәби иҗат белән шөгыльләнүченеке дөнья гына түгел, галәмдер. Шуңа күрә "Заман" яшьләре дә һәрберсе галәм хәзинәсе. Рәзилә Насыйбуллина тумышы белән Башкортстанның Ярмәкәй районыннан. Башкорт Дәүләт университетының татар-рус бүлеге буенча филология факультетын тәмамлаган. Шигырьләре "Пионер", "Ялкын", "Кызыл таң" газеталарында дөнья күргән. Хәзер Түбән Камада яши.
"Аргамак" журналы № 1, 1993
|