Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Резеда Кадыйрова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Резеда Кадыйрова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й <= К => Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Хәмит Кави Кадыйргали Закир Кадыйри Илгиз КАДЫЙРОВ Илназ Кадыйров Рәмзиc Кадыйров Ринат Кадыйров Зифа Кадырова Резеда Кадыйрова Исхак Казаков Әбүбәкер Казани Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани Казвини Асан Кайгы Сәет Кальметов Гази Камал Галиәсгар Камал Нариман Камалов Шәриф Камал Әгъзам Камал Әнәс Камал Өмми Камал Гакыйл Камалетдинов Тәүфикъ Камалиев Алинә Камалиева Венера Камалиева Зөһрә КАМАЛИЕВА Барлас Камалов Хисам Камалов Ризидә Камалова Габделҗәббар Кандалый Билал Канеев Кәрим Кара Ибраһим Карәтмәни Әбелмәних Каргалый Әнәс Кари Габдулла Кариев Наил Касыймов Хатип Касыймов Эдуард Касыймов Газиз Кашапов Газизҗан Кашапов Илназ Кашапов Мансур Кашапов Рәис Кашапов Мәхмүд Кашгари Нәкыйп Каштанов Фәридә Каштанова Гази Кашшаф Гафур Каюмов Мөхәррәм Каюмов Рифат Каюмов Дибәҗә Каюмова Нәүбәһар Кәбир Марат Кәбиров Илгиз Кәлимуллин Рәфкать Кәрами Фатих Кәрим Хөсни Кәрим Ярлы Кәрим Фатих Кәрими Камил Кәримов Марат Кәримов Тәүфикъ Кәримов Алинә Кәримова Гөлгенә Кәримова Ләйлә Кәримова Нәзифә Кәримова Ралия Кәримова (Хәсбиева) Тәслимә Кәримова Габдрахман Кәрәм Әбрар Кәримуллин Ләйсән Кәшфиева Ирек Кирам Әсхәр Кәшфуллин Шаһвәли Келәүле Ягкуб КИЗЛӘВИ Роза Кожевникова-Баубекова Гафур Коләхмәтов Мөхәммәд Кодыкый Мәүлә Колый Рафис Корбан Асия Корбангалиева Гөлнур Корбанова Кашшаф Кормашев Әхмәт Кормаши Низаметдин Корычи Котб Наилә Краева Мансур Крыймов Сәйфи Кудаш Ильяс Кудашев-Ашказарский Сөембикә Кудашева Салихҗан Күкляшев Ибраһим Кули Әкъдәс Нигъмәт Курат Габденнасыйр Курсави Фатих КУТЛУ Гадел Кутуй Рөстәм Кутуй <Күлтәгин Равил Күрәмшин Шәмсетдин Кышкари Мөршидә КЫЯМОВА Хөсам Кятиб
Резеда Кадыйрова
Резеда Кадырова (Резидә Кадыйрова) кечкенә чагыннан ук җырлый башлаган. Баштан әти-әниләренең күңеле өчен, соңырак угары сыйныфларда мәктәм хоры солисткасы буларак. Мәктәптән соң Казан Дәүләт университетының филология факультетына кереп, аны уңышлы тәмамлый.
Резеда фестивальләрдә, агит-бригадаларда катнаша. Студент елларында Эрнст Рахимов (Зилә Суңгатуллина ире) идәрәсе астындага татар хорында җырлый.
10 ел мәктәптә укытучы, биш ел завуч булып мәктәптә эшли.
Бер вакытта, кечкена концертларының берсендә Резеда янына Туфан Миннуллин килеп, “Дулкын” радиосына барып җырларын яздырырга тәкъдим итә. Шулай Резеда Кадыйрова зур сахнәгә чыга.
Резеда ханым Кадырова – непрофессиональ лирик җырчы. Ул музыкаль училищеларын бетермәде, ләкин бик куп итеп сахнәдә эшләде, бик еш профессиналлар белән аралашты. Шуңа күрә музыка ягында аның белеме җитәрлек.
Резеда Кадыйрова Татарстан Республикасының атказанган артисты.

www.Kurse.ru

Шигырьләре

Мин яшәрмен

Мин яшәрмен, әгәр хәтереңдә
Саклап калсаң минем хисләрне.
Исләреңдә йөртсәң, онытмасаң,
Бергә булган безнең хисләрне.
 
Мин яшәрмен, әгәр хәтереңдә
Уелып калса минем назларым.
Сагыш белән тулы күңелеңә
Кайтара алсам кабат язларын.
 
Бу җиһанның ямен, тәмен тапмыйм,
Син булмасаң әгәр янәшә.
Синсез яши алмам мин бу җирдә,
Исән булып, бәгърем, мең яшә.
 
Мин яшәрмен, әгәр хәтереңдә,
Күз карашларымны сакласаң.
Вәгъдәләргә һәрчак тугры калып,
Авыр чакта мине якласаң.
 
Китәм димә

Китәм димә, әйтмә, китәм, диеп,
Синсез яшәү мөмкин түгел бит.
Җан җылыңны тоеп янәшәңдә
Яшәр идем, иркәм, рөхсәт ит.
 
Китәм димә, әйтмә, китәм, диеп
Газаплама минем күңелне.
Кояшсыз көн, айсыз төннәр белән
Каплама син тормыш күгемне.
 
Синсез исми кебек хәтта җилләр,
Йолдызлар да синсез янмыйлар.
Моңлы итеп сайраган кошлар да
Сагышымны баса алмыйлар.
 
Китәм димә, әйтмә, китәм, диеп,
Сүнмәс утта мине яндырма.
Мәхәббәтем хакын хакла, зинһар,
Син ялгызым мине калдырма.
 
Моңсулану

Хатирәләр белән үтә минем көннәр,
Сөю хисе әле сүнмәгән.
Яшьлек узган бушка, мәхәббәтсез,
Мондый назлар мин бит күрмәгән.
 
Хыяллана күңел, нидер көтә,
Бер очрашу насыйп булырмы?!
Күзләреңә карап: "Бәгърем", – диеп,
Күңел назлар белән тулырмы?
 
Өмет сүнми әле, яна йөрәк,
Күрешү көнен көтәм, ышанам.
Яшисеңдер кебек янәшәмдә,
Күңел белән сиңа таянам.
 
Аралар да безнең ничә чакрым,
Тоеп яшим, иркәм, җылыңны.
Сөю утларында янып-көеп,
Багышладым сиңа җырымны.
 
Дустыма

Күңелемнең бик нечкәргән чагы –
Авыр сүзләр белән кагылма.
Тән ярасы китә, җан ярасын
Син ашыкма җанга салырга.
 
Күзләр тулы кайнар яшьләр белән,
Бер сәбәпсез тора тамарга.
Ялгыз күңел шулай өзгәләнә,
Тырыш, дустым, мине аңларга.
"Ватаным Татарстан"
08.06.2012 №112-113 (26831-26832)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013