|
Искәндәр Галиәкбәр улы Шәмгунов 1925 нче елда Кайбыч районы Mушки авылында туган. 1942 нче елда аны моторлар төзү заводына, ФЗОга җибәрәләр һәм ул шул заводта 43 ел ике ай эшләп пенсиягә чыга. Мастер, өлкән мастер, инженер хезмәтләрен башкара.
Искәндәр ага ялга чыккач та кул кушырып утырмый, Татарстанда барган милли-азатлык көрәшен хуплый, теләктәшлек белдерә. Хәзерге яшь буынның бу мәсьәләгә шактый битараф булуы аны бик борчый.
Искәндәр ага үзенең тормыш юлы, нәсел-нәсәбе, дөньяга карашы турында күләмле көндәлекләр язган.
"Аргамак" журналы, 1994, № 8
|