Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Камил Фазлый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Камил Фазлый

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фаил Фәтхетдинов Рәдиф Фәтхуллин Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Камил Фазлый
Фазлый (Камил Нәҗми улы Фазлетдинов) 1949 елның 15 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Биредә урта белем алганнан соң, Байморза сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта. Бәләбәй каласында эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә.
К.Фазлый 1970-1975 елларда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1975 елдан алып хәзерге көнгәчә ул туган авылында балалар укыта, унбер ел мәктәп директоры булып эшли. К.Фазлый — Башкортстанның мәгариф алдынгысы (1994), атказанган укытучы (2005), «Русиянең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңеп, Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек була (2006).
Аның тәүге «Тырыш пионер» дигән шигыре, җиденче сыйныфта укыганда, «Башкортстан пионеры» газетасында дөнья күрә (1963). Озак еллар сатира һәм юмор өлкәсендә эшли. Поэзия һәм проза жанрында иҗат итә. Шигырь, поэмаларын да, хикәя, повестьларын да сурәтле, халыкчан тел белән яза. Көтелмәгән чагыштырулар кулланып, комик ситуацияләр тудырып, укучыны көлдереп, берникадәр автор күтәргән проблемалар турында уйланырга мәҗбүр итә. Камил Фазлыйның әсәрләрендәге образлар көлкеле генә түгел, гыйбрәтле дә. Шагыйрь — Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты (2000), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2005). К.Фазлый — 1997 елдан Башкортстан (Россия) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ат тәмәке көйрәтә: повестьлар, хикәяләр. — Уфа: Китап, 1999. — 256 б.
Бүрек фикере: поэма һәм шигырьләр. — Уфа: Китап, 2004. — 1126.
Сакаллы сабый: поэма, юмористик шигырьләр. — Өфө: Китап, 1996. — 80 б. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Атнабай Ә. Өченче фатиха // Кызыл таң (Өфө). — 1996. — 26 сент.
КәримовМ. Өйдә ниләр, ниләр бар? // Тулпар. — 1997. — № 1. — 32-33 б.
БайбулатовР. Басынкы каләмдәш һәм әдип // Кызыл таң (Өфө). — 1999. — 17 февр.
БайбулатовР. Еллар узган саен камилләшә бара каләмең // Өмет. — 1999. — 16 февр.
ТимершинР. Камил каләмле Камил // Өмет. — 2000. — 15 февр.
ПоварисовС. Поэтик канаты киң // Кызыл таң (Өфө). — 2004. — 14 сент.
Белебей: от века XVIII — к веку XXI: справочник. — Уфа: Башкир. кн. изд-во, 2006. — С. 423.
Писатели земли башкирской: справочник. — Уфа: Башкир. кн. изд-во, 2006. — С, 393.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013