Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Вазыйх Фатыйхов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Вазыйх Фатыйхов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фаил Фәтхетдинов Рәдиф Фәтхуллин Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Вазыйх Фатыйхов Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов (Миңневазыйх Хаҗип улы Фатыйхов) 1958 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. Урта мәктәпне һәм Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, В.Фатыйхов туган төбәгендә озак еллар район газетасы хезмәткәре. 1994 елдан башлап ул «Авыл офыклары» дигән район газетасының баш мөхәррире хезмәтендә.
В.Фатыйхов — лирик һәм балаларга атап язган шигырьләре тупланган "Күчтәнәч", «Тормыш арбасы», «Тормыш — ормыш», «Яшерен сөю», "Патша-кырмыска", «Язлар көтә күңел» исемле китаплар авторы. Аның шигырьләре табигый, халыкчан яңгырашлы, беркадәр моң-сагыш өретелгән, форма ягыннан җыйнак-кыска булуы белән аерылып тора. Аларда шагыйрьнең туган җиргә тирән мәхәббәте, аның язмышы, киләчәге туында борчулы уй-хисләре ачык чагыла. Бер үк вакытта ул мәңге яшәр абигатькә, туган ягының чишмә-суларына, урман-болыннарына мәдхия җырлый, аларны ваемсыз, кешелексез яман көчләрдән сакларга чакыра. В.Фатыйхов — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш — ормыш: шигырьләр. — Казан: Идел-Пресс, 2000. — 160 б. — 1500 д.
Яшерен сөю: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ һәм Зөлфәт. — Казан: Матбугат зрты, 2003. — 127 б. — 1000 д.
Патша-кырмыска: шигырьләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — >б. — 5000 д.
Язлар көтә күңел: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 159 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ӘшрәповаӘ. Сагышлы, моңлы иҗат // Шәһри Казан. — 2004. — 25 июнь.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

“БҮЛМӘДӘ 400 ЛӘП ГӨЛ БАР”

Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. “Ирек мәйданы”ның беренче битендә әледән-әле шигырьләре басылып килә аның. Үзе Балык Бистәсендә яшәп иҗат итә, “Авыл офыклары” район газетасы мөхәррире, 200 гә якын җыр авторы.
Шушы көннәрдә Вазыйх абый янында редакциядә кунакта булдым. Эш бүлмәсендәге гөлләренә сокланып, аквариумдагы бакасын күреп, хәйран калып кайттым. Иҗат кешеләре үзенчәлекле була дигәннәре дөреслеккә туры килә икән, аның белән сөйләшкәннән соң моңа кабат инандым.
– Вазыйх абый, гөлләргә карата мәхәббәт сезгә кемнән күчкән?
– Әниемнән дип уйлыйм. Аның тәрәзә төбендәге яраннары һәрчак шау чәчәктә утыра.
– Бу кадәр гөлнең төгәл санын беләсезме соң?
– Быел 400 гә җиттеләр. Бер бүлмәгә генә сыймагач, башка кабинетларга да урнаштырдык. Өйдә дә бар, алары сирәк очрый торган.
Гөлләрне бик яратам. Кая гына барсам да, ошаганын күрсәм, ботагын сындырып, урлап алып кайтам. Аннары мин табигатькә гашыйк, нечкә күңелле кеше. Һәрвакыт матурлыкка тартылам. Гөлләр характерыма да туры килә. Минем сыман тынычлыкны яраталар. Аларның бит телләре бар, үзләренчә сөйләшәләр. Бер генә ачулы караш ташласаң да, моңаялар. Баштарак үзләрен дөрес итеп карый да белмәдем. Корысалар, су җитмәгән, туфрагы начар дигән нәтиҗә чыгара идем. Хәзер кайсына нинди тәрбия кирәклеген беләм. Бу эштә миңа техник персонал Гөлназ да булыша.
Сорап килүчеләр дә бар. Бервакыт күптәнге танышым ялварып сорагач, 7 гөл ботагы сындырып бирдем. Кешегә әйтсәң, ышанмаслар, икенче көнне эшкә килүемә 7 гөл дә үлгән. Шулкадәр жәлләдем. Бер авызым пешкәч, өреп кабарга тырышам. Хәзер теләсә кемгә бирмим, алайса, кул арты китә.
– Гөлләр үстерү белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
– Кайсы ел икәнен төгәл генә хәтерләмим, хатынымның туган көненә гөл бүләк иттем. Ул бик оригиналь иде. Спираль формасында бөтерелеп үскән гөл. Бәлки, башкаларга әллә ни матур булып күренмәгәндер дә, әмма кибеткә килеп кергәч үк күзем шуңа төште һәм сатып алдым. Шуннан соң ел да Саниянең туган көненә кешеләрдә сирәк очрый торган гөл бүләк итә башладым. Тора-бара бу гадәтем хоббига әйләнде.
– Моннан тыш башка хоббиегыз юкмы?
– Студент чактан ук кесә календарьлары җыям. Бүген миндә алар 5 меңнән артык. Кайчак аларны таратып карап утырам, төрле елларны характерлыйлар.
Соңгы вакытта ташлар җыя башладым. Пермьга баргач, хромит чыгара торган Сараны шахтасына төштем. Бу чир шуннан йогып кайтты. Ул шахтадагы эшчеләрнең 20 проценты безнең райондашлар. Күп еллар элек эшкә китеп, шунда төпләнеп калганнар.
Аквариумда балык, бакалар тотарга яратам. Менә бу бакам хәзер үзе генә калды (эш өстәлендәге аквариумга төртеп). Ата белән ана иде алар. Беркөнне төнлә берсе судан сикереп чыгып, редакция буйлап киткән. Су бакасының шулкадәр ара үткәненә аптырадык. Тик без тапканчы үлгән иде. Эштә бака булса, өйдә 200 литрлы аквариумда балыклар тотам.
Стандарт булмаган эш кораллары (инструментлар) белән кызыксына башладым. Иҗат кешесе булгангадырмы, үзем дә стандарт түгел бит мин (елмая). Бакчага ботаклы, формасыз агачлардан беседка эшләдем. Түшәменә уфалла арбасының күчәреннән люстра, каеннан өстәл, урындыклар ясадым. Моны күреп, балалар башта көлде, хатын да кирәкмәгән эш эшләп йөргәнемне өнәп бетермәде. Хәзер исә шул беседкага кайсы сокланып, кайсы елмаеп карый. Урысчалап әйткәндә, тегенең бөтен җире “не стандартный”. Болай карап торырга ярыйсы үзе. Тегеннән-моннан чыгып торган ботаклары элмәкләрне хәтерләтә.
Безнең веранданың тышкы як стеналары да агач ботакларыннан эшләнгән. Җәйгә чыккач, әнә шуларга каен гөмбәсе беркетеп, чәчәкләр утыртам.
– Ничек була инде ул?
– Каенда ястык гөмбәсе була. Ләкин аны табу авыр, сирәк очрый. Ул мендәр формасында. Гөмбәне кисеп аласың да, эчен чистартасың. Аның тышы таш кебек каты була. Менә шуны веранданың ботаклы стеналарына беркетәсең, эченә туфрак салып, чәчәк утыртасың. Ул агачтагы гөмбәдә гөл үскән сыман тора.
– Тормышка ашмаган хыялыгыз?
– Яшүсмер чактан бирле баянда уйнарга өйрәнәсем килде. Тик бүгенгә кадәр бу хыялым тормышка ашмады. Җырлый белсәм дә, гармунда көй чыгара алмыйм. Югыйсә хатыным Сания баянда, улым Азат белән кызым Айгөл пианинода уйныйлар. Гаиләдә минем генә колагыма аю баскан (көлә). Казанда яшәүче авылдашым Габделгазиз абый: “Быел ялга кайткач, мин сине, һичшиксез, баянда уйнарга өйрәтәм”, – дип вәгъдә итте әле. Нәрсә килеп чыгар.
Аннары Кубага барырга һәм океанга чыгарга хыялланам. Университетта укыганда тулай торакта негр егете белән торган идем. Диплом алгач, ул кире үз ягына – Кубага кайтып китте. Аның белән әле дә аралашып яшибез. Җае чыккан саен кунакка чакыра. Укыганда качырып кына үзен дә авылга бакча казырга алып кайтканым булды. Ул вакытта авыл халкы негр күргәнмени инде. Моңа бик сәерсенеп карадылар. Теге оялуыннан бакчага да чыкмады.
Дуслар: “Син инде океанга күптән чыгар идең, җыр текстларыңны бушка өләшмәсәң”, – диләр. Ләкин кешелек сыйфатларым буенча, бу миңа хас әйбер түгел. Беркөнне Башкортостаннан яшь кенә җырчы кыз шалтыратып, текстларга заказ бирде. Әңгәмәбез ахырында бәяләр белән кызыксына бу. Җыр текстларын сатып бирмәвемне әйткәч, хәйран калды. Ничек инде кулымны сузып, җырчыдан акча сорыйм? Өстәлгә атып китсә, эткә аткан кебек, кесәгә салса, хәер биргән шикелле. Авторлар турында дәүләт кайгыртырга тиеш.
– Һаман яшь булып калуыгызның сере нидә?
– Яшьмени мин?!
– Үз яшегезне биреп булмый.
– Исән чакта изгелек эшләп калырга кирәк. Кешедәге җылы караш миңа бик тәэсир итә. Көне буена берәүгә генә булыша алсам да, үземне бәхетле хис итәм. Ә инде вакытым тыгыз булып, кешене кире борсам, көне буе үкенеп йөрим.
Аннары тагын шул ягым бар: үч саклый белмим. Ике арадагы аңлашылмаучанлыкларны тиз онытам. Начарлык эшләсәләр дә, яхшылык белән җавап кайтарам. Бер танышым икенчесенә: “Бу Вазыйх ник шулхәтле газаплый икән мине, кылган усаллыгымны да кичерде”, – ди икән. Миннән дә үзенә карата начар мөгамәлә көткән, күрәсең.
Романтик, тыныч кешемен. Яшь булып күренергә, бәлки, шул сыйфатларым да йогынты ясыйдыр. Әмма үзем турында алай яшь күренәм димәс идем.
– Ашау ягына килгәндә, нинди ризыкларны аеруча яратасыз?
– Камыр ризыкларын үз итәм. Ә пилмән, өчпочмак, бәлеш өчен үлеп китәм.
– Ашарга пешерә беләсезме соң? Бу эшне еш башкарырга туры киләме?
– Соңгы вакытта аш өендә сирәк күренәм. Балалар кайтканда гына үземнең “фирменный” ашымны пешерәм. Бик яраталар. Югыйсә әллә ни искитәрлек ягын да күрмим. Сания дә: “Син пешергән бәрәңге шулпасын балалар аеруча ярата, калдырмыйча ашап бетерәләр”, – ди.
– Алай мактагач, әллә ул аш пешерүнең үзегезгә генә билгеле сере бармы?
– Юк инде (көлә). Суыткычта нинди ит бар, шуларның барысын бергә тутырам. Сыер-сарык итеме, каз-үрдәкнеке эләгәме. Без, ир-ат халкы, ашарга яратабыз бит, шуңа шулпага итне мулдан, жәлләмичә салам. Ә менә бәрәңгене минем кебек әнием дә, Сания дә пешерә белми. Аны мәрхүм әбием рецепты буенча әзерлим. Кабыгы әрчелмәгән бәрәңгене урталай ярам да, өстенә туң май сылап, мичкә тыгам. Авыз суларын китерерлек була.
Соңгы вакытта балык ыслау белән мавыгып киттем. Таныш-белешләр арасында туй-юбилей табынына да заказ бирүчеләр бар. Әле кичә генә кич буе шуның белән утырдым. Җайланмасын сатып алдым да, рәхәтләнәм. Ашыйсы килгәндә балык алып кайтам да, шундук ыслап куям.
– Нинди планнар белән янып-көеп яшисез?
– 1 сентябрьгә әнием Рәхиләгә багышлап китап чыгара алсам, күптәнге хыялларымның берсе тормышка ашыр иде. Бүген аңа атап язылган 100 гә якын шигырем бар. Шуларның барысын да бу китапка кертергә уйлыйм. Әлеге җыентыкта шулай ук әниемнең тормышын сурәтләгән тезмәләр дә урын алачак. Ул шигъри циклларда аның токмачлы ашлары, йон эрләп, оекбаш бәйләүләре, көлтәләп печән ташулары тасвирланган.
Аннары Шәүкәт Галиев белән райондашым каһарман Бари Шәвәлиев турында уртак китабыбыз туарга тиеш иде. Шәүкәт абый моны башкарып чыгуны минем өскә йөкләде. Аның шул әманәте өстемдә тора, һаман үти алмавыма оялып йөрим. Быел әлеге ниятне, ниһаять, ахырына кадәр җиткерергә телим.
Җыр текстларыннан гына торган китап та чыгарасым килә. Анысын быел башкарып булырмы инде. Эшлисе эшләр күп, кызганыч, шуларга тотынырга вакыт җитми.
Сиринә БӘДРЕТДИНОВА
Ирек мәйданы № 7 | 13.08.2010


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013