Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
|
|
Дәүләтбаев Фәнәвис Әбеләес улы 1951 елның 20нче октябрендә Актаныш районының Түмерҗә авылында туа.
1969 елда Такталачык урта мәктәбен тәмамлый.
1970-1972нче елларда Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1973-1978 нче елларда Казан финанс-экономика институтында укый, 1978 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Актаныш районының Татар Суыксу авылында баш икътисадчы булып эшли.
Моңа кадәр Актаныш басмаханәсендә басылып чыккан “Суз җырыңны, былбылым!“(1990 ел), “Карурман чишмәсе“ (2007 ел) исемле шигырь китаплары авторы. Бу соңгы өченче китабы алдагыларының көчәйтелгән дәвамы булып тора. Өч китапның да үзәген кеше гомере, күңелдәге кичерешләр һәм дөнья турында уйланулар тәшкил иткәнлектән алар бер-берсен тулыландыралар. Соңгы “Таныш халәт“ китабы мәңгелек яшәеш темасын лирик герой кичерешләре аша тирәнрәк тә ачып сала шикелле.
Фәнәвис Дәүләтбаев өч зур күләмле шигырьләр китабы чыгарып та Татарстан Язучылар Берлегенә әлегәчә кабул ителмәгән сирәк шагыйрьләрнең берсе. Ул шигырьләрдән тыш юмористик әсәрләр иҗат итүдә дә актив эшли. Үзе белдерүенчә, бу өлкәдә дә бер китап чыгарырлык әсәрләре тупланган.
www.Kitap.net.ru
|
|