Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?

Инде «дерево познания добра и зла», «дерево жизни» һәм Коръәндәге «мәңгелек (тормыш) һәм чикләнмәгән хакимият» агачларының нинди агачлар икәнлеген ачыкларга тырышып карыйк. Өстәп шуны да әйтәсе килә: борынгы чыганакларда, Ислам диненә караган кайбер хезмәтләрдә бу агач ни өчендер «богъдай» (бодай) агачы дип атала. Ни өчен «богъдай»—беркем дә әйтә алмый. Тик аңдашылмаса да, теркәлгән мәгълүмат яши бирә. Мифның бөтен хикмәте, төп Вазыйфасы да шунда— ул кыйммәтле хәбәрне җуелудан саклар өчен уйлап чыгарылган һәм бу эш бик зирәк затлар тарафыннан башкарылган.

«Дерево познания добра и зла», «дерево жизни» гыйбарәләрендә ниндидер тирән мәгънә, сер яшерелүе сизелеп тора, «мәңгелек тормыш» һәм «чикләнмәгән хакимият» дигән төшенчәләр исә аңлаешлырак яңгырый, ягъни Коръәндә төшенчәләр практик тормышка, гади кеше фикерләвенә яраклаштырып, шактый гадиләштереп бирелә. Моның сәбәбе—Коръәннең үсеш ягыннан гаять түбән баскычта торган җәмгыятькә иңүендә булса кирәк. Ислам дине барлыкка килгәндә гарәпләр әле Җаһилият дәверендә яшиләр, бу җәмгыять әле ыруглык чорыннан чыгып та җитмәгән була, шуңа күрә Библиядәге кайбер төшенчәләр Коръәндә шул җәмгыятьнең фикерләү дәрәҗәсен истә тотып җиткерелә. Әлбәттә, бу чорда гарәп кабиләләренә катлаулы тәгълиматларны, бигрәк тә Җиһан, яшәеш серләренә караган эзотерик төшенчәләрне аңлату мөмкин булмаган. Моның ачык мисалын без 2 нче сурәнең 28 аятендә күрәбез. Анда реинкарнация теориясе (кабат гәүдәләнү, җанның Җиргә күп тапкырлар әйләнеп кайтуы) җиңелчә ишарә рәвешендә генә сиздереп кителә. Әлбәттә, мондый урыннарны эзотерик әзерлеге булган кеше генә аңлый ала, гади укучы аны бөтенләй күрми. Әмма бу тәгълимат Коръәндә чагылыш тапкан. Ул адәми затның рухи эволюциясен аңлатып бирә. Җирдә бер генә тапкыр яшәп адәм баласы ничек акыл, тәҗрибә, рухи потенциал туплый алсын да, ничек итеп изгелек баскычына күтәрелсен?!

Коръәннең беренчел максаты—Җаһилият чорында яшәгән, потларга, йолдызларга, тау-ташларга, аерым ыруг илаһларына һәм башка бик күп нәрсәләргә табынган, тормыш-көнкүрешләрендә гаять вәхши гадәтләр хөкем сөргән (мәсәлән, яңа туган кыз баланы тере килеш җиргә күмү гадәте), зиначылык, эчкечелек киң җәелгән җәмгыятькә югары әхлак өлгеләре бирү, шушы җәмгыятьнең рухи тормышын Аллаһ мисалындагы бөек идеалга юнәлтү, кылган гамәлләреңне шушы идеал югарылыгыннан торып бәяләргә чакыру, шуңа өйрәтү була. Шуңа күрә Исламда җәмгыять тормышын оештыру, кешеләр арасында гадел мөнәсәбәтләр урнаштыру мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелә. Коръән беренче чиратта гарәп кабиләләрен Җаһилият караңгылыгыннан йолып алу максатын куя, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр вәгазьләрендә, хәдисләрдә иске җәмгыять тәртипләре нык тәнкыйтьләнә, алар урынына яңача яшәү рәвеше, яңа тәртипләр, мөкәммәл яңа әхлак, яңа рухи идеаллар тәкъдим ителә. Ә инде Исламның йогынтысы дөньяга җәелә бару чорында шушы идеаллар—үзеңне Аллаһның газиз баласы итеп карау, гадел яшәү һәм гамәл кылу, югары рухият һәм әхлак өлгеләре башка халыкларга да тәкъдим ителә. Дөрес, еш кына сөңге-кылыч ярдәмендә. Хәер, урта гасырларда башкача була да алмагандыр...

Шулай Ислам рухи һәм мәдәни үсеш ягыннан гаять артта калган гарәп дөньясын яңа баскычка күтәрү Вазыйфасын үз өстенә ала. Җир йөзендәге караңгы бер төбәккә җан керә, нур иңә, үсешкә этәргеч ясала, бу төбәк акрынлап торгынлыктан чыга. Әмма без, Исламның бөек казанышлары белән горурланган хәлдә, аның белән янәшә торган башка диннәрнең, рухи тәгълиматларның да кешелек дөньясы үсешенә керткән өлешен күрә белергә тиешбез. Ахыр чиктә бит диннәр, рухи тәгълиматлар халыкларга, өлешләп-өлешләп, бер үк чыганактан иңә, бер үк Вазыйфаны—адәми затны рухи дөньялар белән бәйләү, догалар аша Тәрбиячеләребезгә рәхмәтләребезне җиткерү Вазыйфасын башкара. Күрәсең, бер динне генә бердәнбер хак дин дип санау—җир йөзендәге рухи тәгълиматларның халыкларга иңү, дөньяга таралу закончалыкларын белеп җиткермәүдән килә булса кирәк. Мондый караш фикер тарлыгына, чикләнгәнлеккә, бер динне икенчесенә каршы куюга, халыкларны бер-берсеннән аеруга, рухи үсешне тоткарлауга китерә. Кем генә моны илаһи эш-гамәл дип бәяләргә җөръәт итәр икән?

Без сүз алып барган тыелган агач («древо познания добра и зла», «древо жизни») мәсьәләсенә «Библейская энциклопедия» дә ачыклык кертә алмый, мифны анализлау урынына түбәндәге цитата белән чикләнә: «...Плоды древа жизни после греха и изгнания из Рая не были полезны человеку, потому что он уже не мог вкушать их». Моны житди сораудан качу, дип кенә кабул итәргә мөмкин. Әмма яһүд, христиан һәм ислам диннәреннән ерак торган Көнчыгыш тәгълиматлары тарафдарлары, бу диннәрдән ерак булуларына карамастан, Адәм белән Хәуваның яралтылуы турындагы миф хакында гаять тирән һәм дәлилле фикерләр әйтәләр.

Мәсәлән, рухи практикалар остасы, шул хакта дистәләгән китаплар язган Лобсанг Рампа бу мифның асылын менә ничек аңлата (төгәллекне саклау өчен өзекне тәрҗемә итмичә генә китерәбез):

«Физиологи расчленяют человеческое тело и все сводят к массе плоти и костей... Они не открыли, да и не пытались открыть вещей более сокровенных, того, что индусы, китайцы и тибетцы знали за многие века до зарождения христианства.

Позвоночник является чрезвычайно важной частью организма. В нем заключен спинной мозг, без которого человек становится совершенно неподвижным, совершенно бесполезным существом. Но значение позвоночника гораздо серьезнее. В самом центре спинного мозга находится ствол, УХОДЯЩИЙ В ИНОЕ ИЗМЕРЕНИЕ. Это и есть тот ствол, по которому путешествует в случае пробуждения сила, известная под именем КУНДАЛИНИ. В основании позвоночника находится то, что на Востоке именуется ОГНЕМ ЗМЕЯ. Здесь находится сама ЖИЗНЬ.

У обычного жителя Запада эта великая сила пребывает в глубокой спячке, почти парализованная от бездействия. Собственно говоря, она чем-то и похожа на змею, свернувшуюся в основании позвоночника, змею огромной силы, которая по разным причинам не может в данный момент вырваться из заточения. ЭТОТ МИФИЧЕСКИЙ ОБРАЗ ЗМЕИ ИЗВЕСТЕН КАК КУНДАЛИНИ, и у пробудившихся людей Востока сила Змеи может воспрянуть по стволу спинного мозга, подняться до самого разума и дальше, дальше, в астрал (гади генә итеп әйткәндә, Астрал—рухи дөньяларның Җиргә якынрак торган катламын тәшкил итә—С.Ш.) Поднимаясь, эта могущественая сила активизирует все чакры или центры силы, такие как пупок, горло и прочие энергетические центры. Когда эти центры пробуждаются, человек преисполняется жизни, приобретает мощь и влияние.

Полностью контролируя эту силу Змеи, человек может достичь почти всего.

Итак, легенда (миф) гласит, что Ева поддалась искушению Змея. Иными словами, Ева каким-то образом узнала о Кундалини. Она смогла высвободить силу Змеи, в основании ее позвоночника, которая взмыла вверх по стволу спинного мозга, пробудив ее разум, и дала ей ЗНАНИЕ. А в легенде (мифе) сказано, что она вкусила ПЛОД ОТ ДРЕВА ПОЗНАНИЯ. Получив это знание, она получила СПОСОБНОСТЬ ВИДЕТЬ АУРУ, ИЗЛУЧЕНИЕ СИЛЫ, ОКРУЖАЮЩЕЕ ЧЕЛОВЕЧЕСКОЕ ТЕЛО. Она увидела ауру Адама, его мысли и желания, а у Адама, искушенного Евой, ПРОБУДИЛАСЬ ЕГО СОБСТВЕННАЯ КУНДАЛИНИ, и он тоже увидел Еву такой, как она есть.

Истина заключается в том, что один созерцал ауру другого, видя его обнаженную астральную форму, форму, лишенную телесной оболочки, и видел таким образом все его мысли, все желания, а ЭТО НЕ ДОЛЖНО БЫЛО ПРОИЗОЙТИ НА СТАДИИ ЭВОЛЮЦИИ АДАМА И ЕВЫ.

Когда Кундалини пробуждается в человеке, когда оживает Огонь Змея,—все молекулы тела, повинуясь силе Кундалини, выстраиваются в одном направлении. И тогда человеческое тело наполняется жизнью и здоровьем, приобретает могущество познания и может видеть все.

Существуют различные способы пробуждения Кундалини, но делать этого не следует никому, за исключением тех, кто достаточно развит, ибо громадная сила, власть и влияние на других, которое может дать полное пробуждение, могут быть использованы в недобрых целях. Однако Кундалини может быть пробуждена лишь частично и оживить определенные центры через любовь между супругами. В истинном экстазе близости многие молекулы тела выстраиваются в одном направлении, и тогда эти люди становятся людьми большой динамической силы...» (Лобсанг Рампа. История Рампы.)

Китерелгән өзектән безгә күп нәрсәләр ачыклана. Шулай итеп, без «тыелган агачның» кеше гәүдәсен тотып торган умытка баганасы булуын, аның чыннан да, үсеп утырган агачны хәтерләтүенә инанабыз. Ә инде шушы гәүдәне астын-өскә әйләндереп куйсаң, кешенең чәчләре—агач тамырлары, ә төрле якка таралган нерв җепселләре—агач ботаклары булып күз алдына килә дә баса. Ә агачта нинди җимешләр үсә соң? Ул җимешләрне умыртка баганасы буйлап тезелешкән чакралар системасы, ягъни энергия үзәкләре, арка мие һәм нерв җепселләре тәшкил итә. Фәкать шушы «җимешләр» адәми затка күрү, авазлар ишетү, ис сизү, тою, тәм тату, төрлечә ләззәт алу мөмкинлеге бирә түгелме соң?

Чыннан да, без бары шушы «җимешләр» ярдәмендә генә эчке һәм тышкы дөнья белән бәйләнештә яши торган сизгер затка әвереләбез. Умытрка баганасында урнашкан шушы илаһи үзәкләр, нерв системасы һ.б. булмаса, кеше дигәнең бер ит бүкәненә әйләнер дә калыр иде.

Аллаһ та Адәм белән Хәуваны шушы «җимешләрдән» авыз итеп яшәргә чакыра:

«Әй, Адәм, син хатының белән Җәннәттә урнашып, җаныгыз теләгән ризыкны җыегыз»,—ди.

Тик Җәннәт бакчасының нәкъ уртасында тагын бер агач үсеп утыра. Анысына кагылу, җимешләреннән авыз итү инде харам эш санала.

Аллаһ: «Бары тик менә шушы агачка гына кагылмагыз. Юкса, сез дә бозыклык юлына басарсыз»,—дип кисәтә. (Коръән, 7 : 19)

Эзотерик чыганакларда Раббыбыз тарафыннан яралтылган адәми затның әүвәл бөтенләй үзгә зат булуы һәм җенес, секс дигән нәрсәне белмәве турында хәбәрләр бар. Эш шунда ки, без бүген яшәгән дөнья тарихи дәверләрнең эзотерик классификациясе буенча 5 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ булып санала (аны еш кына 5 нче Раса дип тә атыйлар). Ул Атлантида һәлакәтеннән соң үсеп чыккан дөнья булып тора. Аңа хәтле җир йөзендә тагын дүрт КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ булып кичкән. 1 НЧЕ һәм 2 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯЛАРЫ (1 нче һәм 2 нче Расалар) әле җенес дигән нәрсәне гомумән белмәгән һәм нәселен бөтенләй башка ысул белән дәвам иттергән. Адәми затның ир-хатын җенесләренә бүленүе бары тик 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ (3 нче Раса) дәверендә генә барлыкка килә. Шул заманнан башлап адәм балалары нәселне хәзерге, безгә таныш ысул белән дәвам иттерәләр.

1 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дәверендә адәми зат (аны әле кеше дип атап та булмый) бүгенге кешегә бөтенләй охшамаган, искиткеч зур капчыкны хәтерләткән бер көпшәк масса рәвешендә була. Ул дәвердә кеше бөтенләй башка шартларда яши һәм нәселен, күзәнәк кебек, икегә бүленеп дәвам иттерә. 2 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дәверендә кешенең тәне инде бераз тыгызлана төшә, күпмедер дәрәҗәдә әгъзалары да формалаша, әмма бу вакытта да ул әле җенесләргә бүленмәгән була. Нәселен тәнендә үсеп чыккан бөре рәвешендәге үсенте ярдәмендә дәвам итерә. Вакыты җиткәч, әлеге бөре тәннән аерыла һәм мөстәкыйль яши башлый. Адәми зат эволюциясенең бу баскычлары шундый ерак дәверләрдә булып кичкән ки, аларны хәтта күз алдына китерүе дә кыен. Шуңа күрә күп миллион еллар элек булган бу процесслар турында хәтта эзотерик чыганаклар да мәгълүматны бик саран бирә. Җенес дигән нәрсә кешенең тәне формалашу һәм тыгызлану процессында гына барлыкка килә. Бу дәвер кешелек дөньясы тарихында ЛЕМУРИЯ ДӘВЕРЕ яки 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дип атала.

Раббыбыз тарафыннан илаһи зат буларак яралтылган адәми зат үзендә җенес дигән нәрсәне ачканнан соң аны сексуаль энергияләр биләп ала, ул бу эш белән чамадан тыш мавыгып китә һәм шул сәбәпле тәнендә барлыкка килгән түбән тибрәнешләр (вибрацияләр) аркасында ул үзенең элеккеге илаһи сафлыгын югалта. Шулай ул эволюциянең түбәнрәк баскычында торган хайваннар дөньясына якынлаша, аның «гөнаһ» һәм «бозыклык юлына басу»ы шуның белән аңлатыла. Аның Җәннәттән куылуы, Җиргә төшерелүе шуңа бәйле. Бу очракта Җәннәт символик рәвештә—рухи дөньяны, Җир—физик дөньяны гәүдәләндерә.

Шулай итеп, хайвани үрчү юлына басуы аны рухият ягыннан шактый түбән баскычка төшерә, аның каравы адәми зат Илаһи Программаның башка өлешләрен үтәргә керешә—ул тәне тәмам тыгызланып җиткән, скелеты ныгыган, эчке тышкы органнары формалашкан баһадир гәүдәле зат буларак, матди дөньяны үзләштерү, анда тормыш кору, үз-үзеңне саклый-яклый белү, яшәешнең серләрен ачу, тормыш тәҗрибәсе туплый-туплый, акылын үстерү баскычына күчә. Шуңа күрә 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫН сексуаль яктан иң көчле һәм актив Раса булган һәм бу эш белән артык мавыккан, диләр. Җир йөзендәге негроидлар расасы 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫННАН калган халыклардан тора дигән караш та бар.

Җәннәт бакчасы уртасында үсеп утырган агачның авыз итү тыелган җимешләре— символик рәвештә адәми затның җенес органнарын гәүдәләндерә. Фәкать шуларны «татый башлау» кешене баштагы илаһи сафлыгыннан мәхрүм итә. Библиядәге «грехопадение», Коръәндәге «бозыклык юлына басу» шуннан гыйбарәт.

Әйе, умыртка баганасы төбендә коточкыч гайрәт, энергия посып ятканын адәми зат бик күп заманнар белмичә яши. Әйтелгәнчә, ул бу серне бары тик 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дәверендә җенси тормыш белән яши башлагач кына ача. Сексуаль тормыш нәтиҗәсендә умыртка баганасы төбендә бөгәрләнеп яткан Елан-Кундалини уяна, шулай адәми затның чакралар системасы тулы көченә эшли башлый һәм бу хәл аның илаһи сәләтләре—«өченче күзе» ачылуга китерә. Шулай кеше Нәфис Дөньяны күрүче күрәзәчегә әверелә.

Бу хәл Библиядә түбәндәгечә теркәлгән:

«Но знает Бог, что в день, в который вы вкусите их, откроются глаза ваши и вы будете как боги, знающие добро и зло». (Бытие, 2 : 5)

Ә Коръән шушы ук фикерне Иблис сүзе аша җиткерә:

«Раббыгыз бу агачтан файдалануны сез фәрештә булмасын яки үлемсезгә әверелмәсен өчен тыйды бит»,—диелә. (Коръән, 7 : 20)

Икенче бер урында Иблис Адәмне:

«Ий, Адәм, сиңа мәңгелек (тормыш) һәм чикләнмәгән хакимият агачын күрсәтимме?»—дип котырта. (Коръән, 20 : 120)

Шулай итеп, Елан-Кундалини дип аталган гайрәт, яңа сәләтләр һәм гыйлем чыганагын эшкә җигеп, адәми зат Раббыбыз тарафыннан төзелгән Эволюция Планыннан читкә тайпыла, «гөнаһ» юлына аяк баса, вакытыннан алда илаһи мөмкинлекләргә, сәләтләргә ия була. Өлгермәгән аңның мондый гайрәткә ия булуы нинди бәлаләргә китерү ихтималын Раббыбыз алдан күрә, шуңа борчылып:

«Мин сезгә ул агачка кагылырга ярамый, Иблис сезнең иң хәтәр дошманыгыз, димәдеммени?»—дип Адәм белән Хәуваны шелтәли. (Коръән, 7: 22)

Шундый ук борчылу Библиядә дә чагылыш тапкан:

«И сказал Господь Бог: вот, Адам стал как один из Нас, зная добро и зло; и теперь как бы не простер он руки своей, и не взял также от дерева жизни, и не вкусил, и не стал жить вечно». (Библия, 3 : 22)

Әйе, Раббыбызның борчылуы табигый, чөнки рухи дөньяларга үтеп кергән зат инде «үлем» дигән нәрсәнең куркыныч түгеллеген, кеше җанының үлемсез булуын һәм вафатыңнан соң фани дөньядан китүнең, киемне салгандай, физик тәннән чыгып, бары тик рухи дөньяга күчү генә икәнлеген белеп яши. Аң үсешенең мондый баскычка күтәрелүе, чыннан да, үлемсезлеккә тиң түгелмени?!

Адәм белән Хәуваның яралтылуы тасвирланган мифта без адәми зат эволюциясендә булып узган мөһим бер этапның чагылышын күрәбез, ягъни адәми зат рухи сафлыгын югалтканнан соң Нәфис Дөньяны гәүдәләндергән Җәннәт бакчасыннан куыла һәм матди дөньяны гәүдәләндергән Җиргә төшерелә,—шулай тупасрак тибрәнешләр мохитында яши башлый. Шушы миф аша диннәрне оештыручы көчләр кешелек дөньясына аның үсеш юлында булып узган кискен борылыш турында мәгълүмат тапшырып калдырганнар. Эчтәлеге аңлашылып бетмәсә дә, шушы миф аша мәгълүмат гасырлар буе киләчәк буыннарга тапшырылып килгән. Әлбәттә, аның асыл мәгънәсен бары тик эзотерик белемнәр белән коралланып кына ачыкларга мөмкин. Моңа исә бер дин кысаларында бикләнеп ятмыйча, Раббыбыз тарафыннан иңдерелгән рухи тәгълиматларны киң тарихи планда чагыштырганда һәм аларны бер чыганактан бирелгән диннәр дип караганда гына ирешергә мөмкин.

Инде кыскача нәтиҗә ясыйк.

Шулай итеп, без Җәннәт бакчасында үскән агачларда өлгергән җимешләрнең умыртка баганасында урнашкан арка мие, чакралар һәм нерв системасы булуын ачыкладык. Адәми зат бары тик шулардан файдаланганга («авыз иткәнгә») күрә генә үзен тере һәм сизгер-камил зат итеп тоя. Әмма Җәннәт бакчасы уртасында тагын бер агач үсеп утыра, аның җимешеннән авыз итү исә катгый тыела («үләсең» яисә «бозыклык юлына басасың»). Бу тыелган җимеш—умыртка баганасы төбендә бөгәрләнеп яткан Елан-Кундалини. Аның уянуы, умыртка баганасы буенча өскә, баш миенә күтәрелүе адәми затка зур гайрәт өстәве, илаһи гыйлем ишекләрен ачуы («өченче күз» ачыла) мөмкин. Бу исә ул заманда әле тыелган, Раббыбыз вәкаләтендәге сер була. Адәмнең аңы әле мондый серләрне ачып салу өчен әзер булмый. Әмма Елан-Кундалининың уянуы аркасында адәми зат үзендә бу сәләтләрне ача, тыелган серләрне белә. Шулай адәми зат җенси тормыш белән яши башлый, вакытыннан алда аның «күзләре ачыла», шул сәбәпле тән тибрәнешләре тупаслана, ул әүвәлге илаһилыгын югалта. Шуның нәтиҗәсендә аның үсеше башкарак юнәлештән китә. Бу Раббыбыз күрсәткән юлдан читкә тайпылу була.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013