Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Хатип Касыймов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Хатип Касыймов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й <= К => Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Хәмит Кави Кадыйргали Закир Кадыйри Илгиз КАДЫЙРОВ Илназ Кадыйров Рәмзиc Кадыйров Ринат Кадыйров Зифа Кадырова Резеда Кадыйрова Исхак Казаков Әбүбәкер Казани Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани Казвини Асан Кайгы Сәет Кальметов Гази Камал Галиәсгар Камал Нариман Камалов Шәриф Камал Әгъзам Камал Әнәс Камал Өмми Камал Гакыйл Камалетдинов Тәүфикъ Камалиев Алинә Камалиева Венера Камалиева Зөһрә КАМАЛИЕВА Барлас Камалов Хисам Камалов Ризидә Камалова Габделҗәббар Кандалый Билал Канеев Кәрим Кара Ибраһим Карәтмәни Әбелмәних Каргалый Әнәс Кари Габдулла Кариев Наил Касыймов Хатип Касыймов Эдуард Касыймов Газиз Кашапов Газизҗан Кашапов Илназ Кашапов Мансур Кашапов Рәис Кашапов Мәхмүд Кашгари Нәкыйп Каштанов Фәридә Каштанова Гази Кашшаф Гафур Каюмов Мөхәррәм Каюмов Рифат Каюмов Дибәҗә Каюмова Нәүбәһар Кәбир Марат Кәбиров Илгиз Кәлимуллин Рәфкать Кәрами Фатих Кәрим Хөсни Кәрим Ярлы Кәрим Фатих Кәрими Камил Кәримов Марат Кәримов Тәүфикъ Кәримов Алинә Кәримова Гөлгенә Кәримова Ләйлә Кәримова Нәзифә Кәримова Ралия Кәримова (Хәсбиева) Тәслимә Кәримова Габдрахман Кәрәм Әбрар Кәримуллин Ләйсән Кәшфиева Ирек Кирам Әсхәр Кәшфуллин Шаһвәли Келәүле Ягкуб КИЗЛӘВИ Роза Кожевникова-Баубекова Гафур Коләхмәтов Мөхәммәд Кодыкый Мәүлә Колый Рафис Корбан Асия Корбангалиева Гөлнур Корбанова Кашшаф Кормашев Әхмәт Кормаши Низаметдин Корычи Котб Наилә Краева Мансур Крыймов Сәйфи Кудаш Ильяс Кудашев-Ашказарский Сөембикә Кудашева Салихҗан Күкляшев Ибраһим Кули Әкъдәс Нигъмәт Курат Габденнасыйр Курсави Фатих КУТЛУ Гадел Кутуй Рөстәм Кутуй <Күлтәгин Равил Күрәмшин Шәмсетдин Кышкари Мөршидә КЫЯМОВА Хөсам Кятиб
Хатип Касыймов
(1932-2009)
Шагыйрь Хатыйп Касыйм улы Исрафилов 1932 елның 15 ноябрендә Татарстанның Түбән Кама (ул вакытта — Ширәмәт) районы Болгар авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачагы һәм үсмерчагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгәнлектән, мәктәптә укуларын өзеп, бик иртә колхозның төрле кара эшләренә җигелә. Бары гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач кына, ул, Чаллы шәһәрендә берьеллык курсларда укып, трак-торчы-механизатор һөнәрен ала; алга таба инде тракторчы, комбайнчы, көйләүче мастер, газ хуҗалыгы җитәкчесе сыйфатында хезмәт юлын дәвам иттерә. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, әүвәл сигезьеллык белем, аннары, 1963-1969 елларда, Чистай шәһәрендә техникум программасын үтеп, техник-механик дигән диплом алуга ирешә. 1969-1976 елларда Х.Касыймов совхозда куркынычсызлык техникасы буенча инженер, 1976-1982 дә совхозның партия оешмасы сәркәтибе һәм 1983-1990 елларда Түбән Кама шәһәренең йортлар идарәсендә инженер булып эшли.
Нинди генә авыр эштә эшләсә дә, шигърияткә мәхәббәт, иҗат итү дәрте Хатыйп Касыймовны бөтен тормыш юлы буенча әйдәп-озатып бара. Ул, Рахмай Хисмәтулла җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсе утырышларына даими йөреп, шигърият серләрен өйрәнә, каләмен чарлый, язган шигырьләрен, проза жанрындагы парчаларын шәһәр газетасы редакциясенә юллый тора. Матбугатта басылган һәр шигырь, һәр язма аның күңеленә яңа иҗади дәрт, илһам өсти. Тора-бара шигырьләре Казан матбугатында да күренә башлый. 1990 елда инженерлык эшен бөтенләй калдырып, ул Түбән Кама шәһәрендә чыга торган «Туган як» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр-хәбәрче булып эшкә күчә. Иҗат эшенең җанлануына бу янә бер этәргеч була. Ниһаять, яшь каләм тибрәтүчеләрнең, башлап язучыларның Татарстан китап нәшриятында серия рәвешендә чыгарыла торган «Беренче карлыгачлар» җыентыгының 1988 елгы басмасында Хатыйп Касыймовның да утызлап шигыре урнаштырыла, ә 1991 елда «Ак-чишмә» исеме белән беренче мөстәкыйль шигырь китабы басылып чыга. Алга таба шагыйрьнең «Кичке моң», «Мин җирдә калам», «Ак болытка орынам» дигән китапларын укучылар игътибарына тапшыра. Ул 2009 елда Түбән Кама шәһәрендә вафат була. Х.Касыймов — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Акчишмә: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 90 б. — 3000 д.
Кичке моң: шигырьләр. — Казан: Матбугат йорты, 2001. — 208 б. — 1000 д.
Мин җирдә калам: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 142 б. — 1000 д.
Ак болытка орынам: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 1116. — 2000 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Яңа каләмдәш дустым

Вакытлы матбугат битләрендә күренгәләп торган матур-матур шигырьләре аша аның исеме миңа инде электән үк таныш иде. Ул шигырьләрне укыганда, лирик герой кыяфәтенә кереп, күз алдыма йомшак-сабыр табигатьле, башка каләмдәшләре арасында күзгә әллә ни бәрелеп тормаган, бераз оялчанрак, әмма кирәк вакытта әйтергә теләгән сүзен кистереп әйтергә әзер замандашым килеп баса иде.

Күңелем чыннан да алдамаган, дөрес сиземләгән икән. Түбән Кама шәһәрендә яшәп һәм иҗат итеп ятучы Хатип Касыймовның үзен беренче тапкыр күрүемдә үк бу әдипкә нәкъ әнә шундый сыйфатлар хас икәнлегенә инанасың. Хәзер без аның белән көн аралаш диярлек очрашып-күрешеп торабыз. Хатип белән эчкерсез әңгәмә корып, үзара фикер алышып утырганда исә җаныңны борчыган бик күп төрле сорауларга җавап табасың һәм үзеңне рухи яктан тагын да баеп киткәндәй хис итәсең. Ә бит ныклабрак уйласаң, аның шигырьләре дә укучыны нәкъ шуңа ук охшашлы тойгылар кичерергә этәрә. Моның сәбәбен, барыннан да элек, шагыйрьнең хис-кичерешләре аның лирик геройларының эчке дөньяларын ачып бирүгә юнәлдерелгән булудан эзләргә кирәктер. Икенче сүзләр белән әйткәндә, бу очракта шагыйрьнең һәм ул сурәтләгән лирик геройларның уй-кичерешләре, теләк-омтылышлары, эчке халәтләре бер-берләренә тәңгәл килә.

Алда инде искәртеп үткәнебезчә, Хатип Касыймов бик күп еллардан бирле биек-биек торбаларыннан куе кара төтен бөркеп утыручы заводлар оясы исәпләнгән химиклар каласында гомер кичерә. Шәһәр тормышының кырыслыгы яшел чирәм өстендә тәгәрәп, иртә яздан баш өстендә сайрый башлаган тургайлар моңын тыңлап, авыл табигатенең бөтен гүзәллекләрен җанына сеңдереп үскән егетнең холкын үзгәртергә, хисләрен тупасландырырга тиеш иде шикелле. Бәхеткә, бүген без моның нәкъ киресен күрәбез. Ул үзенең шигырьләрендә әүвәлгечә үк нечкә күңелле, саф һәм самими хисләргә бай әдип булып кала алган.

Ә моңа исә, әлбәттә, аның гомер буена туган-үскән җиребезгә, туган телебезгә, халкыбызның ерак-ераклардан килгән изге йолаларына тугрылыклы булып яшәве ярдәм иткән.
"Ник, табигать, безләргә дә
Үз холкыңны бирмәдең:
Таллар кала... Таллар китми
Ташлап туган җирләрен", - 
ди ул үзенең бер шигырендә. Юк, мондый юлларны туып-үскән җиренә карата йөрәгендә сөю уты дөрләмәгән кеше яза алмый. Каләмдәшебез Хатип Касыймов тумышы белән дә, уй-фикер сөреше белән дә туган җирнең үз баласы, үз малае. Ул аның кешеләрен, табигатен, үткәнен һәм бүгенгесен бөтен җаны-тәне белән ярата, киләчәгенә якты өметләр баглый. Нинди генә темага язмасын - шигырьләренең үзәгендә - шул җирнең, шул кешеләрнең язмышы өчен борчылу, авыр заман йөген төпкә җигелеп тартып баручы якташларының түзем, сабыр һәм олы җанлы, кешелекле булулары өчен сөенү... Менә шуңа күрә дә ул шигырьләр беркемне дә битараф калдырмый, дулкынландыра, уйландыра, узган гомер юлыңда кичергәннәрне тагын бер тапкыр хәтер иләге аша үткәреп, иртәгәсе көнеңә аек акыл белән карарга кирәклеге турында искәртә.

Хатип Касыймов, бөек Тукаебыз әйтмешли, коеп куйган шагыйрь генә түгел. Ул үзе яшәгән шәһәр һәм районның иҗтимагый-мәдәни тормышында якыннан торып катнаша. Менә күпме вакыттан бирле инде ул. дистәдән артык яшь әдипләрне үз эченә алган "Кама таңнары" әдәби берләшмәсен җитәкли, районда саф татар телендә чыгып килә торган "Туган як" гәзите редакциясендә чын мәгънәсендә җиң сызганып хезмәт итә, аның битләрендә райондашларының тормышын һәм эшләрен яктыртуга багышланган күпсанлы мәкалә-очеркларын бастыра, байтак кына шигырьләре дә иң элек шушы газетада дөнья күрә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп алынганнан соң шагыйрьнең әдәби активлыгы тагын да үсә, иҗат колачы тагын да киңәя төшә. Аның соңгы вакытта язган шигырьләре әнә шул хакта сөйли.

Рәшит ГӘРӘЙ
"Аргамак" журналы № 1, 1997.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013