|
Илназ ФӘННУР УЛЫ Кадыйров:
- Мин Теләче районы Шәтке авылында 1984 елның 22 февралендә тудым. Элеккеге Казан дәүләт университетында татар журналистикасы факультетын тәмамладым. Хәзерге көндә гүзәллек салонында чәчһәвәс булып эшлим. Шигырьләрне инде күптән яза идем, ләкин соңгы елларда шигърият дөньясыннан читләшергә туры килде. Белмим нигәдер? Илһам сүнеп киткән кебек тоелды. Соңгы бер елда кулыма кабат каләм алдым. Татар дөньясы, ни генә дисәңдә, минем барлыгым, яшәү рәвешем икән, ләбаса! Илһамлануымның сәбәбе, ул халкым өчен тирән борчылуымнан.
Туфан ага Миңнуллинга
-
БҮГЕН!
КАЛӘМ!
АК КҮЛЛӘРГӘ ТӨШЕП БИЕМӘДЕ.
НӘЗЕК БИЛЕ,
СИХРИ КУЛДАН
СӨЕЛЕП ЭРЕМӘДЕ.
ЯТЫП КАЛДЫ!
АК ТАУЛАРГА КҮМЕЛЕП,
ӨНСЕЗ!
ТЕЛСЕЗ!
КҮЗЛӘР ГЕНӘ
ТӨБӘЛДЕЛӘР,
САЛКЫН ЮЛГА,
КҮЗСЕЗ!
-
КӨЧСЕЗ КАНАТЫНЫҢ
ЭНҖЕ КАУРЫЙЛАРЫ
ЯВА.
ЭНҖЕ КЫЯЛАРГА
СЕҢЕП,
АКСЫЛ ТАШКЫН АГА.
АДАШКАН УЙЛАРНЫҢ
АҺӘҢЕ
ТЫНЛЫККА ТӨРЕНЕП,
ДӘРЪЯ КҮТӘРГӘН МОҢНАРДА
ЭРЕДЕ ӨРЕЛЕП.
-
ҖЫЛЫ ҖИЛ ИСЕП
СЫЙПАДЫ,
КАЛӘМНЕҢ ЭЗЛӘРЕН.
ЭЗЛӘДЕ
КҮЛЛӘРДӘ ЧАГЫЛГАН
НУРЛЫ КҮЗЛӘРЕН.
МОҢАЙМА!
БИЛЕҢӘ САРЫЛГАН
НАЗНЫҢ КИТҮЕ,
УЛ,
СИН БУЛЫП
ҺӘР КӨН
ТАҢНАРНЫҢ
ҖИРГӘ КИЛҮЕ!
www.TataIle.org
|