Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әнвәр Давыдов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әнвәр Давыдов

A Ә Б В Г <= Д => Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Әнвәр Давыдов Чыңгыз Дагҗы Әкрам Даутов Гомәр Даутов Рәис Даутов Фирдүс Дәүбаш Батыргәрәй Дәүләтбаев Фәнәвис Дәүләтбаев Габделбарый Дәүләтгәрәев Котдус Дәүләтшин ФлүрәДӘҮЛӘТШИНА Җәүдәт Дәрзаман Нәби Дәүли Дәрдмәнд Нурия Дәүләтголова Ләйлә Дәүләтова Наилә Демидова Гавриил Державин Илдус Диндаров Ирек Диндаров Cаша Долгов Абдулла Дубин Нәҗип Думави Фаяз Дунай Ләйсән Дусаева Әхмәт Дусайлы Зөфәр Дәүләтов
Әнвәр Давыдов

(1919-1968)

Әнвәр Мортаза улы Давыдов 1919 елның 21 мартында Куйбышев өлкәсенең Камышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул бик иртә укый-язарга өйрәнә, дүрт-биш яшьләрендә инде Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен һәм башка әдәби китапларны укый башлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга, аны, башка классташлары белән бергә, 1931 елда Камышлыда эшли башлаган авыл хуҗалыгы техникумының беренче курсына күчерәләр. Ләкин Әнвәргә анда тоташтан укырга туры килми: 1928 елда әтисе, ә 1931 елда фаҗигале рәвештә уртанчы абыйсы үлгәннән соң, гаиләнең материаль хәле шактый авырая, һәм йортта бердәнбер ир кеше урынына калган Әнвәр, техникумдагы укуын бүлә-бүлә, ел саен диярлек төрле вакытлы эшләргә ялланып, семьяга ярдәм итәргә мәҗбүр була.
Поэтик тәҗрибәләрен Ә. Давыдов бик иртә башлый. Унике яшендә чагында Камышлы район газетасында аның беренче шигыре басылып чыга («Коммунага», 1931 ел, 14 март саны). Шул ук елларда «Октябрь баласы» (Мәскәү) журналында авыл пионерларының күмәк уеннары хакындагы очеркы да дөнья күрә.
1936 елның азагында, олы абыйсы, заманының танылган журналисты Мирза Давыдов (1898—1943) чакыруы буенча, Ә. Давыдов Новосибирск зәһәренә китә һәм анда чыга торган «Советская Сибирь» исемле газета редакциясенә әдәби сотрудник булып эшкә урнаша. Ике елдан Үзбәкстанга күчеп, Фирганә шәһәрендә башта өлкәнең рус, аннан үзбәк газеталарында эшли. I939 елда, авырып китеп, врачлар киңәше белән, кире туган якларына кайта һәм, 1939—1940 уку елында Мордва АССРның Ләмбрә (хәзерге Ромадан) районы Белозерье авылы җидееллык мәктәбендә рус теле һәм тарих укытучы булып эшли.
1940 елны аны Совет Армиясенә алалар. Башта ул Монголия чиге буенда хезмәт итә, аннан 1941 елның апрель—май айларында Көнбатыш чикләргә таба юл тотып, сугыш башлануга фронтның үзәгенә барып эләгә.
Ә. Давыдов Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр рядовой солдат, аннан кече командир — сержант сыйфатында сугышчан юл үтә, Волхов Ленинград янындагы, Балтик буе республикаларындагы канлы сугышларда катнаша. Фронтта 1942 елда КПСС сафларына член булып керә.
Армиядән кайткач (1946), Ә. Давыдовны Камышлы район газетасына («Югары уңыш өчен») җаваплы редактор итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул янып-илһамланып иҗат эше белән шөгыльләнә: шигырьләр, поэмалар яза, район газетасы битләрендә көннең кадагына суккан фельетоннарын, сатирик шигырьләрен бастыра. 1948 елда яшь язучыларның Казанда уздырылган конференциясендә (28 ноябрь) Ә. Давыдовның «Коммунизм таңы» колхозында» исемле поэмасы уңай бәя ала, һәм 1949 елда әсәр басылып та чыга («Совет әдәбияты», № 4). Аннан «Алтын көз» поэмасы дөнья күрә. 1950 елда исә шагыйрьнең «Беренче бөртек» исемле поэмалар һәм шигырьләр җыентыгы басыла.
1952 елда Ә. Давыдов бөтенләйгә Казанга күчеп килә. 1953—1955 елларда ул Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли, 1954—1957 елларда идарә члены, берничә ел шагыйрьләр секциясенең җитәкчесе булып тора.
Әнвәр Давыдов чагыштырмача кыска гомере эчендә (ул, кырык тугыз яшендә, 1968 елның 23 июнендә Казанда вафат булды) бай әдәби мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында татар һәм рус телләрендә аның егерме өч шигъри җыентыгы һәм М. Җәлилгә багышланган документаль повесте басылып чыга. «Дәверләр диалогы» исемле күләмле җыентыгы инде шагыйрь үлгәннән соң, 1969 елда дөнья күрә.
Соңыннан, шагыйрьнең архивын барлаганда, аның кулъязма хәлендә тагын бер әсәре — «йокысыз төннән соң» исемле зур күләмле шигъри романы табыла. Бу әсәр 1972 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп чыгарылды һәм рус теленә дә тәрҗемә ителде.
Ә. Давыдов 1953 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013