Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

Адәмнең «юлдан язуы»

Менә без әлеге миф сюжетының иң четерекле һәм серле урынына килеп җиттек. Библиядә Елан Адәмнең хатыны аша эш итә, үгетләп, аны тыелган агач җимешен татып карарга күндерә, аннан шул ук җимеш белән Хәува Адәмнең үзен дә сыйлый.

«И увидела жена, что дерево хорошо для пищи, и что оно приятно для глаз и вожделенно, потому что дает ЗНАНИЕ; и взяла плодов его, и ела; и дала также мужу своему, и он ел.

И ОТКРЫЛИСЬ ГЛАЗА у них обоих, и УЗНАЛИ ОНИ, ЧТО НАГИ, и сшили смоковные листья, и сделали себе опоясания». (Бытие, 3 : 6—7)

Игътибар итик, китерелгән текстта без аңлашылмаган, шактый сәер яңгыраган сүзләргә, гыйбарәләргә тап булабыз. Мәсәлән, тыелган агачның җимешен ашауның кешегә гыйлем бирүе. Моны ничек аңларга? Җимеш ашап кына гыйлем туплап булмаганны һәр кеше белә. Алай булса, кеше дигәнең гомер буе укып азапланыр идемени. Димәк, монда ниндидер сер яшерелгән. Җимеш—гади җимеш түгел, сүз монда бөтенләй башка нәрсә хакында бара булса кирәк.Аннан соң тагын бер сәерлек: бу җимешләрне ашаган Адәм белән Хәуваның «күзләре ачыла» һәм алар үзләренең «шәрә икәнлекләрен күрделәр», диелә. Нинди «күзләр» һәм нинди «шәрәлек» турында сүз бара соң? Монысы да аңлашылмый. Димәк, монда да ниндидер сер яшерелгән. Ә нинди сер? Бу мәсьәләгә дә без соңрак әле тукталырбыз. Әлегә сюжетны дәвам итик.

Күп тә үтми Адәм белән Хәуваның кыек эше Раббыбызга мәгълүм була, чөнки Ул Адәм белән Хәуваның үз шәрәлекләрен күрә башлауларын ачыклый.

Адәмнән сорый: «Не ел ли ты с дерева, с которого Я запретил тебе есть?»

Моңа каршы Адәм: «Жена, которую Ты мне дал, она дала мне от дерева , и я ел»,—дип җавап бирә.

Раббыбыз гаҗиз булып Хәувадан: «Что это ты сделала?»,—дип сорый.

Хәува исе дә китмичә: «Змей обольстил меня, и я ела»,—дип җавап бирә. (Бытие, 3 : 11-13)

Адәм белән Хәуваны алдап юлдан яздырган өчен Раббыбыз Еланны каргый һәм җәзага тарта:

«И сказал Господь Бог змею: за то, что ты сделал это, проклят ты пред всеми скотами и пред всеми зверями полевыми; ты будешь ходить на чреве твоем, и будешь есть прах во все дни жизни твоей». (Бытие, 3 : 14)

Раббыбыз боерыгын үтәмәгән өчен Адәм белән Хәува да шулай ук Җирдә яшәргә, балалар үстерергә, тир түгеп азык табарга һәм үлгәннән соң җиргә күмелергә хөкем ителә. Шулай алар икесе дә Җәннәттән куыла, Җиргә төшерелә.

Библиядә тасвирланып, адәм балалары язмышында хәлиткеч роль уйнаган шушы вакыйгадан соң Раббыбыз, нәтиҗә ясагандай, әйтеп куя:

«Вот Адам стал как один из Нас, зная добро и зло; и теперь как бы не простер он руки своей; и не взял также от ДЕРЕВА ЖИЗНИ, и не вкусил , не стал жить вечно». (Бытие, 3 : 22)

Коръәндә дә бу вакыйганы тасвирлаганда шул ук мәгънә саклана:

«Вәсвәсә салып, ул (Иблис) аларны хәйлә белән алдады. (Тыелган) агач җимешен ашаганнан соң, аларның күзләренә оят җирләре чалынды. Һәм алар Җәннәттәге яфраклардан каплавыч үрергә тотындылар. Раббыбыз: «Мин сезгә ул агачка кагылырга ярамый, Иблис сезнең иң хәтәр дошманыгыз, димәдеммени?—дип аларны орышты», —диелә.

«(Адәм белән Хәува) әйттеләр:

«Йа, Раббыбыз, үзебезне харап иттек. Әгәр безне кичермәсәң, ярлыкамасаң, һичшиксез, зарар күрүчеләрдән булырбыз»,—диделәр». (Коръән, 7 :22—23)

Аллаһ өчен Адәм белән Хәува ничек кенә кадерле булмасыннар, Ул аларны нинди генә зур өметләр баглап яралтмасын, мондый хыянәтне Ул инде кичерә алмый. Шуңа күрә кырыс һәм катгый карарга килә—Адәм белән Хәуваны Җәннәттән куарга була. Аллаһ аларга:

«Бер-берегезгә дошман булып (Җиргә) төшегез. Сезгә җир йөзендә билгеле бер вакытка чаклы яшәр өчен җай урын булыр. Шунда яшәрсез, шунда үләрсез, шуннан (Кыямәт көненә) чакырылырсыз».—ди. (Коръән, 7 : 24—25)

Бу инде Раббыбыз тарафыннан бирелгән вакыт төкәнгәнче, бер яктан, ир белән хатын һәм гомумән адәм балалары, икенче яктан, аларны даими котыртып, бер-берсенә өстереп торучы Иблис үзара гел дошманлыкта, каршылыкта яшәячәк дигән сүз. Икенче төрле итеп әйткәндә, Иблис коткысына бирелеп, Раббыбыз күрсәткән юлдан читкә тайпылган адәми затның Җирдәге тормышы шундый программа буенча дәвам итәчәк, дигәнне аңлата. Чыннан да, әгәр дә без гаиләдәге ир-хатын мөнәсәбәтләренә яисә тулаем кешелек дөньясы тарихына күз салсак, аларның язмышы шундый юлдан киткәнлек ап-ачык күрербез.

Ә бит адәми затны яралту эшенә керешкәндә Раббыбыз тарафыннан нинди гүзәл План төзелгән була! Барысы да уйланганча барганда, План тайпылышсыз тормышка ашырылганда кешене нинди бөек һәм гали язмыш көткән булыр иде! Әмма вакыйгалар барышына Иблис килеп кысыла һәм тарихи процесс үзгә юлдан китә. Газаплы һәм фаҗигалы юлдан дип әйтергә туры килә. Һәм бу озын юл Кыямәт көне (Хисап көне) белән тәмамланачак. Ул Көнне һәр адәм баласы кылган гамәлләре өчен Раббыбыз алдында хисап тотачак, җавап бирәчәк. Шулай чиксез эволюция чылбырында аның урыны, алдагы язмышы билгеләнәчәк.

Коръәндә Адәм белән Хәуваның яралтылу тарихы шундый сүзләр белән тәмамлана: «Шулай Адәм Аллаһ сүзен тыңламады һәм туры юлдан язды»,—диелә. (Коръән, 20 : 121)

Шушыннан соң җир йөзендә барган тарихи процесс адәми затның, Иблис коткысына бирелеп, «юлдан язу» күләгәсе астында дәвам итә. Ни кызганыч, адәми зат күп дәверләр үз язмышына килеп тыкшынган Иблиснең көчле басымын тоеп яшәргә мәҗбүр була. Хәер, монысы инде, мифларда урын алмыйча, язма чыганаклар һәм төрле тарихи ядкарьләр (артефактлар) аша безгә килеп ирешкән танышрак тарих. Алда сүз фәкать шул дәверләр хакында барачак.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013