Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Нәзифә Кәримова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Нәзифә Кәримова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й <= К => Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Хәмит Кави Кадыйргали Закир Кадыйри Илгиз КАДЫЙРОВ Илназ Кадыйров Рәмзиc Кадыйров Ринат Кадыйров Зифа Кадырова Резеда Кадыйрова Исхак Казаков Әбүбәкер Казани Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани Казвини Асан Кайгы Сәет Кальметов Гази Камал Галиәсгар Камал Нариман Камалов Шәриф Камал Әгъзам Камал Әнәс Камал Өмми Камал Гакыйл Камалетдинов Тәүфикъ Камалиев Алинә Камалиева Венера Камалиева Зөһрә КАМАЛИЕВА Барлас Камалов Хисам Камалов Ризидә Камалова Габделҗәббар Кандалый Билал Канеев Кәрим Кара Ибраһим Карәтмәни Әбелмәних Каргалый Әнәс Кари Габдулла Кариев Наил Касыймов Хатип Касыймов Эдуард Касыймов Газиз Кашапов Газизҗан Кашапов Илназ Кашапов Мансур Кашапов Рәис Кашапов Мәхмүд Кашгари Нәкыйп Каштанов Фәридә Каштанова Гази Кашшаф Гафур Каюмов Мөхәррәм Каюмов Рифат Каюмов Дибәҗә Каюмова Нәүбәһар Кәбир Марат Кәбиров Илгиз Кәлимуллин Рәфкать Кәрами Фатих Кәрим Хөсни Кәрим Ярлы Кәрим Фатих Кәрими Камил Кәримов Марат Кәримов Тәүфикъ Кәримов Алинә Кәримова Гөлгенә Кәримова Ләйлә Кәримова Нәзифә Кәримова Ралия Кәримова (Хәсбиева) Тәслимә Кәримова Габдрахман Кәрәм Әбрар Кәримуллин Ләйсән Кәшфиева Ирек Кирам Әсхәр Кәшфуллин Шаһвәли Келәүле Ягкуб КИЗЛӘВИ Роза Кожевникова-Баубекова Гафур Коләхмәтов Мөхәммәд Кодыкый Мәүлә Колый Рафис Корбан Асия Корбангалиева Гөлнур Корбанова Кашшаф Кормашев Әхмәт Кормаши Низаметдин Корычи Котб Наилә Краева Мансур Крыймов Сәйфи Кудаш Ильяс Кудашев-Ашказарский Сөембикә Кудашева Салихҗан Күкляшев Ибраһим Кули Әкъдәс Нигъмәт Курат Габденнасыйр Курсави Фатих КУТЛУ Гадел Кутуй Рөстәм Кутуй <Күлтәгин Равил Күрәмшин Шәмсетдин Кышкари Мөршидә КЫЯМОВА Хөсам Кятиб
Нәзифә Кәримова
Язучы һәм журналист Нәзифә Харис кызы Кәримова (Кашапова) 1947 елның 22 маенда Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Урта мәктәпне Урта Кирмән авылында тәмамлагач, Алабуга шәһәрендә мәдәни-агарту училищесында (1990 елдан мәдәният училищесы) укый. Училищедан мәдәни-агарту эше белгече дигән диплом алып чыга һәм рәсми юллама белән Минзәлә районы Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә, соңрак бу Мәдәният йортының директоры булып эшли. 1969 елдан Мәскәүдә Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаханәсендә (ВТМЭИ) укый, 1972-1978 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.
Н.Кәримованың исеме көндәлек матбугатта кече күләмле хикәяләре, әдәби парчалары белән узган гасырның җитмешенче елларыннан күренә башлый. 1986 елда балалар өчен хикәяләре, әкиятләре тупланган «Җәнлекләр кайта» дигән беренче китабы дөнья күрә, 1991 елда «Казан утлары» журналында күләмле проза әсәре — «Карурманнан чыккан юлчылар» исемле повесте басыла. Повесть 1992 елда берничә язучының проза әсәрен эченә алган «Өермә» исемле җыентыкка кертелә, ә 2003 һәм 2004 елларда повесть язучының башка әсәрләре белән берлектә Мәскәүдә һәм Казанда чыккан үз җыентыкларында урын ала. Кечкенә хикәяләренең берничәсе, русчага тәрҗемә ителеп, «Запах мяты» исемле җыентыкка да (Казан, 1976) урнаштырыла.
Нәзифә Кәримова драматургия жанрында һәм тәрҗемә өлкәсендә дә үзенең каләм көчен сынап карый. Аның «Үп мине, Зәйтүнә!» дигән пьесасы Чаллы драма театры сәхнәсендә куела һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Тәрҗемәләре арасында төрек язучысы Азиз Несинның Татарстан китап нәшриятында 1991 елда басылып чыккан «Эт койрыгы» исемле хикәяләр җыентыгы аерым бер игътибарга лаек.
Н.Кәримова 1993 елдан бирле «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе белән хезмәттәшлек итә, бу редакциянең Мәскәүдәге махсус хәбәрчесе булып исәпләнә. Ул шулай ук 1998 елдан «Татар-информ» агентлыгының да Мәскәүдәге үзхәбәрчесе вазифаларын башкара. Җәмәгать эшлеклесе буларак Н.Кәримова, Мәскәүдә яшәүче татар интеллектуалларын бергә туплап, 1993 елда аларның «Зыялылар» дигән клубын оештыра һәм хәзергәчә аны җитәкли.
Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премия (1993) һәм Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге (1993) иясе; 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
Н.Кәримова — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җәнлекләр кайта: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 32 б. — 9000 д.
Карурманнан чыккан юлчылар: повесть, хикәяләр, пьеса. — Мәскәү (?), 2003.
Сагынасыңмы, дип сорыйлар...: повесть, хикәяләр, пьеса. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 1596. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин Ш. Безнең кызлар — Салават күпере! // Казан утлары. — 1997. — №6. —190-191 б.
Шәрәфиев Р. Арташ апаларына мәдхия // Мәдәни җомга. — 2005. — 21 гыйнв.
Хантимерова Г. О творчестве Назифы Каримовой // Татарские новости. 1996. —№9.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013