Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Хөсәен Фәезханов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Хөсәен Фәезханов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фаил Фәтхетдинов Рәдиф Фәтхуллин Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Хөсәен Фәезханов

(1828—1866)

Татарлар арасында мәгърифәтчелек идеяләрен таратуга Ш. Мәрҗанинең шәкерте һәм фикердәше, ориенталист галим Хөсәен Фәезханов зур өлеш кертә.
Хөсәен Фәезханов 1828 елда Сембер губернасының (хәзерге Горький өлкәсе Краснооктябрьск районы) Сабачай (Сафаҗай) авылында туа. Башлангыч белемне авылында, аннан Бәрәскәдәге мәдрәсәдә ала. Казанга күчеп килә, биредәге мәдрәсәләрдә укуын дәвам итү белән беррәттән, үзлегеннән татар, гарәп, фарсы, төрек телләрен, тарихын һәм әдәбиятын өйрәнә. Соңыннан биш ел дәвамында Ш. Мәрҗани дәресләрен тыңлый.
X. Фәезханов шул ук елларда А. К. Казембек һәм И. Н. Березин лекцияләренә йөри, рус телен өйрәнә, университет галимнәре, фән казанышлары белән якыннан таныша, фәнни-тикшеренү методларын үзләштерә.
Казан университетының Көнчыгыш бүлеге 1855 елда Петербургка күчерелгәннән соң, А. К. Казембек һәм И. Н. Березин тәкъдиме белән, X. Фәезханов башкала университетына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. Петербург укыту округы попечителенең бу уңай белән мәгариф министрына тәкъдим язмасында болай диелә: «Бу чын ориенталистны... төрек телләре кафедрасына алу файдалы булыр иде». Ләкин рәсми карар тоткарланып тора. Фәнгә үз өлешен кертергә омтылып, X. Фәезханов башта хезмәт хакы алмыйча эшләргә ризалык бирә, тик «үзенең университеттагы хезмәтен чын хезмәт итеп санауларын» шарт итеп куя. Петербург университеты җитәкчелеге һәм укыту округы попечителе министрлыкка яңа тәкъдимнәр белән керәләр. Мәгариф министры 1857 елның 24 ноябрендә генә X. Фәезхановны Петербург университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. Биш елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә.
Табигый сәләте, гарәп, татар телләрен һәм әдәбиятын төпле белүе, дөньяга киң карашлы булуы X. Фәезхановны «үз белгечлеге буенча кем генә мөрәҗәгать итсә дә, аларның барысына да файда китерергә әзер торучы иң укымышлы укытучылардан берсе» итеп таныта. Петербург университетында әллә ни озак эшләмәсә дә, X. Фәезханов лектор-педагог буларак та, кеше буларак та үзе турында бик җылы тәэсир калдыра.
Петербург университетында эшләү X. Фәезхановка яңа мөмкинлекләр ача. Биредә ул В. В. Розен, В. В. Вельяминов-Зер-нов, Б. А. Дорн, П. И. Лерх кебек профессорлар белән эшли, В. В. Стасов, Ч. Ч. Вәлиханов кебек прогрессив фикер ияләре белән таныша һәм якыннан аралаша. Н. Г. Чернышевский, Н. А. Добролюбов фикердәшләреннән кайбер кешеләр дә аның якыннары була. Архив материалларыннан күренгәнчә, революцион-демократлар (агалы-энеле В. С. һәм Н. С. Курочкиннар һ. б.) белән дә X. Фәезханов дусларча мөнәсәбәттә яшәгән. Нәтиҗәдә X. Фәезханов тормыш күренешләрен фәнни аңлатып бирерлек галим булып формалаша.
Ул фәннең методологик проблемаларына стихияле материалистларча якын килә. Бу яктан аның Ш. Мәрҗанигә язган хатлары игътибарга лаек. Галим аларда тарихи тикшеренүләрнең принциплары мәсьәләсен кузгата, тарихчы фактларны һәм вакыйгаларны бәяләүдә сәбәплелек принцибына таянып эш итәргә һәм аларның объектив алшартларын ачыкларга тиеш, дип саный. Белемнәр тарихын тикшергәндә, X. Фәезханов, мәсәлән, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк ди: «...һәрбер гыйлемнең нидән вә кемнәрнең Сәгыйләре илә башланып вә ничек киңәеп, вә үсеп, вә никадәр дәрәҗәләргә җиткәнлегенә, вә ни сәбәптән инхитат тарафына китдекене ачып вә мөфассал язмак лязим иде... Мәзкүр гыйлемнәргә ни сәбәптән ихтыяҗ төште вә ни сәбәптән тәдвин иттеләр. Бу гыйлемнәрнең сәвекъләре нафикъ булырга, дагый ниләр булды».
Моннан күренгәнчә, тарих фәненең объектын һәм эчтәлеген, тарихи тикшеренү методикасын бәяләүдә һәм тарихи процессның характерын аңлауда X. Фәезханов ачык материалистик позициядә тора.
X. Фәезханов ватаныбыз тарихын өйрәнүдә сизелерлек эз калдыра. 1858 елның язында Россия Фәннәр академиясе аңа Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәүдәге төп архивын тикшерүне тапшыра. Бу эшне ул бик яхшы үти. Академия ышанычын аклап, ул Петербург һәм Казан фәнни библиотекаларындагы гарәп, төрки, фарсы китапларының һәм кулъязмаларының фундаменталь картотекасын да төзи. Бу картотека киләчәктә Көнчыгышны өйрәнүдә ныклы фәнни база булып хезмәт итә. Кырым ханлыгының Россия һәм Польша белән мөнәсәбәтләре тарихына кагылышлы документларны эшкәртү академик В. В. Вельяминов-Зерновка тапшырылганда X. Фәезханов аның ярдәмчесе итеп билгеләнә. Бу ике галимнең бердәм хезмәте нәтиҗәсендә «Материалы по истории Крымского ханства, извлеченные по распоряжению Императорской Академии наук из Главного архива Министерства иностранных дел» дип исемләнгән зур китап языла һәм 1864 елда басылып чыга. Бу китап бүген дә Россия һәм Польша тарихын, шулай ук XVI— XVIII йөзләрдә халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнүнең мөһим чыганагы булып тора.
X. Фәезханов, тарихи истәлекләр җыю, өйрәнү өчен, еш кына фәнни экспедицияләргә чыга, борынгы татар язма чыганакларына тарихи һәм лингвистик анализ ясый. Император археология җәмгыяте кушуы буенча, 1860 елда борынгы Касыйм шәһәренә ясалган экспедиция фәнни яктан бигрәк тә уңышлы һәм мөһим була. Бу экспедиция вакытында ул татар һәм гарәп язулы кырык кабер ташы таба, егерме тугыз ташның күчермәсен алып Җәмгыятькә тапшыра. Академик В. Вельяминов-Зернов боларны һәм Мәскәүдәге төп архивта табылган материалларны «Исследование о касимовских царях и царевичах» дигән хезмәтендә файдалана, X. Фәезхановка ярдәме өчен рәхмәт белдерә.
X. Фәезханов шулай ук иске ярлыклар, грамоталар һәм болгар кабер ташларын уңышлы өйрәнә. 1862 елдагы экспедиция барышында ул, мәсәлән, Тәтеш шәһәреннән ерак түгел урында өч кабер ташы таба, алардагы язуларга анализ ясап, бу хакта 1863 елда «Өч болгар кабер ташындагы язу» («Три надгробных булгарских надписи») дигән мәкаләсен бастыра Ч X. Фәезханов бу ядкярләргә тарихи һәм лингвистик анализ ясый. Мәкаләдә куелган идеяләр болгар-татар язуын һәм татар теленең формалашуын ачыклауда яңа мөмкинлекләр ачты, ватаныбыз тюркологиясенә өлеш булып керде.
X. Фәезханов татарларның этногенезы мәсьәләсе белән дә кызыксына һәм бу хакта игътибарга лаек фикерләр калдыра. Археологик һәм тарихи чыганакларны анализлап, ул хәзерге татарларның Идел — Кама буе болгарлары белән генетик кардәшлеген исбатлый, ә болгарларны «төрк белән финнәр мөхтәлит» нәтиҗәсендә барлыкка килгән халык дип саный.
X. Фәезхановның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге тарих һәм археология белән генә чикләнми. Ул татар телен өйрәнү өлкәсендә дә күп эшли, «Татар теленең кыскача уку грамматикасы^ {«Краткая учебная грамматика татарского языка», 1862) дигән китап чыгара, төрки телләр сүзлеген һәм хрестоматиясен төзи. X. Фәезхановның лингвистик тикшеренүләре татар сөйләм һәм язма теле формалашу юлларын ачыклау өчен бик әһәмиятле булды, язма телне гарәп, фарсы сүзләреннән арындыруда сизелерлек роль уйнады. Дәреслекләрендә, уку әсбапларында ул халык тормышыннан алган бик күп мисаллар һәм күнекмәләр китерә. Шулай итеп, X. Фәезханов язма, әдәби телне сөйләм теленә якынайтуда зур эш башкара. Ул бөтен гомерен Көнчыгыш телләрен өйрәнүгә, фәнгә багышлый.
1865—1866 елларның кышында X. Фәезхановның сәламәтлеге кискен начарлана. Ул укытырга да йөри алмый башлый. Университет галимнәре ярдәмгә килеп, дәвалану өчен шартлар булдыру теләге белән, аңа, «Казагстан далаларына экспедициягә» дип биш айга командировка рәсмиләштерәләр һәм туган авылына җибәрәләр. Галим шул Сабачай авылында 1866 елның 28 августында вафат була.
X. Фәезханов — Көнчыгыш телләре өлкәсендә танылган галим генә түгел, бәлки татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле дә. Марксизмга нигез салучылар милли үзаң уянуда, массаны урта гасырлар идеологиясе йогынтысыннан коткаруда мәгърифәтчелекнең зур роль уйнавын билгеләделәр. X. Фәезхановның татар телен һәм тарихын фәнни эшләүдәге тырышлыклары нәкъ менә шул максатларга хезмәт итте. Аның бу эшчәнлеге мөселман руханиларының милләтне бер дини гомумилек дип, ә ислам дине тотучыларны бердәм мөселман милләте вәкилләре дип аңлатырга маташуларын фаш итә. X. Фәезханов фикеренчә, татарларның үз этник тамырлары һәм тарихы бар. Галимнең татар әдәби телен фәнни эшләве аны гади халык теле белән якынайтуга һәм гарәп сүзләреннән арындыруга юнәлдерелгән иде.
X. Фәезханов үз халкының авыр хәлен яхшы белә. Фәнни экспедиция вакытында башка милләт хезмәт ияләренең дә изелеп яшәвен күрә. Аныңча, халыкны караңгылыктан һәм ярлылыктан коткару чарасы — мәгърифәтчелек. Ул кеше акылын, фәнне, культураны җәелдерүне иҗтимагый прогресс факторы дип саный. Аның мәгърифәтчелек программасында мәктәп яңарту һәм яшь буынны укыту проблемасы үзәк урынны алып тора.
X. Фәезханов укыту системасына реформа ясау проектын тәкъдим итә. Анда ул татарлар өчен Европа үрнәгендә мәктәпләр ачу идеясен алга сөрә.
Бу проект иҗтимагый тормышта тамыр җәйгән кадимчелек позицияләренә башлангыч ударларның берсе иде. Киләчәккә карап, халыкны белемле итү турында уйлап, X. Фәезханов университетта татар бүлеге ачу, татар телендә газета һәм журнал чыгару турында да хыяллана. Ч. Ч. Вәлросановка язган хатларында галимнең 60 нчы еллар революцион вакыйгаларына, яңалыкка теләктәш карашы да чагылыш таба. Әмма ул чакта галим-мәгърифәтченең хыяллары тормышка ашмый кала. Шулай да X. Фәезханов уйлаган нәрсәләр эзсез югалмады. Яңа ысуллы җәдит мәктәпләре ачыла башлавы бу идеяләрнең акрынлап булса да тормышка аша баруын күрсәтте.
Авыр тормыш шартлары, материаль кысынкылык, үзен аямыйча эшләү X. Фәезхановның сәламәтлеген нык какшатты һәм ул 38 яшендә, чахотка авыруы көчәеп, вафат булды. Аның үлеме Көнчыгышны өйрәнүче рус һәм алдынгы татар иҗтимагый фикере һәм культурасы өчен зур югалту иде. Бу турыда Ш. Мәрҗани ачынып болай яза: «Бу үлем бик зур хәсрәт булды. Дөреслектә, кадерле кешеләр кыска гомерле була. Гыйльми гамәл, үткен акыл, хәкимлек... җәһәтләреннән аның тиңен хәзер кайдан табарга? Табылса да, бик сирәк кенә табылыр, Шулай ук гаҗәеп һәйбәт кеше дә иде ул. Гавамның юк-бар сүзләренә, шау-шуларына исе китми торган олы җанлы кеше иде».
«Петербургские ведомости» газетасы да X. Фәезханов турында тәэсирле некролог бастырып чыгара (1866, 28 сентябрь). «Русский архив»ның «1866 елда үлгән рус язучылары һәм галимнәре турында кыскача белешмә» бүлегендә Россиянең күренекле кешеләре арасында X. Фәезханов та искә алына.
Татар иҗтимагый фикер үсешендә һәм аны ислам дине басымыннан коткаруда X. Фәезхановның фәнни һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге гаять әһәмиятле булды. Бу хәрәкәтнең төп эчке мәгънәсе тәкълидтән иҗтиһадка, нәкыльдән акылга, алладан кешегә, күктән җиргә, хыялдан тормышка, диннән гыйлемгә, ахирәттән дөньяга күчү иде.
Ортодоксаль дини өйрәтмәләрнең мөселманнар өстенлеген яклаучан идеологиясе һәм фанатизм шартларында X. Фәезханов дин тоту-тотмауга түземле карашны куәтләде. Кешедә иң мөһиме, ди ул, аның дин тотуы түгел, бәлки иҗтимагый файдалы эшчәнлеге.
Диния нәзарәте тапшыруы буенча, Казанда басылып чыккан Коръән текстларын тикшерергә тиеш булган Ш. Мәрҗанигә язган хатында ул болай ди: «Коръән мәсьәләсе ничек булып калды? Сезнең вакытыңыз заигъ булуы өчен үкенеч вә көенеч, куйсаңыз булмас идеме? Шуңа сарыф кылачак вакьь тыңызны мондан соң тарихи әсәрләреңезне тәмам итүгә сарыф кылсаңыз яхшы булмасмы иде». Халыкның рухи тормышында ислам дине торгынлыгы хөкем сөргән шартларда мондый фикерләр мәгърифәтченең бик кыю адымы иде.
X. Фәезханов эшчәнлеге мөселманнар өстенлеге идеологиясен һәм башка милләт кешеләре белән аралашудан куркуны җиңүдә бик әһәмиятле булды. Халыкларның үзара якынлашуын яклаучы буларак, ул рус телен һәм культурасын белүне ислам алдында җинаять дип санаган кешеләргә кискен каршы чыкты.
Петербургта яшәгәндә башкала галимнәре һәм рус интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре белән даими аралашып, X. Фәезханов илнең политик тормышындагы яңалыкларны, рус һәм бөтендөнья фәне казанышларын белеп бара. Бу аңа татар культурасының алдынгы вәкилләрен рус фәнни-философик һәм иҗтимагый фикере, алдынгы революцион тенденцияләре белән дә бәйләүчеләрнең берсе ролен үтәргә мөмкинлек бирә.
X. Фәезхановның эшчәнлеге XIX йөзнең икенче яртысында татар халкының рухи тормышында барган прогрессив процессның мөһим состав өлеше булды. Ул кешеләр аңын иске догматик богаулардан һәм рухи торгынлыктан коткарырга булышлык итте, халык аңына фәнни-материалистик һәм революциои-демократик, ә аннары марксистик-ленинчыл идеяләрнең үтеп керүе өчен җирлек әзерләгән факторларның гомуми агымына кушылды.
Я.Абдуллин.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013