Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Нәҗип Думави
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Нәҗип Думави

A Ә Б В Г <= Д => Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Әнвәр Давыдов Чыңгыз Дагҗы Әкрам Даутов Гомәр Даутов Рәис Даутов Фирдүс Дәүбаш Батыргәрәй Дәүләтбаев Фәнәвис Дәүләтбаев Габделбарый Дәүләтгәрәев Котдус Дәүләтшин ФлүрәДӘҮЛӘТШИНА Җәүдәт Дәрзаман Нәби Дәүли Дәрдмәнд Нурия Дәүләтголова Ләйлә Дәүләтова Наилә Демидова Гавриил Державин Илдус Диндаров Ирек Диндаров Cаша Долгов Абдулла Дубин Нәҗип Думави Фаяз Дунай Ләйсән Дусаева Әхмәт Дусайлы Зөфәр Дәүләтов
Нәҗип Думави
(1883-1933)
Нәҗип Думави (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев) 1883 елның 19 маенда Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Татарстан АССРның Аксубай районы) Яңа Дума авылында мулла гаиләсендә туа. Дүрт ел әтисе кул астындагы авыл мәктәбендә һәм бер кыш Кизләү мәдрәсәсендә укып башлангыч белем алганнан соң, Казанга килеп, 1902 елга кадәр Апанай («Касыймия») мәдрәсәсендә укый, шул ук вакытта татар балалары өчен ачылган русча мәктәпкә йөреп, рус телендә дә укый-язарлык белемгә ия була.
Мәдрәсәне тәмамлагач, унтугыз яшьлек Думави Учительская школага кереп уку турында хыяллана. Ләкин матди хәле авыр булу сәбәпле, бу уен тормышка ашыра алмыйча, хезмәткә ялланырга мәҗбүр була. Ул бераз вакыт Әстерхан һәм Гурьев балык промыселларында эшли, аннары ике елга якын казакъ далаларында балалар укыта. 1904—1905 елларда исә үзенең мөгаллимлек хезмәтен Чистайда, 1906—1907 елларда — Уралда, ә 1908—1911 елларда атаклы «Буби» мәдрәсәдә дәвам иттерә. «Буби» мәдрәсәсендә укыткан дәвердә, 1911 елгы мәгълүм Буби погромына эләгеп, кулга алына һәм ун айга якын Сарапул төрмәсендә утырып чыга. Шуннан соң ул даими полиция күзәтүе астында яши. Беренче империалистик сугыш вакытында (1915) Н. Думави солдат хезмәтенә алына, фронттан яраланып кайта. Февраль һәм Октябрь революцияләрен ул Чистайда укытучы-мөгаллим булып каршылый. Октябрь революциясеннән соң 1917-1921 елларда шул ук Чистай шәһәре мәктәпләрендә, укытучылар хәзерләү курсларында укыта, соңрак өяз мәгариф бүлегендә инспектор хезмәтен башкара. Идел буендагы каты ачлык вакытында ачларга ярдәм комитетлары оештыру, тукландыру пунктлары ачу буенча зур тырышлык күрсәтә.
1921 елда Н. Думави туган авылына кайта һәм 1925 елга кадәр шунда муллалык вазифасын алып бара. Бер үк вакытта ул җәмәгать тормышына актив катнашып, авылда ликбезлар, төрле курслар оештыру, аларның эшен җайга салуда күп кенә практик хезмәтен күрсәтә, үзе дә бу курсларда төрле фәннәрдән дәресләр бирә, сәләтле яшьләрне рабфакларга һәм башка совет уку йортларына укырга керергә әзерләшә.
1925 елда руханилык вазифасыннан рәсми рәвештә баш тартып, Н. Думави Дагстан педагогия техникумына укытучы булып китә, аннары, гаиләсе белән Үзбәкстанга күчеп килеп, 1927—1933 елларда Сәмәрканд төбәгендәге уку һәм культура-агарту йортларында, совет оешмаларында төрле эшләрдә эшли. Үпкә авыруыннан һәм ревматизмнан җәфа чиккән Нәҗип Думави 1933 елның 5 маенда Сәмәркандтан ерак түгел Булунгур шифаханәсендә илле яшендә вафат була.
Нәҗип Думави шактый бай һәм каршылыклы мирас калдырган язучы. Ул — шагыйрь дә, прозаик, публицист, әдәбиятчы-тәнкыйтьче, тәрҗемәче, методика һәм педагогикага караган хезмәтләр авторы да. Шагыйрь буларак, ул 1905 елгы революция тәэсирендә мәйданга чыга һәм башта мәгърифәтчелек, соңга таба критик реализм рухындагы социаль эчтәлекле шигырьләре белән шул чорның җитди шагыйрьләреннән берсе булып таныла. Аның революцион күтәрелеш елларында изелгәннәр мәнфәгатен яклап, социаль контрастларны мул кулланып язган шигырьләре («Революция заманы», 1906; «Государственная думага хитаб», 1906; «Җәй үтеп, кышның башы җиткән иде», 1906; «Үтте, үтә...», 1906; «Җир күмере казучылар», 1907; «Себер», 1907; «Тавыш», 1908 һ. б.) эчке рухлары белән Тукай, Гафуриларның ревоюцион-демократик поэзиясен хәтерләтәләр.
Реакция елларында Думавиның поэзиясенә яңа аһәңнәр өстәлә, романтик мәхәббәт лирикасы, гомумфилософик уйланулар, төшенке, мистика мотивлары белән сугарылган шигырьләр, поэмалар төп урынны били башлый. Шагыйрьнең сурәтләү чараларында, сәнгатьчә фикерләвендә дә үзгәреш сизелә: шигырьләренә декадентлык һәм импрессионизм поэзиясенә хас символик образлар — җан кыеп йөрүче ябалак, вәхши палач, төрмә сакчысы, елан-чаянлы шомлы дөнья кебек образлар килеп керә.
Н. Думави—1905—1921 еллар арасында матбугатта проза әсәрләре: повестьлары, хикәяләре, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнашкан язучы. Аның «Болгар кызы Тойгы туташ» (1911), «Юкка үлде» (1912), «Алла тигезли» (1912), «Кем гаепле?» (1912), «Яңадан тугъдырьщыз!» (1914), «Карт мөгаллимнәр» (1914), «Сугыш каһарманы, яки агач аяк» (1916), «Головка» (1917) кебек хикәя, повестьлары үз вакытында аерым китаплар яки җыентыклар булып басылып чыга. Әдипнең татар тормышындагы иҗтимагый-политик, социаль-экономик һәм идеологик мәсьәләләргә бәйләп әдәби хәрәкәтне яктырткан «Пробуждение русских татар и их литература» исемле мәкаләсе 1911 елда А. М. Горький редакцияләгән «Современник» журналында рус телендә дөнья күрә. Октябрь революциясеннән соң язылган «Шәрекъ даһиларыннан Рабиндранат Тагор» (1920) исемле мәкалә һәм дингә каршы юнәлтелгән «Хәзерге татар руханилары һәм аларның эшләре» (1929) дигән публицистик китап та әдипнең эрудициясе һәм иҗат интереслары киңлеге турында сөйли.
Н. Думави балалар өчен дә күп язган. Аның «Авыл балаларының яңгыр теләве», «Яңгыр соңында», «Беренче кар» кебек шигырьләре, «Габдулла», «Зәки», «Мортый белән Мукай», «Бер баланың көнлек дәфтәре» исемле хикәяләре күп еллар мәктәп дәреслекләренә һәм хрестоматияләргә кертелә. Н Думавиның иҗат эволюциясендә татар әдәбиятының каршылыклы үсү этаплары һәм идея-эстетик эзләнүләре чагылыш тапкан. Бу иҗатның прогрессив тенденцияләре турыдан-туры татар совет әдәбиятына килеп тоташа һәм аның тарафыннан дәвам иттерелә. 1983 елның маенда республика җәмәгатьчелеге әдипнең тууына йөз ел тулу датасын билгеләп үтте.
Думавиның иң яхшы әсәрләре 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш сәхифәләре» исеме белән чыккан җыентыкка кертелде.

Аның турында

Р.Ганиева. Нәҗип Думави. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013