Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Дәрдмәнд
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Дәрдмәнд

A Ә Б В Г <= Д => Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Әнвәр Давыдов Чыңгыз Дагҗы Әкрам Даутов Гомәр Даутов Рәис Даутов Фирдүс Дәүбаш Батыргәрәй Дәүләтбаев Фәнәвис Дәүләтбаев Габделбарый Дәүләтгәрәев Котдус Дәүләтшин ФлүрәДӘҮЛӘТШИНА Җәүдәт Дәрзаман Нәби Дәүли Дәрдмәнд Нурия Дәүләтголова Ләйлә Дәүләтова Наилә Демидова Гавриил Державин Илдус Диндаров Ирек Диндаров Cаша Долгов Абдулла Дубин Нәҗип Думави Фаяз Дунай Ләйсән Дусаева Әхмәт Дусайлы Зөфәр Дәүләтов
Дәрдмәнд

(1859-1921)

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрмәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Мәләвез районы) Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1862 елда (Закирга өч яшь чагында) Мөхәммәтсадыйк үзенең бөтен гаиләсе белән Җиргәннән Орск өязендәге Юлык авылына күчә һәм шул төбәктә башта — сәүдә, соңрак алтын чыгару эшләре белән шөгыльләнә.
Закир башлангыч белемне гаиләдә ала, аннары, үзеннән ике яшькә олы абыйсы Шакир белән бергәләп, Орск өязенең Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Төркиягә китеп, берникадәр вакыт Истамбул шәһәрендә яши, хосусый рәвештә төрек телен, әдәбиятын өйрәнә, әдипләр белән аралаша, культура мәсьәләләре, матбугат эшләре белән кызыксына. 1881 елның ахырларында Россиягә кайткач, ул, абыйсы белән бергә, нәшрият ачу артыннан йөри, ләкин, патша цензурасы рөхсәт бирмәү сәбәпле, бу уен эшкә ашыра алмый.
Закир Рәмиевнең әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы да шушы елларга туры килә. Ул төрекчәдән татарчага хикәяләр тәрҗемә итә, шигырьләр яза. Ләкин аның беренче иҗат тәҗрибәләре («Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб» (1884) дигән шигыреннән башкалары) сакланып калмаган. Матбугатта ул беренче мәртәбә 1903 елда Риза Фәхретдиневнең «Әсма» исемле озын хикәясе тексты эченә имзасыз урнаштырылган «Үткән көннәр» дигән шигыре белән күренә.
1905 ел революциясе абыйлы-энеле Рәмиевләргә матбугат тарату һәм типография оештыру турында күптән уйлап йөргән планнарын гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра. 1906 елның 21 февраленнән алар Оренбургта «Вакыт» исемле көндәлек газета һәм 1908 елның январеннан «Шура» исемле әдәби-иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар. 1918 елга кадәр чыгуында дәвам иткән һәм, мәсләге, тоткан юлы белән буржуаз характерда булса да, демократик, прогрессив идеяләрне яклаган материалларга үз битләрендә киң урын биргән «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы татар иҗтимагый фикере, культурасы һәм әдәбияты үсешенә шактый уңай йогынты ясый. Бу газета һәм журналга Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек демократик язучылар актив языша. Ш. Камалның революциягә кядәр иҗат иткән барлык әдәби әсәрләре диярлек, шул җөмләдән эшчеләр тормышын яктырткан новеллалары, татар буржуа эшлеклеләреннән көлеп язган сатирик фельетоннары «Вакыт» һәм «Шура»да басылып чыгалар. Дәрдмәнд үзе дә шагыйрь буларак шушы матбугат органнары аша таныла. 1906—1912 еллар арасында «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы битләрендә аның кырыкка якын шигыре Дөнья күрә. 1913 елдан соң, иҗат эшен дәвам итүенә карамастан, ул яңа әсәрләрен матбугатка бөтенләй бирми диярлек.
Октябрь революциясеннән соң Дәрдмәнд, күпчелек сыйныфташларыннан Үзгә буларак, чит илгә качып китми, үз теләге белән Совет илендә яшәргә кала. Башта ул гаиләсе белән Оренбургта тора, соңрак Орск шәһәренә күчә. Иҗтимагый тормыштан читләшсә дә. шагыйрь язуыннан туктамый, үз кичерешләрен әледән-әле кәгазьгә төшереп бара («Куанды ил...», «Җитәр инде...», «Видагъ», «Әгәр барсаң...», «Гөрләгән сулар башында...», «Җәй үтте...» һ. б. шигырьләре).
Дәрдмәнд 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була. Дәрдмәнднең хәзергә мәгълүм булган әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел — нибарысы мең юл чамасы шигырь, бер нәсер («Сабый»), балалар өчен сигез вак хикәя һәм берничә истәлек-парчадан гыйбарәт. Ләкин бу Кечкенә мирас үзенең сәнгатьчә эшләнеше, эстетик тәэсир итү көче ягыннан әдәбиятының бер казанышы, хәзинәсе булып тора. Эчтәлек җәһәтеннән Дәрдмәнд шигырьләре лирик-фәлсәфи характерда. Ул олы фәлсәфи категорияләр — җир, дөнья, яшәү, үлем, ил-ватан, туган табигать турында уйлана һәм шушы гомумкешелек проблемалары яктылыгында үзенең тормышка, заманга булган конкрет мөнәсәбәтен, фикер-хисләрен белдерә.
Дәрдмәнд поэзиясе үзеннән соң килгән күп кенә татар шагыйрьләре өчен осталыкка өйрәнү мәктәбе булып хезмәт итте. Ул хәзер дә шигъри камиллекнең матур, соклангыч бер үрнәге булып кала килә.
Дәрдмәнд әсәрләренең бүгенге көндә билгеле булганнары 1980 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Исә җилләр» исемле җыентыкта урнаштырылды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, нәсерләр, язмалар/М. Гайнуллин кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—126 б., портр. 7000.
Дәрдмәнд әсәрләре/Төз. И. Рәми.— Казан: Яңалиф, 1928.—108 б., портр. 5000.
Нәниләргә: (Шигырьләр).— Казан: Таткитнәшр., 1959.—16 б. ил. 22000.
Исә җилләр: Шигырьләр, истәлек-парчалар/[Төз., искәрмәләр авт. Р. Даутов. Кереш сүз авт. С. Хәким].— Казан: Таткитнәшр., 1980.—2546., портр. 10000. Рец.: Госманов М., Хисамов Н. Дәрдмәнд әсәрләренен яңа басмасы.— Казан утлары, 1982, № 3, 163—166 б.
Стихи. Пер. с татар. [Сост. С. Хаким и Р. Харис].— Казань: Таткни-гоиздат, 1970.—95 с. 2000. Рец.: Мустафин Р. Золотые прииски поэта.— Дружба народов, 1971, № 6, с. 274—276; Мустафин Р. «Дэрдменд»—значит «опечаленный».— Лит. Россия, 1971, 12 февр., с. 16—17; Хисамов Н. Дәрдмәнд шигырьләре рус телендә.— Казан утлары, 1971, № 1, 163—168 б.

Аның турында

Г.Халит. Дәдмәнд. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 194-214 б. Казан, 1986. Гайнуллин М. Дәрдмәнд. (1859—1921).—Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре: (Иҗат портретлары). Казан, 1978, 156—171 б. Вәзиев а Җ. Дәрдмәнд.— Азат хатын, 1959, № 12, 15 б. Гайнуллин М. Дәрдмәнд: Тууына 100 ел тулу уңае белән.—Сов. әдәбияты, 1959, № 11, 103—111 б. Дәрдмәнд. (1859—1921).—Казан утлары, 1969, № 11, 177—178 б. Хисамов Н. Дәрдмәнд поэзиясендә туган ил мотивы.— Сов. мәктәбе, 1969, № 2, 26—29 б. Гәрәй Й. Чөйгәне шоңкар булган...: (Дәрдмәнд шигырьләренең теле).— Казан утлары, 1979, N° 2, 176—178 б. Халит Г. Шагыйрь иҗатында дөнья һәм тарих концепциясе.—Казан утлары, 1979, № 12, 146—156 б. Хисамов Н. Шигъри осталык мәктәбе: Дәрдмәнд әсәрләре.— Соң. Татарстан, 1979, 23 ноябрь.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013