|
Ирек Кирам (Ирек Кирам улы Садыйков) хәзерге көндә Казанда яши. Балалар өчен "Хыянәт" исемле хикәяләр җыентыгы чыгарды.
НӘНИ ДУСЛАРЫМ!
Дөньяда җинаятьтән дә начар нәрсә бар. Аны һәрчак хөкем итеп тә булмый. Ул - хыянәт. Мин кечкенәдән шул нәрсәне күреп, әрнеп устем. Кулыма каләм алгач, ни языйм икән, дигән сорау тумады миндә. Язарга! Хыянәт турында язарга! Әрнегән йөрәгемне китапка салдым...
Ләкин тормыш гел хыянәттән генә тормый - ярату, мәхәббәт дигән төшенчәләр дә бар. Бик күңелле, бик матур нәрсә ул тормыш.
Актан караны аерырга өйрәнсәгез иде. Хыянәткә каршы тора белегез. Хыянәт көчле кешеләрдән курка. Шуны онытмагыз...
Ирек абыегыз.
|