Күптән түгел Мамадыш районы халкы авыр югалту кичерде. Үҗәтләнеп иҗат үрләренә менеп барганда яраткан шагыйребез Сәяф Гәрәф улы Шәйхи көтмәгәндә – кинәт кенә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Иҗатташ дустым буларак, бергәләп шактый гына җырлар иҗат итәргә туры килде. Өч ел элек Татарстаныбызга багышлап җыр яза башлаган идек, кызганыч, аның шигырьләренә төзәтмә кертеп, көе белән бергә үземә язып тәмамларга калды.
Бу җыр җир улы – шагыйребез Сәяф Шәйхинең якты истәлеге булып яңгырасын иде.
Булат Юнысов.
Мамадыш районы
Катмыш авылы
22-03-2013 №47 (27026)
www.Vatantat.ru