|
1967 елнын 6 сентябрендэ Сарман районы Кәүҗияк авылында дөньяга килгәнмен. Өч балам бар. Хәзергесе көндә Нөркәй А\Ф да пешекче булып эшлим.
Сызылып аткан алсу таңның
Нуры төшә монсу йөзеңә.....
Күзләренне тутырып карыйсың ник?
Батам хәзер зәңгәр дингезгә..
Аерылырга вакыт житэ икэн,
Сәгате дә безгә гел каршы..
Аерылгач та күз алдында тора
Синенң монсу уйчан карашың...
Нигә икән сизелми дә үтә,
Безне кавыштырган бу кичләр..
Нигә соң көне аера,
Мәңгелек түгел хисләр...
Ал таңымнан сорыйм әле,
Калдырчы син безне озакка..
Җаным аны гына тойган,
Калдыр безне алтын тозакта.
* * *
Иңгә канат икәнсез Сез,
Җанга моң чыганагы..
Күктән йолдыз чүпләүче Сез,
Бәхеткә дип язганы...
Безнең өчен ишкә- куш Сез,
Өметләр чыганагы...
Күздән нурлар бөркелгәндә,
Булмагыз шайтан таягы...
Бөркет кебек гел биектә
Канат кагып очыгыз..
Тормышның авыр юлларын,
Гел тигездә үтегез..
Сез безнен алтын багана
Ә без энже бортеге..
Аумый-талмый һәм югалмый,
Янда гомер итегез!!
Бәйрәм белән сезне ир-егетләр!!!
Сез безне яманнан яклаучылыр ,
усалдан саклаучылар!!!
Сүз!!!
Бары тик бер сүзең җитте,
Йөрәгемә хәнҗәр булып
Шул сүзең кадап үтте...
Хәзер менә йөрәгемнән
Саркып-сыкрап яшь тама ..
Нинди сүзләр әйтмә бары,
Бу ярага юк дәва..
Күзләрем сиңа караса ,
Сагыш булып мон тама..
Начарлык теләмим ..Нигә
Бу рәнжешкә юк чама?
www.facebook.com/asiya.shaihieva
|