Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әкъдәс Нигъмәт Курат
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әкъдәс Нигъмәт Курат

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й <= К => Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Хәмит Кави Кадыйргали Закир Кадыйри Илгиз КАДЫЙРОВ Илназ Кадыйров Рәмзиc Кадыйров Ринат Кадыйров Зифа Кадырова Резеда Кадыйрова Исхак Казаков Әбүбәкер Казани Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани Казвини Асан Кайгы Сәет Кальметов Гази Камал Галиәсгар Камал Нариман Камалов Шәриф Камал Әгъзам Камал Әнәс Камал Өмми Камал Гакыйл Камалетдинов Тәүфикъ Камалиев Алинә Камалиева Венера Камалиева Зөһрә КАМАЛИЕВА Барлас Камалов Хисам Камалов Ризидә Камалова Габделҗәббар Кандалый Билал Канеев Кәрим Кара Ибраһим Карәтмәни Әбелмәних Каргалый Әнәс Кари Габдулла Кариев Наил Касыймов Хатип Касыймов Эдуард Касыймов Газиз Кашапов Газизҗан Кашапов Илназ Кашапов Мансур Кашапов Рәис Кашапов Мәхмүд Кашгари Нәкыйп Каштанов Фәридә Каштанова Гази Кашшаф Гафур Каюмов Мөхәррәм Каюмов Рифат Каюмов Дибәҗә Каюмова Нәүбәһар Кәбир Марат Кәбиров Илгиз Кәлимуллин Рәфкать Кәрами Фатих Кәрим Хөсни Кәрим Ярлы Кәрим Фатих Кәрими Камил Кәримов Марат Кәримов Тәүфикъ Кәримов Алинә Кәримова Гөлгенә Кәримова Ләйлә Кәримова Нәзифә Кәримова Ралия Кәримова (Хәсбиева) Тәслимә Кәримова Габдрахман Кәрәм Әбрар Кәримуллин Ләйсән Кәшфиева Ирек Кирам Әсхәр Кәшфуллин Шаһвәли Келәүле Ягкуб КИЗЛӘВИ Роза Кожевникова-Баубекова Гафур Коләхмәтов Мөхәммәд Кодыкый Мәүлә Колый Рафис Корбан Асия Корбангалиева Гөлнур Корбанова Кашшаф Кормашев Әхмәт Кормаши Низаметдин Корычи Котб Наилә Краева Мансур Крыймов Сәйфи Кудаш Ильяс Кудашев-Ашказарский Сөембикә Кудашева Салихҗан Күкляшев Ибраһим Кули Әкъдәс Нигъмәт Курат Габденнасыйр Курсави Фатих КУТЛУ Гадел Кутуй Рөстәм Кутуй <Күлтәгин Равил Күрәмшин Шәмсетдин Кышкари Мөршидә КЫЯМОВА Хөсам Кятиб
Әкъдәс Нигъмәт Курат
(Истанбул, 25 апрель, "Татар-информ", Рушания Алтай). Төркия тарихында әһәмиятле эз калдырган татар зыялылары шактый. Соңгы вакытларда Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал, Зәки Вәлиди Тоган кебек галим һәм сәясәт эшлеклеләренең исемнәре еш телгә алына. Шуның нәтиҗәсе буларак, аларның хезмәтләре дә халыкка шактый таныш. Ә менә сәясәттән ераграк торган Рәшит Рәхмәти Арат, Закир Кадири Уган, Габдулла Баттал Таймас, Габделкадир Инан, Сәгадәт Чагатай кебек галим, язучы яисә җәмәгать эшлеклеләренең исемнәре, хезмәтләре Татарстанда беленми диярлек. Шул уңайдан профессор Әкъдәс Нигъмәт Куратны да туган илендә искә алынмаган зыялыларның берсе дияргә була.

Бәхетебезгә, Төркия фән дөньясы аларны онытырга ирек бирми. 25-26 апрель көннәрендә Төркия тарих корылышы (тарих институты) Әкъдәс Нигъмәт Куратның тууына 110 ел тулу мөнәсәбәте белән Әнкарәдә махсус симпозиум үткәрә. Бу эшкә алар Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтын да җәлеп иткәннәр. "Әкъдәс Нигъмәт Куратның тормышы һәм әсәрләре" дип аталган җыенга Татарстаннан 12 кешелек фән эшлеклеләре төркеме чакырулы.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан Радик Салихов, Дамир Исхаков, Марат Гыйбатдинов, Искәндәр Измайлов, Лилия Байбулатова, Бәхтияр Измайлов, Казан федераль университетыннан Хатыйп Миңнегулов, Җәүдәт Миңнуллин, Марат Гатин, Камил Әхсәнов, Татарстан дәүләт архивлары идарәсеннән Ильяс Мөстәкыймов, Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәгеннән Илнур Миргалиев Әкъдәс Нигъмәт Куратның фәнни эшчәнлеге, хезмәтләренең әһәмияте белән беррәттән татар тарихына кагылышлы темалар буенча доклад укырлар дип көтелә.

Оештыручылар белдерүенчә, симпозиумның ачылыш тантанасына Төркия премьер-министры урынбасары һәм Дәүләт министры Бүләнт Арынч катнашачак. Сәламләү нотыгы белән Төркия тарих корылышы рәисе, профессор Метин Хүлягү, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире урынбасары, профессор Радик Салихов, Ататөрек исемендәге мәдәният, тел һәм тарих югары шурасы җитәкчесе, профессор Дәрья Өз чыгачаклар.

Мәрмәр университеты галимәсе, Әкъдәс Нигъмәт Куратның авылдашы Ләйсән Шаһин "Ә.Н.Куратның Идел-Уралдан Төркиягә сузылган юлчылыгы" дигән теманы яктыртачак. Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты галиме, Чуашстан татары Ильяс Камалов исә "Әкъдәс Нигъмәт Курат һәм Төркиядә татар тарихы буенча тикшеренүләр" исемле докладын тәкъдим итәчәк.

Әкъдәс Нигъмәт Курат 1903 елның апрель аенда хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында дөньяга килгән. 1920 елда Бөгелмә урта мәктәбен тәмамлый. Ике елдан соң белем алуын дәвам итү өчен Алманиягә китә. Ләкин аңа анда озак тоткарланырга туры килми, 1924 елда Төркиягә килеп Истанбул университетына укырга керә. Әдәбият факультетының фәлсәфә һәм тарих бүлеген бетерә. Тәртипле, зирәк һәм тырыш егетнең фән белән якыннан кызыксынуын күреп, ул чорның иң атаклы галимнәреннән берсе булган Фуат Көпрүлү аны 1925 елда Төрки дөньясы тикшеренү институтына ассистент итеп чакыра. Шул көннән башлап Әкъдәс Нигъмәт Курат баш-аягы белән гыйлем дөньясына чума. Югары уку йортын тәмамлагач, Алманиянең Бреславль һәм Гамбург университетларында Көнчыгыш Ауропа, Византия тарихы, фәлсәфә һәм икътисад буенча белемен ныгыта. 1933 елда урта гасыр тарихы буенча доцентлык сынауларына катнашып, гыйльми дәрәҗәсен күтәрә. 1941 елда Әнкарә университеты тел, тарих һәм география факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укыта башлый. 1944 елда профессорлык дәрәҗәсен казана. 1954-1955 елларда Әнкарә университеты тел, тарих һәм география факультеты деканы була.

Әкъдәс Нигъмәт Курат, башка галимнәрдән аермалы буларак, чит илләрдә иң күп тикшеренү алып барган фән эшлеклесе буларак беленә. Алман, инглиз, француз, рус, поляк һәм швед телләрен белгән милләттәшебез АКШ, Англия, Алмания, Швейцария, Швеция кебек илләрнең дәүләт архивларында күп елларга сузылган эзләнүләр алып бара. Тикшеренү хезмәтләре 20 китап һәм 70 тән артык мәкалә буларак дөнья күрә. Аның "Русия тарихы: башлангычтан 1917 елга чаклы", "Төркия һәм Идел буе", "Төркия һәм Россия: XVIII гасыр ахырыннан бәйсезлек сугышы чорына кадәр төрек-рус мөнәсәбәтләре (1798-1918)", "IV-XVIII гасырларда Карадиңгез буендагы төрки кавемнәр һәм дәүләтләр" дигән китаплары бүген дә югары уку йортларының тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлекләре студентларына дәреслек буларак хезмәт итә.

Ләкин мөхтәрәм якташыбызның гомере озын булмый. Әкъдәс Нигъмәт Курат 1971 елның 8 сентябрендә юл фаҗигасе нәтиҗәсендә дөнья куя. Улы Юлуг Текин Курат та әтисе юлыннан китеп, тарих буенча профессорлык дәрәҗәсенә ирешә. Озак еллар Төркиянең иң абруйлы югары уку йорты - Урта көнчыгыш техник университетының тарих кафедрасын җитәкли. Ул 2001 елда вафат була.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013