|
Рәис Госман улы Шаһиев 1954 елның 5 июлендә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында туа. 1971 елда Чиләбе өлкәсе Миньяр шәһәренең Метиз-металлургия заводында эшли. Хәрби хезмәттә булып кайткач, Чаллы шәһәр төзелеш идарәсендә, «Шәһри Чаллы» («Чулман-Идел») газетасында, «Аргамак» журналында, «КАМАЗ» газета-китап нәшриятында төрле вазыйфалар башкара.
Бүгенге көндә «Мәйдан» журналында эшли. Шигырьләр яза.
|