|
БӘРКӘ ФӘКЫЙҺ (тулы исеме Бәркә бине Бәрәкыйз бине Кандуз бине Идеге әл-Кыпчакый) (1.4 йөзнең 2 нче яртысы), төрки-татар шагыйре, фәкыйһ, хаттат. Чыгышы б-н Идел буеннан. Яшьлегендә хуҗасы Алтынбуга б-н мәмлүкләр Мисырына күчеп китә, Искәндәрия шәһәрендә укый. 1383 елда Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын күчереп язып, күчермәсенең ахырына 51 бәйттән (икеюллыктан) торган һәм үзенең чит җирдә яшәгәндә кичергән авыр тормышын тасвирлаган шигырен урнаштыра. Б.Ф. билгесез бер авторның шәригать кануннарына, фикъһ мәсьәләләренә багышланган «Иршадел-мөлүк вәс-сәлятыйн» («Патша һәм солтаннарны хак юлга өндәү», Искәндәрия, 1387) исемле хезмәтен гарәп теленнән төрки телгә тәрҗемә итә. Тәрҗемәнең кулъязма нөсхәсе хәзер Истанбул шәһәрендәге Айя Суфия мәчете китапханәсендә саклана. 1992 дә тәрҗемә төрек галиме Р.Топарлы кереш сүзе б-н Әнкарада аерым китап булып басылып чыга.
Әсәр.: Котб. Хөсрәү-Ширин хикәяте: Ике кисәктә. К., 1969.
Әд.: Миңнегулов X. Котб иҗаты. К., 1976; Исламов Р.Ф. Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры: язма мирас, мәдәни багланышлар. К., 1998.
X. Й. Миңнегулов.
Татар энциклопедиясе.
|