Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мәхмүт Нигъмәтҗанов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мәхмүт Нигъмәтҗанов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух

КЫЙММӘТЛЕ ХӘЗИНӘ ОСТАСЫ

Мәхмүт Нигъмәтҗанов Әле «милләт», «татар» сүзен бик кычкырып әйтергә ярамаган бер чорда ук милли музыкабызны, сәнгатебезне үстерүгә күп тырышлык куя ул. -Унбер яшемнән үз акылым, үз көчем белән яши башладым, кемнәр белән генә аралашмадым да, кайларда гына булмадым...-ди Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов. Милли җанлы, нык рухлы, Г. Тукай премиясе лауреаты, профессор, күренекле музыка белгече Мәхмүт Нигьмәтҗановның тормыш елъязмасына күз салсаң, чынлап та гомеренең яртысы диярлек чит-ят җирләрдә, башка милләт кешеләре арасында узганын күрәсең.
1930 елның 10 маенда Саба районы Олы Арташ авылында туып-үскән егетнең 1939 елда гаиләләре белән әтисе шахтада эшләү сәбәпле Лонбасс якларына китүләре дә, сугыш башланып-әтисе Урал шахталарына эшкә, абыйсы белән апасы сугышка алынуы да, әнисе үлеп киткәч фронт сызыгын үтеп Мәскәүгә кайтырга теләгән малайның Белгородта приютка эләгүе дә, төрле һөнәрләр үзләштерү дә-бар да бар анда. 1943-44 елларда хәрби заводта столяр эшен дә эшләргә туры килә. Беренче тапкыр рояльне дә әнә шул приютта күрә ул. Туган якларда чакта әнисе көйләгән бәетләрдән, әтисе шахтадан ялга кайткан чакларда тальянда уйнаган төрле халык көйләреннән алынган тәэсирләр күңел почмагында шытып чыгарга үз вакытын көтеп яткан диярсең... Ул биредә үзлегеннән рояльдә, соңрак аккордеонда уйнарга өйрәнә. Мәскәүдә «Сталинские трудовые резервы» дип аталган концертта Сталин каршында фортепианода да уйнарга насыйп була әле аңа.
Бу йомгаклау концертында катнашу берничә елдан Мәхмүт аганың язмышы хәл ителүдә мөһим роль уйный.
...1950 елда комсомол җыелышында Үзәк Комитетның «Космополитизм»га багышланган җыелышында каршы чыгыш ясый ул. Бөтен әйберне-паровозны да, очкычларны да руслар уйлап тапкан дигән «ачышларга» каршы чыга.
-Минем чыгыштан соң шундук җыелышны яптылар. Дүрт ай төрле инстанцияләрдә йөрттеләр, хатаңны таны дип теңкәгә тиделәр. Алда әйтеп киткән концертта катнашу коткарды, диделәр соңыннан.
Профессиональ музыкага аяк басканчы күп өлкәләрдә эшли ул. Мәскәүдә тимерьюлчылар техникумын тәмамлап машинист та, шушы ук училищеда укыта да, Казан дәүләт университетының математика факультеты студенты да... Төрле уен коралларында профессиональ дәрәҗәдә уйнау аны 1953 елда Казан дәүләт консерваториясенең композиция факультетына укырга алып килә.
Биредә уку белән беррәттән Казан мәктәпләре һәм музыка училищесында дәресләр дә бирә, консерваториянең стена газетасында төрле тәнкыйть язмалары белән чыга-үзен чын-чынлап татар музыкасы язмышын кайгыртып йөрүче итеп таныта.
Кемнәрдер бер-берсен пычратып карьера ясарга омтылса, Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов үзенә сүз килүдән дә курыкмыйча хаксызга рәнҗетелгән С. Габәши, С. Сәйдәшев һ. б. исемнәрен яктыртырга алына.
Ә инде халкыбызның энҗе-җәүһәрләре саналган халык җырлары-Мәхмүт Нигьмәтҗановның иҗади эшчәнлегендә төп урыннарның берсен алып тора. Эсселе-суыклы көннәрдә, егерме ел буена унсигез килолы магнитофон күтәреп халык җырларын җыеп йөрү-аны туплау-чын-чынлап халкыбыз мирасына әйләндерә алу-үзенә күрә бер батырлык.
-Төрле холыклы кешеләр бар бит. Телен ачтырыйм дисәң кайчакта печәнен дә чабышырга, утынын да ярышырга туры килә иде,-ди Мәхмүт ага ул чакларын исенә төшереп.
1970 елда Мәскәүдә «Советский композитор» нәшриятында татар музыкасы тарихында беренче тапкыр чыккан «Татар халык җырлары» китабы аерым хөрмәткә лаек. Мәхмүт аганың иҗади тормышында алар исә шактый. Халкыбыз моңнарына, милли музыкабызга багышланган хезмәтләре аңа ил күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алып киләләр.
Әлеге китапка биргән бәяләмәсендә Хәсән Туфан менә нәрсәләр ди: «Татар музыкаль фольклорының беренче гранит нигезе булачак бу зур гыйльми әсәрдәге җырларны кызыксынып, хәтта анда тупланган байлыкның-халкыбыз иҗат иткән байлыкның бөеклегенә сокланып күздән кичердем.
М. Н. Нигьмәтҗановның чиксез зур көч куеп чын мәхәббәт белән җыйнаган бу гыйльми хезмәтендә биш миллионлы татар халкының йөрәге-күңеле генә түгел, аның гасырлар аша үткән зур, бай гомере дә, тарихы да чагыла.
Бу әсәр татар халкының төрле шивәләре эчендәге җырларны табып алып беренче тапкыр дөньяга-мәйданга чыгаруы белән яңа ачыш булып тора.»
Берәүләр соклану белдерсә, икенчеләр көнчелек утында яна. Хәтта нәшриятның үзеңдә дә аптырыйлар:
-Нинди милләт сез? Башка халыклар үзләре турында Мәскәүдә китап чыгару өчен бүләк ташыйлар, сезнекеләр исә донос язалар,-диләр.
Музыка өлкәсе-сәнгатьнең кайбер башка төрләренә караганда да четреклерәк, катлаулырак. Милли музыка исә бигрәк тә. Бүгенге көндә «милли» сүзе каядыр читкәрәк китеп, сәнгатьтә очсызлы эстрада алгарак чыгып, яшь-җилкенчәкнең сәхнәдә үзен күрсәтүгә генә кайтып калды кебек.
-Менә, кара,-Мәхмүт ага минем каршыма ике газета китереп куйды. Беренчесе-1929 елда Газиз Әлмөхәммәтовның «Кызыл Татарстан» газетасында чыккан «Бездә музыка мәсьәләсе» дигән язмасы. Икенчесе-үзенен (М.Н) 1987 елда «Советская культура» газетасындагы «Как выходить из тупика?» дип исемләнгән әңгәмәсе.-Бу язмалар арасында берничә дистә еллар. Ә проблемалар нигездә шул ук. Бүгенге көндә белемле, зәвыклы музыка белгечләре юк дәрәҗәсендә. Музыка белгече бөтендөнья музыкасыннан киң мәгълүматлы һәм намуслы булырга тиеш.
-Җыр сәнгате буенча берничә махсус югары уку йортларыбыз да бар, югыйсә. Ә нигә соң ул көннән-көн артка тәгәри? С. Сәйдәшев, Р.Яхин, А. Ключаревны алыштыра алырлык, горурланырлык композиторларыбыз бүгенге көндә нигә юк?
-Бу-сәясәт. Халыкның рухын эчтән таркату өчен махсус шулай эшләнелә. Сәнгатьне тоталитар реҗим шушы хәлгә китерә. Ә андый властька гуманитар фәннәр кирәкми. Консерваториядә композиторларны милли рухта тәрбияләү гомумән дә булмады.
-Югары зәвыклы милли әсәрләр яза алырлык композиторлар әзерләү өчен татар музыка мәктәпләренең дә милли рухта булуы кирәктер бәлки...
-Мәктәп дигәннән... Саба һәм Кукмара районы үзәкләрендә тарихи ике мәктәп бар. Бу районнан чыккан күренекле кешеләр әле ул турыда, бәлки белмиләрдер дә. 1928-1930 елларда минем әти Нигъмәтҗан Мөхәррәмов салдырган мәктәпләр алар. Донбасс шахтерларыннан татар шахтерларына тырыш хезмәтләре өчен 400 мең сум премия бүлеп бирелә. Әти шушы акчаларны мәктәп салдыруга тота. Бу турыда язып берәр мемориаль такта куйсалар яшь буын өчен начар булмас иде. Нәрсә генә әйтсәк тә бу-тарих. Урал яклары, Донбасс шахталары татарлар тормышында үзе бер тема, халкыбыз җырларында да киң яктыртыла ул. Бирегә килеп, шахтерлар белән аралашып, шахтаны үз күзе белән күреп Такташ атаклы «Камил» драмасын яза.
-Мәхмүт ага, Сез бит әле берничә ел филармониянең сәнгать бүлеге җитәкчесе булып та эшләгәнсез?
-Әйе. Тик мин беркайчан да түрәлеккә омтылмадым. Минем өчен иң кирәкле, кадерле эш-үз кулым, үз фикерем белән тормышка ашырыла торганы. Татарстанның 50 еллыгына Мәскәүдә «Россия» һәм Чайковский исемендәге концерт залларында зур концерт куйдык. Ул вакыттагы таләпләрне беләсез. Соңыннан аны Казанда да күрсәттек. Зур уңыш казанган бу концерттан сон җитәкчеләр тарафыннан бик югары урыннар тәкъдим ителде. Тик мин 125 сумга ИЯЛИгә кайттым, берничә ел Арча укытучылар әзерләү көллиятенә барып татар телендә теория буенча дәресләр биреп йөрдем...
-Р. Яхин бер мәкаләсендә: «Бездә музыковедлар күп, ә музыковедение юк»,-ди. Сезнең хезмәткә исә зур бәя бирә...
-Чыннан да, бездә татар музыкасын өйрәтүгә тиешле игътибар бирелмәде. Чөнки чын музыка белгече әзерләү, үстерү фәкать милли мохиттә генә мөмкин. Бездә татар телендә укыту гомумән булмады, татар телендә музыка буенча хезмәтләр түгел, мәкаләләр язылганын да хәтерләмим. Киләчәктә бу юнәлештә нәтиҗәле эш башкарырга теләсәк, укыту процессын тамырдан үзгәртү зарур, бүгенге җитәкчелек бу турыда уйлансын иде.
...Чын тарихны яктырткан язмалар көннән-көн кадерлерәк була барган кебек, татар музыка сәнгатенең үсешенә фәнни һәм иҗади яктан зур өлеш керткән музыка белгече, галим Мәхмүт ага Нигъмәтҗановның «Народные песни волжских татар», «Татарские народные музыкальные инструменты», «Тукай һәм музыка», «Татар халык җырларының төзелеше» һәм башка хезмәтләренең дә тарихи кыйммәте җуелмас.

Гөлзадә БӘЙРӘМОВА
"Казан утлары" № 5, 2010.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013