|
1962 елда туганмын. Нәселебез Әлмәт районы Габдрахман авылыннан, Бөгелмәдә үстем. 1985 елны КДУның тарих бүлеген тәмамладым. 1985-91 елларны университетта аспирантурада укыдым һәм Миркасыйм Госманов кулы астында гыйльми хезмәткәр булып эшләдем: XX гасыр башы әдәбияты, иҗтимагый һәм тарихи фикер мәсьәләләре, вакытлы татар матбугатын барлау һәм өйрәнү белән шөгыльләндем. 1992 елның башыннан Чаллы пединститутында эшлим.
"Аргамак" журналы № 11, 1996.
|