Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Энҗе НУРИСЛАМОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Энҗе НУРИСЛАМОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Энҗе НУРИСЛАМОВА

«Кайчагында балаларга инша язарга кушам да бу эшнең бер дә җиңел түгеллегенә тагын бер кат инанам. Рухияты бай, әдәбиятка, телгә гашыйк затлар гына иҗади уңышка ирешә ала. «Мәйдан»да басылган әдәби әсәрләрне укыгач та, берничә көн хисләнеп, айный алмыйча йөрим. Гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат итә бит безнең татар әдипләре!» - дип яза безгә Яр Чаллыдагы 2 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әзһәм кызы Нурисламова. Һәм яшь мөгаллимә үзенең тыйнак кына иҗат җимешләрен - нәсерләрен журнал укучыларыбызга юллый.

Көзге уйланулар

Соры болытлы шәленә уралып көзге көн туды. Вакыты-вакыты белән исеп куйган әче җил җирдәге яфракларны кыштырдатты. Агачларда берән-сәрән эленеп калганнары исә җилнең усаллыгыннан куркып калтырадылар, әмма җиргә төшәргә ашыкмадылар. Бу тартышуның озакка бармавы көн кебек ачык иде.
Көн саен кылына"торган миһербанлы эшенә кояш та тотынырга ашыкмады. Ялкау гына күтәрелде дә авыр болытлар артына кереп качты, гүя аның шәфкатьле нурлары бүгенге көнне җылытырлык көчкә ия түгел иде. Озак көттермәде, пыскып кына яңгыр сибәләргә тотынды. Тамчыларның ваклыгы, яңгырның озак-озак явуы, көннең караңгы төс алуы күңелгә ниндидер авыр уйлар куды. Көзге көн уйга калган кешене хәтерләтте. Әйтерсең, ул уенда шаулап аккан гөрләвекләре белән язны, тургай җырлары белән җәйне исенә төшерде, вакытның узуын аккан суга тиңләде, табигатьтәге үзгәрешләрнең мизгел генә булуын дәлилләде.
Табигать көзе... Гомер көзе. Көзләр һәр ел саен кабатлансалар да, төсләре үзгәрә шул. Уйлаталар, уйландыралар, күңел төбендә сакланган иң кадерле хатирәләрне барлыйлар.
Ярый ла көзләр бар. Алар бит кешене кылган эшләренә нәтиҗә ясарга, гомерендә кичергән бәхетле мизгелләргә уйда гына булса да кире кайтырга, тормышның кадерен белергә өйрәтәләр.

Әнием

Балачакта мин әнием белән болынга җиләк җыярга бара идем. Болын гөлчәчәкле келәмгә тиң. Һәр чәчәкнең үзгә матурлыгы. Әнием карап торышка гап-гади бер чәчәкне өзә дә, соклану тулы күзләрен ала алмыйча, аның камил матурлыгы белән хозурлана. Җиләк җыярга хирыслыгым бик булмаса да, миңа шул рәхәт болында әнием белән җитәкләшеп йөрү бик ошый иде.
Бай күмәче кебек кызарып баткан кояшны күзәтү — әнием өчен бер манзара. Җәйге тынлык, табигатьнең кошлар тавышына оеп утырган чакларын миңа әнием күрсәтте. Томан пәрдәсе белән капланган көзге иртәләр, көмеш бәскә сарылган кышкы таңнар әниемне бөтенләй гаҗиз итәләр дә куялар иде. Сабыр, мөлаем әниемдә никадәр күңел байлыгы салынган!
Әни күңеле серле сандыкка тиң бит ул. Анда беркайчан да ярату хисе кимеми, һәм хәзинәләре дә берьюлы ачылып бетми. Дөньяга алар сиздерми генә ачылалар, ә сандыкның төбе юк кебек. Андагы гүзәллек, байлык! Үзебез генә кадерле сүзебезне дә салырга кирәк тапмыйбыз, ә әниләр сабыр гына көтәләр.
Әнием әтисен бер дә күрмәгән. Ул, алтынчы кыз булып, бабай үлгәндә, әбиемнең карынында калган бала. Әтисез узган ачлы-туклы балачак, чабаталы саф яшьлек еллары. Балачагының кызыклы вакыйгалары турында сөйләгәндә, әниемнең күзләрендә горурлану ялкыннары белән ниндидер моңсулык аралаша. Әти назы да күрмәгән әниемне кочып юатасым килә башлый. Алдашуны белмәгән туры сүзле әниемә тормышта да җиңел булмагандыр, ләкин ул намусын керләмәде, шуның белән минем өчен кешелеклелек алиһәсенә әйләнде.
Әни. Еллар уза барган саен бәләкәйләнәсең. Маңгай сырларың буразналар кебек тирәнәяләр, күз төпләреңне нечкә җыерчыклар, күксел таплар бизи. Әмма минем өчен, әнием, һәрвакыт олы йөрәкле, сабыр, яшь һәм матур булып каласың.

Яшәү

Сезнең бөҗәкләр тормышын күзәткәнегез бармы? Алар ашыга-ашыга каядыр чабалар, үзләреннән дә олы нәрсәләрне кузгаталар, үчекләп юлларына киртә куйсалар, кайберләре, күп сорап тормыйча, тешләп тә куя. Кечкенә генә җан иясенә бөтен яшәү рефлексы салынган да беткән. Ә кеше — мәһабәт гәүдәле, камил акыллы зат — башта, кызык эзләп, шул бөҗәкне күзәтә, нәрсәдер ошамаса, изә, көлен күккә очыра. Ничек әле кеше теләмәгән хәрәкәтне ясарга җөрьәт итә?! Уйлый белгән җан иясе кешене канәгатьләндерми. Бөҗәкне юк иткәч, кеше әле үз алдына акланып та ала, янәсе, бигрәк шыксыз кыяфәтле иде бит ул, җитмәсә, минем кулыма менәргә дә тарсынмады, ә мин хәшәрәтләрне сөймим.
Кем соң ул кеше? Берәүне яшәүдән чикләү өчен аңа нинди өстенлекләр бирелгән? Үзенә михнәт, тормышына авырлык килсә, кайчак кеше дә бөҗәккә әверелә бит. «Кешене сынау өчен, аңа дәүләт биреп кара», ди татар халык мәкале. Ул аның белән ничек идарә итәр, һаваланып, тәкәбберләнеп китеп, үзенең үткәнен сызып ташлармы, нәселле аксөяккә әйләнеп, синең тормышың белән дә идарә итәргә тотынырмы? Мәкер җепләре үрүчесе, зәһәр агулысы да була бит кешенең. Андыйларның, үзләренең шәп, булдыклы булуларына ышанып, күңел күзләре дә сукырая. Тормышыңның шулай баруын теләсәң, рәхим ит, җайлаш аның фикеренә, оныт үзеңнең мөстәкыйльлегеңне, эндәшмә, әле син яшь. Нәрсә, чебен дулап тәрәзә ватамы әллә?
Дөньясы шуңа корылган, телсез, уйсыз кешеләр белән идарә итү күпкә җиңелрәк бит ул. Башта сиңа артык яшь дип карыйлар, ә өлкәнәйгәч, акылы сыегайган, дигән келәймә тагалар. Ә күңел башкага өметләнә.

"Мәйдан" № 10, 2004.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013