Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әхмәт Фәйзи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әхмәт Фәйзи

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фаил Фәтхетдинов Рәдиф Фәтхуллин Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Әхмәт Фәйзи

(1903-1958)

Күренекле татар совет язучысы Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Фәез, Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе үз заманы өчең шактый алдынгы карашлы кеше була: өенә газета-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Башта Әхмәт мәдрәсәдә (1911—1915) укый, аннары Уфадагы рус» татар мәктәбендә (1915—1917) һәм революциядән соң, 1917—1921 елларда, татар гимназиясендә (урта мәктәптә) белем ала. Мәктәптә һәм гимназиядә укыган елларында үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен һәм пьесаларын яза. Шундыйлардан берсе — «Матурлык дөньясында» (1920) исемле бер пәрдәлек комедия, Уфа, Оренбург сәхнәләрендә куелып, матбугатта уңай бәя ала һәм соңыннан әдипнең томнарына да кертелә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Ә. Фәйзине Оренбургтагы Шәрекъ институтына укырга җибәрәләр. Шунда ул яшь татар язучылары түгәрәге эшенә актив катнаша, беренче тапкыр М. Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Ләкин 1921—1922 еллардагы ачлык афәте Ә. Фәйзигә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була һәм 1924 елга кадәр Төркмәнстан кышлакларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып йөри. 1924 елда яңадан Уфага кайтып, уку-һөнәр мәктәбендә (патронатта) сигез ай тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.
1924 елның ахырыннан башлап, Ә. Фәйзи берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында укыту һәм культура-агарту эшләре алып бара. 1928—1930 еллар арасында Ә. Фәйзи Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Арча төбәгендә матбугат һәм мәгариф системасында эшли, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп, шуннан соңгы гомеренең күп өлешен профессиональ язучы сыйфатында башкалада яшәп уздыра. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ә. Фәйзи Мәскәүдәге Әдәбият институтының өченче курсыннан үзе теләп фронтка китә һәм Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларында чыккан газеталарда хәрби корреспондент булып хезмәт итә.
Иҗат юлын 1916 елда Тукай, Гафури поэзиясе тәэсирендә шигырьләр язудан башлаган Ә. Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның иҗат уңышлары беренче нәүбәттә поэзия жанры белән бәйле. Ул — татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куйган шагыйрь. Ил һәм халык язмышы белән даими янып яшәү, тормыштагы социаль үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, юнәлешен нечкә сиземләү шагыйрьгә заман рухын, аның төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын дөрес тотып алырга һәм аларны үз әсәрләрендә киң поэтик гомумиләштерүләр белән тасвирларга мөмкинлек бирә. Аның поэзиясе заман сулышын тирән тойган, социаль яңгырашлы, публицистик рухлы сугышчан поэзия булып формалаша. «Яңа жырлар», «Көрәш бара», «Чор турында җыр», «Эзләр», «Давыл җыры», «Дулкыннар ни сөйлиләр?» кебек җыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, «Өермәләр» (1925), «Миллион Зиннәт» (1927), «Флейталар» (1933), «Дала һәм кеше» (1933), «Кара таш ник дәшми» (1940), «Туу сулышы» (1943) кебек поэмалары һәм балладаларында бу хасиятләр бик ачык төсмерләнәләр. Лирик геройның монологы рәвешендә язылып, социалистик тормыш шартларында яңа кеше туу процессы, аның рухи дөньясындагы каршылыклы эволюцияне, көрәш кискенлеген фәлсәфи тирәнлек, эпик киңлек белән, сәнгатьчә үтемле итеп тасвирлаган «Флейталар» поэмасы гомумән татар совет поэзиясенең утызынчы еллардагы мөһим казанышларыннан берсе булып исәпләнә.
Ә. Фәйзи поэзиясендә юмор-сатира да зур урын били. Мондый төр әсәрләрендә ул, карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдаланып, бюрократлык, кода-кодагыйлык, принципсызлык, мещанлык күренешләреннән усал көлә, фашизм, империализм дөньясын, яңа сугыш ачарга җыенучыларны фаш итә.
Ә. Фәйзи — күп санлы сәхнә әсәрләре авторы. Иҗатының башлангыч чорында ул нигездә кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, агитацион эчтәлекле пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең лҗат мирасында шундый характердагы ике дистәдән артык пьеса бар. Үз вакытында алар Уфа, Оренбург, Мәскәү, Донбасстагы клуб сәхнәләрендә уцыш белән барганнар һәм массаны яңа рухта тәрбияләү эшендә көчле генә сәнгать чарасы булып хезмәт иткәннәр.
Утызынчы еллардан башлап, Ә. Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнә төшә. Ул күп кенә комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю», «Шәмгун Тавысов» һ. б.), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй»), тарихи-биографик драмалар («Тукай», «Пугачев Казанда») иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик төрләрен (музыкаль комедия, опера, балет) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елны Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Н. Җиһановның Ә. Фәйзи либреттосына язылган «Качкын» операсы белән ачып җибәрә. Опера Казан, Мәскәү, Ленинград театрларында гына түгел, Франция, Канада кебек чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш казана. Н. Җиһановның «Җәлил», М. Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары, Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулай ук Ә. Фәйзи либреттосына таянып язылганнар. Ватан сугышы чорында әдип композитор Җәүдәт Фәйзи белән иҗади берлектә «Акчарлаклар» исемле музыкаль комедиясен (беренче вариантын) тәмамлый, ә 1947 елда аны театр өчен яңабаштан үзгәртеп эшли.
Сугыштан соңгы елларда Ә. Фәйзи, драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп, әхлак мәсьәләләренә багышланган «Отышлы кияү» (1947), «Күршеләр» (1951), «Сәйдә апа» (1955) комедияләрен һәм «Рәүфә» (1957) исемле психологик драмасын яза.
Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә. Фәйзи Татарстан АССРньщ (1953) һәм РСФСРның (1957) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ә. Фәйзинең сугыштан соңгы иҗатында «Тукай» романы үзенә аерым урын били. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяне әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Шул ук елны роман «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, ә 1952 елны Казанда аерым басма булып чыга. 1956 елда әсәрнең автор тарафыннан төзәтелгән икенче басмасы дөнья күрә. Тиз арада ул русчага тәрҗемә ителеп» берничә тапкыр рус телендә, аннары казакъ, үзбәк һәм болгар телләрендә дә басыла.
Халык шагыйре бөек Тукайның балалык һәм Җаек чоры биографиясен халык тормышы һәм язмышы белән тыгыз бәйләп, олы тарихи вакыйгалар фонында тасвирлаган бу романы өчен Ә. Фәйзи 1958 елда, язучылардан беренче буларак, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
Ә. Фәйзи — әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәсендә бай мирас калдырган язучыларның берсе («Әдипнең эрудициясе» җыентыгы, 1973). Ул шулай ук сатирик хикәяләр («Каен себеркесе» җыентыгы, 1958),. киносценарийлар («Тукай», «Тарих рычагы», «Пәйгамбәр Әюп һәм итекче Сафа», «Совет Татарстаны» һ. б.), балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр («Бал корты», «Ак аю», «Тискәре Ишми», «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» Һ. б.) һәм әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Аерым алганда, әдип А. Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен (1937), «Братья Разбойники» («Юлбасар туганнар», 1937) поэмасын, Н. Гогольнең «Тарас Бульба» повестен (1953), Т. Шевченко, В. Маяковский, А. Барто һәм башка Шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.
Татарстан китап нәшрияты 1983 елдан әдипнең биш томлык сайланма әсәрләр җыелмасын чыгара башлады.
Ә. Фәйзи 1958 елның 11 августында вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Азучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тукай: тарихи драма. — Казан: Татгосиздат, 1943. — 136 б. — 3070 д.
Бал корты: шигырьләр. — Казан: Татгосиздат, 1948. — 166. — 1000 д.
Пугачев Казанда: тарихи драма. — Казан: Татгосиздат, 1951. — 63 б. — 5065 д.
Күтәрелә кояш: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Таткнигоиздат, 1954. — 5266. —8000 д.
Тукай: роман. — Төз. 2 басма. — Казан: Таткнигоиздат, 1956. — 522 б. — 10000 д. Кечкенә Апуш: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. — 232 б. — 10000 д.
Каен себеркесе: сатирик әсәрләр җыентыгы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 1206. —7000 д.
Әсәрләр: 3 томда / төз. З.Фәйзи, Ә.Еники. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1964-1966.
1 т.: роман / кереш сүз авт. С.Хәким. — 1964. — 636 б. — 10000 д.
2 т.: шигырьләр һәм поэмалар. — 1964. — 347 6. — 4000 д.
3 т.: либреттолар һәм пьесалар / төз. З.Фәйзи, Н.Юзиев. — 1966. — 463 б. — 7000 д.
Әдипнең эрудициясе: публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар / төз. З.Фәйзиева; кереш сүз авт. Н.Юзиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — 336 б. — 1500 д.
Флейталар: шигырьләр, җырлар, поэмалар, балладалар / төз. З.Фәйзиева; кереш сүз авт. Н.Юзиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 320 б. — 4000 д.
Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 2196. — 9000 д.
Әсәрләр: 5 томда / төз. Н.Юзиев, М.Шабаев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983-1987.
1 т.: шигырьләр һәм поэмалар. — 1983. — 400 6. — 10000 д.
2 т.: роман. — 1984. — 544 б. — 10000 д.
3 т.: драмалар һәм комедияләр. — 1985. — 512 б. — 10000 д.
4 т.: либреттолар, проза әсәрләре. — 1985. — 560 б. — 8000 д.
5 т.: мәкаләләр, очерклар, истәлекләр, хатлар. — 1987. — 456 б. — 7000 д.
Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. —806. —50000 д.
Кечкенә Апуш: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 252 б. — 40000 д.
Сайланма әсәрләр / төз. Р.Корбан. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 431 б. — 3000 д.
Тукай: роман / кыскартылган вариант. — Казан: ТаРИХ, 2004. — 480 б. — 20000 д.
О чем говорят волны: избр. стихи / пер. с татар. В.Бугаевского, А.Гатина, А.Глоба и др. — М.: Сов. писатель, 1947. — 86 с. — 10000 экз.
Тукай: роман / пер. с татар. А.Садовского. — 4-ое изд. — М.: Сов. Россия, 1977. — 528 с. — 50000 экз. Вам, друзья: стихи и поэмы / вступит. статья И.Ахунзянова/ пер. с татар. — М.: Сов. писатель, 1961. — 194 с. — 25000 экз.
В стране смельчаков: сказка / пер. с татар. А.Бадюгиной. — 2-ое изд. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. — 62 с. — 300000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Азат ӘХМӘДУЛЛИН. Әхмәт Фәйзи драматургиясе
Хәким С. Шагыйрьләр юлы // С.Хәким. Үз тавышың белән. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1968. — 167-176 б.
Әмир М. Әкиятләрне артта калдырып... // М.Әмир. Үзебез турында. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 139-140 б.
X ө с н и Ф. Әхмәт Фәйзи — драматург // Ф.Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 171-179 б.
Галиуллин Т. Фикер, сурәт, моң // Т.Галиуллин. Татар әдәбияты мәсьәләләре. — 7 җыентык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 105-136 б.
Ю з и е в Н. Тормышка мәхәббәт // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1981. — 106-123 б.
ХәйруллинаЗ. Моң тулы язмыш... // Казан утлары. — 1993. — № 2. — 181-1856.
Ишморат Р. Җуелмас истәлекләр // Шәһри Казан. — 1993. — 13 март.
Иcлам 3. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романын язу/гарихыннан // Татар иле. — 1996. — № 14(апр.).
ХәйруллинаЗ. Умырзая сулмый... // Казан. — 1996. — № 5-6. — 206-211 б.
И с л а м 3. Әхмәт Фәйзи хатлары // Казан утлары. — 1996. — № 6. — 156-163 б.
Шәйхелисламов 3. Якутлар табыладыр вакыт белән // Казан. — 1996. — №9-10.— 107-110 б.
Ислам 3. Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай // Казан утлары. — 1999. — № 9. — 167-173 б.
Шәйхелисламов 3. Аңлыем дип шагыйрь җанын... — Казан: Фикер, 2001. — 143 б.
Айтуганов Б. Умырзая моңы // Татарстан хәбәрләре. — 2003. — 23-29 апр. (№ 16).
АхунзяновИ. Яркая жизнь // Сов. Татария. — 1973. — 15 марта.
МурадымовН. Герой и эпоха в поэзии Ахмеда Файзи //Н.Мурадымов.
Татарский язык и литература. — Книга 6. — Казань, 1977. — С. 139-150.
Әдипләребез. Казан, 2009.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013