Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
|
|
Нурия Дәүләтголова
Тукай рәсеме каршында
Ак төшсә дә, тап төшсә дә күзләреңә,
Төбәлгәннәр алар мәңгелекнең серләренә.
Таушалган бишмәтең сул ягында
Мәңгелек ут сыман йөрәк тибә.
Г.Тукайга
Хисләреңнең төсе төрледән,
Әмма караңгысы күбрәк.
Шигырьләрең кеби кан тамыры
Һәм алардан гүя кан тама.
Кайнар хисләр сүзләргә төренеп,
Җан түреңнән чыккан ләбаса!
Һаваларда очар кошлар булып
Килмәгәнсең җиргә, Тукаем,
Читлек кошы булып бәргәләнеп,
Җырлагансың зарлы җырларың.
Милли тойгыларың ташып торган,
Хиссиятең төсе төрледән.
Якты киләчәккә өндәсәң дә,
Көйләгәнсең хәсрәт көенә.
Тәләһһеф кылырга мәҗбүр булган
“Дәсисәдән”, “вәсвәсәләрдәй”.
Шушы пычракларны юар өчен
ћанга мунча сорап Тәңредән.
Шигырьләрең кеби җан авазы
Сафланырга безне чакыра.
Түбәнлеккә төшкән җаныбызны
Пакьләр өчен алар язылган.
|
|