Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Радик Фәизов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Радик Фәизов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фаил Фәтхетдинов Рәдиф Фәтхуллин Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Радик Фәизов

Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстан АССРның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951—1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җил двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957—1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм эшли: паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе була.

1965 елдан башлап Р. Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының «Коммунизмга» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1967 елда КПСС сафына кабул ителә.

Р. Фәизов — нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан «Беренче адымнар» исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул — «Яшьлек юллары» (1967) повесте, «Тимер чәчәк», «Бәхет», «Дусларым», «Юлда» исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган «Галәм кызы» исемле китабы басылып чыкты. Укучылар шулай ук аның «Чаян» журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән дә танышлар.

Р. Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. Р. Фәизов —1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче адымнар: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—56 б. 8000. Рец.: Иделле Г.—Сов. әдәбияты, 1964, № 10, 151—157 б. Яшьлек юллары: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—60 б. 13 000. Тимер чәчәк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—122 б. 10 000. Бәхет: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—118 б. 7000. Дусларым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—104 б. 9000. Юлда: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—119 б. 10 000. Рец.: Вәлиев М. Бер хикәя укыгач...— Соц. Татарстан, 1978, 9 июль; Га би ди Ә. Үзенчәлекле юлчы.— Соц. Татарстан, 1980, 19 февр.; Хуҗиәхмәтов Ә. —Казан утлары, 1980, № 8, 177— 178 б. Галәм кызы: Фантастик һәм маҗаралы хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—112 б. 12 000. Аның турында Ихсанова Л. Радик Фәизов.—Казан утлары, 1980, № 12, 170—171 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013