|
Әгъләс Шәйхетдинов -
авыл шагыйре.
Гомере буе туган җиренә -
Лениногорск районының
Куакбаш авылына тугры булып калды.
Ул - урманчы.
Табигать баласы.
Андыйларның җаны моңлы була...
"Аргамак" журналы № 8, 1996.
Әгъләс Закир улы Шәйхетдинов 1940 елның 21 февралендә Лениногорск районы Куакбаш авылында туа. Авыл мәктәбендә урта белем ала. Колхозда тракторчы, аннары урманчы, соңгы елларда нефть тармагында машинист булып эшли. Иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. Шигырьләре район һәм республика матбугатында даими басылып тора. 1996 елда дөнья күргән «Тыкрык» исемле шигъри җыентыгы өчен Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек була.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
"Мәйдан" №9, 2007.
|