|
Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина 1929 елның 29 апрелендә Казанда туа. Әмма әтисенә - мәшһүр галим Галимҗан Нигьмәтигә ягылган нахак гаеп бу гаиләне шәһәрдән аерылып яшәргә мәҗбүр итә.
Әтиләреннән күчкән фәнгә-гыйлемгә омтылыш Йолдыз ханымны, шәхес культы чоры киртәләрен җиңеп, барыбер зур фән юлына алып чыга. Аның хезмәт юлы, 1957 елдан башлап, атаклы Казан дәүләт университеты тарихы белән янәшә бара. Университетның атказанган профессоры бу уку йортында рус әдәбияты укыта. Шушы вузда белем алган яшьләргә Пушкин иҗатының серле асылына төшенергә һәм шуның белән әдәбият дөньясының тылсымлы ишекләрен ачарга ачкыч тоттырган галимә ул. Фәнни иҗатының нигезен әдәбият тарихы гына түгел, бәлки аның теориясен һәм хәзерге татар, рус әдәбиятларын комплекслы өйрәнү тәшкил итә.
Йолдыз Нигъмәтуллинаның хезмәтләре Австрия, Кытай, Германия, Төркиядә үз телләренә тәрҗемә итеп бастырылган.
Intertat.ru
|