Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Демьян Фәтхи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Демьян Фәтхи

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фаил Фәтхетдинов Рәдиф Фәтхуллин Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Демьян Фәтхи Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның 10 октябрендә элекке Самара губернасы (хәзерге Ульянов өлкәсе Чардаклы районы) Татар Колмаеры авылында крестьян гаиләсендә туа. Башта үз авылларында укый, аннан Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында белем ала. Техникумда укыган чагында шигырьләр яза башлый. 1926 елда Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә. Шул елларда ул көндәлек матбугатта актив языша. 1929 елда инде аның «Тальян» исемле беренче шигъри җыентыгы, аннан соң озак та үтми «Бояр урманында» (1930), «Металл тавышлары» (1931) дигән җыентыклары басылып чыга. Шушы беренче китапларында ук ул үзен образлы фикерләүдә, тасвирда һәм шигъри формада үзенчәлекле, оригиналь стильле әдип итеп таныта.
Утызынчы елларның урталарында Демьян Фәтхи Ерак Көнчыгышка китә һәм сигез елга якын төрле җирләрдә гади эшче булып эшли. Бу чор шигырьләрендә ул алтын рудникларында эшләүче эшчеләр тормышын, революция алып килгән тарихи үзгәрешләрне һәм Себер табигатенең матурлыгын сурәтли. Алтын казучы шахтерларның революциягә кадәрге газаплы тормышын һәм күмәк хезмәт шартларында социаль аңнары үсүен реалистик картиналарда тасвирлаган «Алтын тайга трагедиясеннән» (1939—1940) исемле поэмасы шагыйрь иҗатында үзенең тыгыз эчтәлеге, эмоциональ көче һәм тел-сурәтләүдәге шигъри образлары, көтелмәгән чагыштырулары белән аеруча күренекле урын алып тора.
Сугыш алдыннан Демьян Фәтхи Татарстанга кайта һәм Зеленодольск шәһәрендә производствода гади эшче булып эшли. 1941 елда ул фронтка китә. Сталинград янындагы тарихи сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана; совет гаскәрләре белән бергә, дошманны куа-куа, Украина чикләренә кадәр барып җитә һәм 1943 елны Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырлар үлеме белән һәлак була.
Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре «һәрвакыт сафта» (1970) исемле җыентыгында урын алган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Демьян Фәтхинең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Тальян. (1926—1927 еллар): [Шигырьләр].— Казан: Татар дәүләт нәшр., 1929.—32 б. 3000.
Бояр урманында: [Хикәя].— Казан: Татиздат, 1930.— 39 б. 10 000.—(Укучы к-ханәсе: 1-баскыч мәкт. укучылары өчен).
Шул ук.—2-басма.—Казан: Татиздат, 1932.—41 б. 10 000.
Шул ук.— Төз. 3-басма.— Казан: Таткнигоиздат, 1934.—45 б. 7000.
Металл тавышлары: (Шигырьләр).— М.: Центриздат, 1931.—48 б. 10 000.
Һәрвакыт сафта: Шигырьләр, поэмалар, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 2970.—156 б., портр. 3500.- Тит. битенең эчке ягында төз.: Ә. С и н е г у л о в.

Аның турында

Демьян Фәтхи.— Кит.: Җыр һаман яңгырый /Төз. Ә. Кәримуллин һәм Н. Ю з и е в.—Казан, 1956, 58—59 б. Демьян Фәтхи (1906—1943): [Биогр. белешмә].—Кит.: Алар сафта /Төз. С. Шакир. — Казан, 1961, 52—54 б. Синегулов Ә. «Сугыш сүзе... канлы роман».— Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 63—746. Юзиев Н. һәм Кәримуллин Ә. Демьян Фәтхи. (1906—1943).—Сов. әдәбияты, 1956, № 5, 94—99 б. Шакир С. Солдат — шагыйрь.— Сов. Татарстаны, 1960, 9 май. Синегулов Ә. Октябрьне җырлап туган шагыйрь.— Соц. Татарстан, 1967, 4 янв. Демьян Фәтхи: Тууына 70 ел тулу уңае белән: Казан утлары, 1976, № 10, 179—180 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013