|
Зөһрә КАМАЛИЕВА 1938 елда Минзәлә районының Боерган авылында (хәзер Тукай районына керә) туа. Шунда башлангыч, Күзкәйдә урта мәктәпне тәмамлый.
18 яшендә Ижау шәһәренә күчеп килә. Заводта, сәудә өлкәсендә эшли.
АКЛЫК — ПАКЬЛЕК
Көзнең яфракларын каплар өчен,
Җир өстенә ап-ак кар яткан.
Офыкларны нурлап кояш балкый,
Әйтерсең лә, дөнья гел актан.
Тик пакьлекне, тик аклыкны күреп,
Якты хисләр килә күңелгә.
Көзен иртә яуган кар шикелле
Йөрәгемнән җырым түгелә.
Дөнья аклык белән күмелгәндә,
Мин үзем дә бәхет кичерәм.
Күңел түремдәге күкрәүләрне
Шатлык нурларына яшерәм.
НӘРСӘ КӨТӘ
Ни әйтербез килер буыннарга,
Нәрсә көтә адәм баласын?
Һәр көн саен яманлыклар арта,
"Бу дөньялар кая бара соң?"
Иртәгесен яңа көн тууга,
Хәвеф-хәтәр тора гел көтеп.
Үзәкләргә үтеп җилләр елый,
Йөрәк кылларымны җилкетеп.
Җил-давыллар яфракларны коя,
Җитмәсә дә ачы көзләре.
"Барыр юлларыбыз еракмы?" — дип
Карый безгә заман күзләре.
КӨЗГЕ МОҢ
Агачларны сары яфрак сарган —
Көз җитүнең таныш балкышы,
Яз кайтырмын, дип әйтә төсле,
Торналарның канат кагышы.
Төннәремнең томаннарын ертып,
Туып килер микән көннәрем.
Кире кайтмас инде төсмерләре,
Җәен чәчәк аткан гөлләрнең.
Нәрсәсе бар икән шушы көзнең,
Нигә шулчак моңсу күңелгә.
Тынычлыкны белми көзен күңел,
Әсир булып йөрим бүген дә.
ТАБЫЛМАДЫ
Иң кирәкле сүзләр табалмадым,
Күңелеңә барып җитәрлек.
Иң кирәкле ялкын кабынмады,
Юлларыңа нурлар сибәрлек.
Иң кирәкле учак ягылмады,
Ялкыныннан җылы алырлык.
Иң кирәкле бер җыр җырланмады,
Хәтереңә сеңеп калырлык.
Иң кирәкле хисләр кабынмады,
Йөрәгеңне ялкын итәрлек.
Иң кирәкле бер юл табылмады,
Гомер буе бергә үтәрлек.
"Мәйдан" № 11, 2002.
|