|
Ринат Гали улы Нуруллин (Нуруллин Риннат Галеевич) 1954 елның 20 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында дөньяга килә.
1972-1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала.
Хәрби хезмәттән кайткач, Татарстан Мелиорация hәм су хуҗалыгы министрлыгында, СССР фәннәр академиясенең Казан физика hәм техника институтында, Казан химия технологиясе институтында эшли. 1991 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укыту эшенә күчә, тулысы белән фәнгә чума.
1994 елда Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була.
Бүгенге көндә ул – Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты. Аның 200 дән артык уйлап табу, фәнни һәм әдәби хезмәтләре бар.
Ринат Нуруллин балалар өчен шигырьләр дә яза. Алар гади шигырьләр генә түгел. Алар үзенчәлекле, мавыктыргыч логик башваткычлар рәвешендә бирелгәннәр; уйлап эш итәргә өйрәтәләр, зирәклекне арттыралар.
Ринат Нуруллинның 2004 елда «Өч бүре һәм өч сарык» hәм 2008 елда «Альпинист үрмәкүчләр» исемле китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
|