Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәмзиc Кадыйров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәмзиc Кадыйров

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й <= К => Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Хәмит Кави Кадыйргали Закир Кадыйри Илгиз КАДЫЙРОВ Илназ Кадыйров Рәмзиc Кадыйров Ринат Кадыйров Зифа Кадырова Резеда Кадыйрова Исхак Казаков Әбүбәкер Казани Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани Казвини Асан Кайгы Сәет Кальметов Гази Камал Галиәсгар Камал Нариман Камалов Шәриф Камал Әгъзам Камал Әнәс Камал Өмми Камал Гакыйл Камалетдинов Тәүфикъ Камалиев Алинә Камалиева Венера Камалиева Зөһрә КАМАЛИЕВА Барлас Камалов Хисам Камалов Ризидә Камалова Габделҗәббар Кандалый Билал Канеев Кәрим Кара Ибраһим Карәтмәни Әбелмәних Каргалый Әнәс Кари Габдулла Кариев Наил Касыймов Хатип Касыймов Эдуард Касыймов Газиз Кашапов Газизҗан Кашапов Илназ Кашапов Мансур Кашапов Рәис Кашапов Мәхмүд Кашгари Нәкыйп Каштанов Фәридә Каштанова Гази Кашшаф Гафур Каюмов Мөхәррәм Каюмов Рифат Каюмов Дибәҗә Каюмова Нәүбәһар Кәбир Марат Кәбиров Илгиз Кәлимуллин Рәфкать Кәрами Фатих Кәрим Хөсни Кәрим Ярлы Кәрим Фатих Кәрими Камил Кәримов Марат Кәримов Тәүфикъ Кәримов Алинә Кәримова Гөлгенә Кәримова Ләйлә Кәримова Нәзифә Кәримова Ралия Кәримова (Хәсбиева) Тәслимә Кәримова Габдрахман Кәрәм Әбрар Кәримуллин Ләйсән Кәшфиева Ирек Кирам Әсхәр Кәшфуллин Шаһвәли Келәүле Ягкуб КИЗЛӘВИ Роза Кожевникова-Баубекова Гафур Коләхмәтов Мөхәммәд Кодыкый Мәүлә Колый Рафис Корбан Асия Корбангалиева Гөлнур Корбанова Кашшаф Кормашев Әхмәт Кормаши Низаметдин Корычи Котб Наилә Краева Мансур Крыймов Сәйфи Кудаш Ильяс Кудашев-Ашказарский Сөембикә Кудашева Салихҗан Күкляшев Ибраһим Кули Әкъдәс Нигъмәт Курат Габденнасыйр Курсави Фатих КУТЛУ Гадел Кутуй Рөстәм Кутуй <Күлтәгин Равил Күрәмшин Шәмсетдин Кышкари Мөршидә КЫЯМОВА Хөсам Кятиб
Рәмзиc Кадыйров Рәмзиc КАДЫЙРОВ (1946) — техник фәннәр кандидаты; «Татнефтъ» ААҖ мактаулы нефтьчесе. Бөгелмәдә яши.

СУГЫШ

ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬТАН ӨЗЕК

1941 нче елның 22 июнь иртәсе күпләрне тетрәтте. Кешеләр атлар, техника—барысы да мобилизацияләнде. Әхәткә повестка 28 декабрьдә килеп төште. Казанга таба бер эшелон булып кузгалган халык арасында кемнәр генә юк иде: яшьләре яңа тулган җилкенчәкләр дә, дөньяда күпне күргән ирләр дә, сугышка ба¬рырга теләгән элеккеге тоткыннар да шунда, кешеләрнең күзләрендә борчу, билгесезлек алдында каушау.

Рузаевка станциясенә җиткәч, кем ничек булдыра, Казанга баручы эшелонга эләгергә тырыштылар. Әхәт тышта 50 градус суык булганын перронда басып торучы әбине күргәч анлады, мескен карчык акка каткан кулларын күтәргән дә үтүчеләргә ялвара иде. Кая, аны күрүче дә юк, мәхшәр эчендә кеше кешене белми, үз кайгылары кайгы.

Казанга барып төшкәч, хәлләр тагын да мөшкелрәк икәне билгеле булды, этә-төртә вокзал бинасының икенче башына барып чыккач, Әхәтләрне Татвоенкоматка илтеп тә тутырдылар. Военкоматта киендереп халыкны фронтка җибәреп торалар иде өлгермәгәннәрне исә Суслонгер лагерена юлладылар. Вагонның кая туры килсә шул җиренә ябышып, 40-50 градуслы салкында җилләп бер тукталышка кадәр баргач, солдатлар унбер чакрымны жәяүләп киттеләр. Суслонгерга өч-дүрт чакрым калгач, Әхәтләргә лагерьдагы солдатлар очрады: барысы да үлек чырайлы, сап-сары киемнәре теткәләнеп беткән. Боларның тормышы тора-торгач аңлашыла башлады. Занятиядә урман тулы солдат, ашарга көненә дүрт йөз грамм ипи белән өшегән бәрәңге шулпасы, җитмәсә анысы да тозсыз. Ике йөз кешелек землянкаларда мич юк, түшәмнән тамчылар тамып тора иде. Ике көн эчендә яңа килүчеләрне дә бет басты, аны киемнәрне учак өстендә тотып бераз койдылар да яңадан киеп чыктылар. Көндез алты чакрым тактик занятиеләргә йөртәләр иде, төнлә тревога ясап, ун чакрым бот төбеннән кар ердырып чаптыралар да, кайтканда илле сантиметр диаметрлы, ике метр озынлыктагы чыршы бүрәнәләрне каешлар белән бәйләп, тагып кайтаралар иде. Шул наратларны подразделение янында командир үлчәп тора, агачлар утыз сантиметр диаметрлы гына булса, яңадан урманга җибәрәләр иде. Берәр җирем авырта дип санчастька берәрсе барса, ун-унбиш кешене җыеп, тагын урманга җибәрделәр.

Әхәтнең көче бетте тәнендә ите-мае калмады. Бер көнне алты чакрым ераклыкка мунчага дип алып киттеләр. Мунча дисәң, хәтере калыр, эчендә боз баганалар, яңа гына еккан чи усак агачын турап ягып яталар иде, ике кешегә бер тас җылымса су бирделәр дә, әштер-өштер юынганчы куып чыгара да башладылар. Шул мунчадан кайтырга чыккач Әхәтнең бөтенләй хәле китте, ул кардан сөрлегә-сөрлегә стройдан артта калды. Усак әрәмәсе астына егылып ук калгач, Әхәт ни хәтле озак ятканын хәтерләмәде, уянып киткәндә кайту юлын кар каплаган иде. "Үлүем шушы, ахрысы",—дип уйлады Әхәт. Көчсез гәүдәсен калкытып, як-ягына каранырга тотынды, шунда күзенә землянкалар чагылды, бар хәлен җыеп Әхәт шунда үрмәләде. Бу 42 нче полк тупланган землянкалар булып чыкты. Әлеге полкта Әхәт үзенең якташы Насыйров Гыйният торганын белә иде, шуңа, барып җитү белән, аның кайдалыгын сорады. Гыйният ашханәдә икән, Әхәтне баштанаяк күзеннән кичереп чыкты да, кесәсеннән талон алып, аңа аш алып килде. Кеше өлешенә кергәнгә, Әхәтнең ризыгы бугазыннан көчкә үтте, алай да итле аш белән ботка аңа кайтып җитәрлек көч бирделәр.

Шул рәвешчә бер ай интектергәннән соң хөкүмәт әлеге кешеләрне сугышка барырлык дәрәҗәгә килделәр дип тапты һәм Әхәтләрне туры Мәскәүгә җибәрде.

Мәскәү өчен сугыш

Кышның иң салкын январь аенда Әхәтләрне киендереп Мәскәүгә җибәрделәр. Аларга җылы бишмәт, сырган чалбар, киез итек, бүрек, подшлемник, җылы тире бияләй, бер атналык коры паек бирделәр. Мәскәү солдатларны үзәккә үтәрлек суыгы, караңгы тәрәзәләре белән каршы алды. Барлык йортлар да маскировка өчен ала-кола төсләргә буялган, тротуарлар казылып, орудиеләр куелган, урамда кеше юк. Солдатларны грампластинка заводына урнаштырдылар. Заводның бер исән тәрәзәсе дә юк, эчендә суык җил ыжгыра, немецлар бик якын булып, тәрәзәдән берәрсенең башы күренсә, шунда ут ачалар иде. Пулялар сызгырып кереп стенадан штукатурканы коя. Солдатлар арыдылар, аларның атналар буе кайнар аш, йокы күргәннәре булмады. Берәр атнадан соң безнең командование һөҗүм башлады, кырык биш минут артиллерия утыннан сон, Әхәтләр немецларны Мало-Ярославскийга таба куып киттеләр. Юлда зур тимер юл күпере шартлатылган иде, Әхәтнең исе китте, шундый зур көч—тимер балкаларны тимерчыбыкны боргалаган төсле бөкләп, өзгәләп аткан, олы карга оясын туздырган төсле бозга тараткан. Немец нык чигенгән булган, шуңа күрә Әхәтләрнең частен йөк вагоннарына төяп, Мало-Ярославскийга озаттылар. Барганда болар күрә: тимер юлның ике ягында да бик күп немец солдатлары катып үлгән, баскан килеш тә, яткан килеш тә. Командир сөйләве буенча, суык 54 градуска кадәр җиткән булган, ә немецлар җәйге формадан, пилоткалардан, ботинкалардан булганнар, шулай итеп, барлыгы биш мең фриц катып үлгән. Әхәтләр немецларны Калугадан куып чыгарып, йөз илле чакрым ераклыкта булган Юхминга юнәлеп Гороховка авылында тукталдылар. Салкын бер көнне Әхәтләрне берәм-берәм пыялалары булмау сәбәпле, тәрәзәсенә салам тыгылган йортка сөйләшергә чакырдылар. Аларның частьлары наступление көтеп ята, күктә бертуктаусыз немец самолетлары оча, ә һөҗүмгә боерык юк иде. Менә бер яшь лейтенант килеп, теге сөйләшергә чакырылганнар арасыннан егерме кешене сайлап алып, бер сафка тезде дә, урман ягына алып китте. Анда ул солдатларны ике рәткә тезеп, нидер аңлатты. Суык җил аркасында Әхәтнең шинель якасы күтәрелгән булып, бүрек колакчыннары ныгытып бәйләнгәнгә күрә, ул бу лейтенантның нәрсә аңлатканын ишетмәде. Бу командир солдатларны нарат урманы эченә, чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган блиндажларга алып килде. Тимер торбалардан куе төтен туры багана булып күккә күтәрелә, еракта музыка тавышы ишетелә. Әхәтнең эченә җылы керде, ул җылы тимер мич янында йоклавын күз алдына китерде. Лейтенант артыннан чәнечкеле чыбыкның өстенә икешәр калын сайгак җәйгән җирдән эчкә үттеләр, блиндажларга якынлаштылар. Монда аларны немец автоматчиклары көтеп тора иде, теге командир аларны бер сугышсыз фашистларга китереп бир¬гән! Әхәтнең башыннан берсеннән-берсе куркыныч уйлар үтте, ачлык та, суык та онытылды. Ул заманда Сталинның каты законын игълан иткәннәр иде инде, кем немецларга сатыла, туларның гаиләләрен атарга дигән. Әхәт хатыны белән кызын уйлый-уйлый, куе агачлыкка кереп карга сеңде. Караңгы төшкәч ул шуыша-шуыша кергән җирне эзләп тапты, такталар өстеннән дә шуышып чыкты, урманга чыккач, үз якларына чапты. Күп ада¬шып, иртән генә ул янган авьшга килеп керде, үзләренең командирын эзләп табып, булган хәлне сөйләп бирде. Командир моны берсүзсез генә тыңлап торды да, сержантны чакырып, Әхәтне өч көнгә авыл читенә каравылга куярга кушты. Авыл читендә салкында өч көн ач, йокысыз торды солдат. Башкаларны алыштырдылар посттан, моны юк. Өченче көнне Аксубай районы Дума авылы егете Сәләхов Сәхәб килеп, ярты котелок тозсыз пешерелгән арыш китереп китте:

—Әхәт абый, мин постта торганда комбатның сержант белән сөйләшкәнен ишеттем, "Теге нацменны иртәгә үк расходка чыгарырга кирәк",—диделәр. Монда нацмен син дә, мин генә калдык, калганын үзең уйла, дип, кире частька чапты. (Нацмен—представителъ национальных менышшств, чуаш, татар һ. б.). Бу хәлләр 1942 елның февраль урталарында булды, һаман да үзәккә үтәрлек суык. Ниһаять, Әхәтне ят бер разводящий кызганып, алыштырды, үзләренең землянкаларына алып кайтып, сыек кына аш, ике телем ипи, илле грамм аракы бирде. Тимер мич янында күзен йому белән изрәп киткән Әхәтне, ярты сәгатьтән соң тревога белән күтәрделәр. Караңгыда тиз генә мылтыгын күтәреп, ул йөгереп чыкты тик ничә көн йокламыйча эренләп чыккан күзләре генә ябышып каткан булып, ачылмадылар. Ул күзләрен уа-уа иптәшләре артыннан абына-сөртенә чаба иде, кинәт артыннан комбатның калын тавышы ишетелде: "Разве так бегают во время тревога!" диде дә, Әхәтнең башына наганы белән китереп тә сукты. Бу комбат моны ахыргача кыйный-кыйный часть артыннан чаптырды, ә соңыннан артта калган җиде солдат белән кардан ясалган буш окопларда оборонада калдырды. Ерак түгел күрше авылның чиркәве күренеп тора, шуннан немец снайперлары безнең солдатларны атып торалар икән. Әхәт иптәшләре белән караса, тирә-якта кар асты тулы үлгән солдат. Бер кыю гына урыс солдаты боларны урман читенәрәк алып китте, ә аңда тагын бер авыл бар икән, йортлары да исән, яндырылмаган. Ни булса шул булыр дип, бу сигез солдат мылтыклардан атып, ура кычкырып, авылга бәреп керделәр. Немецлар авылга төрле яктан ут төртеп чыгып качтылар. Әхәтләр яңа туналган сыер тиресе таптылар, шуны яна торган өйнең күмерендә өтеп, бүлгәләп ашадылар, тагын бер • җирдә янган әтәч табып бүлештеләр. Немецлар киткәч, авыл халкы безнең солдатларны каршыларга чыкты, шатланалар бичаралар, үзләре ачлар, киемнәре сәләмә. Бер балалы марҗаны Әхәт бигрәк тә хәтерендә калдырды, мескен өч яшьләрдәге малае бик сөйкемле булып, аңа үлгән улы Марсны исенә төшерде. Бу малай салкын карга сәләмәләрдән чыгып баскан, ә аягының баш бармагына чүпрәк җитмәгән, карга тиеп тора. Шушы хәлләрне күргәч, Әхәтнең йөрәге кысылды, үзләренең авыр газаплары онытылды.

Солдатлар тешләрен кысып, немецлар артыннан куа киттеләр, тагын бер авыл очрады бөтенләй яндырылган мич торбалары гына серәеп калган. Немецлар авыл халкыннан читтә блиндажлар казыткан булганнар, һөҗүм башлангач, шунда кереп бикләнгәннәр дә пулеметларын төбәп боларны көтәләр. Әхәтләр үзләренең гарип-гораба кораллары белән кая барсыннар, авылда калып, ашарга эзләнә башладылар. Бер солдат ярты мичкә тозлаган кәбестә тапты, тик ул бик туң булып, тамакны туйдырмады.

Күп тә үтмәде, арттан безнең зур часть килеп, ялга туктады. Әхәтләр шатланып алар ягына чаптылар. Сакчылар бу солдатларны командирлары янына алып килделәр.

—Кто вы такие? Далеко еще до передовой?—дип сорады арыган кыяфәтле полковник.
Солдатлар булдыра алганча үзләренең кем булуларын аңлаттылар, ә алда бер-ике километрда немецлар булуын, арада безнең частьларның булмавын әйттеләр.
—Как так никого нет?—дип акырып җибәрде полковник,—по моим данным должна быть артиллерия, танки, пехота и автоматчики!
—Никого нет!—диде Әхәт башын чайкап.
—Товарищ полковник, это же власовцы, они специально вводят нас в заблуҗдение,—дип кычкырды бер яшь кенә лейтенант.
Китте тавыш: "Атарга боларны, атарга сатлык җаннарны",—дип, мылтыкларын күтәрә башладылар. Әхәтләрнең дә ачулары чыкты, гарип мылтыкларын тегеләргә төзәделәр:
—Без ике авылны немецтан азат иттек, ә сез әзергә килеп, безне атасызмы?—дип кычкырыштылар.

Полковник ике якны да көчкә тынычландырды, Әхәтләрнең документларын карый башлады. Ул да булмады, якыннан гына немец снаряды очып, арттагы урманга төшеп шартлады. Тегеләр шым булдылар, тәмәке утларына кадәр яшерделәр, кунарга җайлырак урын эзли башладылар. Бу полкның кыр кухнясы да булып, мескен сигез солдатны туйганчы кай¬нар аш ашаттылар. Икенче көнне Әхәтләр киредән үз роталарын эзләп табып, тагын сакка бастылар. Сугыш тынган арада Әхәтләрнең роталарын тулыландырдылар, аларга яңа комиссар бирделәр. Бер көнне авыл кырыена пулемет нокталары куяр өчен солдатлардан кар өйдерттеләр. Суык көнне тимер көрәк белән карны көрәп булмады: коелды да төште, коелды да төште. Әхәт, якындагы колхозның ындыр табагына барып, фанера табып, агач көрәкләр ясамакчы булды. Шунда Әхәтне постка билгеләп куйган исерек сержант очрап, самоволкага киткән өчен дип, тезләндереп аңа мылтыгын төбәде. Арттан Шәйдуллин дигән солдат килеп чыкты, сержант аны да тезләндерде. Сержант затворын тартып патронны патронникка кертеп азапланганда егылып китте. Әхәт иптәше белән кире ротага йөгерде. Алар иптәшләренә барысын да сөйләп бирделәр. Кыю гына урыс солдатлары комиссарны чакырып китерделәр, ротада булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Комбатның ничек итеп безнең солдатларны сатканын әйттеләр. Комиссар баштан ышанмыйча торды. Әхәт үзенең немецларда булып, егерме кешедән берүзе котылуын сөйләп бирде. Башкалар аның сүзен җөпләгәч комиссар уйланып торды да ныклы фикергә килде: өч иң таза солдатны комбатны кулга алып коралсызландырырга җибәрде, биш кешене урамның бер ягына, биш кешене урамның икенче ягына ярдәмгә куйды. Ярты сәгатьтән соң комбатның кулларын боргычлап алып килделәр. Комиссар сорау алырга тотынды. Комбат боргаланды, гаебен танымады, әмма комиссарның карары катгый булды: атарга. Солдатлар тезелеп, комбатка таба өч тапкыр аттылар. Болар берәү генә булырга тиеш түгел дип сөйләп торганда, комбатның ярдәмчесе сержант биниһая исерек килеш килеп чыкты да, сүтелгән обмоткасына абынып егылды, мылтыгын төшереп җибәрде. Комиссар аның мылтыгын алып: "Иди к фрицам",—диде дә, өч мәртәбә атты. Икенче көнне иртәнгә сатлык комбатны солдатлар ачудан таптап, җәймә ясаганнар иде.

Шул көннән башлап ротада хәлләр уңай якка таба үзгәрде. Яңа солдатлар килде, кыр кухнясында өч тапкыр ашата башладылар, солдатларны ашыгыч рәвештә һөҗүмгә әзерләделәр. 1942 елның март башында иртән куе урман эчендә солдатларны җыеп, кыска гына митинг ясап, алдагы бурычларны аңлаттылар.

—Без атакага барырга барыбыз да риза, тик менә миндә бер сорау бар,—диде олы яшьтәге яңа килгән солдат.—Безгә корал кайчан биреләчәк соң?

Чыннан да, яңа килгән солдатларда сыңар мылтык та юк, ә Әхәтнең үзендә дә приклады ярчык белән җәрәхәтләнгән иске карабин иде. Командирның авырткан җиренә тиде бу сорау, әмма аның кесәсендә, бу коралсыз солдатларны дошманга каршы күтәрергә, алдагы авылны алырга дигән боерык бар.

—Ватандашлар! Туганнар!—диде ул.—Ил өчен көрәш бик киеренке хәлдә, корал заводлары көне-төне эшләсәләр дә, корал җитешми, ә дошман баштанаяк коралланган, әмма безнең йомшаклык күрсәтергә хакыбыз юк. Сугыш барышында үзегезгә коралны җиңелгән дошманнан, яисә һәлак булган иптәшегездән алырсыз!

Шулай булып чыкты да, солдат кая барсын, алда немец ата, артта, ялгыш куркып кире борылсаң, үзебезнекеләрнең пулеметына юлыгасың. Солдатлар таралып, кыр тутырып, кар өстеннән чаптылар. Әхәтнең уң ягыннан наганыннан күккә ата-ата "Алга!" дип бар көченә акырып командир чаба. "Бу мине ялгыш атмасын тагын",—дип, Әхәт тирән карны ярып чапты да чапты, бераздан аның колагына үзенең гыжлаган тавышы гына ишетелә башлады, башка тавышлар тынды. Солдат бу тынлыкка гаҗәпләнеп, бер мизгелгә генә артына борылып карады, ап-ак кар өсте тапталган, бөтен җирдә хәрәкәтсез соры шинельле солдатлар ята, тирә-якта беркем юк. Тырышып чаба торгач, Әхәт иң алга чыккан, ә иптәшләре үлеп беткәннәр икән. Солдат тиз генә аңга килеп, юан каен артына сузылып ятты, ул үзенең немец өчен иң кулай мишень икәнен аңлаган иде. Сугышчы кич җитеп күз бәйләнгәч кенә, шуышып кирегә, үз ротасы калдыкларын эзләргә китте. Әхәт караңгы төшкәч, урысча сөйләшкән тавышлар ягына атлады, элеккеге урман каравылчысы йортында берничә командир фонарь яктысында сөйләшеп утыралар икән.

—Молодец, живой остался солдат!—дип, үз командиры торып аркасыннан какты.—Сходи с другими за дровами, тут очень холодно.

Әхәт үзе шикелле исән калган иптәшләре белән әрдәнәдән түмәрләр ташып, балта белән шуларны ярып, йортның миченә якты. Булган коры-сары белән тамак туйдыргач, бер солдатны дежурга куеп, җылыда мылтыкла¬рын кочаклаган килеш сугышчылар бертын йоклап алдылар. Таң белән дежур солдат белән бер таныш түгел сержантның каты сөйләшүенә бар солдат та сикереп торды. Шул арада якында гына ату тавышы яңгырады, 'чыгып карасалар, бер командир наганын тыгып маташа, сержант үлеп ята. Ул сержант кичә үк алгы сызыкка егерме литр аракы китерергә тиеш булып, шуны китермичә, качып яткан булган икән. Трунов фамилияле карт солдат белән Әхәтне күзәтү пунктына җибәрделәр. Алар пункттан бер километрдагы ераклыктагы авылны күзәтеп, андагы немецларга өстәмә көчләр килүен үзебезнекеләргә хәбәр итәргә тиешләр иде. Бу авылдан ерак түгел икенче авылны безнекеләр немецлардан азат иткән булганнар, әмма дошманнар барлык йортларны кара күмер ясап киткәннәр. Командирлары бер йортның подвалында тимер мичкә утын ягып, яшәп яталар иде. Көндез күзәтү пунктыннан кайткан солдатларны, төнгә шушы ике авыл арасында күзәтче итеп җибәрделәр. Янган авылга Әхәтләр "идән асты" командирларына ике авыл арасында яңалыклар булмавын хәбәр иттеләр. Солдатларга җы¬лынырга да вакыт бирмичә: "Барыгыз, юлны каравыллагыз"—дип, кире җибәрделәр. Кайтканда да немецлар ягыннан йөрүчеләр күренмәде. Үз командирлары да бу икәүне кире дозорга җибәрде. Көч-хәл белән тиешле урынга барып җиткәндә, кинәт күк яктырып китте, чоҗ итеп яктырткыч ракеталар алларына ук төшә башлады. Ике солдат бу күренешне тизрәк ышыграк урынга, урман арасына кереп күзәтергә тотындылар. Ул да түгел, тау астыннан актан киенгән озын-озын дүрт кеше килеп чыкты. Әхәтләр карны казып ятарга урын әзерләп куйганнар иде, баштан-аяк коралланган дошман солдатларыннан качып, шул урыннарына кереп күмелеп яттылар. Үз телләрендә нәрсәдер пыш-пыш сөйләнеп, немецлар ике кар өеменең уртасыннан үтеп тә киттеләр. Ике солдат әле тагын озак кына бер-берсенә сүз әйтергә куркып яттылар.

Икенче көнне Әхәтне баягы карт солдат белән, икенче, немец гаскәренә тагын да якынрак җиргә дозорга билгеләделәр. Яңадан кар куышы ясап, бинокльдан карап ятканда командир килеп чыкты. Ул кәгазьгә каләм белән сызып, немецларның урнашу тәртибен күрсәтте.

—Син монда кар өстенә чыгып йөрмә, снайперларның зәһәрләре утыра, үзеңне көпшәгә ала күрмәсеннәр дип әйтергә дә өлгермәде, Әхәтнең кулыңдагы бинокль кар өстенә төшеп тә китте. Шунда кар өстенә кып-кызыл тап җәелде. Карасалар, Әхәтнең җиңеннән кан саркып тама икән. Трунов Әхәтнең ярасын бәйләде, беләзек турыннан пуля сөякләрне икегә ярып чыккан булган. Гимнастеркасын бөтенләй салдырып карасалар, Әхәтнең кулбашы да яраланган! Трунов карт ничек кирәк шулай яраны бәйләгәч, Әхәтне санчастька озатып җибәрде.

Госпиталь зур мәктәп бинасында урнашкан иде, фронттан килгән яралыларны бәйләп, операцияләр ясап, тылга таба эшелоннарга төяп җибәрделәр. Әхәт тә Мәскәү ягына кайта торган эшелонга эләкте. Берәр сәгать барырга өлгерделәрме-юкмы, немец истребительләре поездны бомбага тоттылар. Аяксыз-кулсыз яралылар төрле якка сибелде. Әрәмәләр арасында яткан Әхәт тизрәк бу мәхшәрдән качу ягын карады. Берзаман немецлар ягыннан пулеметлар телгә килде, миналар шартлады, ә яралыларда корал юк, кайсы ничек булдыра ала, шулай качып ята. Поезддан чыга алмаган авыр яралылар бомба астыңда калдылар. Атышлар тынгач, Әхәт, Зайцев фамилияле яралы солдат белән бергә, бу урыннан ераккарак китте. Тирә-якта куе Мәскәү яны урманнары, солдатлар адашып йөри торгач, немецларның тылына килеп чыктылар, уңга да борылдылар, сулга да, файдасыз—һәр җирдә дошман. Төн җиткәнче качып кына утырдылар да, чамалап үзебезнекеләр ягына киттеләр. Шикләнеп кенә барсалар да, бәхетләренә күрә, бер кечкенә авылда совет солдатларына очрадылар. Шыгрым тулы бер йортта кем утырып, кем басып, төнне уздырдылар. Иртән солдатларның кайсын кая чакырып алып бетерделәр, йортта Әхәт белән Зайцев кына калдылар. Кесә төпләрен кырып, бер-ике шакмак шикәр табып, кайнар су белән тамак ялгадылар. Алар ястык урынына салам түшәп, әзрәк ял итәргә ятканнар иде, иртән чыгып киткән солдатлар әлсе¬рәп, йончып кайтып җиттеләр. Бик каты бәрелеш булып, күп иптәшләрен югалтканнар, гармунчылары үлгән. Сугышчылар исән калганнарына сөенешеп, әзрәк ятып ял итеп алдылар да берәр кыр кухнясы эзләп киттеләр. Алдагы окопларга барып җитүгә, немецлар Әхәтләргә көчле ут ачтылар. Безнең солдатлар да югалып калмадылар, трофейный мылтыклардан ничек кирәк шулай атып, сугыштылар, әмма көчләр тигез булмагач, Әхәтләр кырык кешедән бары сигез генә калды. Кыр кухнясын эзләп тапкач та, боларга ашарга бирмичә маташтылар, янәсе, алар бу подразделениедән түгел. Бик каты шаулашып, армия штабы белән куркыткач кына боларга өч көнлек коры паек бирделәр. Теге йортка кайтып, ботка пешереп, тамак ялгагач, тимер юлга чыгып санитар поездга утырдылар һәм Мәскәү ягына кузгалдылар. Мәскәүгә бу юлы хәвеф-хәтәрсез барып керделәр. Салкын вокзалга кергән һәр солдатка йөз грамм ипи белән егерме грамм май биреп, зур машиналарга төяп, ярты тәүлек госпитальгә илттеләр. Госпитальдә өч көн буе яралыларны тикшереп, авыр яралыларны ерак тылга, җиңелләрне якын-тирәгә җибәрделәр. Әхәт Иваново өлкәсенең Киржач госпиталендә бер ай дәваланды. Яралары җөйләнә башлагач та, Әхәт фронтка сорады, аны Смоленск ягына җибәрделәр. Можайскида икенче эшелонга төягәндә, Әхәт зур-зур кирпеч торбаларда иләк төсле снаряд тишекләре күреп шаккатты, монда сугыш бик каты булган. Эшелоннан төшкәч, солдатларга өч көнлек паек бирделәр дә, җитмеш биш чакрым җирне урман арасыннан җәяү атлаттылар. Бу тирәдә урманнар бик сазлыклы булып, чебен-черки солдатларның җанына тиде. Юлда килгәндә бирелгән паек бик тиз бетте, ә килү белән довольствиега кертелмәгән булгач, аларга кайнар аш бирелмәде, арган ач солдатлар зур гына землянкага урнаштылар. Немецлар бик якын, ярты чакрым ераклыкта гына, ә безнең солдатларның тагын кораллары бик ярлы, кайсында автомат, кайсында мылтык. Бу 1942 елның апрель айлары, төннәр җылынып кына килә. Иртән иртүк сәгать өчтә тревога белән сугышчыларны торгызып, ике рәткә тезделәр дә, бер чакрым ераклыктагы авылга һөҗүм ясарга куштылар. Арыган, йончыган солдатлар арасында су¬гышта күпне күргән усал сугышчылар да бар иде, алар ашамыйча беркая да бармаячакларын әйттеләр.

—Вы знаете, что будет за невыполнение приказа?!—дип җикерде лейтенант.
—Знаем, девять граммов свинца,—дип тыныч кына җавап бирде зур гәүдәле урыс егете.—Покормите нас, споров не будет.
—Сначала возьмете Киселевку, потом напоим чаем.
Солдатлар киреләнделәр, лейтенант акырды-бакырды, тик берни дә кыра алмады. Ярты сәгатьтән комбат килеп шулай ук җикеренеп наганын болгап торды, әмма солдатлар бирешмәделәр. Бераздан соң атка атланып, ординарецын ияртеп, кып-кызыл битле полковник килеп җитте:
—Строиться!—дип кычкырды ул. Солдатлар тиз генә тезелделәр.
—Здравствуйте, товарищи солдаты!
—Здорово,—дип җавап бирде бер солдат, калганнар эндәшмәде...
Полковник наганын чыгарып һавага атты:
—Боерыкны үтәмәгән өчен барыгызны да аттырам!
Тиз генә арткы рәттән алыптай гәүдәле, күкрәгенә медаль таккан солдат чыкты да автоматын полковникка юнәлтте, алан тып-тын калды.
—Куркытма, иптәш полковник, безнең курка торган чаклар узган инде. Нигә ач солдатны һөҗүмгә куасыз, җитмеш биш чакрым җәяү атлап, безнең ашарга хакыбыз юкмыни? Безнең автомат та кысыр патрон белән корылмаган, җитмеш бер патроны бар.
Полковник пырх-пырх килде, тотлыкты, аннан сон кулын селтәп, атын борып, кирегә чапты. Ординарец та аңардан калмады.

Солдатларның кайсылары: "Хәзер килеп атарлар инде",—дип куркып, полковник артыннан карап калды. "Курыкмагыз, бездән башка кем һөҗүмгә барсын, алар безне берни эшләтә алмыйлар",—дип тынычландырды икенчеләре. Чыннан да, төшкә таба старшина ат белән кухня алып килеп, солдат саен колбаса, ипи, махорка, йөз илле грамм аракы таратты да, тиз генә китеп барды. Сугышчылар утырып тамак туйдырдылар һәм атакага чакыру көттеләр, тик болар ягына килүче булмады. Әхәт дневальный булып, мылтык белән землянка ишеге төбенә чыгып басты. Немецлар якын, арада нибары кырык метр чиста кыр. Ике немец коралсыз килеш землянкалары өстенә чыгып басканнар да, кулларын болгап нидер кыч¬кыралар. "Бу ни тагын?"—дип аптырады Әхәт. Немецлар тимер көрәккә таш бәрә башладылар: "Рус, на папирос, иди прикури",—дип мыскыллап кычкыра башладылар. Шырпы булмаганда безнең сугышчылар шулай чакма :ясап, тәмәке кабызалар иде. Әхәт тиз генә землянкага кереп, иптәшләрен чакырды. Солдатлар кызган баштан йөгереп землянка өстенә чыктылар, гармунчы бию көе уйнап җибәрде: китте такмак әйтү, китте бию. Шушы пәри туеның иң кызган мәлендә бер немец: "Рус, на гостинец!"—диеп, агач саплы гранатаны солдатлар өстенә ыргытты. Граната землянка янәшәсендәге куш каенга бәрелеп шартлады. Алыптай солдат тиз генә танкка каршы ыргыта торган гранатаны дошманның траншеясына томырды: "Получай, фриц!" Граната фашистларның өерелешеп, көлешеп торган җирләренә килеп төште, күп немец солдатлары үлде. Уңышка канатланып, сугышчылар урманны чыгып, берәр авылны немецлардан азат итәргә җыенганнар иде, боларны бер командир тотып, дивизиягә беркетте. Сугышчыларның барлык хыяллары юкка чыкты. Яңа командир боларны постларга дежурга таратып чыкты. Шул көнне кичкә таба Әхәт безнең зур самолетның гүләп очып килгәнен ишетте. Кинәт самолетның тавышы үзгәрде, моторы каты гүләргә тотынды, әллә иңде яшен сукты, тик бу вакытта нинди яшен булсын. Нәрсә булгандыр, самолет Әхәтләр постка чыгып киткән каравыл сараена борыны белән килеп төртелеп шартлады, күккә кара төтен күтәрелде. Самолетта ничә кеше булгандыр, ә каравыл сараенда утызлап сугышчы бар иде. Бу бүрәнәдән салынган йорт урынында тирән чокыр хасил булды. Икенче көнне дивизия командиры килеп берничә табут ясатты. Бу табутларга бәрәңге бакчасыннан җыелган куллар, аяклар, башларны салып, шомлы музыка белән күмделәр.

Сугыш вакытындагы укулар

Көннәрнең берсендә Әхәт белән тагын бер солдатны ике айга әзерлек батальонына җибәрергә булдылар. Барганның беренче көнелдә ял итсәләр, икенче көнне укулар башлана дип хәбәр иттеләр аларга. Әхәт белән килгән иптәш малаеның мондый батальонда укып караганы булганга күрә, штаб начальнигына үзенең мондый укуларга сәламәтлеге рөхсәт итмәгәнлеген аңлатып: "Күз начар күрә, колагым начар ишетә",—дигән булып, бармый калды.

Әхәт исә монда укыганга күрә сугышка кертмәсләр, землянкада классларда гына укытырлар дигән уйлар белән килде. Әмма мондагы кат¬гый таләпләрне ул күз алдына да китермәгән иде.

Менә укулар да башлана: һәр көн иртәнге сәгать дүрттән 30 градус салкында тревога буенча торгызып, аларны эчке күлмәкләрдән чыгарып бастыралар, бу вакытка аяк киемеңне киеп өлгермәгән булсаң, махсус җәза бирелә, ә инде аякка киеп өлгергәннәрне кыр буйлап өч чакрым йөгертәләр, өлгермәсәң, яңадан йөгертәләр. Вакытында кайткан солдатларны лом тоттырып, су буена төшереп җибәрәләр, алардан бәке тиштереп, бозлы суда юынганнарын карап торалар. Юыну сыйфаты ошамаса, юынырга кире боралар. Землянкага кайткач, бет тикшерү, противогаз, мылтык тикшерү китә, барысы да тәртиптә булса, солдатлар ашханәгә юнәлә. Анда барганда кычкырып күмәк җыр җырлыйлар, җырның сыйфаты офицерга ошамаса, аш бирдерми кире бора иде. Аш дигәненең дә инде исеме генә бар: ике кешегә ярты котелок өшегән бәрәңге, тозсыз пешкән сыек шулпа, өчәр сохари. Сохарине берьюлы ашап бетерергә кушмыйча, көне буена җиткертәләр иде. Шулпаны чүмереп бетерүгә, солдатларны, билдән кар ерып, алты чакрым ераклыкка мылтык, миномет күтәреп практик һәм так¬тик занятиега чаптырдылар. Туң җирне чокып, егерме секундта минометны утыртырга, тиешле җиргә атып тидерергә кирәк. Шулай кичкә кадәр изалангач, кайтып, тышта миномет, мылтык тазарту башлана. Караңгы төшкәч, солдатлар җырлый-җырлый барып, ашханәдән сыек шулпаны иписез генә эчеп кайтып, сугышта һөҗүм итәргә өйрәнделәр. Хәлләре бетеп, землянкага кайткач, җылымса су белән иртән бирелгән сохарины, бер шакмак шикәр кимереп, утырып ял итәргә өлгермиләр, аларны унбиш чакрым ераклыкка чаңгыда чаптыралар. Салкында солдатлар кулларын яисә колакларын өшетсәләр, андыйларны саф алдында аттылар, кайтып җиткәч тиз генә коры утын табып, үзләренең һәм офицерларның землянкаларын җылытырга тиеш иде алар. Утын әзерләгәч, ике сәгатькә постка бастылар, ял иткән арада бөек Сталин приказларын ятладылар, яки учебный тревога булып чыгып йөгерделәр. Төнге сәгать унбердә офицер кичке тикшерүгә тезә, аннан сон солдатлар чиләктән ясалган тимер мич янында киез итекләр, чолгаулар киптерергә чиратка тезеләләр. Сугышчылар арып-талып, кысылышып, бер ян-яклары белән генә ятып, күз йомуга, штаб башлыгы керә, яка-каешлар ычкынганмы икәнен тикшереп китә, тан атканчы тагын ике сәгатькә постка бастыралар. Шушы мәхшәр ике ай дәвам итте, Әхәтнең ите-мае шушы учебкада суырылып калды. Ахырдан, аңа кече сержант чины биреп, кире үз частена кайтарып җибәрделәр, әле аның бәхетенә һөҗүм булмады, анда иң беренче чиратта учебный батальонны җибәрә торган булганнар. Үз частенда аны, рәхәтләнеп, сугышмыйча җылыда укып ятты диеп, постка куярга, эшкә җигәргә көтеп торалар иде.

Сталинград фронтында

1942 елның 18 ноябренә немецлар Сталинград шәһәренә бөтенләй якын килеп, аны җимереп-яндырып бетерделәр. Әхәт хезмәт итә торган частьларны да әкренләп шул якка күчерә башладылар. Кая гына барма, кайда гына торма, суык солдатларның үзәкләренә үтте, чөнки еш күченүләр, яңадан-яңа землянкалар ясау, тимер мичләрнең җитешмәве, ачлык сугышчыларны нык йончытты. Салкында шакыраеп катып посттан кайткан Әхәт бер көнне түзмәде, землянканың ян стенасын көрәк белән чокый башлады. "Бу татар юләрләнгән, ахры",—дип, старшинаны чакырдылар. Старшина акырды-бакырды да, туфракны тышка чыгарырга кушты. Иптәшләре, Әхәтне сүгеп, патрон әрҗәсенә туфрак тутырып, читкә түгә башладылар. Әхәт стенаны эт оясы кадәр чокып кергәч, землянка өстеннән зур гына агач кагып, чокыр турысына тишек ясады. Керә-керешкә үк коры чыбыклар алып кереп, .ул мичне кабызып җибәрде, бу суыкта мич бик күңелле генә дөрләп яна башлады, землянка эчендәге тәмәке төтеннәрен суырып алып чыгып кит¬те, дөньялар җылынып, яктырып китте. Әхәт тиз генә кружкасына кар тутырып, чәй кайнатты, бөтен иптәшләрен көнләштереп, сохарины кайнар чәйгә тыгып алып, шикәр комына манып, тәмле итеп чәй эчте. "Вот хитрый татарин, нашел себе удовольствие",—дип, калган солдатлар да аның янына җыелып тәмәке тарттылар, коры-сары алып кереп, мичкә яктылар. Кырык кеше кырык тапкыр яккач, землянка иртәнгә нык җылынды, солдатлар шинельләрен салып йоклый башладылар, хатлар яздылар, төймәләрен тактылар. Алар мәш килеп ятканда землянкага политрук килеп керде: "Карале, сездә нинди җылы!"—дип тел шартлатты ул. "Моны безнең профессор Кадыйров уйлап тапты, ышанмыйча башта көлеп йөргән идек тә, ә ул бик шәп нәрсә булып чыкты. Бернинди чыгымы юк, торбалар, мичләр сөйрәп йөрисе юк, ясарга да җайлы",—диделәр солдатлар. Хәзер кайда күченсәләр дә, алар землянка казып, тиз генә мичен дә чыгарып куйдылар. Әхәткә командир рәхмәт белдерде.

Күченә-күченә Әхәтләр һаман көньякка таба бардылар, кайда атналап, кайда берәр ай көтеп яттылар. Күченгәндә аркаларында кырык килолы , йөк сөйрәп йөрделәр: миномет көпшәсе егерме биш кило, прицелы ике кило, противогаз, мылтык, биштәр эчендә гайкалар, ике йөз илле данә патрон. Беркөнне Әхәт, постта торганда чана ясарга кирәк дип уйлады һәм посттан бушагач, чананың сызымын сызып, рота командирына илтеп, аңлатып бирде Бу гади генә сызым барысына да ошаган, дивизия командиры Әхәтне эзләп, үзе частька килгән. "Солдат, син моны тиз генә ясап та бир инде",—ди бу. Сталинград якларыңда шундый начар кәрлә бөкре каеннар гына үсә икән, алары да аз. Дала буйлап материалга яраклы агач эзләгәндә, Татарстан якларының төз озын каеннарын күз алдына китерде Әхәт. Үзенә ярдәмгә бер солдат алып, яраклы агачны үтмәс балта, үтмәс пычкы белән урталай ярып, бөтен кеше йоклаганда Әхәт килештереп чана ясап куйды. Иртән минометны утыртып командирлар белән ул кырга сынауга китте. Әхәт чанадагы миномет янына басьш, минаны салып атып җибәрүе булды, чана артка таба шуып китте, тагын ике-өч кат аттылар, чана бирешмәде. Командиры аңарга рәхмәтләр белдереп, кире частька җибәрде. Көч-хәл белән сөйрәлеп кайтып җитсә, анда минометчикларны тезеп, приказ укып яталар: "Бөтен минометларны да чаналарга урнашты¬рырга, чанадан атарга",—диелгән. Ә чаналарны ясау тагын шул ук "уйлап табучы" Кадыйров өстенә йөклэтелгән. "Ник ясап күрсәттем!" көненә төште Әхәт. Көннәр суык, җүнле каен юк, балта, пычкы үтмәс. Ул көчкә роталарына алты зур чана ясады. Хәзер тиз генә җыенып күченә башлагач, солдатлар бөтен әйберләрен чанага төйиләр дә, кайда тартып, тау төшкәндә өстенә утырып шуып төшәләр. Барлык иптәшләре дә Әхәтне мактадылар, өстебездән тау төшердең, диделәр.

1943 елның январь ахырлары, Сталинград ягында сугышлар кызганнан-кыза бара. Әхәтләрне төнлә торгызып, җитмеш биш чакрым ераклыктагы станциягә җәяүләтеп җибәрделәр. Төн суык, ашыгып җәяү атлаганда солдатларның кәҗә майлары чыкты. "Әле Кадыйровка рәхмәт әйтегез, минометлар күтәреп бармыйсыз",—дип шелтәләде аларны политрук. Станциягә килеп җиткәч, поездның кайчан киләсе билгесез булып чыкты, солдатларны коры яланда бастырып көттереп тордылар. Сугышчылар якындагы урманнан кәкре каеннар кисеп, учак яктылар, каеннар чи, бер җылы бирмичә төтенләп кенә утыралар. Әхәт биш иптәшен котыртты да, минометлар япкан плащларга төренеп, чанага яттылар. Бу плащлар бик җылы булып, тыштагы суыкны да үткәрмәде, үз-җылыларын да чыгармады. Солдатлар рәхәтләнеп ял иттеләр: "Баш та бар инде синдә, Кадыйров, бөтен уйлап тапкан әйберен безгә файдага",—дип рәхмәт укыдылар.

Бер тәүлектән соң гына товар поезды килде. Буш, салкын вагоннарга әллә каплардан такталар эзләп таптылар һәм сәкеләр ясадылар. Кешеләр күп булды бу вагонда. Утырырга түгел, басып торырга да урын юк иде. Станцияләрнең берсендә егетләр каяндыр торбасыз чуен мич, күршедәге составның түбәсеннән өч табак калай табып алып килделәр. Әхәт үзе белән гел игәү йөртте, кирәк чагында балта, пычкы үткерләде, бик үзәге өзелеп ачыкканда пешекчеләрнең пычакларын кайрады. Алар ни булса да биреп, Әхәтне ач калдырмадылар. Шулай ук Әхәт үзе белән тимер кайчысы, паяльник һәм эш кораллары да йөртте. Күтәреп барырга мөмкинлеге булмаганда, аларны калдырып китте, тик андый чакта бу коралларны иптәшләре күтәреп бара иде. Әхәт иптәшләренең күбесенә котелок ясап, йә төпләп бирде. Йөк вагонында чуеннан коелган торба ясап, аны вагон түшәменнән чыгарып җибәрде. Солдатлар ташкүмер, утын ягып җылынып бардылар. Беренче станциядә үк төшеп, Әхәт ике такта табып алып менде дә, такта башларын ике сәндерәгә куеп, чишенеп менеп ятты. Бу урында аңа бик тә җылы булды.

Икенче көнне тимер юл буеннан кар җыеп, Әхәт үзенә чәй кайнатты. Тик бу чәйне ул тынычлап эчә дә алмады, йә берсе, йә икенчесе кружкаларын күтәреп килеп, аңардан ярты гына стакан чәй сорап йөдәттеләр. Әхәт исә берсен дә буш җибәрмәде, биреп барды. Шуңа күрә яңадан чәйне ул башкалар яткач кына кайнатырга булды. Шулай бер вакыт кар тутырып чәй кайнатып эчим генә дигәндә, Әхәт янына кече лейтенант һәм аның иптәше килеп басты: "Кадыров, налейка мне полкружки чая",—диделәр. Әхәтнең бөтен булган чәе дә шул бер стакан иде, кайнатырга су табулары бер әҗәл: чөнки поезд әкренәюен саклап сикереп төшеп кар алыйм дисә, станциядә чиста ак кар булмады, паровоз машинистлары да күп вакыт су бирмәделәр, ашханә иң ахыргы вагонда булып, шуннан чәй бөртекләре дә теләнергә кирәк иде. Барысы да булса, мичне болгатып кыздырып җибәрмичә кружкада тиз генә су кайнап чыкмый. Әле су эзләнеп чыккач, ялгыш вагонга керә алмасаң, беттең, дезертир дип ата торган заман. Шуңа күрә аның бу кадерле чәйне беркем белән дә бүлешәсе килмәде: "Чәй кирәк булса, үзегез кайнатыгыз!"—диде ул вагондашларына.

Әхәтләр Воронеж өлкәсенең Грязный станциясендә төшеп, көньякка таба җәяү киттеләр, күпме барырга—беркем бернәрсә әйтмәде. Сугышчылар көне-төне бардылар, ялга да ун минутка гына туктап, ике йөз чакрымны үттеләр, нык алҗыдылар: киез итек төпләре ашалып бетте, привал саен чолгауларның исән җирен табып, аякларына чорнадылар. Бер солдат олтаны төшеп калган киез итек балтырларын салып томырды, икенчесе: "Бара алмыйм",—диеп, карга сузылып ятты, икесен дә шунда ук аттылар.

Таң атканда солдатларны Старобильский авылына биш көнгә урнаштырдылар. Бу авылга бер эшелон корал китереп бушатып киткән¬нәр, Әхәтләрне шул коралларны сакларга куйдылар. Әхәт постта торганда өелеп торган тартмалардагы коралларны карап йөрде: нинди генә төрдә автоматлар, пистолетлар юк, төрле ящикларда дары, кыскасы, гарип мылтыклар белән сугышкан солдат өчен күргәзмә төсле. Көн саен дошман бомбардировщиклары килеп, авыл өстенә бомба ташлап китәләр. Беркөнне бомбардировкадан соң пистолетлар салынган ящик ватылып, кораллар карга чәчелгәч, Әхәт кесәләренә, итек балтырларына күп итеп ун зарядлы пистолетларны тутырды да, рота командирына кереп, тиешенчә сәламләгәч, сорады: "Наводчик булгач, миңа пистолет бирелергә тиеш бит, ни өчен ул бирелми?" "Пистолетлар җитешми, иптәш Кадыйров, трофей¬га эләктерә алсаң, пистолет йөртергә рөхсәт бар",—диде командир арыган кыяфәт белән, сүз беткәнне аңлатып. Әхәт ашыкмыйча гына яшергән җирләреннән чыгарып, командир алдына уналты данә шәп пистолет тезеп куйды. Командирның арыганлыгы шундук онытылды, ул бер пистолетны Әхәткә биреп, калганнарын командирларга таратты. Әхәттән күреп, баш¬ка сугышчылар да каешларына пистолет тагып йөри башлаганнар иде, иде. Сталинград шәһәре өстендә төнлә ерактан гел ут яңгыры күренеп торды. Шәһәрне бомбага тотарга килгән самолетларга безнекеләр танкка каршы ата торган пулялар яудыралар иде. Кайда кем кемгә атканын, адәм баласы үзенең кайда йөргәнен, кайда басып торганын белмәслек каты сугыш булды. Ниһаять, февраль башында генерал Паулюсның армиясен Совет гаскәрләре урап алдылар, ул көнне беркемгә дә атарга рөхсәт ителмәде. Төшкә таба җиңел машинаның капотының бер ягына кызыл, бер ягына ак флаг беркетеп Сталинград ягына җибәрделәр. Соңыннан политрук солдатларны җыеп аңлатты: "Шәһәр эчендә һәм кырыенда немецларның кырык дивизиясе чолганышта калды. Аларга бер җирдән бернинди ярдәм килерлек түгел. Генералга бөтен армиясе белән бирелергә кушылды. Немецлар, Гитлер белән сөйләшмичә, бернинди дә җавап бирмәделәр, соңгы патрон, соңгы солдатка хәтле сугышырга булдылар". Әхәтләргә яңа частьлар, техника күп килде, сугышчыларның күңелләре күтәрелде. Ә Гитлер Германиядә өч кайгы көне белдерде. Чолганыштагы фашистларны ныгытып дөмбәсли башлагач, немецлар меңәрләп әсирлеккә бирелә башладылар. Җимерелгән шәһәр эченә кертмичә, Әхәтләрнең дивизиясен Өченче Украина фрон¬тына кушып, Ворошиловград ягына җибәрделәр. Немецлар һәр чакрымда ныгытып каршылык күрсәттеләр. Әхәтләр хәзер генә аттылар, шул арада окоплар казыдылар, яисә һөҗүмгә күтәрелеп, немецларны кудылар. Авыллар янган, шуңа күрә кунарга тиз генә землянка казып керергә туры килде. Зур авырлык белән сугышчылар алга бардылар, Красный Лиман шәһәрен азат итеп, шунда бер айлап тордылар. Немецлар шәһәрне калдыру белән бер дә килешмәделәр, авыр артиллериядән гел атып тордылар, күп йортларны җимерделәр, кешеләрне кырдылар. Совет солдатлары да нык тордылар, шәһәрне кире бирмәделәр.

Кавказда

Госпитальдән соң Әхәтне Ереваннан үз частена кайтардылар, Шулавери шәһәренә. Монда электән үк хәрби көчләр урнашкан булган. Әлегә монда тыныч, сугыш канонадасы ишетелми. Кече лейтенант Әхәтне чакырып алды да:

—Иптәш Кадыйров! Ачык һавада күргәзмә класс ясарга кирәк. Кайсы частьның классы шәбрәк, шуңа бүләк булачак. Бу эшкә синнән дә кулай солдат юк, күпме ярдәмче кирәк шулкадәр ал, төзе. Төзү материалы аяк астыңда, менә җир, әнә таулар, әнә елга. Сиңа өч көн срок, безнең класс иң әйбәте булырга тиеш,—диде. Әхәт частьлар буйлап башкаларның эшләрен карап чыкты: бер подразделениедә таудан ташлар ташып, дүрт почмакка дүрт тумбочка өйгәннәр, уртага командир өчен, аннан һәр солдат өчен тагын тумбочкалар ясалган. Бик күп көч куелган, солдатны кызганмаганнар, Әхәткә ошамады. Икенче частьта ташлы җирне чокып, таудан таш ташып тумбочкалар өйгән¬нәр, ифрат күп көч түккәннәр. Болары да ошамады. Карангалап йөри торгач, Әхәт кешедән биегрәк ике "үгез борыны" үсә торган кечкенә генә чокырсу урын сайлады, ярдәмгә биш солдат сорап алды. Әхәт башта уртага командир утырырга кырык сантиметр тирәнлектә чокыр казытты, аннан соң солдатлар утырсын өчен утыз сантиметр тирәнлектә канаулар ясатты. Солдатлар "тирә-якка түтәлләр ясап, ак гравий тезделәр, арасына солы чәчеп, лозунг яздылар. Су сибеп торгач, солы өч көн дигәндә тишелеп чыкты. Хәрефләр куерак булып күренсен өчен Әхәт солыны кыркып чыкты. Утырырга йомшак булсын дип, командир һәм солдатлар утыргычларына ярдәмчеләр кипкән печән салдылар. Комиссия аларга дүрт-биш көнсез килеп җитә алмады. Әхәт классны себереп, яшеллеккә су сибеп, карап торды. Тәрбиялә-гәч, агачларда кызыл роза чәчәкләре күбәйде, солы яшелләнеп, хәрефләр ачыкланып китте, класс алдына сугышчылар флагчыклар кадап куйдылар. Менә унике командирдан торган комиссия килде, аптырап торалар инде, кая икән монда класс дип. Кече лейтенант әйтә:

—Әйдәгез, рәхим итегез безнең класска,—ди. Ул баштан полковникны командир урынына, калган офицерларны солдатлар өчен эшләнгән дугалы чокырларга аякларын салындыртып утыртты. Комиссия членнары утырып беткәч солыдан язылган лозунгларны күрделәр дә, барысы да кычкырып көлделәр. "Утырырга йомшак, аяк салындырырга урын иркен, лозунглары үзенчәлекле, эшләсәләр ике сәгать көч түккәннәрдер инде, кемнең башы җитте моңа?"—дип сорадылар лейтенанттан.

Лейтенант болай дип җавап бирде:

—Безнең частьта бер бик йомры башлы нацмен бар—татар баласы, шуның кулы бөтен эшне белә, шул эшләде. Күптән түгел сугышчыларга зур гильзалардан мең ярым котелок та ясады. Комиссия бик канәгать булып, мактап китте. Әхәтләргә якындагы ял йортына өч көнлек юллама бирделәр, рәхмәт белдерделәр. Сугыш вакытында иркенләп чишенеп, юынып ял итүдән дә кыйммәтле әйбер юк солдат өчен. Частьтагы барлык сугышчылар да Әхәткә рәхмәт әйттеләр.

Беркөнне Әхәтләрне таудан агач кисеп кайтырга җибәрделәр. Бу якларның агачлары шундый чырыш, ни киселми, ни ярылмый. Әхәт, барасы килмәгәнлектән, политруктан лозунг язарга сорап калды. Кызыл почмакта матурлап-сырлап әрмәнчә лозунг күчереп утырганда, казармаларны тикшереп йөрүче комиссия килеп керде. "Матур язасың, әллә әрмәнчә дә беләсең инде",—дип, Әхәтне мактап чыгып барганда бер лейтенант: "Каян әрмәнчә белсен, ул бит хәрефләрне күчереп кенә ясый",—диде.—Әле ул Сталинның соңгы приказын да ятламагандыр",—дип өстәп куйды. Комиссия членнары кире борылып керделәр, Әхәттән соңгы приказны сорадылар. Әхәт бу приказны бөтенләй ятламаган иде. Төш узгач, җыелыш җыеп, Әхәтне алга чыгарып нык оялттылар инде, каты сүктеләр. Үзенчә яхшы эш эшләп макталырга җыенган солдатка шулай итеп тиргәү эләкте.

Әхәткә дежур чираты иде. Төшке ашка сигнал бирер өчен бер кабинетның ишеген ачып сәгатьне карамакчы булды. Бу бүлмәдә ниндидер командирларның укулары икән, ул шуны күрү белән ачкан ишекне кире япты. Шул арада ишектән атылып кызарынган-бүртенгән комбат чыкты:

—Стой! Кто тебе лычки пришил (звание дал)?—дип кычкырды.

Ишекне ачкач, Әхәт честь биреп, командирга тиешенчә эндәшмәгәнгә котыра икән бу тыл күсесе.

—Званиене миңа фронтта бирделәр. Лычкалар кирәк икән, мә алыгыз,— дип Әхәт лычкаларны комбат каршында ук ертып ыргытты.

Ике көн погонсыз йөргәч, төнге унбердә, Әхәтне старшина уятты да, погоннарына ашыгыч төстә лычка тагып куярга кушты. Йокысыннан уятканга ризасызлык белдереп, Әхәт икенче ягына әйләнеп ятты, чөнки мендәр астында аның әйбәт калайдан ясалган лычкалы өр-яңа погоннары икенче гимнастеркасына тагылган иде. Тагын ярты сәгатьтән соң старшина үзенә чакыртып Әхәтне: "Сине өч көнгә гаупт-вахтага",—дип белдерде. "Нәрсә өчен миңа шундый каты җәза?"—дип сорады Әхәт. "Син нигә телләшеп торасың? Командир боерыгын үтәмәгән өчен. Нигә лычка такмадың?" Әхәт старшинаны шаккаттырып, үзенең ялтырап торган погоннарын күрсәтте. "Бар, йокла",—диде аның хәйләкәрлегенә шаккаткан старшина. Икенче көнне аның яңа погоннарына полковникның да күзе төште, барлык сугышчыларга да шундый матур лычкалар тагарга кушты.

***

1943 елның җәй айлары Кавказ артында сугыш бармаган җирләрдә узса да, ашау ягы, махорка монда да такы-токы була. Күрше авылларда тәмәке плантацияләре булса да, урлаган-талаган өчен армиядә каты җәза бирәләр иде. Әхәт җаен табып бер әрмәнгә ат сатарга сөйләште. Үз гомерендә бер кешедән ялгыш бер шырпы да алмаган Әхәт ат хәтле ат урларга булды. Ул бик үткер бер әрмән Тригорян һәм урыс Долгопавлов фамилияле солдатлар белән сөйләшеп, егерме мең сумга бер полк атын төнлә белән уйсулыкка төшерергә булды. Төнге сәгать унбердә карт әрмән акча белән шунда көтеп торырга тиеш иде. Долгопавлов ул кичне очып кына йөрде, барып чыкса, акчаның яртысын авылга аналарына җибәрергә җыенды, заем түләргә, ә калганына туйганчы ашарга, тартырга алырга хыялланды. Кичке занятиеләр беткәч болар шыпырт кына барып, ат абзарындагы кизү белән сөйләштеләр дә бер олы бияне алып чыгып, икәү атланып чаптылар. Уйсулыкта бурка, папаха кигән әрмән трубка кабып йөренеп тора, боларны көтә. Инде атны сатып акча кулга керә дип, солдатлар шатланып бетә алмадылар. Икәүләшеп аттан сикереп төшеп, әрмәнгә якынырак килсәләр, әрмән дигәннәре юри шулай киенгән батальон командиры икән. Тезгенне җибәреп, ике сол¬дат ике якка яшен тизлегендә качтылар. Казармага кереп яткан Әхәтнең йөрәге дөпелдәп тибә: "Трибуналга биреп торырлар микән мине, бүген үк судсыз-нисез атарлар микән?" Таңга хәтле ул йокламыйча көтеп ятса да, артыннан килүче булмады, иртән зарядка, укулар узды, чакыручы булмады. Төштән сон сержантларны штабка чакырдылар да: "Ат сатарга җыенган өчен Кадыйровны фронтка җибәрергә"—дигән боерык укыдылар. Аңа җыенырга сәгать ярым вакыт бирделәр. Судка бирмичә болай гына котылуына Әхәт җиңел сулап куйды. Урлашу бит ул килешкән кешегә генә килешә, гомер буе тир түккән кешегә урлашу килешми, шундук тотыла.

Әхәт хезмәт иткән батальоннан утыз кешене фронт ягына алып киттеләр. Гори шәһәрендә боларны кече лейтенантка тапшырып, мунчага китереп тезеп куйдылар. Көтәләр болар строй белән басып, көтәләр, мунча өлгермәгән. Лейтенантларының каядыр китеп юк булуыннан файдаланып, Әхәтнең иптәшләре тиз генә гимнастеркаларын, каешларын сатып килде¬ләр. Анарга яраган миңа ярамыймыни дип, Әхәт тә тиз генә каешы белән гимнастеркасын, аннан соң курткасы белән чалбарын сатып килде, үзе башкалар кебек иске-москы киемнәр киеп куйды. Менә лейтенант килде. Ул солдатларының ертык иске әйберләр кигәнен күрсә дә, сүз озайтып тормады, санады да мунчага кертеп җибәрде. Әхәт мунчада акчасын кулъяулыкка төреп кулына тотып йөрде, душта тиз генә чупырдады да чыгу ягына борылды. Кечкенә генә тәрәзәдән сугышчыларга яңа киемнәр биреп, баштанаяк киендереп чыгардылар. Яңа бер тиен кебек ялтырап торган солдатларны казармаларга урнаштырып, ишек төбенә сакчы куй¬дылар. Шәһәргә чыгарга мөмкинлек калдырмаганнар, тирә-якны чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алганнар икән. Шулай да Әхәт бер татар—кече лейтенант белән танышып, шәһәргә чыгып фляжкасына тутырып шәраб алып кайтты, лейтенантка да шәраб сатып алып бирде. Икенче көнне иртәнге аштан соң митинг ясап, концерт күрсәтеп, тынлы оркестр уйнатып, солдатларны сугышка озаттылар. Командирлары болар тагын киемнәрен сатмасыннар дип, ашыктырып, вокзалга барып вагонга утырганчы карап бардылар. Әмма дә ләкин бу дөнья гизгән солдатлар шул хәтле шомарып беткәннәр ки, 25 км киткәч разъездда озакка туктагач, кирегә шәһәргә барып, яңа киемнәрен сатып, иске-москы киенеп килделәр. Разъездда тору бер тәүлеккә сузылганын белгәч, Әхәт тә иптәшләре кебек әйберләрен сатып, сәләмәләр киеп куйды. Тбилисига килгәч, поезд фронтка китә торган башка эшелоннар янына туктады. Солдатларга чыгып тезелергә приказ булды. Бу сафка караган кеше көлми түзә алмады: солдатларның кайсы-берсе ертык туннан, икенчеләренең бер аягында ак итек, икенчесендә кара итек, кайсылары эчке күлмәкләрдән бөрешеп тора. Командир, гаҗиз булып, стройга күз йөртеп чыкты да, тыл начальнигына приказ бирде:

—Бу партизаннарны шушы кыяфәттә Польшага кертеп булмый бит инде. Өч сәгать эчендә шәһәр мунчасында юындырып, яңа киемнәр бирегез!

Шулай итеп, Тбилисида аларны яңадан киендерделәр дә поездга төяп, Махачкалага озаттылар. Махачкала вокзалы янына якын җирдә бай базар булып, Әхәт шуннан тиз генә җаны теләгән ашамлыкларны алып капчыгына тутырды. Аның тагын бераз акчасы калган иде, шуңа бераз тәмәке алмакчы булып, кире базарга килсә, шаккатты: барлык прилавкаларны солдатлар талап бетергәннәр, хәтта тактадан ясалган ларекларны да аударып, эчеңдә берни калдырмаганнар. Бу хәлләрне алдагы станцияләргә дә хәбәр итеп куйгач, фронтка китүче эшелоннар узып киткәндә сатучылар вокзал тирәсендә бар нәрсәне яшереп куя торган булдылар. Шулай да Польшада тоз кыйммәт дигән хәбәр таралгач, барлык солдатлар да капчыкларына тоз тутырып алдылар. Белоруссия, Украина җирләрен күп михнәт, ачлыклар белән үттеләр, Польша җирләренә кергәч, шул тозны солдатлар самогонга, тәмәкегә алыштырдылар. Бер солдат кыйммәткәрәк сатарга җыенып, тозын озак саклап барган иде, алгы сызыкка кергәч, капчыгын куак төбенә бушатып китәргә мәҗбүр булды.

Илебез чикләрен узгач

Немецлар безнең сугышчылар бара торган юллардагы барлык тимер юлларны, күперләрне шартлатып, ватып чигенгәннәр, миналар тезеп киткәннәр. Командование шуңа күрә сугышчыларның бөтен подразделениеләрен бергә җыеп, колонна белән җәяү җибәрде. Февраль аеның җилсез көне. Сугышчылар өстенә ябалак-ябалак кар ява, тирә-якта мәһабәт нарат урманы. Әхәтләр әкияттәге кебек көн бардылар, төн бардылар, бернинди привал, ял юк, өсләренә яуган карны хайваннар төсле селкенеп кенә төшерделәр дә, туктамыйча тагын бардылар. Сугышчылар арыдылар, аягүрә йоклап бара башладылар, йоклап басып калып булмый, арттан килүче төртеп җибәрә иде. Өч көн һәм төн бертуктамый баргач, сугыш¬чылар ниндидер фермалар янына ялга туктадылар. Монда бик озын ике йөз ат сыярлык зур аран, сыер, сарык дуңгыз абзарлары, тавык кетәклекләре бар иде. Сарайлар уртасындагы калкулыкка сугышчылар килеп утырулары булды, немец самолеты парашют белән дүрт "лампа" элеп китте. Солдатлар кайсы-кая яшеренергә тотындылар. Әхәтләр түбәнгә, таш келәт эченә кереп качтылар. Мәхшәр башланды. Авыр артиллериянең снарядлары ат аранына һәм башка абзарлар өстенә төшә башлады. Мескен атлар арт аякларына басып, үзәк өзгеч итеп кешнәделәр, тавыклар котлары очып, киредән ут эченә очып керделәр, дуңгызлар чинады, сыерлар, сарыклар бакырды. Бөтен яктан пулеметлар атты, тирә-як төтенгә, утка күмелде. Кинәт атыш тынды, Әхәт тәрәзәдән караса, фермага таба строй белән озын-озын немец автоматчылары килә. Болар яшеренеп торган келәттә бер командир да юк иде, бер бәләкәй буйлы өлкән сержант белән Әхәт солдатларны торгыза башладылар, әмма пулеметчылар да, минометчылар да йөзтүбән ятканнар, гырлап йоклыйлар, һичничек уятып булмады. Вакыт уздырып тормастан бу икәү, ике тәрәзәгә ике миномет корып, немецлар өстенә мина җибәрделәр. Көтелмәгән каршылыктан фашистлар югалып калдылар, бик күп солдатларын югалттылар, аннан соң чигенә башладылар. Сугышчылар бу кечкенә җиңүгә шатланырга өлгермәделәр, каршыларында танклар пәйда булды. Миналар чинавына яткан солдатлар да уянып, автоматларын көйли башлаганнар иде инде. Менә бер яшь кенә солдат, гранаталар бәйләме алып, шуышып, танкларга каршы китте. Ул танкны да шартлатты, үзе дә үлде. Теге танк кысрык җирдә өзек гусеницасы белән бөтерелеп алды да, юлны бикләп, туктап яна башлады. Башка танклар ферманы урап башка якка киттеләр, әмма монда тагын немец автоматчыларының икенче чылбыры күренде. Әхәт тагын минага үрелсә, миналар бетеп бара. Бар булганын кече сержант янына этеп куеп, Әхәт келәттән чыкты, караса, таш сарай янында җигүле ат пошкырып, колакларын шомартып, дилбегәсенә уралып тора, ездовое үлгән, җирдә ята. Арба артына бер сыер бәйләнгән, ә арба тулы сугышчыларга бу минутта бик кирәк булган миналар. Солдат йөгереп барып, атның дилбегәсен кисеп атты да, йөгәненнән тотып келәт ишеге төбенә алып килеп, миналарын бушатты. Ике миномет алыш-тилеш таң атканчы аттылар. Яктыра башлап, күрше подразделениедан пулеметлар, минометлар атарга тотынгач, немецлар ниһаять тындылар. Күрше частьның командирлары килеп: "Әле дә сезнең минометчикларыгыз булды, алайса немецлар безне ике яклап чолгап алалар иде",—дип, мактап китте. Әмма үзләренең командирлары аларның бары икесенең генә җиде арбаның миналарын атып бетереп, шундый зур көчләрне төне буе тоткарлап торуларына әһәмият бирмәде. Каты сугышлардан соң Әхәтләр тагын алга киттеләр, әмма бу юлы аларның колоннасы бик нык сирәгәйгән иде. Юлда бер-ике тапкыр тагын немецлар белән чәкәләшеп алдылар. Үз өенә якынлашкан саен фашист ныграк усаллана, һәрбер авыл, һәрбер йорт өчен каты сугыш алып бара иде. Бер көнне немецлар белән атышып туктагач, Әхәт янына өлкән лейте¬нант килде:

—Иптәш Кадыйров, бу юлы частьта зур югалтулар булды, кешеләр бетте, хәтта штаб сакларга да юк. Менә бу урман артында хутор бар. Анда немецлар бик каты ныгытма корып, безгә каршылык күрсәтергә җыеналар. Иртәгә аларга өстәмә көчләр килеп кушылса, безне чолгап алып бетерәчәкләр, шуңа күрә үлсәң үләсен, ун солдатны алып барып, төнлә шул хуторны туздырып кайтасың. Приказны үтәмәсәң сиңа да, миңа да—тугыз грамм кургаш!!

Әхәт илле мина, бер миномет алып, ун солдат белән урманга юнәлде. Урман эчендә калын кар ята, бассаң, аста су. Киез итекләр эченә карлы су кереп солдатларның аякларын чылатты, киптерергә бер җай да чыгарга охшамаган. Урман читенәрәк чыгып, хуторны карасалар, ике катлы йортның барлык тәрәзәләреннән пулеметлар, миномет көпшәләре чыгып тора. Әхәт алты солдатны, миналарны бушаткач, кире урман аръягына җибәрде һәм үзләренең чыкканын көтәргә кушты. Немецлар нидер сизенеп, утыз солдатны разведкага җибәрде. Әхәткә күп уйланып торырга вакыт калмады, тиз генә минометны көйләп, хуторга табан бер-бер артлы илле минаны яудырдылар да, тиз генә урманга качу ягына чаптылар. Тик миналардан башка ничек җиңел булмасын, калын карга бата-чума бик тиз йөгерү барып чыкмады. Немецлар тиз генә исләренә килеп, кызыл ракета аттылар. Кызыл ракета—барлык кораллардан дошманга атарга дигән сүз. Безнең сугышчылар кар эченә чумдылар. Тын да алмыйча шушы юеш кар эчендә күп сәгатьләр утырдылар. Кар гына аларны саклап кала алмаган булыр иде инде, немецларның артык якын булулары коткарды. Снарядлар боларның артында, урман эчендә ярылдылар, җир өсте пружиналы матрас кебек селкенеп торды. Таң атты, сугышчылар кузгалмыйча ятуларын дәвам иттеләр. Әхәтнең аяклары әллә кайчан юешләнгән иде инде, кар эчендә ята торгач шинеле дә бер яктан лычма булып юешләнде. Алар ачыктылар, бигрәк тә тәмәке тартырга тилмерделәр, чөнки әз генә селкенеп үзеңне белдерсәң, немец снайперлары хәзер ата башлый иде. Кичке эңгерне сугышчылар шулкадәр көтеп алдылар ки, бөтен сугыш дәвамында да шундый куркыныч озын көн булганы юк иде кебек. Караңгы төшкәч, бер йөгереп, бер карга чумып, сугышчылар урманга кереп, сул яктагы ачык¬лыкка юнәлделәр. Хутордан аларның кыймылдаганын сизгән немецлар минометтан, пулеметтан ата башладылар, әмма, бәхеткә каршы, алар безнең солдатлардан бераз сулгарак аттылар. Болардан котылып, сулга, урман читенә килеп җитсәләр, анда бер кечкенә бистә булып, эче тулы немец техникасы, солдаты икән. Караңгыда аларның сөйләшкәннәренә кадәр безнең сугышчыларга ишетелеп торды. Әхәтләр кире урманга керсәләр, анда төрле яклап фашистлар кереп тулган, кыскасы—дүрт якта да дошман. Сугышчылар берәр метрлы утын әрдәнәсен очратып шуны ишеп, астына ми¬нометларын яшерделәр. Әхәтнең өчпочмаклы немец плащын дүртәүләшеп бөркәнделәр дә, бер нарат төбенә чүмкәеп туйганчы тәмәке тартып алдылар. Яшь кенә яңа солдат кулындагы сәгатен Әхәткә күрсәтеп: " Иптәш кече сержант! Хәзер сәгать 6 тула, яктырганчы берәр котылу юлын эзлик. Көндез безне бу фашистлар эләктерәчәкләр бит. Алар хәзер әсирлеккә алмый, Германиягә җибәрми, күзләрне чокып җәзалап үтерә",—диде. Әхәт иптәшләренә карады. Алар барысы да арыганнар, манма су, яңаклары эчкә баткан, әмма өчәүләшеп өмет белән аңа карыйлар, ни кушса, шуны эшләргә әзерләр. Сугышчылар башта плащ-палаткага барлык коралларын җәеп сал¬дылар: ике Ф1 гранатасы, дүрт автомат, ике запас автомат дисюысы бар икән. Әхәт гранаталарны үзенә алды, патроннарны тигезләп дүрткә бүлде. "Хәзер,—диде ул пышылдап,—минем команданы тыңлагыз. Сигезәр метр ара калдырып, карга сузылып ятыгыз. Немецлар якынлашканчы, тавыш чыгармагыз, мин ата башлагач, баш күтәрмичә генә кыска чират белән атыгыз. Мин граната ыргыткач, бар көчегезгә "ур-ра" кычкырып, өсләренә чабыгыз. Исән калуның башка юлы юк".

Немецларның зур бер төркеме коралларын бер җиргә өеп тәмәке тартырга, ял итәргә туктаганны гына көткән Әхәт автоматтан ата башлады, аңа иптәшләре кушылды. Урман эчендә ату тавышлары яңгырап, зур отряд һөҗүм иткән тавыш чыкты. Шул арада Әхәт, җаен туры китереп, гранатасын ыргытты, тик авыр юеш кием уңайсызлаганга күрә, граната якында ярылып аның үзенең ботын яралады. "Урра!" кычкырып чапкан иптәшләренә карап, Әхәт ботын пешереп аккан канга да карамастан, кызу¬лык белән ата-ата немецларга таба йөгерде, икенче гранатасын баскан килеш турырак ыргытты. Менә бер заман алда, урман читендә немецлар кулларын күтәреп тора башладылар. Болары ниндидер өшәнгән, сакал-мыек баскан, ябык карачкылар иде. Бу немецлар башларына шакмаклы юрганнар ураганнар, барсының да зәңгәр күзләре "шыелдап" тора иде. Безнең дүрт сугышчы боларны колоннага тезеп, кулларын күтәртеп, үзебезнең якка алып киттеләр. Үзебезнең гаскәрләр торган хуторга якынлашып килгәндә, боларга үзебезнекеләр ата башлап, бер солдатны яраладылар, берсен үтерделәр. Әхәт тиз генә ятарга команда бирде дә, татарчалап: "Нурсиев (анда шундый фамилияле казах бар иде), күзең чыкканмы әллә, тукта, атма. Мин бит Кадыйров",—дип, бар көченә кычкырып җибәрде. Теге казах каушап калды: "Мин танымадым. Киленнәр, атмыйбыз",—дип кыч¬кырды. Яралы сугышчыны бәйләп, үлгәнен плащ-палатка белән сөйрәп, сугышчылар басып үзебезнең якка киттеләр. Хуторга ниндидер утыз метр калгач, карасалар, яңа килгән пополнениеның дары да иснәмәгән яшь солдатлары, ике катлы йортның чардак тәрәзәсен ватып, пулеметны аларга каршы көйләп азапланалар. Нурсиев болардан алда чабып: "Болар без-некеләр, атмагыз",—дип, кулларын бутады. Теге уңны-сулны аңламаган нәрсәләр янына менеп, "максим"нарын кирегә бормыйча булмады. Әхәт хуторга кергәч, иптәшләренә әсирләрне сакларга кушып, рота командиры янына китте. Рота командирын ул бер таш йортта тапты. Командир өстәл артында башын иеп утыра иде, Әхәтнең кергәнен сизмәде дә. "Товарищ старший лейтенант! Сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! Заданиегез үтәлде, тагын унике немецны әсир иттек",—диде. Лейтенантның реакциясе көтелмәгәнчә булды. Ул әкрен генә Әхәткә таба борылды да, каптырмасын ычкындырып наганын чыгарып сугышчының маңгаена төзәде: "Сезгә,— диде ул дәһшәтле пышылдап, унике сәгатьтән кайтырга кушылган иде. Сез анда ике тәүлек нишләп яттыгыз? Мин сине боерыкны үтәмәгән өчен үз кулларым белән атып үтерәм." Моның ише җүләрләрне күп күргән Әхәт каушап калмады, автоматын тегенең башына төбәде дә: "Без анда ике тәүлек ашамыйча-эчмичә чолганышта яттык, сугыштык, унике фрицны әсирлеккә алып кайттык, ә сез шуның өчен мине атарга җыендыгызмы? Менә миндә магазин тулы җитмеш бер патрон, чакмага бассам, нәрсә буласын беләсезме?"—дип, әшәке тавыш белән аңа каршы акырды. Коман¬дир автомат күргәч, айнып китте, Кадыйровны сөзеп карады да наганын кире кобурасына тыгып куйды. "Әйдә,—диде ул—күрсәт пленныйларыңны! Әгәр дә мәгәр алдаган булсаң, шундук үзеңне атам". Чыксалар, ни күрсен¬нәр, сугышчылар теге немецларны чишендергәннәр, коры аяк киемнәрен үзләре киеп яталар, әсирләр яланаяк карда басып торалар. Рота командиры Әхәтне батальон командиры янына алып китте. Сугышчы анда үзләренең ничек сугышып, чолганыштан чыгуларын сөйләп бирде. Комбат писарьны чакырып, Әхәткә Кызыл Йолдыз орденына боерык язарга кушты. Тагын бер айдан штабка чакыртып, орденны Әхәткә тагып җибәрделәр.

Әхәтләр авыр сугышлардан сон Көнчыгыш Пруссиягә барып җиттеләр. Рота командиры яңа кеше иде, ул Әхәтне син олы кеше, яшьләр белән җәяү баруы авыр булыр дип, үлгән ездовой урынына куйды. Сугышта үз-үзеңне каравы да авыр, ничек атны карармын дип, Әхәт бик кайгырды, әмма командир боерыгына буйсынмыйча булмый, сугышның кануннары каты. Аты әйбәт, тыңлаучан булса да, арбасы бик иске, йөз кат ямалган. Шул арбада ни генә юк: ломнар, тимер мичләр, сабыннар, гранаталар һәм башкалар. Ул әйберләр таулы-чокырлы юлда коелалар, аларны Әхәткә җыярга кирәк. Юлда өч көн ат эчерергә су булмады, ашатуны әйткән дә юк. Әз генә тукталып җыелып торсалар немецлар шундук ата башладылар. Бер урман янына тукталгач, сугышчыларга окоп казырга боерык булды, ә Әхәтнең вакыты юк, ул ниндидер коелган арыш көшеленнән шинель итәге¬нә тутырып атына ашарга алып килде. Ат, мескен, ашлыкны минут эчендә суырып кына алды. Атны туарып ашлыкны туйганчы ашаткач, Әхәт су табып малкаена эчерде. Атның корсагы тулды, күбенә күрмәсен дип, солдатның коты очты. (Тик ат сыер түгел, күбенгәнче ашамый икән). Икенче көнне минометчылар белән болар алга киттеләр, юлның кырыенда чокырлы су һәм чәнечкеле тимерчыбык. Әхәтнең аты нигәдер бик әкрен бара башлады, барган саен дугасы тарайды, ат авыр сулады. Әхәт арбадан бөтен кирәкмәгән тимерләрне ташлады, атка җиңеллек килмәде, дуга сынардай булып тарайды. Ул арбадан төшеп караса, аста арба кендегенә дүрткырлы тимерчыбык эләккән дә, әллә кайдан ук сөйрәлеп тартылып бара икән. Көчкә тимерчыбыкны ычкындыргач, атның дугасы җәелеп, арба җиңеләеп китте. Әхәт ашыгып үз ротасын куарга тотынды. Минометчыларны, пушкаларны уза торгач, үзләренең батальонын мең җәфалар белән эзләп тапты. Хәзер болар бара торган юл урман эченә борылды. Урманны немец бертуктаусыз утка тотты, керсәң, исән чыгуың икеле иде. Берзаман снарядлар юл өстендә ярыла башладылар. Барлык сугышчылар да юл кырыендагы сулы каналга сыендылар. Әхәтнең атыннан ерак түгел снаряд төшеп ярылды. Ат снарядтан күтәрелгән балчыклы төтенгә пырхылдап карап торды да хуҗасына борылды: "Миңа котылырга җай юк, син ярый ла качтың",—дигән төсле булды. Атны жәлләүдән Әхәтнең йөрәккәйләре өзелеп төшә язды. Ул сикереп торды да атны бар көченә куалап, урман аша бер бистәгә алып килде. Ике катлы таш бина янында күп кеше җыелып тора иде. Әхәтнең аты дулап чапканга, хуҗасы аны туктата алмады. Илле метрлап чабып баргач, авыр снаряд артка, җыелып торган теге кешеләр өстенә төште, бер атны урталай өзде. Ат әле басып тора алгы аякларында, арт саны юк, аннан соң башын һавага күтәреп сулыш алды да егылып үлде. Әхәт янындагы старшинаның бер күзен немец снаряды кыйпылчыгы стенага чәпәде, бу күренешне ул картайганчы оныта алмады. Атны тынычрак җиргә куярга тырышып, хуҗасы берәр сарай эзләде, бер сарайга снаряд төшеп чокыр ясаган, икенчесендә яралы солдатлар канга батып яталар иде. Әхәт яралыларның капчыкларыннан бинтлар алып, сугышчыларның яраларын бәйләде. Аларның кайберләре, бинт биргәч, яраларын үзләре дә бәйләде. Тагын алга бара торгач, ул шәп кенә таш сарай тапты, печәне дә, суы да бар. Тик монда да озак юанырга туры килмәде, якында гына немецлар дип, бер солдат кычкырып узды. Ике телефонист тиз генә чыбык сузарга керештеләр. Әхәт боларның телефонна¬рын алып, үзенең ротасына шалтыратты. Теге баштан старшина трубканы алып: "Кадыйров, тиз генә кил монда, азык-төлеккә барырга кирәк,—дип кычкырды.—Без передовойда",—дип өстәде. —Алгы сызык монда, тиз генә немецларны куарга кирәк!—дип Әхәт прицелны, угломерны әйтеп торып, фашистларга мина яудыртты. Алты миномет немецларны кырып чыкты. Сугыш тынган арада Әхәт ротасына барып, старшинаны алып, азык-төлеккә китте. Немец шулхәтле көчле атты ки, старшина куркуыннан сикереп төшеп, траншеяга качты. Арбалы ат алга карап чапты. Әхәт караңгыда юлны ялгышып, немецлар ягына барып чыкты. Иртәнге эңгердә бер кибәнгә якынлашса, өч немец солдаты атларына печән йолкыйлар икән. "Пан, там Гитлер,"— дищ алар Әхәтне кире бордылар. "Гитлер плех, Чталин плех, пух-пух ни-ни,"—дип, тавыш чыгармаска куштылар. Болар мине кайчан атып үтерерләр икән дип көтте Әхәт. Бу ябык, кырынмаган солдатлар ишарәләр белән тартырга тәмәке сорадылар: "Дома такой, киндер такой,"—дип балаларының биеклекләрен күрсәттеләр. Алар бармаклары белән Әхәткә төртеп: "Киндер есть?"— дип сорадылар. Әхәт аларга бер бармагын күрсәтте дә, атын борып, ипләп кенә кирегә китте, немецлар атмадылар. Озак буталып йөргәч, ул полк кухнясыннан ашарга алып килеп, сугышчыларны сыйлады. Күп айлар шушы ат белән йөргәч, Әхәт аңа нык ияләште, сугыш беткәч үзе белән Бөгелмәгә алып кайтырга җыенды, әмма бер сугышта атның муен тирә¬сенә пуля тиеп, аяк ягыннан чыкты, ярасы үләрлек тә түгел, әмма тиз генә төзәлерлек түгел. Яраларын кысып бәйләп, ашарына салып, хуҗасы аны бай гына ат абзарында калдырды. Су анда торбадан килә иде, бу ат шуны белеп эчергечкә борынын төртеп калды.

Каты сугышлардан соң Әхәт хезмәт итә торган батальонны башка подразделениеларга кушып бетерделәр. Карт солдат булганга, аны телефонист-элемтәче итеп билгеләделәр. Бу да бик авыр эш булып чыкты: аркага катушка, телефон асып, линиянең өзек урынын ялгарга пуля астына керергә кирәк. Ачыграк урын булса, немец элемтәчеләрне чүпләп кенә торды. Башка сугышчылар ялга туктаганда, алар авыр катушкаларын асып, алгы сызык белән элемтә урнаштырдылар, анда телефон корып калдырды¬лар да башка роталар белән элемтә ялгый башладылар. Бөтен җиргә элемтә сузып кую белән ул кайдадыр өзелә дә, ял да итмичә, связист тагын чыбык буйлап китә. Шулай ялсыз-йокысыз элемтә урнаштырып йөргәндә, аның күпме яңа иптәшләрен немец снайперының пулялары үтерде, Әхәт үзе дә шунда яраланды.

***

Госпитальдә дәваланып терелгәч, сугышчыларга ныгырга бер атна ял бирделәр. Сугыш вакытында ял итеп буламыни, Әхәт сулар, утыннар ташып, авыр яралыларны ашатып йөрде. Лазарет ишек алдында бер клубта яралыларга концерт куйдылар. Клубка бер яраланып гарипләнеп калган майор җитәкчелек итә иде. Әхәт карый: клуб эчендә бер плакат, лозунг юк. Ул майорга үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Майор бик шатланды, тиз генә барып, госпиталь башлыгыннан Әхәтне өч көнгә клубка җибәрергә дигән боерык алып кайтты. Әхәткә кызыл материал, буяу, пумалалар кайтарды¬лар, ул бик матур итеп ясады, язды. Майор тагын өч көнгә сугышчыны калдырырга бик нык ялынгач, госпиталь начальнигы теләмичә генә риза булды. Солдат лозунглар язып бетергәч, зур бер фанерага Европа картасы ясап, кечкенә флагчыклар белән Совет гаскәрләре азат иткән шәһәрләрне билгеләмәкче булган иде, вакыты бетте. Майор бу картаны бик ошатты, госпитальдән Әхәтне тагын өч көнгә калдырырга көчкә ризалык алып кайтты. Ике көндә сугышчы картаның эшен бетерде дә, Сталинның трубкасын кабып басып торган сурәтен ясый башлады. Тагын көн бетте, бернигә дә карамыйча, Әхәтне фронтка җибәрделәр, әмма унбиш километрлап узгач, артыннан килеп кире бордылар да, Сталинны ясап бетергәч кенә кире озаттылар. Майор солдатка күп рәхмәтләр укып калды.

Савыккач утызлап сугышчыны Гдыня шәһәренә җибәрделәр. Бик усал, бер колаксыз урысны өлкән итеп билгеләделәр дә, барлык документларны сугышчылар аңа бирделәр. Барасы унбиш кенә чакрым булса да, бандитка охшаган колаксыз белән алар бу юлны ике атна үттеләр. Башта ук колаксыз каршыга килүче машинаны туктатып, үзләрен кире яктагы шәһәргә илттерде. Анда барып төшү белән шәһәр комендантурасына кереп, үзләренә кунарга бүлмәләр һәм ашау-эчү таптырды. Комендант боларны мосафирханәгә урнаштырып поляклардан ашарга ташытып, юлламаларына мөһер сугып, көчкә котылды. Аннан соң башка көннәрдә дә, бүтән шәһәрләрдә, яисә авылларда шул ук хәл кабатланды. Шулай киләп сарып, үз башларына маҗаралар эзләп, унбиш чакрымны унбиш көн уздылар. Үзләренең частьларын эзләп тапкач, икенче көнне үк Гдыняны немецлардан чистарта башладылар, бик каты сугыш булды. Ике көн дигәндә фашистларның 5000 солдаты әсир ителде. Балтыйк диңгезе янында утырган шәһәр бирелде. Диңгез эчендә чалгыга охшаган Косагон дигән утрауда немецларның еракка атучы туплары булып, аларны бомбага тотарга егерме биш самолет очып килде. Кәр биш минут саен бер самолет очып барып, бомба ташлады, утрау су астында калды. Шунда ук диңгез эчендә яртылаш баткан немец корабы бар иде. Әхәтне бер солдат белән шул корабка тирә-якны күзәтергә постка куйдылар. Бер кеше постта торганда, икенчесе корабны яхшылап карап чыкты. Бөтен җиренә су тулган, ишекләре ачылмый, шулай да Әхәт бик әйбәт материалдан тегелгән ике байрак табып чыкты. Беренче эш итеп байракларны кисеп, сугышчылар үзләренә чолгаулар ясап, аякларына чорнап та куйдылар, аннан соң алмаш-тилмәш постта тордылар. Төннең бер вакытында Балтыйк диңгезе ягыннан көймәләргә утырып килгән ике йөзләп солдат күренде. Нишләргә? Ике мылтык белән бу кадәр кешегә каршы тору мәгънәсез бер үлем! Әхәт такталар өстеннән ярга, телефонистлар янына чапты. Тиз генә тревога күтәреп, бөтен орудиелардан диңгезгә аттылар. Прожекторлар яктысында Әхәт су өстенә караган иде, диңгез өсте кып-кызыл кан, теге немецларны кырып салганнар. Иртәнгә кадәр сугыш тынмады. Иртән политрук барлык сугышчыларны тезеп, соңгы хәбәрләрне укыды: Совет гаскәрләре Берлин өчен сугышалар, немец каты каршылык күрсәтсә дә, безнекеләр җиңеп баралар. Барлык сугышчылар да шатландылар, кулларында нинди корал бар, шулардай күккә аттылар. Боларның атыш тавышына Гдыня халкы: "Немецлар килделәр, русларга һөҗүм иттеләр",—дип куркып, балконнарыннан ак флаглар чыгарып элделәр. Сугыш тынгач, сугышчылар шәһәр карап йөрделәр: бар нәрсә ватык, җимерек, паровозларны бер җиргә эттереп өйгәннәр, Украинадан ук шпалларны кармак шикелле тимер белән эләктереп, сабан сөргән төсле итеп ваттырып килгәннәр, паровоз артына ике кеше бастырып бронебойный пулялар белән рельсларны атып, ваклатканнар. Фашистларның явызлыкларын сөйләп, аңлатып бетерешле түгел: торбалары гына калган янган авыллар, концлагерьларда җәзалап үтерелгән солдатлар, җимерелгән күперләр, шәһәрләр—болар барысы да Әхәтнең күз алдыннан гомер буе китмәде.

Берлин

Гаскәр соңгы юл итеп Берлинга әзерләнде. Сугышта снаряд тиеп тишкәләнгән машиналарны рәтләделәр, кузовка эскәмияләр тезделәр; солдатлар, киемнәрен юып, ямап, төймәләрен тактылар. Автоколонна юлга кузгалды, машиналарны алга кудылар да кудылар.

Шыплап тулган кузовларның бортлары көймәнеке төсле як-якка бөгелеп чыкты. Әхәт борт буена утырган иде, сыгылып торган такталар менә шартлап сынам, менә сынам дип бара башлагач, куркудан нишләргә белмәде. Янында утырган тыңкыш Бычков бераз булса да эчкәрәк чигенергә теләмәде:

—Нигә кайгырасың, иртәгәме-бүгенме барыбер барыбызга да үләсе,— диде. Әхәт берничә тапкыр әйтеп караса да, Бычков кирегә катып тик утырды. Бу солдатларның кыбырсып утыруларын кече лейтенант күреп барган икән. Ул Бычковны Әхәт урынына утыртты. Шулай бераз барганнан соң Бычков: —Туктатыгыз машинаны, монда бик- куркыныч,—дип шаулый башлады.
—Сиңа барыбер түгелмени, йә иртәгә, йә бүген барыбызга да үләсе,—диде Әхәт.
Бу сүзләрдән солдатлар дәррәү көлешеп алдылар. Бычков ачуыннан кызарды.
—Синнән Кадыйров дүрт тапкыр күчүеңне сорады, нигә син күчмәдең,— дип кече лейтенант аның авызын япты.

Бара торгач, "Берлинга кадәр кырык чакрым" дигән табличка күренде, шартлау тавышлары ишетелде. Колоннаның алдагы машиналары уңга, урманга таба борылдылар, алар артыннан калган машиналар да урман эченә юнәлделәр. "Бер кашык аш ашар өчен нигә шул хәтле урманнарга кереп торырга инде,"—дип уйлады Әхәт, ялга туктыйбыз дип белеп. Әмма бер дә ул уйлаганча булып чыкмады. Тиз арада коры-сары гына капкаладылар да, сугышчыларны кайсын кая постка бастырдылар, коралларны, минометларны көйли башладылар. Әхәтне урман читенә юл буена постка куйдылар. Көн кояшлы аяз, юл читенә утыртылган груша, алмагачлар шау чәчәктә. Әхәтнең колагына ерактан килгән поезд тавышы ишетелде, аңа ул туган якка кайтып бара төсле тоелды. Күңеле тулып солдат елап җибәрде:

—Менә Берлинга барабыз, анда немецлар тагын нинди хәйләләр корып яталар инде, әллә исән калабыз, әллә юк. Ник сугышның башында ук үлмәгәнмен, хәзер үлүләре шундый үкенечле,—дип, такмаклый-такмаклый үкседе Әхәт.

Якында гына бер чуаш солдаты тора икән. Әхәт аның янына килде дә: "Сез кайсы частьтан, машиналарыгыз бигрәк күп?"—дип сорады.

—Әүвәл бу часть штрафной батальон иде, хәзер техника өстәделәр дә мото-механизм хәрби частена әверелде. Бу частьта озак йөри алмыйсың, болар фронтны өзеп кереп китәләр дә, яртысы гына исән кала, пополнение алып тагын фронт өзәргә кереп китәләр,—диде чуаш.

Бу сүзләрдән соң Әхәт тагын да курка калды. Шулай үз уйларына чумып утырганда телефонист кычкыра башлады:

—Кемгә лагерь турында әйтим икән?—диде.

Әхәт шыпырт кына телефонист янына килде дә:

—Нишләп сугыш вакытында лагерь дип бар дөньяга кычкырасың?—диде ул, усал итеп.

Теге телефонист эчтән дә, тыштан да көлеп Әхәткә шыпырт кына:

— Югары командование беләсеңме нәрсә хәбәр итте? Нинди подразделение кайда урнашса, шунда лагерь төзеп, землянкалар казырга диделәр. Сугыш бетә торгандыр.

Ул да түгел, телефонистның сүзләрен раслап, халыкны землянка чокырга куштылар. Солдатлар күтәренке рух белән эшкә керештеләр, озын колаклар чыш-пыш кына сугыш беткәнен хәбәр итә башладылар. Шунда Әхәт сикереп торды да дүрт ел начар землянкаларда яшәп интеккәннәрен исенә алып, үзенчә яхшы землянка проектлаштырырга уйлады. Кәгазь кисәгенә сызым ясады да рота командирына илтеп күрсәтте.

—Командир, ишексез тишекләрдән йөрү туйдырды. Бу землянканы менә шулай ясыйк әле,—диде Әхәт.
—Бик яхшы бу. Бар, үлчәп күрсәтеп бир, прораб булырсың,—дип, командир Әхәтне мактап җибәрде.

Солдатлар көне буе казыдылар. Кайберәүләр агач ташып, баганалар утырттылар. Землянканың яртысын ясап бетергәч, комсостав тикшереп йөри башлады. Кайбер землянкалар кар базы кебек, кайберләре печән кибәне төсле итеп ясалганнар. Бу комиссия Әхәтләр турына килеп җиткәч, землянканың ясалыш проекты белән кызыксынды. Солдатлар, .моны безнең баш инженерыбыз ясады дип, горурланып әйттеләр. Бер атнадан Әхәтләрнең роталарына дивизия командиры үзе килеп, аңарга бөтен дивизиянең землянкаларын бертөсле итеп проектлап, карап торып ясатырга кушты. Комрота карышып караган иде дә, аңардан сорап та тормадылар. Әхәт әйбәтләп бау белән тигезләп, бер рәткә тездереп, кечкенә шәһәрчек кебек итеп, землянкаларны төзетте. Сугыш вакытында мондый иркен, якты җирдә яшәмәгән солдатлар кырынып, мунчалар кереп, кеше төсенә керделәр. 9 май көнне иртәнге аштан соң сугышчыларны аланга тезеп, бер шадра майор сугыш беткәнне әйтте. Солдатларның шатлыгы эчләренә сыймады, алар урра кычкырдылар, коралларыңда булган барлык патроннарны һавага аттылар, кочаклаштылар, җылаштылар. Әхәт сугыш бетеп үзенең исән калуына ышанмыйча торды: күпме михнәтләр, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде аңа! Ул иңде берәр заман кайтып туган ягын, гаиләсен күрермен дип уйламый да башлаган иде. Үз өнендә фашист бигрәк зәһәрләнеп каршылык күрсәтте шул. Җиңү!! Бу бәхетле көнне дә күрер көннәр бар икән! Әхәт тыныч кына иптәшләренең кыланышларын карап утырды. Менә сугышчылар немецлардан калган бер вагон яктырткыч ракета таптылар да, шуны әрҗәләп ташып, төне буе атып чыктылар. Тик уеннан уймак чыгаручылар да очрады, ракета ялгыш төшеп, йоклаганда янып үлүчеләр дә булды.

Сугыш бетте дип боларны тиз генә кайтарырга уйламадылар әле, шуңа күрә землянка шәһәрчеген тагын да матурлап бизәп куйдылар. Әхәт үз землянкалары каршысына даһи Сталинның басып төшкән рәсемен бер журналдан күчереп ясап куйды. Сугышчылар карап, тел шартлатып: "Бар икән дөньяда оста куллы кешеләр",—дип киттеләр. Бер көнне, машинада узып барышлый бер генерал туктап, рәсемне кем ясавы белән кызыксынды. Комрота бу сорауның җүнлегә бирелмәгәнен белеп: "Бер солдат ясаган иде, Берлин өчен сугышларда үлеп калды",—дип котылмакчы иде, булмады. "Бу рәсем әле яңа ясалган, ялганламагыз! Кая, китерегез рәссамны! Курыкмагыз, мин аны вакытлыча гына алып китәм",—дип Әхәтне үзе белән бер бай хуторга алып китте. Бай хутор гел кирпечтән салынган сарайлардан тора иде. Хуҗалар яши торган өй ике катлы, кызыл кирпечтән салынган, түбәсенә кызыл чирәп ябылган. Әхәтне сөт эшкәртә торган сарайларның берсенә урнаштырдылар. Ул бүлмәне себереп чистартып, рәсем ясарга өстәлләр кертеп куйды. Икенче көнне комсостав утырган машинада ул да кырык чакрым ерак¬лыктагы Берлинга буяулар, пумалалар алырга китте. Юл буйларында кыргый алмагачлар, грушалар үсеп утыра. Сугыш үткән булуга карамастан, Берлин бик чиста шәһәр иде: йортлары кызыл кирпечтән, түбәләре кызыл балчыктан ясалган кечкенә чирәпләр белән ябылган, өйләр каршыңдагы вак агачларны кыркый-кыркый лампочка төсле формага керткәннәр. Йортларның диварларын вак яфраклы үрмә гөлләр каплаган. Әхәт немец хәрефләрен латин алфавитына охшатып, таныш түгел вывескалар укый-укый, берәр остаханә эзләп китте. Хәрефләре таныш булса да, сүзләренең берсе дә аңлашылмый иде. Әхәт көртлекләр ясалган ишектән кереп, бик бай остаханәгә туры килде. Хуҗасы да, кибетчесе дә булмаган бу урыннан Әхәт үзенә кирәк хәтле буяулар, пумалалар алып, кире үзе килгән якка, машина янына китте. Командирлар җиңү хөрмәтенә бәйрәм ясап, солдатларга да зур, ике йөз литрлы мичкә белән спирт алып кайтып киттеләр. Сугыш бетсә дә, шәһәрдә сирәк кенә ату тавышлары ишетелә иде әле. Әхәт хуторда төрле лозунглар, командующийларның портретларын, Сталин рәсемнәрен ясады.

Сугыш беткәч, аларны Германиядә бик озак тотмадылар, Белоруссиягә кайтардылар. Анда биш ай торгач, демобилизация башланды, беренче чиратта олы яшьтәге солдатларны кайтарып җибәрделәр, аннан соң Әхәтләргә чират җитте. Дүрт ел да алты ай хезмәт итеп, бөтен Европаны солдат итеге белән таптап, ул исән-сау туган ягына кайтып китте.

“Казан утлары” № 10, 2008.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013