Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Ринат Фазлыйәхмәтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Ринат Фазлыйәхмәтов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фаил Фәтхетдинов Рәдиф Фәтхуллин Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Ринат Фазлыйәхмәтов

Башлы егет

“Казан арты” әдәби-музей берләшмәсе директоры Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтовның сөйләшкәндә кызыклы мәзәк әйтеп, шул мәзәктән үзе дә тәм табып, гөрләтеп бер көлеп ала торган гадәте бар. Менә шул көлүе белән ул әңгәмәдәшен үзенә җәлеп итә дә. Аның җиңел аралашучан, ихлас күңелле, эчкерсез кеше икәнен белеп аласың. Мәзәкләре зәвыклы, мәгънәле, югары интеллектлы затлар сөйли торган була.

Хәзер, йөгертеп кенә, тәрҗемәи хәл. 1940 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Олы Әтнә авылында хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Ринат әтисен белми дә кала. Әхмәтгали аганы 1940 елда ук армиягә алалар, ул шул китүдән Бөек Ватан сугышына кереп китә һәм һәлак була. Кечкенә Ринат, дөресен генә әйткәндә, әнисен дә сирәк күрә. Аның әнисе Зәкия апа –бик уңган һәм тәвәккәл ханым – күп еллар буена колхоз бригадиры, авыл Советы рәисе булып эшли. Ринат әбисе тәрбиясендә үсә.

Җәмәгатьчелек эшенә муеннан баткан булса да, Зәкия апа улының киләчәге, аңа белем бирү турында кайгырта. Ринат 1957 елда Олы Әтнә урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Ул заман урта белемгә ия булу – зур нәрсә, авыл балаларының күпчелеге җидееллык белем белән чикләнә иде. Мәктәптә укыганда Ринат үзен математика, татар һәм рус теле фәннәрен аеруча яхшы үзләштерүе белән таныта. Инде олы тормыш юлына аяк баскач, ул белемне читтән торып уку белән ала. Кооперация техникумын һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетларын тәмамлый. Шул ук вакытта башта сәүдә системасында, аннары мәктәптә укытучы булып эшли. Хезмәттәшләре “бик башлы егет” дип йөрткән Ринатны 21 яшендә хезмәт ияләренең район Cоветы башкарма комитеты секретаре итеп куялар. Ә инде Әтнә һәм Арча районнары берләшкәч, 1968 елда аны КПССның Арча райкомына чакырып алалар да агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы вазифасын йөклиләр. 1974 – 1980 елларда ул – районның мәдәният бүлеге мөдире. Аннары 2002 елга кадәр район хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Пенсия яшенә килеп җиткәч тә Ринат Әхмәтгалиевич районның мәдәни һәм иҗтимагый тормышыннан читләшмәде. Арча шәһәре әдәбият һәм сәнгать музее директоры булып калды. Сүз уңаенда, ошбу музейны булдыру идеясен дә ул күтәреп чыккан иде.

Мин үзем Ринат Әхмәтгалиевичны менә шул 1970 еллар башыннан, ул язучылар, сәнгать әһелләре, иҗат интеллигенциясе белән ныклы элемтәгә кергән вакытыннан яхшы беләм. Мәдәният өлкәсенә килгәч ул вазифаларын үтәү белән генә чикләнеп калмады. Арча төбәгенең Казан арты үзәге буларак аның тарихында, мәдәниятендә һәм мәгърифәтендә тоткан урынын ачыклау буенча күп эшләр башлап җибәрде. Әйтер идем, фәнни-тикшеренү, эзләнү эшләре.

Ул музей директоры булып килгәндә, Арча төбәгеннән чыккан өч дистәгә якын язучы һәм мәгърифәтчеләр генә билгеле иде. Ринат әфәндене бу һич кенә канәгатьләндерми, безнең як биргән зыялылар рәсми теркәлгәннәрдән күпкә артык булырга тиеш дип исәпли ул. Шуңа күрә республиканың Милли архивында, КДУның Лобачевский исемендәге китапханәсендә эзләнүләр алып бара. Республика милли китапханәсе фондларында була. Һәм... ни диярсез?! Бактың исә, безнең Арча ягыннан чыккан мәгърифәтчеләр йөздән артык, ә язучылар җитмештән күбрәк икән! Ринат әфәнде алар турында бик күп мәгълүмат туплады, тулы исемлекләрен булдырды һәм үзенең эш кабинетына, күренекле урынга элеп куйды. Сүзебезне раслау өчен киң җәмәгатьчелеккә моңарчы билгеле булмаган берничә язучы, мәгърифәтче, сәнгать әһеле һәм фән эшлеклесенең генә исемнәрен китерик.

Әйтик, 1888 – 1922 елларда яшәгән язучы Габделгазиз Монасыйпов. Шул уңайдан Казан дәүләт университеты галимнәрен чакырып фәнни-практик конференция үткәрелде. Хәбиб Фәтхуллин дигән драматург исеме табылды. Ул чит илләрдә дипломат булган һәм драма әсәрләре язган. Хотня авылыннан чыккан һәм 1804 – 1873 елларда яшәгән Перцов Эраст Петрович русның сатирик язучысы булган.

– Бу мәгълүматларны туплаганда шунысына да игътибар иттем: безнең бабайлар күрше мари, удмурт, рус халыклары белән татулыкта, үзара килешеп яшәгәннәр, – диде миңа Ринат әфәнде.

Ул Казан артының мәгърифәте, мәдәнияте үсеше тарихы турында мәгълү­матларны туплап кына калмый, аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү турында да кайгырта. Әйтик, “Арча хәбәрләре” газетасында Арча тарихы турында бик кызыклы материаллар тупламасы бирде. Мәскәүдә чыга торган “Мир музеев” журналында зур материал урнаштыруга иреште. Безнең район тарихына багышланган “Бөек Тукай ватаны син, Арча” дигән күләмле һәм затлы китапны төзүдә иң зур хезмәт куйган кеше ул. “Арча ягы бигрәк матур” дигән җырлар җыентыгын төзеде.

Мин райондагы башлап язучыларның “Тукай якташлары” дигән әдәби түгәрәген күп еллар буена җитәклим. Менә быел безнең өчен зур куаныч булды. Аеруча сәләтле кызлар һәм егетләребезгә якташ язучыбыз Гариф ага Ахунов исемендәге бүләкләр бирә алдык. Бу бүләкләрне булдыру идеясен дә Ринат әфәнде күтәреп чыкты. Казанның “Заман” нәшрияты 2006 елда “Тукайның гүзәл бакчалары” дигән күләмле һәм бик затлы китап чыгарды. Аның проект авторлары да – Арча ягы кешеләре, язучы Диас Вәлиевнең кызы Динә Хисамова һәм Яңа Кенәрдән чыккан Марат Гарифҗанов. Монда Ринат Әхмәтгалиевичның да өлеше зур булды. Ул киң күңелле, кешеләр белән гади мөгамәләдә торган, бик ярдәмчел кеше. Аның янына диплом эшләре, рефератлар, фәнни мәкаләләр язган студентлар күпләп килә. Ул аларга ярдәмен күрсәтә, киңәшләрен бирә. Арча районында Г.Тукайның 90, 100, 110 еллык юбилейларын үткәрүдә зур хезмәт куйды.

Татар һәм рус, хәтта чит ил язучылары да Ринат Әхмәтгалиевичны беләләр. Чөнки ел саен үткәрелә торган Г.Тукай көннәрендә һәм башка тантаналарда да ул күп еллар буена аларны каршы алды, озата йөрде. Мәрхүм Гариф ага Ахунов аны “Арчаның культура министры“ дип атый иде. Бервакыт безгә Дания дигән ерак илдән язучылар килеп төшә. Шул вакытта Ринат әфәнде аларның данлыклы әкиятчеләре Х.Андерсен турында сөйләп җибәрә. Тегеләр гаҗәпләнеп тыңлыйлар.

Арча ягының әдәбиятын, мәдәният һәм сәнгатен өйрәнүне әле дә булса дәвам итә ул.

– Телевизор карарга яисә радио тыңларга утырсам, һәрвакыт блокнот һәм каләм алам. Берәр яңа мәгълүмат ишетсәм, шунда ук теркәп куям, – ди.

Зур тормыш һәм бик тә кызыклы, мәгънәле, тирән эчтәлекле хезмәт юлы да үткән зат ул. Әйтерең генә бармы, кешегә 70 яшь, ә аның хезмәт стажы 54 ел исәпләнә! Ничек алай килеп чыга дигәндә, ул хезмәтеннән аерылмыйча югары белем алган, читтән торып укыган. Армия хезмәтендә дә булмаган, ә төрле хәзерлек сборларында булып, хәзер капитан дәрәҗәсендә!

Югары культуралы, интеллект иясе, зур шәхес бу. Һәркемгә гади мөгамәләдә торган, киң һәм ихлас күңелле кеше. Безнең өчен, хәзерге мәгърифәтчеләр өчен үз кеше! Һәм без аңа иң матур теләкләрдә калабыз.

Радик Фәизов




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013