|
Яраткан шөгыле: Шигырьләр язу, җыр тыңлау.
Яраткан артисты: Александр Абдулов, Сергей Безруков.
Яраткан язучысы: Кәрим Тинчурин.
Яраткан әйтеме: Тимерне кызуында сугарга.
Хыялы: Бәхетле булу, матур гаилә кору.
Буа театрында, телевидениедәге «Елмай» тапшыруында юләрләр, гаишниклар ролендә күрергә ияләнгән Рамил Шәрәповны мин шаян егет дип күз алдыма китерә идем. 21 яшьлек Рамил тормышка үз карашы булган, бүгенгесе, киләчәге турында җитди уйлана торган егет булып чыкты. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Буа театрына эшкә алынган егет бүген театрда да, телевидениедә дә, эстрадада да үз урынын таба алган. Гастрольдән гастрольгә йөргән арада югары белем алырга да җитешә әле ул. Рамил – Социаль-гуманитар белем бирү институтының психология факультеты студенты. Бүген Рамил «Сәхнә» укучыларына үз киңәшләрен бирә.
Тиз әзерләнә торган бәрәңге
Минем бик тиз әзерләнә торган бәрәңге рецептым бар. Аны гастрольләрдә йөргәндә, репетицияләр вакытында әзерлим. Артистлар бик яратып ашыйлар. Бу тиз әзерләнә торган ризыкны пешерү өчен уртача зурлыктагы 3-4 бәрәңге, үсемлек мае, тоз, борыч, тәмләткечләр кирәк.
Әзерләү: зур сай тәлинкә алабыз. Бәрәңгене 0,5-1 сантиметр калынлыкта түгәрәкләп турыйбыз. Туралган бәрәңгене тәлинкәгә тезәбез. Өстенә үсемлек мае салабыз һәм тәмләткеч сибәбез.
Бәрәңгене микродулкынлы мичтә 20 минут пешерәбез. Нәтиҗәдә хуш исле, бик тәмле, Буа театры артистлары яратып ашый торган ризык килеп чыга.
Стресстан ничек котылырга?
Психология белән кызыксыну дәверендә мин шуңа төшендем: стрессларны, депрессияне кеше үзе уйлап чыгара. Тормышны ничек итеп күрсәң – ул шундый. Кешеләрнең дә, тормышның да яхшы якларын күрергә тырышырга кирәк – дөнья матур, дөнья киң.
Психологиядә шундый әйбер бар: еш кына безнең уйлар материальләшә. Депрессия проблеманы начар энергетика белән тагын да тирәнәйтүдән килеп чыга. Шуңа күрә яхшыга юрарга, яхшыга ышанырга кирәк.
Максатка ирешү серләре
Максатка ирешү өчен башта ни теләгәнеңне төгәл күзалларга кирәк. Мин менә төгәл беләм: Алла боерса, тиздән минем яхшы гаиләм, машинам, үз йортым булачак. Театр белән дә шулай булды минем. Баштарак театрда рольләрем аз иде. Әмма мин белдем: тиздән эштә барысы да яхшы булачак. Нәтиҗәдә, Раил абый Садриев «Әкәмәт кәмит» спектаклен куярга алынды. Миңа анда юләр малай ролен бирделәр. Башта килеп кенә чыкмады бит роль. Авылга кайтып, юләрләр белән дә аралашып карыйм, аларга спектакльдәге сорауларны бирәм. Берсе дә пьесада язылганча җавап бирми. Инде премьера җитеп килә, ә роль һаман эшләнмәгән. Мин төшенкелеккә бирелмәдем, килеп чыгарына ышандым. Нәтиҗәдә, роль миңа танылу, яңа мөмкинлекләр алып килде.
Мин үзем өчен «Хыяллар тактасы» да булдырдым. Анда теләкләремне язып куям, фотоларын ябыштырам. Әлеге язулар һәрвакыт күз алдымда тора. Чираттагы хыял тормышка ашкач, шул тактага карыйсың да рәхәт булып китә.
Кешене ничек елмайтырга?
Чыннан да, кешене елатуга караганда көлдерү авыррак. Училищеда да мин драма театры артистына укыган кеше. Буа сатира театрына килгәч, бөтенләй икенче дөньяга эләккән кебек булдым. Кечкенә чакта үз-үземә бикләнгән бала идем мин. Комплексларым да күп иде. Үз өстемдә эшләп, алардан котыла барам. Менә шул комплекслардан котылу кешегә нур өсти. Калганнар сиңа тартыла башлый. Аларны көлдерү, елмайту да җиңеләя.
Сәхнә
№ 7
|