Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рашат Низамиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рашат Низамиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Рашат Низамиев Рашат Мияссәр улы Низамиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Саба районы Олы Мишә авылында туган. Туган авылындагы башлангыч, Олы Саурыштагы сигезьеллык һәм Икшермә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1967—1972 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укый, аннары ике ел Татарстанның Биектау районы Зур Битаман урта мәктәбендә балалар укыта. 1974—1976 елларда Казанның В. И. Ленин исемендәге производство берләшмәсендә чыга торган күп тиражлы «Ленинчы» газетасында хәбәрче, ә 1976 елдан 1981 елга кадәр республика комсомол органы «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, агитация-пропаганда бүлеге мөдире һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1981—1983 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә җаваплы секретарь, ә 1983 елның җәеннән «Казан утлары» журналында проза бүлеге редакторы булып эшли. 1979 елның мартыннан КПСС члены.
Р. Низамиевның беренче шигыре бишенче класста укыганда «Ялкын» журналында басылып чыга. Соңга таба күп кенә шигырьләре, әдәби парталары, мәкаләләре район газетасында, республика көндәлек матбугатында дөнья күрә, ул берничә тапкыр «Ялкын» журналы оештырган «Чаткы конкурсы»нда җиңүче итеп таныла.
1980 һәм 1983 елларда Татарстан китап нәшриятында әдипнең «Йолдыз яңгыры» һәм «Кызыл җәй» исемле шигырь җыентыклары, ә 1985 елда «Казан утлары» журналында (2 нче сан) «Урман эчләрендә урман» исемле повесте басылып чыкты.
Р. Низамиев—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Йолдыз яңгыры: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—160 б. 2500. («Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә). Рец.: Вәлиев Мансур. Үз йөрәгеңә юл.—Соц. Татарстан, 1980, 21 сент.; Габи ди Ә. Күңелдәге йолдыз яңгыры.— Татарстан яшьләре, 1980, 25 окт.; Зөлкарнәев Ф.— Казан утлары, 1981, № 2
163 б. Кызыл җәй: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—48 б. 10000. Рец.: М о р а т о в Г. Кызыл җәй — мәхәббәт фасылы.— Татарстан яшьләре, 1983, 25 авг.; Хуҗин М. Ак түбәләр.— Ялкын, 1983, № 11. 26 б.

Аның турында

Галиев Ш. Рашат Низамиев: [Безнең сафка].— Казан утлары, 1982. .№ 11, 188—189 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013