|
Шәрипов Сәлах Мослах улы 1928 елда Азнакай районы Чалпы авылында туган. 1946-49 елларда элемтә булеге начальнигы һәм союзнечатьнең Тымытык булеге мөдире булып эшли. 1950-52 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Казан финанс-экономика институтын һәм Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соц куп еллар Чалпыда колхоз рәисе урынбасары, баш экономист, профком рәисе.
Әдәбият, тарих белән шөгыльләнә, лаеклы ялга чыккач ул эшен активлаштыра. Соңгы елларда аның "Туган авылга кайткач", "Ялгышмы, әллә язмышмы?" исемле повестьлары, Еллар узгач", "Хафалык" һәм башка хикәяләре, шигырьләре "Ленин байрагы", "Бөгелмә авазы" газеталарында басылды.
Сәлах Шәрипов авыл тарихларын өйрәнә. 1991 елда "Чалпы авылы тарихы"н, 1992 елда "Баланлы Бүләк авылы тарихы" н язып, шул авылларның китапханәләренә, музейларына тапшырды. Хәзерге көндә Бөгелмәдә яши.
"Аргамак" журналы, 1995, октябрь-ноябрь.
|