Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

Серле төшенчәләр

Адәми затның яралтылуы һәм «бозыклык юлына басу» тарихын искә төшереп, аларның Библия белән Коръәндә ничек чагылыш табуын барлап чыкканнан соң без инде иркенләп фикер йөртә алабыз. Бу мифны беркем дә чын вакыйга дип кабул итми торгандыр. Бу—миф, ягъни булып узган ниндидер мөһим вакыйгаларны әкияти рәвештә теркәп калдыру, шулай киләчәк буыннарга мәгълүмат, хәбәр тапшыру ысулы булып тора. Инде әйтеп үтелгәнчә, мифлар күп очракта реаль җирлектә туа, яисә ниндидер хакыйкатьне гәүдәләндерә.

Форсаттан файдаланып, күренекле эзотерик Анни Безантның мифларга карата әйтелгән бер фикерен җиткерәсе килә: «Миф несравненно ближе к истине, чем история, ибо история говорит нам лишь об отброшенных тенях, тогда как миф дает нам сведения о той сути, что отбрасывает от себя эти тени. Как вверху, так и внизу; и притом сперва вверху, а потом уже внизу». (А. Безант. Эзотерическое христианство. М., 2001,—С. 862). Соңгы җөмләдәге «сперва вверху» гыйбарәсендә рухи дөньялар, «потом внизу»—без яшәгән матди дөнья, җир йөзендәге тормыш күздә тотыла, ягъни бар нәрсә дә әүвәл өстә—Күкләрдә, рухи дөньяларда башлана, соңыннан гына аска—матди дөньяга иңә дигән фикер әйтелә.

Мәгълүматлар миф, әкият рәвешендә тапшырылгач, белемнәрне кешедән яшереп торырга омтылган көчләр дә артык борчылмый—кеше бит барыбер аның асылын аңламаячак, чөнки хакыйкать, кирәкле мәгълүмат бары тик миф, риваять, әкият киеменә киенгән хәлдә яши. Әкиятне исә кем җитди кабул итсен. Арада берәр акыллы-зирәге табылып, асылын ача калса да хәвефләнәсе юк,—бер ике кеше барыбер әллә ни кыра алмаячак.

Шулай да, адәмнең яралтылуы тасвирланган миф артында нәрсә ята? Библия белән Коръән кешелек дөньясы тарихында булып узган нинди вакыйгаларга ишарәли? Бу мифка бик кыйммәтле мәгълүмат салынган һәм аның гасырлар буе җуелмыйча халыкларга тапшырылып килүе күздә тотылган булса кирәк. Юкса аны берничә диннең Төп Китабында алай җентекләп тасвирламаган булырлар иде.

Мифта без мәгънәсе ачык булмаган берничә төшенчә-гыйбарә белән очрашабыз.

БЕРЕНЧЕСЕ—«А от ДЕРЕВА ДОБРА И ЗЛА, не ешьте от него; ибо в день, в который ты вкусишь от него, смертью умрешь». (Библия)

«Ләкин менә бу АГАЧКА гына якын килмәгез. Бу агачның җимешен ашасагыз,— икегез дә бозыклык юлына басарсыз». (Коръән)

Китерелгән өзекләрдә безгә «дерево добра и зла»ның нинди агач икәне аңлашылмый, гомумән шик туа—биредә гомумән сүз агач турында барамы, әллә башка берәр нәрсә күздә тотыламы? Коръәндә әлеге серле агач «бу агач» дип кенә бирелә. Алда без аны җиңеллек өчен «тыелган агач» дип атарбыз. Тыелган агачта ниндидер җимешләр дә үсә икән һәм аларны ашаган кеше вафат була (Библия), яки ул бозыклык юлына баса (Коръән). Шулай итеп, безнең өчен Җәннәт уртасында үскән бу агачның нинди агач икәнлеге дә, анда нинди җимешләр өлгерүе дә, ул җимешләрне татып караган кешенең ни сәбәпле вафат булуы яки нигә бозыклык юлына басуы да билгесез килеш кала. Ике-өч юллык дини текстта билгесез нәрсәләр артык күп түгелме соң?! Мәгънәне болай тирән яшерү нигә кирәк булды икән? Гадәттә, җимешләрне «алма» дип күз алдына китерү традициягә әверелгән. Көнбатыш сәнгатендә бу темага меңнәрчә картиналар иҗат ителгән. Алма бары тик алмагачта гына үсә ала. Тыелган агачның «ал-ма-гач» дип, ә кагылырга ярамаган җимешләрнең «ал-ма» дип аталуы да очраклы хәл түгелдер. Бу хәл мифның бик борынгы заманнарда төркиләр яшәгән цивилизация җирлегендә барлыкка килүе турында сөйләмиме? Библиягә ул «запретный плод» дип бары тик тәрҗемә ителеп кенә кертелгән. Бу бит шул ук кагылырга ярамаган, тыелган җимеш—«ал-ма» булып чыга. Димәк, Библиягә кергән кайбер мифларны яһүдиләр үзләренә хәтле яшәгән төрки цивилизациядән алган булып чыга. ул вакытта ни өчен алмагач «дерево познания добра и зла» дип атала? Сораулар артык күп һәм алар барысы да җавап көтә.

ИКЕНЧЕСЕ—«...и взяла (Ева) плодов его, и ела; и дала также мужу своему, и он ел. И ОТКРЫЛИСЬ ГЛАЗА У НИХ ОБОИХ, И УЗНАЛИ ОНИ, ЧТО НАГИ...» (Библия)

«Ниһаять, алар икесе дә (тыелган агач җимешен) авыз иттеләр. Шуннан соң АЛАРНЫҢ ШӘРӘЛЕГЕ АЧЫЛДЫ». (Коръән)

Тыелган агач җимешләрен авыз иткәч ачылган күзләр—ул нинди күзләр? Моңарчы да Адәм белән Хәува сукыр түгелләр иде шикелле. Һәм алар нинди «шәрәлекне» күрү сәләтенә ия булдылар? Кыскасы, Библия белән Коръәндә серләр кат-кат яшерелгән.

ӨЧЕНЧЕСЕ—«в день, в который вы вкусите их, откроются глаза ваши, и ВЫ БУДЕТЕ КАК БОГИ, ЗНАЮЩИЕ ДОБРО И ЗЛО».

«И увидела жена (Адама), что дерево хорошо для пищи, и что оно приятно для глаз и вожделенно, потому что ДАЕТ ЗНАНИЕ». (Библия)

Шунысы да бар—тыелган агач җимешләрен ашау, күзләрне ачып, аларга ниндидер «күрү» сәләте генә биреп калмыйча, адәми затны аллаларга хас ниндидер хикмәтле белемнәр белән дә коралландыра икән. Әлбәттә инде, мондый агач җимешләреннән кем генә баш тартыр да, кем генә илаһи мөмкинлекләрдән файдаланмый калыр икән. Һәм Адәм белән Хәува Иблис корган шушы ятьмәгә килә дә керә.

ДҮРТЕНЧЕСЕ—Иблис: «Раббыгыз бу агачтан файдалануны сез ФӘРЕШТӘ яки ҮЛЕМСЕЗ ЗАТ булмасын өчен тыйды».

Иблис: «Ий, Адәм, сиңа МӘҢГЕЛЕК (ТОРМЫШ) һәм ХАКИМИЯТ АГАЧЫН күрсәтимме?»—ди. (Коръән)

Шулай итеп, Коръәндәге сюжетта Иблис Адәм белән Хәуваны Аллаһ әлегә яшереп торган серләрне ачып салуны ышандырып алдый. Бу серләр—үлемсезлеккә ирешү яисә хакимлек итүдән гыйбарәт. Икесе дә Җирдә яшәүче кешене бик нык ымсындыра торган нәрсәләр.

Адәм белән Хәуваның Планнан читкә тайпылуы Раббыбызны борчуга сала һәм бу хәл Библиядә ап-ачык теркәлгән:

«Вот Адам стал как один из Нас, зная добро и зло; и теперь как бы не простер он руки своей, и не взял также от ДЕРЕВА ЖИЗНИ, и не ВКУСИЛ, не стал ЖИТЬ ВЕЧНО», - диелә. (Бытие, 3 : 22)

Шөбһәләнерсең дә! Үзенең аңы илаһи гыйлемнәрдән дөрес файдалана белү баскычына күтәрелмәгән Адәм кулына вакытыннан иртә тыелган белемнәр, технологияләр кебек көчле корал килеп керү бик җитди мәсьәлә. Егерменче йөз мисалы гына да моны бик ачык күрсәтте (атом-төш коралы, водород бомбасы, психотрон корал, Филадельфия эксперименты, Чернобыль һәлакәте һ.б.) Библиядән китерелгән соңгы өзектә «дерево познания добра и зла» икенче төрле гыйбарә— «дерево жизни» белән алмаштырыла. Аларның бер үк нәрсә икәнлеген без адарак әле күрербез.

БИШЕНЧЕСЕ—Адәм белән Хәуваны «юлдан яздыручы» Елан булып тора. Ни өчен Елан? Елан үзе кем? Ни өчен ул Коръәндә Иблискә әверелгән? Бу үзгәреш нәрсәне аңлата?

Бу сораулар да җавап көтә. Аларга ачык җавап алмыйча, мифны да, адәми затның яралтылу тарихын да ахырынача аңлау мөмкин түгел. Аларны сюжет элементы дип кенә карау мәсьәләгә ачыклык кертми. Һәм без, моңа кадәр яшәгән күп буыннар кебек, асылы ачылмаган әкияти вакыйга белән канәгатьләнеп яшәргә тиеш булабыз. Әмма адәми зат өчен алай яшәү инде мөмкин түгел. Башка заман килде, өченче меңъеллыкның капкалары ачылды һәм кешелек дөньясы Яңа Дәвергә аяк басты. Бүген эзотерик (яшерен) белемнәрне үзләштерү, кешелек дөньясы тарихында яшәп килгән тирән серләрне ачып салу һәм шул нигездә алга атлау заманы килде. Адәми зат күп дәверләр буе үзеннән яшерелеп килгән чын тарихын белергә, Җиһанда үз урынын ачыкларга тели.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013