|
Рәсемдә сез газетабызның актив хәбәрчесе ФлүрәДӘҮЛӘТШИНАны күрәсез. Ул Матбугат үзәге белән тыгыз элемтәдә тора. Актив хезәттәшлеге өчен төрле елларда "Авыл утлары" газетасы редакциясенең, Матбугат үзәгенең мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Әни, әнкәй, әнием...
Ык сулары кебек гомеркәйләр дә ага да ага. Җир кешесе дөнья мәшәкатьләре белән гомерләренең узганын сизми дә кала.
Әнием Вильданова Гайшә Имаметдин кызы 1918 нче елның 29 февралендә Мөслим районы Ташлыяр авылында туа. Өч яшьлек сабый вакытыннан әнисез калган ул. Әтисе Имаметдин, яшь хатын алып кайтып, аларның уртак биш балалары тугач, әнкәй биш күгәрчен арасында бер чәүкә баласы кебегрәк кала. Бик авырлыклар белән үсә ул. Үсмер кыз, аягына чабата киеп, иңсәсенә биштәр асып, Алабуга шәһәренә юл ала. Авылдаш кызлары Нурдидә Галиева, Сәйдә Исмәгыйлева белән ШӘҺӘРДӘ укулары белән горурланалар. Әнием, медицина училищесын тәмамлап, район үзәк хастаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша.
Югары Табын егете Хәбиб Дәүләтшинга кияүгә чыга. Әткәй дә, Алабугада укытучылар институтында укып, укытучы һөнәренә ия була. Бөек Ватан сугышы башлангач та аны сугышка алалар. 1946 елда гына туган ягына әйләнеп кайта. Әнкәй Тугаш авылында медпункт мөдире булып эшли. Халык ач, ялангач, ирләр сугышта. Хатын-кызлар фронтка көн-төн оекбаш бәйли, ягарга утын хәстәрли, икмәген чәчә, урагын ура. Ул чорда авылларда скарлатина, корчаңгы, бет һәм башка йогышлы авырулар киң тарала. Әнием, яшь белгеч буларак, бар белемен, энергиясен биреп, шушы авыруларның ныклап таралмавы өчен тырыша, прививкалар ясый. Әниемне, авырлы булуына карамастан, фронтка алырга дип, бик еш хәрби комиссариатка чакырып
борчыйлар. Декабрь аенда, мин дөньяга килгәч кенә, аны чакырудан туктыйлар.
Әнием 40 ел буе район халкын савыктыруга, балаларны сәламәт үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Әтием Хәбиб белән, ике кыз, бер ул тәрбияләп, тормыш юлына озаталар. Мөслимдә зур, ике катлы йорт җиткерделәр, сыер-сарыклар, каз, үрдәк үстереп, 20шәр умарта үрчетеп гомер иттеләр.
Тормыш шулай бит. Кайчандыр кешеләр сәламәтлеге сагында торган ак халатлы шәфкать туташы булган әниебезне ике тапкыр паралич сукты. Нәкъ менә табибларның, бигрәк тә Рөстәм Зиннуровның Һәм шәфкать туташы Фәүзия Тулбаеваның (алар икесе дә мәрхүмнәр) ярдәмен күреп, 90 яшендә вафат булды.
Флүрә ДӘҮЛӘТШИНА.
Мөслим.
"Авыл утлары"
|