Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

Адәмне кем коткарыр?

Бүгенге көндә кешелек дөньясының зур сынаулар чорына килеп керүе, аның КҮЧЕШ ДӘВЕРЕ кичерүе инде беркемдә дә шик уятмый шикелле. Моны аңлау өчен, телевизорны кабызып, соңгы хәбәрләрне карау-тыңлау да җитә. Җир йөзендә кызу темплар белән үзгәртеп кору бара. Хәзерге вакытта уртак йортыбыз Җир һәм анда яшәүчеләр система кризисы кичерә. Тормышның нинди генә өлкәсенә күз салма, һәркайсына зур үзгәрешләр кертү кирәклеге ап-ачык күренә. Дөньяның элеккечә бара алмаячагы көн кебек ачык. Һәм тиз үзгәрә торган тормыш шартларында искечә яшәү, уйлау, гамәл кылу мөмкин түгел икәнне һәркем аңлый. Аңлавын аңлый, тик ничек яшәргә, яңа шартларга ничек күнегергә, ничек итеп үз-үзеңне, сәламәтлегеңне, иминлегеңне саклап калырга—болары әлегә күпләребез өчен зур мәсьәлә булып кала бирә.

Әйтелгәнчә, хәзерге көндә җир йөзендә яшәүче кешелек дөньясы 5 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ булып тора, ягъни без белгән, чал тарихка кереп калган, алты мең еллык язма тарихы булган, планетабызның теге яки бу тарафында төрле ядкарьләре сакланып калган дөнья 5 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дип атала.

Планетабыз Тәрбиячеләре сүзләренә караганда, без атлап кергән өченче меңъеллыкның беренче елларыннан Җирдә шартлы рәвештә 6 НЧЫ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ яши башлады дип исәпләргә мөмкин икән. Моны хәзер туган балаларның нинди акыллы-зирәк булуы да күрсәтеп тора. Алар сөйләшә башлау белән ата-аналарын өйрәтергә тотына, чөнки хәзер Җирдә 6 НЧЫ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫНА йөкләнгән Вазыйфаларны үтәргә әзерлекле зирәк һәм зур рухи мөмкинлекләргә ия җаннар туа. Бу җаннар үзләренең башка гомерләрендә бик зур акыл, тәҗрибә туплаган. Балаларның акыллы булып тууы шуның белән бәйле.

Хәзерге көндә җир йөзендә һәм җәмгыятьтә барган кискен үзгәрешләрне Җирнең һәм кешелек дөньясының яңа үсеш баскычына, яңа рухи халәткә күчәргә әзерләнүе дип аңларга кирәк.

Егерменче гасырны, ике мең ел буе дәвам иткән Балык йолдызлыгы дәверенең соңгы гасырын, чын мәгънәсендә хәзер җир йөзендә барган глобаль үзгәрешләргә әзерлек алып бару гасыры булды дип атарга мөмкин. Хәзерге көндә без инде Сукояр йолдызлыгы дәверенә аяк бастык. Ул да ике мең ел буе дәвам итәчәк. Шушы ике мең еллык вакыт аралыгында җир йөзендәге тормыш тамырдан үзгәртеп корылачак. Бүгенге көндә без башланып киткән шушы процессның беренче чаткыларын гына күрәбез, аның шаһитлары булып торабыз.

Дөнья күләмендә башланып киткән шушы үзгәрешләрне безнең ил мисалында барлап чыгу отышлырак булыр шикелле. Ни өчен дигәндә, вакыйгалар һәркемнең күз алдында барды һәм бара, күбебез аларда үзе катнаша, йөрәге аша уздыра.

Әйе, егерменче гасыр—хәзерге көндә барган глобаль үзгәрешләргә әзерлек чоры булды. Әүвәл Россия тарихында булып узган бер гаҗәеп хәлгә игътибар итик. 1917 елдан бездә дин җәмгыятьнең рухи нигезе булудан туктады, гамәлдән төшеп калды. Россия Раббыбыздан баш тартты, алмашка коммунистик идеология килде. Шулай ил 70-80 еллап динсез яшәде, дәһри-атеистлар иле булды. Шуңа да карамастан коммунистик җәмгыять төзү идеаллары югары әхлакны алга сөрде, кешеләрне туганнарча яшәргә, бер-берсенә ярдәм итәргә чакырды, яшь буынны намуслы итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелде, картлык көнендә кеше кайгыртусыз калмады,—бер сүз белән әйткәндә, илдә дәһрилек чәчәк атса да, аның рәсми идеологиясе гуманистик нигезгә корылган иде.

Югары идеаллар белән рухланган халыклар Гражданнар сугышыннан соң илне торгызуда, Бөек Ватан сугышы елларында аны дошманнан саклауда, соңыннан кабат аякка бастыруда, сәнәгать гигантлары төзүдә, чирәм җирләрне үзләштерүдә гаҗәеп тырышлык, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Халыкларның бер идея тирәсенә туплануы илне көчле һәм абруйлы итеп бөтен дөньяга танытты. Сәясәттә гаять катлаулы моментлар булуга карамастан, ил һаман алга таба бара кебек иде. Әмма нигездә матди-техник һәм хәрби яктан ныгуга йөз тоткан СССР дип аталган дәүләтнең бераздан үсеше тукталды, ул бер урында таптана башлады—торгынлыкка дучар булды.

Ни сәбәпле шулай килеп чыкты соң? Сәбәбе бик гади—рухи үсеш кануннарын белмәү, барысын да матди як хәл итә дип уйлау, планнарны шул нигездә кору иде килеп туган торгынлыкның төп сәбәбе. Коммунистик идеология нигезендә: «Материя—беренчел, аң-рух—икенчел»—дигән ялган принцип ята. Ә Җиһанда бит барысы да киресенчә корылган, анда аң-рух һәрвакыт беренчел, материя исә икенчел. Раббыбыз аңында Галәм идеясе барлыкка килмичә ул төзелә алмый. Сызымын сызмыйча хәтта гап-гади урындыкны да ясап булмый. Иоанн Инҗиленең беренче юллары юкка гына шундый сүзләрдән башланмый: «В начале было Слово, и Слово было у Бога, и Слово было Бог». Биредә «Слово-Сүз»не— беренче этәргеч, хәрәкәт, Җиһанны барлыкка китерү идеясе дип кабул итәргә дә мөмкин.

Шулай коммунистик идеология үзе утырган ботакка балта чапты, иң алдынгы идеяләр капма-каршысына үзгәртелде, җәмгыятькә һәм кешегә каршы эшли башлады. СССР дип аталган илдә ахмаклыклар күп булды. Мисал өчен 70 нче елларда илдә зур шау-шу, тавыш кубарган, кайнар көрәшләр китереп чыгарган төньякка аккан елгаларны көньякка таба бору проектын гына искә төшерик. Үзенең мәгънәсезлеге, илгә китерәчәк зыяны, рухиятсызлыгы белән аерылып торган шушы проект, абруйлы дәүләт оешмалары тарафыннан эшләнеп, гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителмәдемени?! Ярый әле илнең патриотик зыялылары бу ахмаклыкка кискен каршы чыкты, зур тавыш күтәрде. Бу афәттән бары шулай гына котылып булды. Моңа өстәп тыныч кына агып яткан елгаларда ( мәсәлән, Идел ) электр станцияләре каскады төзү һәм шуның аркасында иң уңдырышлы күпме кара туфраклы җирләрне су астында калдыруны да әйтергә мөмкин. Шушы акылсызлык аркасында күпме өстәмә проблемалар туды, көтелмәгән күпме чыгымнар тотарга туры килде.

Бер сүз белән әйткәндә, 70 нче елларны рухиятсызлыкның иң түбән төшкән чагы дип әйтергә мөмкиндер. Ул елларда уйлый белгән һәр кеше өчен андый режимның киләчәге булмавы ап-ачык иде. Рух һәрвакыт беренчел, ә материя, гамәл—икенче урында тора. Җиһанның төп канунын киресенә алмаштырып яшәгән дәүләт ничек итеп озын гомерле була алсын. Ул бит Раббыбыз кануны белән санашмыйча яшәргә омтылды. Моннан ни килеп чыкканын без инде күрдек.

Аннан 80 нче еллар килде, илдә «үзгәртеп кору» дигән хәрәкәт башланды. Шулай без кискен үзгәрешләр чорына килеп кердек. Алар дәүләтнең генә түгел, һәр кешенең язмышына кагылды. Тормышта бар нәрсә җимерелә, сүтелә башлады. Халыкта: искегә тисәң исең китәр, дигән әйтем бар. Бу очракта искене ямаштырып, аннан-моннан сипләп кенә котылу мөмкин түгел икәнне күпчелек күрә, аңлый иде. Дөрес, элекке тәртипләрне үзгәрткәләп, яңалыклар керткәләп иске тормышны саклап калырга тырышучылар да булды. Әмма күпчелек элеккечә яшәү мөмкин түгел икәнне аңлый, тормышны тамырдан үзгәртеп кору ягында иде. Һәм СССР халыкларының бу омтылышында заман таләбе бик ачык чагылды.

Инде вакыйгаларга тагын да өстәнрәк торып күз салырга тырышыйк. Әйтелгәнчә, егерменче гасыр—Балык йолдызлыгы дәверенең ахыргы гасырын тәшкил итә. Бу нәрсәне аңлата соң? Хикмәт шунда ки, ике мең елга сузылган шушы дәвер эчендә без, адәм балалары, Балык йолдызлыгы дәверенә хас нурланышлар (аны Илаһи План, яки Яшәү Программасы дип тә атарга мөмкин) йогынтысында яшәдек. Шушы нурланышлар адәм балаларына мәгълүм бер йогынты ясады, тормышны билгеле бер тәртиптә алып барды. Инде менә шушы зур дәвер төгәлләнеп килгәндә һәр җанның, мәктәп баласы имтихан тоткан кебек, Раббыбыз алдында өлгергәнлеккә имтихан бирер чагы җитте. Шулай рухи үсеш өчен бирелгән вакыт төгәлләнгәндә җаннар имтихан тапшыра, бу «җаннарны җыеп алу» дип атала. Һәр җан Күкләр алдында хисап бирә. Имтиханны уңышлы тапшырсаң, сиңа эволюциянең, рухи үсешнең яңа баскычына күтәрелергә мөмкинлек ачыла, тапшыра алмасаң, вафатыңнан соң сине Галәмдәге авыррак, кырысрак шартлар хөкем сөргән башка дөньяга озатачаклар, яисә Коръәндә тәмуг дип аталган аскы дөньяда авыр шартларда яшәячәксең—тиешле тырышлык күрсәтмәгән, рухи үсеш юлына басмаган өчен!

Безнең илдә «үзгәртеп кору» дигән нәрсә тиктомалдан гына барлыкка килмәде. Гадәттә, кешеләр аны сәяси, икътисади сәбәпләр белән аңлатырга тырышалар. Әмма һәр күренешнең күзгә күренми торган сәбәпләре дә була. Уйлап карыйк әле, СССР дип аталган катып калган илдә кешегә рухи үсеш өчен тиешле шартлар бар идеме? Идеология—коммунистлар партиясе идеологиясе, фикер кысылган, матбугатны цензура буып тора, ирекле рәвештә фикер йөртү, әйтәсе килгән сүзеңне әйтү, язып чыгу, шул хакта ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеге юк. Чит илдә чыккан китаплар илгә кертелми, бары тик безнең идеологиягә каршы килмәгәннәре генә тәрҗемә ителә. Бу хәл аң, фикер үсешенә киртәләр куя, шәхеснең үсешен тоткарлый, аны тарлыкта яшәргә мәҗбүр итә иде.

Кешенең рухын буып торган мондый режимның яшәргә хакы бар идеме? Әлбәттә, юк иде. Шуңа күрә ул бик тиз җимерелеп төште дә. Чөнки ул эволюция канунына каршы барды. Тагын да түзеп тору мөмкинлеге калмагач, Күкләр аңа үз хөкемен чыгарды.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар—бу режим кешене динсез, Алласыз итеп тәрбияләргә тырышты, төп игътибар матди якны кайгыртуга юнәлтелде. Шуңа күрә дәһрилек-атеизм рухында тәрбияләнгән кешене тиз генә дингә, Раббыбызга кайтару мөмкин түгел иде. Андый кешегә Күктәге Тәрбиячеләребезнең планетабыз һәм кешелек дөньясы үсешен җитәкләвен, адәм балаларын рухи үсеш, эволюция юлыннан алып баруын сөйли башласаң—ул моңа ышанмаячак, көлеп кенә караячак. Шул сәбәпле адәм балаларын кабат Раббыбызга кайтару эше төрле могҗизалар күрсәтүдән башланды. Төрле төбәкләрдә ниндидер шаккатыргыч сәләтләре ачылган кешеләр пәйда булды. Алар кешегә, үзеннән берни сорашмыйча, тормыш хәлләрен, авыруларын, киләчәктә ниләр буласын сөйләп бирә, җитди проблемаларын хәл итәргә булыша, теге яки бу очракта ничегрәк эш итү кирәклеген аңлатып бирә иделәр. Шулай телгә тылсым ияләре—сукыр Ванга, экстрасенслар Джуна, Кашпировский, Чумак кебекләрнең исемнәре килеп керде. Шаккаткыч хәл—аларның дәвалау сеансларын хәтта үзәк телевидениедән күрсәтә башладылар. Кешеләр су тутырылган банкалар тотып телетапшырулар карый, экраннан агылган энергетика ярдәмендә суны «заряжать» итәргә тотындылар. Шулай илдә экстрасенслар, күрәзәчеләр дәвере башланды.

Безнең ил өчен көтелмәгән бу күренешнең кешегә ярдәм итүдән тыш тагын бер әһәмиятле ягы бар иде. Кешеләргә андый сәләтләр кайдан килә, башкалар булдыра алмаганны алар кем ярдәмендә башкара? Мондый сораулар кешенең фикерен ирексездән Күкләргә тарта, аны тәрбия кылучы Затлар барлыгын, Раббыбыз һәм Аның күп санлы ярдәмчеләре булуына ишарәли, күңелдә бик күп сораулар уята иде. Өстәвенә шул ук елларда кешеләр оча торган тәлинкәләр (НЛО) күрә башладылар, чит планетадан килгән ниндидер затлар белән очрашу очраклары газета-журналларда басыла, кайчакта алар, аерым кешеләрне корабларына алып кереп, Галәм буйлап сәяхәт кылдыра һәм кире өйләренә кайтарып куя иделәр. Аерым йортларда «полтергейст» дип аталган «йорт иясенең» әллә ниләр кылануы, күзгә күренмәгән шушы затның савыт-саба ватуы, шкафларны ачуы, люстраны селкетүе, стеналарны шакып йөреп, хуҗаларга төне буе йокы бирмәве турында газеталар язып чыга, телевидение андый кешеләрдән интервью ала, андый йортка хәтта милиция наряды билгеләнә, тик беркемне ни күрә, ни тота алмыйча буш кул белән әйләнеп кайта иде. Шушы елларда күзгә күренмәгән затларны өйрәнүче уфология фәне чәчәк атты, галимнәр оча торган тәлинкәләр еш күренгән төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештырды. Бер сүз белән әйткәндә, кеше өстенә күзгә күренмәгән «теге дөнья» барлыгын, параллель дөньяда кемнәрнеңдер яшәвен, хәрәкәт итүен исбатлый торган фактлар яңгыры ява башлады. Бу фактлар кешегә бик нык басым ясый, аңны тетрәтә, элекке дәһрилек күзаллауларын акрынлап какшата иделәр. Алар дөньяның, син уйлаганча, бер каптырмалы гына булмавын, яшәешнең күп катламнардан торуын, адәми затның күзгә күренмәгән реаль энергияләр, затлар, төрле көчләр камалышында яшәвен даими сиздереп тордылар.

Шул ук елларда дин әһелләре дә хәрәкәткә килде, аларга да ирекләр ачылды, яңа гыйбадәтханәләр төзелә башлады. Күпләр дин юлына басты. Әмма берничә дистә ел дини белем бирү өзелеп торганга, бу хәрәкәтне җитәкләрдәй әзерлекле кешеләр санауны гына иде. Шул сәбәпле дин өлкәсенә очраклы кешеләр дә килеп керде. Ләкин барыбер халыктагы дингә табигый тартылу күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндерелә, кеше үзен Күкләр тәрбиясендә яшәүче зат итеп тоя, шуның белән юанып яши башлады.

Бу еллардагы тагын бер гаҗәеп күренешкә аерым тукталып үтәсе килә. Аны арадашчылык хәрәкәте дип билгеләргә мөмкин. Моңарчы мөселманнар бер генә арадашчыны—рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәрне генә белә иде. Бу очракта «арадашчы» төшенчәсе Күкләрдәге Затлар белән элемтәгә керү бәхетенә ирешкән, контакт аша аннан илаһи сүз ишеткән, хәбәр алган кешене аңлата. Мөхәммәт пәйгамбәргә вәхи килүне, аңа Коръән аятьләре иңә башлауны да асылда шул ук арадашчылык дип исәпләргә мөмкин. Әлбәттә, арадашчылык белән арадашчылык арасында зур аерма бар. Кем белән аралашасың бит. Күкләрдә кемнәр генә булмас...Ләкин бу күренешнең нигезендә бер үк процесс ята.

Ни хикмәт, борынгы заманнарда санаулы гына булган арадашчылар егерменче гасыр ахырында кинәт күбәеп киттеләр. Алар аша төрле мәгълүматлар, киңәшләр, өйрәтмәләр бирелә башлады. Бу текстлар хәтта аерым җыентыклар рәвешендә (Ченнелинг-контактёрлык җыентыклары) басылып та чыктылар. Нинди хикмәтле күренеш иде соң әле бу арадашчылык дигән нәрсә? Аның беренче максаты, әлбәттә, кешеләргә өр-яңа мәгълүмат бирү, кешелек дөньясының зур сынаулар чорына килеп керүен тәфсилләп аңлату, бу елларда рухи үсеш юлына басуның иң дөрес һәм имин юл икәнен төшендерү иде. Планетабыз һәм без, адәм балалары, сынау чорын кичерәбез, Күкләр алдында Имтихан тотабыз—Яңа Дәвергә күчәргә әзерлек бара. Мондый Хисап бирү чорына килеп кергәндә адәм балаларына Күкләрдән һәрвакыт кисәтүләр иңгән. Библия белән Коръәндә (7:59-64) Нух (Ной ) пәйгамбәр тарихы юкка гына бәян ителми, ул заманда да җир йөзен су басар, Туфан килер алдыннан адәм балаларына пәйгамбәрләр, изге затлар аша кисәтүләр килгән. Тик аларга колак салучы гына аз булган. Без дә хәзер шундый дәвергә аяк бастык.

Әмма әлеге арадашчы—контактёрлар һәм экстрасенслар, кайсы белеп, күбесе үзе дә белмичә, тагын бер зур эш башкардылар. Эш шунда ки, дәверләр алмашынган вакытта (Планетабызның Балык йолдызлыгыннан Сукояр йолдызлыгына күчүе) Җирнең һәм анда яшәүчеләрнең энергетик халәтен-тибрәнешләрен югарырак дәрәҗәгә күтәрү ихтыяҗы туа. Арадашчы-контактёрлар һәм экстрасенслар энергияләрне Күктән кабул итү һәм җир йөзенә тарату белән шөгыльләнделәр һәм шөгыльләнә. Раббыбыздан килгән энергияләр алар аша Җиргә дә үтеп керә, җир йөзендә яшәүчеләрнең энергетикасын арттыра иде. Андый кешеләрнең күбәеп китүе шуның белән дә аңлатыла. Әлбәттә, сынаулар чорында авыручылар да арта һәм көн тәртибенә аларны дәвалау, саклап калу ихтыяҗы килеп баса. Кыскасы, бу күренешләрнең берсе дә үзеннән-үзе килеп чыккан очраклы хәлләр түгел, ә Раббыбыз Планы буенча планета күләмендә алып барыла торган олуг эшләр.

Җирнең яңа энергетик халәткә күчүе өчен анда яшәүчеләрнең рухи яктан югарырак баскычка күтәрелүе таләп ителә. Әйтелгәнчә, кеше Галәмнән килгән энергияләрне тәне аша уздыра, ул аларны, якорь корабны тотып торган кебек, Җиргә беркетүче ролен башкара. Әгәр дә кешенең рухи үсеше түбән булса, ул үз тәне аша үткән энергияләрне түбән сыйфатлы итеп үзгәртә. Әгәр дә әлеге энергияләр югары рухиятка ия кеше тәне аша узса, аларның сыйфаты да югары була һәм бу хәл планетабызның (Җир-Анабызның) алга китешенә зур ярдәм була, аның эволюциясен тизләтә. Менә нинди хикмәтле зат бит ул кеше дигәнең! Ул үзенең җир йөзендә нинди вазыйфа башкаруын белми диярлек. Менә ни өчен контактёрлар аша алынган мәгълүматларда Тәрбиячеләребез кешене рухи үсеш юлына басарга чакыра, чөнки бары шушы таләп үтәлгән очракта гына Күкләр, Җир-Анабыз һәм без—адәм балалары арасында барган энергия алмашу процессы тиешенчә барачак. Ә моның өчен без рухият һәм әхлак ягыннан гаять югары баскычта торырга тиеш.

Егерменче гасырда, бигрәк тә аның ахырында, безнең илдә булып узган үзгәрешләр, сәяси системаның зур тетрәнүләр кичерүе, рухият өлкәсендә ачылган мөмкинлекләр һәм ирекләр—барысы да шушы процесска әзерлек чаралары булды. Кешегә дин, рухият юлына басуда бик күп юллар күрсәтелде, җаның теләгән китапны уку, рухи тәгълиматлар белән танышу, белем алу, аңыңны үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Шушы нигездә хәзерге көндә Иске Илаһилыктан Яңа Илаһилыкка күчү бара.

Иске Илаһилык дигәндә без нәрсәне күз алдында тотабыз? Иске Илаһилыкны борынгы заманнарда бирелгән диннәр, рухи тәгълиматлар дип аңларга кирәк. Алар тарихи дәверләрдә үз Вазыйфаларын үтәде, хәзерге көндә дә билгеле бер катлам кешеләр өчен рухи таяныч булып хезмәт итә. Әмма зур белемнәр белән коралланган, акылга таянып конкрет эш итә торган, компъютер аша теләсә нинди мәгълүматны ала белгән замана баласын борынгы дәверләрдә бирелгән, искерә дә төшкән диннәр, тәгълиматлар инде канәгатьләндерә алмый. Хәзер рухи тәгълиматлар эчтәлеге һәм бирелү рәвеше белән заманча булса гына кешене җәлеп итә ала. Шуңа күрә хәзерге вакытта Күктәге Даирәләрдән бирелгән мәгълүматларда заман кешесенең фикерләү рәвеше һәм психологиясе һәрвакыт искә алына. Яңа Илаһилыкны чагылдырган бу материаллар эчтәлеге ягыннан бай, формасы ягыннан фәнни яки фәнни-популяр, иң мөһиме—төгәл һәм аңлаешлы була. Аларда борынгы диннәрдә чагылыш тапкан хакыйкать һәм идеяләр бик нык киңәйтелә, баетыла һәм бүгенге заманда барган процессларны тирәнтен аңларга ярдәм итә. Аларда кешелек дөньясының алга бару юлларын күрсәткән бик күп закончалыклар ачып салына. Әлбәттә инде, дөньяның үсеш юлларын чагылдырган шушы закончалыклар белән танышкан, аларны үзләштергән кеше Яңа Дәвергә әзерлекле һәм аңлы рәвештә аяк басар дип өмет ителә. Адәми зат үзенең рухи үсешендә югарырак баскычка күтәрелгән саен аңа карата таләпләр дә югарырак куела.

Әмма Рәсәй, көтелмәгәндә бер салулап алмаса, Рәсәй буламыни!? Бу мәсьәләдә дә бездә туры юлдан читкә тайпылу кебек күренеш барлыкка килде. Бирелгән белемнәр, кешеләрдә кинәт ачылып киткән сәләтләр, моңарчы тыелып килгән эзотерик әдәбият, төрле төркемнәрдә гамәлгә кергән рухи практикалар еш кына Яңа Дәвергә күчү өчен түгел, күбрәк матди якны ныгытуга, күбрәк акча эшләүгә, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә файдаланылды: кемдер күрәзәче ярдәмендә үзенә кияү эзләде, бизнесын көйләде, сихер-магия ярдәмендә кешегә тәэсир итү белән шөгыльләнде һ.б. Кыскасы, кеше дигәнең кабат матдиятчылык тозагына килеп эләкте, бирелгән мөмкинлекләрне дөрес кулланмады. Артык баеп китүчеләр, гомумән, Раббыбыз барлыгын онытты, чөнки матди көч-куәт аларга рухият юлына баскан өчен түгел, киресенчә, әхлак кануннары белән санашмыйча яшәгән, аларны инкарь иткән өчен агыла иде. Андый кеше өчен Раббыбызның булмавы файдалырак, Аны искә алмыйча яшәү уңайлырак, чөнки күңелдә шик-шөбһә дә, шомлы уйлар да тумый. Кыскасы, хәлләр: әйбәт ният белән тотынган идек тә, гадәттәгечә килеп чыкты,—дигән кебегрәк булды.

Форсаттан файдаланып, дин өлкәсенә караган бер күренеш турында да бер-ике сүз әйтеп узасы килә. Әйе, хәзер күпләр дин юлына басты, халык дингә сусаган иде. Әмма кайберәүләр динилекне, тәкъвалыкны үз шәхесләрен раслау өчен файдалана. Алар тышкы кыяфәткә бик нык игътибар итә, шәрекъ фасонына охшатып, нинди генә баш киеме, күлмәк, кофта, костюм кебек нәрсәләр кими һәм шуның белән даими рәвештә үзләренең нинди дини һәм тәкъва икәнлекләрен исбатларга омтылалар. Хәтта моның белән башка кешеләргә басым ясап торырга яраталар. Дини мәсьәләләр хакында иреклерәк фикер йөртүче булса, нәфрәтләнәләр, ул кеше аларның кан дошманына әверелә. Әлбәттә, бу күренешнең асылында бик нык чикләнгәнлек, рухиятның чамалы булуы ята. Югары рухиятка ия кеше үзенең динилеген, тәкъвалыгын, ни дәрәҗәдә Раббыбызга бирелгәнлеген исбатлап йөрүдән ерак тора, динилек аның күңелендә, уенда, сүзендә, гамәлендә, кешеләргә карата булган мөнәсәбәтендә чагыла. Динилекне болай демонстрацияләүче кеше белән сөйләшә башласаң, бик тиз аның аңы әле урта гасырлар томаны эчендә яшәвен ачыклыйсың. Ул Коръәнне дә юньләп аңламый, бары тик аның кәлимәләрен генә кабатлый, Изге Китапның рухына түгел, хәрефенә табына, шуны чын динилек дип саный. Тагын шунысы да бар— мондый кешеләр, үз динеңне тирәнрәк аңлау өчен, диннәрне чагыштырып өйрәнүдән бик нык куркалар, кешелек дөньясына бирелгән башка дини тәгълиматлар белән кызыксыну, шулай аң-белемеңне үстерүне алар үз динеңә хыянәт итү дип саный, чикләнгәнлек читлегендә яшәүне кулайрак күрәләр.

Дин өлкәсендәге бу күренешне мин «үз-үзеңне сукырайту» дип бәяләр идем. Әлбәттә, мондый сыйфат кешенең рухи яктан бик түбән баскычта торуы турында сөйли. Кеше нәрсәнең өскә, нәрсәнең аска тартканын чамаламый икән, димәк, аның аңында төшенчәләр буталышкан, дөньяны дөрес аңлау әле юк дигән сүз. Югары аң, югары рухият ул һәрвакыт куркусыз була, ул үзе өчен яңа офыклар ачарга омтыла, шул юлдан барып кына үсешкә ирешү мөмкин икәнне яхшы белә. Ясалма динилекне, тәкъвалыкны байрак итеп йөрткән кешеләр белән бәхәсләшмәскә, аларга көчеңне сарыф итмәскә кирәк, заманнары узып бара...

Заманыбызның бер глобаль күренешенә игътибар итик. Соңгы елларда җир йөзендә фаҗигалар аеруча күбәеп китте: планетаның әле бер, әле икенче тарафында катастрофалар, аварияләр, табигать көчләренең чыгырдан чыгып шашынуы күзәтелә, шул сәбәпле бик күп нәрсә юкка чыга, җимерелә, меңәрләгән кеше һәлак була. Әлбәттә, моны очраклы хәлләр дип тә уйларга мөмкин, күпчелек кешеләр аны шулай «дөньяларның көе китте» дип кабул да итә. Әмма бу күренешләрнең асылын планетабызда барган глобаль чистарыну процессы тәшкил итә.

Әйтелгәнчә, Җирдә 5нче Кешелек Дөньясының яшәү вакыты төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта Галәм тарафыннан «игеннәрне урып алу», «ашлыкны кибәктән аеру» эше алып барыла. Яңа Дәвергә күчәр алдыннан планетабыз да, кешелек дөньясы да үз эволюциясен, рухи үсешен тоткарлап торган барлык искедән, чүп-чардан, балласттан арынырга, пакьләнеп калырга тиеш. Шуңа күрә бүгенге көндә төрле катастрофалар, аварияләр, стихияләрнең көйсезләнүе күзәтелә, шундый чаралар аша Җирдән китәргә тиешле кешеләр китеп бара, теге дөньяга күчерелә, кешелек дөньясы үз үсешен тоткарлап торучылардан акрынлап арына бара.

Әмма монда бер мөһим мәсьәләгә ачыклык кертеп үтү кирәк. Эш шунда ки, төрле һәлакәтләр, катастрофалар булган андый төбәкләрдә бары тик Раббыбыз сынавын үтмәгән, Ул күрсәткән юлдан бармаган, бүгенге көндә Күкләр куйган таләпләргә җавап бирмәгән кешеләр генә һәлак була. Ә һәлакәтләр зонасына эләккән саф кешеләрне Раббыбызның күп санлы ярдәмчеләре исән-имин килеш саклап кала. Моның шулай икәненә ышану өчен һәр кешенең аны саклый торган фәрештәсе булуын искә төшерү дә җитә.

Сорау туа: ни өчен бу эш катастрофалар, төрле һәлакәтләр белән алып барыла? Тыныч кына, зур фаҗигаларсыз гына булмый микәнни? Әйтергә кирәк, әгәр дә хәзерге көндә кешеләр Раббыбыз тарафыннан бирелгән яңа мәгълүматны, дөньяны яңача аңлауны, эволюцион үсеш закончалыкларын китап кибетләрен басып киткән рухи-эзотерик әдәбият аша үзләштерә барган булсалар, әхлак, фикер һәм аң үсеше ягыннан Күкләр куйган таләпләргә җавап бирсәләр, җир йөзендә мондый һәлакәтләрнең, фаҗигаларның, стихияләрнең чыгырдан чыгуы кирәк тә булмас иде. Әмма бик күп кешенең әле әхлагы түбән, Күкләр тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге белемнәрне, өйрәтмәләрне кабул итми, кайберәүләр гомумән андый китапларны кулга алырга курка, моны гөнаһлы эш дип саный. Шулай үзенең үсешен тоткарлый, иске күзаллаулар дөньясында яшәүне кулайрак күрә. Ә вакыт инде төгәлләнеп килә, төгәлләнде дип әйтергә дә мөмкин. Шуңа күрә кешеләрне йокыдан уяту, уйланырга мәҗбүр итү өчен Күкләр кискен чаралар кулланмыйча булдыра алмый. Кешене тагын ничек уятырга!? Кыскасы, яхшылык белән уянырга, тыныч шартларда аңын, яшәү рәвешен үзгәртергә теләмәгән кешелек дөньясын Күкләргә кискен һәм кырыс чаралар кулланып уятырга, аңга китерергә туры килә. Шуңа игътибар итик: кайда югары әхлак, рухият, пакьлек, чисталык, тату эшчәнлек—анда һәлакәтләр, катастрофалар һәм үлем-китем юк диярлек. Кайда түбән хисләр, ниятләр, бозыклык, кайда нәфрәт, сугышлар, ярсулык, дошманлык—анда һәлакәтләр, аварияләр, катастрофалар. Моның шулай икәнен һәр көнне телевидение аша килеп торган дөнья хәбәрләреннән дә күреп була. Барысы да күз алдыбызда бара, бу бик реаль процесс һәм аны күрмәмешкә салышу инде мөмкин түгел. Шуңа күрә хәзер планетаның һәм гомумән кешелек дөньясының язмышы адәм балаларының үзләреннән дә тора. Кеше үзен ничек тота, ничек яши, ул үзгәрергә әзерме, үзгәрәме, Раббыбыз тарафыннан бирелә торган яңа мәгълүмат, дөньяны яңача аңлау, Яңа Илаһилык һәм югары әхлак кеше тарафыннан кабул ителәме???

Бу очракта кешегә: «Адәм баласы, иҗтиһад ит, үз-үзеңне коткар!»—дип кенә әйтергә кала.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013