|
Тәүфикъ Әкрам улы Кәримов 1958 елның 1 февралендә Казакъстан Республикасының Гурьев (1992 елдан Атырау) шәһәрендә туа. 1979 елда — Гурьев шәһәрендә педагогика институтын, 1991 елда — Алматыда политология һәм идарә институтын, 1995 елда Атырау нефть һәм газ институтын тәмамлый.
1993-1994 елларда Германиянең Мюнхен шәһәрендә, 1997 елның май-июнь айларында АКШта (Вашингтон, Туссон шәһәрләрендә) стажировкалар уза.
1999-2004 елларда ул — Атырау өлкәсендәге «Татулык» дип аталган татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең рәис урынбасары һәм рәисе. 2004 елдан «Идел» татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең Республика Президиумы әгъзасы. 2006 елдан Астана шәһәрендәге «Таң» татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең совет әгъзасы. Тәүфикъ Кәримов Астанада яши. Ул — 2004 елдан Казакъстан Республикасы Президенты администрациясенең дәүләт контроле һәм оештыру эшләре бүлеге баш инспекторы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
И все цвета радуги. — Наб. Челны: Камский изд. дом, 2000. — 320 с. — 3000 экз.
Каtharsis. — Алматы, 2003. — 134 с. — 1500 экз.
Облака плывут... — Алматы, 2004. — 216 с. — 1000 экз.
Облака плывут... — 2-ое изд., доп. — Алматы, 2006. — 224 с. — 5500 экз.
Армысың, менiң жанүям...: историко-философский сборник (?). — 2005. — 212 с. — 1000 экз. («Здравствуй, мой дом...», на казахском языке.)
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
|