Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

Адәмнең яралтылуы

Библия белән Коръәндәге бу миф бер үк вакыйганы—Адәм белән Хәуваның яралтылу тарихын бәян итсәләр дә, алар арасында кайбер үзгәлекләр дә бар һәм алар күп нәрсә турында сөйли.

Библиядә адәми затның яралтылуы түбәндәге сүзләр белән тасвирлана:

«И сказал Бог: сотворим человека по образу Нашему, по подобию Нашему; (Бытие, 1: 26)

«И сотворил Бог человека по образу Своему, по образу Божию сотворил его; мужчину и женщину сотворил их». (Бытие, 1: 27)

«И создал Господь Бог человека из праха земного, и вдунул в лице его дыхание жизни, и стал человек душею живою». (Бытие, 2: 7)

Коръәндә дә Аллаh җир йөзендә тереклек иткән җан ияләрен бар кылганнан һәм җиде кат Күкләрне төзегәннән соң адәми затны яралтырга керешә.

Ул фәрештәләренә:

«Мин җир йөзендә (Адәмне) хәлифә итеп билгеләячәкмен»,—дип белдерә.

Фәрештәләр Аңа:

«Без Сине мактап, Сине зурлап, Аллаһ кимчелекләрдән азат, дип торганда, җир йөзендә азгынлык кылачак һәм кан коячак бәндәңне хәлифә итеп куясыңмы?»—диләр.

Аллаһ аларга:

«Мин сез белмәгәнне беләмен»,—дип җавап бирә. (Коръән, 2 : 30)

Тик сорау туа: «Без Син өйрәткәнне генә беләбез ...»,—дип торган фәрештәләр Адәмнең нинди зат буласын кайдан белгән? Ни сәбәпле аның турында алдан шундый фикер чыгарып куялар? Бу сорауга Коръән җавап бирми.

Инде «хәлифә» сүзенә игътибар итик. Бу очракта әлеге сүз Җирдә Раббыбызны алмаштыручы, Аның урынына калучы, Аның эшен алып баручы зат мәгънәсендә кулланыла. Бу Библиядә китерелгән «по образу Своему, по образу Божию» дигән мәгънәгә бик якын кебек. Шулай да «по образу Своему, по образу Божию» дигән гыйбарәне ничек аңларга? Библия белән Коръән адәми затка хас шушы үзенчәлекне безгә җиткереп ни аңлатмакчы булалар? Нинди серле һәм илаһи сыйфатларга ишарәлиләр?

Адәми затның илаһилыгы аның тән төзелешендә дә ап-ачык күренә. Безнең көннәрдә кешенең умыртка баганасы буйлап астан өскә таба җиде төп чакра урнашкан булуын белмәгән кеше инде бик сирәктер. Чакралар—кеше тәнендәге энергетик үзәкләрне тәшкил итә, алар чыгыр сыман гел әйләнеп тора. («Чакра» сүзе үзе үк «чыгыр» сүзеннән килеп чыккан—энергия чыгыры. Бу сүз, йога системасындагы башка бик күп терминнар кебек, безгә борынгы цивилизацияләрдә яшәгән бабаларыбыздан калган мирас булып тора. Санскрит теленә җайлаштырылып, алар бары тик бераз үзгәреш кенә кичергән. (Бу хакта кара: Дефак Рахмати. Дети Атлантиды. К.,ТКИ, 1999). Чакралар системасы кеше тәнендә барган энергия алмашу процессын көйләп тора, шулай адәми зат белән Раббыбыз арасында даими бәйләнеш, энергия алмашу тәэмин ителә.

Чакраларга сыйфатнамә бирә башлаганчы шуны искәртеп үтәсе килә. Кеше тәнендәге чакралар—аның рухи үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче баскыч басмаларын хәтерләтә. Нинди чакраның активрак эшләвенә карап, кешенең нинди үсеш баскычында торуын билгеләргә мөмкин. Бу хәл аның холкын-фигылен, дөньяга карашын билгели, яшәү рәвешенә зур йогынты ясый гына түгел, гомумән рухи-эмоцианаль портретын күрсәтә.

Беренче чакра—атамасы «Муладхара», койрык урынында урнашкан. Бу чакраның сыйфатын билгеләүче төп сүзләр—дөньяда яшәвеңне тәэмин итү, тырыш хезмәт аркасында тормышта тиешле минимумга ирешү. Бу баскычта торган кеше авыр хезмәт нәтиҗәсендә тотрыклы тормышка ирешә, шул сәбәпле аның тормышы тышкы дөнья йогынтысыннан азат була, ул үзен иминлек белән тәэмин итә. Андый кешедә: «Тормышта барысына да авыр хезмәт, зур тырышлык нәтиҗәсендә генә ирешеп була», дигән караш формалаша. Ул аның төп тормыш девизына әверелә.

Икенче чакра—атамасы «Свадхистана», кендектән түбәнрәк урнашкан. Аның сыйфатын билгеләүче төп сүзләр—чәчәк ату, тормыштан ләззәт алу, бар нәрсәдән файдалану, максимумга ирешү. Үсешнең бу баскычында торган кеше тормыш биргән мөмкинлекләрдән күбрәк файдаланып, үзенең потенциалын ачарга омтыла, комфорт һәм матурлык мохитында яшәргә тырыша. Әлбәттә, андый кеше башкалар өчен шактый кызыклы шәхескә әверелә. Дөрес, бу омтылышларның кире ягы рәвешендә андый кешедә еш кына вакытны бушка уздыру, ялкаулык, секс, байлык, гел ләззәт алу белән артык мавыгу кебек сыйфатлар да калкып чыгарга мөмкин. Һәрхәлдә кешенең актив тормыш белән яшәве аңа зур тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә, шул нигездә аның дөньяга карашлары формалаша. Андый кешенең карашлары нигездә «яшәп кал!» дигән тормыш фәлсәфәсенә кайтып кала.

Өченче чакра—атамасы «Манипура», кендектән югарырак урнашкан. Аны билгеләүче төп сүзләр—көч-куәт, идарә итү, ихтыяр көче һәм тәртип. Бу баскычтагы кешенең омтылышлары абруй казану, оештыру сәләте, максатчан тормыш алып бару, кирәк чакта кискен рәвештә «юк» дип әйтә белү, күңел дигән нәрсәгә таянып гамәл кылу, интуициянең көчле булуы белән билгеләнә. Әмма андый кешедә башкаларга басым ясау, аларны манипуляция объектына әйләндерү, хакимияткә омтылу, кырыслык, минминлек, рәхимсезлек, каръеризм чире белән авыру кебек сыйфатлар да күзәтелергә мөмкин.

Дүртенче чакра—атамасы «Анахата», күкрәктә урнашкан. Аны билгеләүче төп сүзләр—кешеләрне ярату, изгелек кылу, кешегә ярдәм итүдән тәм табу, үзеңә авырлык китереп булса да, башкаларга ярдәм итү. Үсешнең бу баскычында торган кеше хәтта кеше сорамаган очракта да ярдәмне үзе тәкъдим итәргә мөмкин, чөнки башкалар өчен яшәү аның эчке ихтыяҗына әверелә. Бу—кешенең дөньядагы барлык җан ияләрен, һәртөрле тереклекне яратырга, аңларга-тоярга, аларга хөрмәт белән карарга, рәхимле булырга өйрәнә торган этабы. Бу чакраның йөрәк белән турыдан -туры бәйле булуы юкка гына түгелдер.

Бишенче чакра—атамасы «Вишудха», тамак тирәсендә урнашкан. Аның мәгънәсен ача торган төп төшенчәләр—иҗат, аралашу, хезмәт итү. Рухи үсешнең бу баскычында кеше үзе өчен бердәнбер дип санаган хезмәт итү өлкәсе таба, яңа нәрсәләр иҗат итеп, аларны дөньяга бүләк итәргә тотына. Әдәбият-сәнгать әсәрләре, фәнни ачышлар, тормыш-көнкүрештә куллану өчен уйлап чыгарылган төрле җайланмалар, механизмнар һ.б. Бу этапта кеше нәрсәгә тотынса да, аңа яңалык кертә, үзгәртә, яхшырта—һәр эшкә иҗади яктан килә, чын мәгънәсендә иҗатчыга әверелә. Шулай кеше Җиһанда үз мөстәкыйль язмышы белән яши торган нәрсәләр барлыкка китерә. Бер үк вакытта ул үзенең Раббыбыз энергияләрен җир йөзенә таратучы үткәргеч ролен уйнавын да тоя башлый. Әмма бу баскычта кешене кайбер хәтәр упкыннар да сагалап торырга мөмкин: үз ролеңне күпертү, бер өлкә белән артык мавыгып китеп, башка нәрсәләргә тиешле хөрмәт күрсәтмәү һ.б. Вишудха этабын кичерүче кешенең зур бәхете—аның иҗаты, үзе сайлаган өлкәдә тугрылык белән хезмәт итү. Бу сыйфат барлык иҗат кешеләренә хас булса да, бу әле һәр иҗат кешесе шушы баскычта тора дигән сүз түгел.

Алтынчы чакра—атамасы «Аджна», ике каш арасында, алардан бераз өстәрәк урнашкан. Аның мәгънәсен ачып сала торган төшенчәләр—гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру, уртак эшчәнлек. Бу чакра кешенең «өченче күз»ен активлаштыра, күзгә күренмәгән Нәфис Дөньяларга үтеп керергә ярдәм итә. «Өченче күзе» ачылган кеше күрәзәчегә әверелә. Рухи үсеше Аджна баскычында булган зат бик аралашучан һәм ачык була. Әлеге этаптагы кеше төрле диннәрнең уртак нигезләрен күрә, фикри һәм идеологик чикләнгәнлекләрдән арына, бар нәрсәгә югарырак ноктадан карау дәрәҗәсенә күтәрелә; фәнне, динне һәм эзотериканы үзара тоташтырган, шулай ук сәнгать белән фәнне берләштергән уртаклыкларны тоя башлый. Аджна этабындагы кеше беренче карашка гаять чуар тоелган дөньяның нигезендә яткан уртак принципларны, закончалыкларны күрү баскычына күтәрелә. Табигый, мондый кеше инде тар белгечлеккә хөрмәт белән карый алмый, үзе бик күп өлкәләрдә эш күрсәтә, шул сәбәпле эшчәнлеге таркаурак төс ала. Әмма аның бәхете—чуар дөньяның нигезендә яткан төп принципларны аңлап яшәүдә.

Җиденче чакра—атамасы «Сахасрара», баш түбәсендә урнашкан. Бу чакрага хас сыйфатлар—Галәм кануннарын тою һәм тормышыңны шулар нигезендә кору, кешене бәйләп, чикләп торган бар нәрсәдән арыну, яшәеш алдында сәҗдә кылу, аның агымында эрү, Раббыбызга тулысынча инану һәм үзеңне Аның ихтыярына тапшыру. Бу баскычта Галәмнең бер өлешенә әверелгән шәхес аның яңа сыйфатларын гәүдәләндерә. Кеше бу баскычта яшәеш агымында эрегән халәттә яши, бу—шәхестән бөркелгән гаҗәеп җиңеллектә, аның үзе кылган эшләргә исе китмичә, аларга әһәмият бирмичә яшәвендә чагыла. Җиденче чакра активлашкан очракта кешенең аңы баш тирәсендә хәрәкәт иткән илаһи энергияләр белән иҗади мөнәсәбәткә керә. Бу процесс тора-бара кеше аңын Җиһанны бербөтен итеп күрү баскычына күтәрергә мөмкин. Әлбәттә, бу баскычта да кешедә бигүк камил булмаган сыйфатлар әле калырга мөмкин—тәкәбберлек, үз-үзең турында артык зурдан уйлау, җир тормышына өстән торып карау һ.б.

Моңарчы сүз кешегә хас илаһи сыйфатлар турында барды. Чакралар системасы кеше белән Раббыбыз арасында агылган энергия алмашу процессын тәэмин итүче антенналарны хәтерләтә. Алда сыйфатланган җиде төп чакра кеше тәнендә урнашкан. Тик кешенең илаһи сыйфатлары моның белән генә чикләнми, ул тагын үтә дә әһәмиятле биш чакра белән коралланган. Гадәттә, алар турында тулы мәгълүматны чакралар системасын тасвирлаган китапларда табуы кыен, бирелгән очракта да аларның галәми әһәмияте ачып салынмый. Шул сәбәпле бу биш чакрага караган мәгълүматны дөньякүләм танылган контактёр Барбара Марсиниякның «Земля» исемле китабына таянып китерәбез.

Әлеге биш чакра адәм баласын рухи дөньялар белән тоташтыру Вазыйфасын башкара.

Сигезенче чакра—баш өстендә, физик тәннән берничә сантиметрдан бер метрга кадәр арада урнашкан (төрле кешедә төрлечә). Ул кешене физик тәннән тыштагы күзгә күренмәгән үлчәмнәр, рухи дөньялар белән тоташтыра.

Тугызынчы чакра—ул безне Планетабыз Күзәтүчеләре һәм Остазлар, ягъни Планетар Иерархия белән тоташтыра. Шуңа күрә аны—Планетар чакра дип йөртәләр.

Унынчы чакра—ул кешене тагын да киңрәк дөньялар—Кояш системасына кергән планеталар белән бәйләү өчен хезмәт итә. Аны Кояш чакрасы дип атау гадәте бар. Бу чакра ярдәмендә кеше үзе аңлар дәрәҗәдә Кояш системасына кагылышлы мәгълүмат белән тәэмин ителә.

Унберенче чакра—бу чакра кешене Галактика киңлекләренә алып чыга, төрле йолдызлыклардан мәгълүмат алырга ярдәм итә. Шул сәбәпле аны кайчакта Галактика чакрасы дип тә атыйлар.

Уникенче чакра—аны Галәми чакра дип атарга мөмкин, чөнки ул адәм баласын безнең Галактикадан арырак урнашкан дөньяларга—Галәм киңлекләренә алып чыга, аны Раббыбыз белән тоташтыра.

Бер сүз белән әйткәндә, тышкы чакралар кешегә Галәмдәге төрле дөньялардан мәгълүмат алырга ярдәм итә. Әлбәттә, мондый рухи үсеш баскычына җитүчеләр җир йөзендә санаулы гына, чөнки безнең физик тәнебез мондый мәгълүматны кабул итү һәм эшкәртү, аны аңыбызга җиткерү өчен әле әзер түгел. Шулай итеп, тышкы чакралар аша безгә тапшырыла торган мәгълүмат кешенең аңастына туплана, адәми затның рухи үсеше шулай тәэмин ителә. Бирелгән мәгълүматның акылга үтеп керү-кермәве инде кешенең рухи үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Кемгә үтеп керә, кемгә юк. Бу белемнәр күпчелек кешенең аңастында файдасыз капитал булып ята. Юкка гына җир йөзендә таралган рухи практикаларда кеше тәнен чистарту, чакраларның сизгерлеген арттыру рухи үсеш юлына баскан кеше өчен беренче һәм төп таләп итеп куелмыйдыр. Безнең тәнебез галәми нурланышларны, төрле тибрәнешләрне, алар аша төрле характердагы мәгълүматны кабул итә һәм аңыбызга, акылыбызга китереп җиткерә торган илаһи инструмент, гаҗәеп корал булып тора. Шундый катлаулы энергетика һәм «илаһи антенналар» белән коралланган адәм баласын ничек инде илаһи зат дип атамыйсың да, ничек ул Раббыбызның кечкенә бер копиясе сыйфатында күз алдыбызга килеп басмасын!

Кыскасы, адәми зат шушы чакралар—энергия чыгырлары системасы аша Галәм һәм анда барган процесслар белән турыдан-туры бәйләнештә яши, аннан үзе аңлар дәрәҗәдә хәбәр алып тора. Китерелгән мәгълүматлар безгә адәми затның сөяктән, иттән, сеңердән, кан һәм башка сыекчалардан торган кемсә генә булмыйча, Раббыбыз тарафыннан гаҗәеп сизгер һәм зур сәләтләргә ия илаһи зат рәвешендә яралтылуын ап-ачык күрсәтә. Образлы итеп әйтсәк, адәм баласы чыннан да, Раббыбыз мисалында, Аңа охшатып яралтылган зат булып чыга.

Коръәндә китерелгән «хәлифә» сүзе нәкъ шуңа ишарәли.

Библиядә: «И создал Господь Бог человека из праха земного...»,—диелә.

Коръәндә дә адәми затның балчыктан яралтылуы күп сүрәләрдә кабатлана.

Мәсәлән: «Сезне балчыктан яралтып, соңыннан мөддәт биргән дә Улдыр». (Коръән, 6: 2)

«Хактыр ки, Без кешене зыңгылдап торган (саф) балчыктан яралттык, рәвешле иттек», (Коръән, 15 : 26 )

Дин китапларында кешенең балчыктан яралтылган дип әйтелүен ул, чыннан да, балчыктан яралтылган икән, дип кабул итмәскә кирәк. Бу образлы итеп әйтү генә. Уйлап карыйк, нәрсә соң ул балчык? Балчык, туфрак—ул җир йөзенә таралган барлык минераллар чыганагы. Ә адәми затның тәне, чыннан да, төрле минераллардан, хәтта металлардан тора. Ә аларны без җир йөзенә таралган төрле үсемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчә, төрле орлыклар һәм хайван, кош-корт итен ашап тәнебезгә туплыйбыз. Ягъни безгә бу матдәләр җирдә үскән, тереклек иткән күп нәрсәләр аша керә, шулай тәнебез үсә, формалаша. Уйлап карасак, без чыннан да балчыктан, туфрактан яралтылган кемсә булып чыгабыз түгелме соң? Шулай фикер йөртсәк, дин китапларында әйтелгән сүз дөп-дөрес булып чыга. Балчыкта, туфракта ниләр булса, адәми затта шуларның барысы да бар.

Яралтылган Адәм дөньяны танып белсен өчен, һәр нәрсәне атап чыгу ихтыяҗы туа. Библиядә бу эпизод болай тасвирлана:

«Господь Бог образовал из земли всех животных полевых и всех птиц небесных, и привел к человеку, чтобы видеть, как он назовёт их, и чтобы как наречет человек всякую душу живую, так и было имя ей.

Нарек человек имена всем скотам и птицам небесным, и всем зверям полевым». (Бытие, 2:19-20)

Коръәндә исә яралтылган Адәмне фәрештәләргә күрсәтер алдыннан Аллаһ аңа дөньядагы бар нәрсәләрнең исем-атамаларын Үзе әйтеп, өйрәтеп чыга:

«Аллаһ Адәмгә дөньядагы бөтен нәрсәләрнең исем-атамаларын өйрәтте дә, аларны (атап чыгуны) фәрештәләренә боерды: «Әгәр дә уйлаганыгыз хак булса, ул белгән исемнәрне әйтеп бирегез,—диде». (Коръән, 2 : 31)

Фәрештәләр көтелмәгән сораудан хәтта каушап калалар:

«Сөбхәналлаһ! (Раббыбызга дан булсын!) Без Син өйрәткәнне генә беләбез. Шик юк, Син Үзең һәм галимсең, һәм хакимсең»,—диләр. (Коръән, 2 : 32)

Аллаһ кушуы буенча, Адәм фәрештәләргә дөньядагы барча нәрсәләрнең исем-атамаларын әйтеп чыга. Бу хәл фәрештәләр алдында аның дәрәҗәсен бик нык күтәреп җибәрә. Фәрештәләр Адәмнең бөтенләй үзгә зат булуына тәмам инаналар.

Библиядә Раббыбыз яралтылган Адәмне Җәннәт бакчасы—Әдемга урнаштыра һәм кайбер хәтәр нәрсәләрдән сакланырга кирәклеген кисәтеп куя:

«И заповедал Господь Бог человеку, говоря: от всякого дерева в саду ты будешь есть; А от дерева познания добра и зла, не ешь от него; ибо в день, в который ты вкусишь от него, смертию умрешь». (Бытие, 2 : 16—17)

Коръәндә бу вакыйга исә менә ничек тасвирлана:

«Без әйттек: «Ий, Адәм, син хатының белән бергә Җәннәттә яшәрсең, Җәннәтнең теләсә кайсы төшендә теләгәнегезчә ризык җыярсыз, ләкин менә бу агачка гына якын килмәгез. Бу агачның җимешен ашасагыз—икегез дә бозыклык юлына басарсыз». (Коръән, 2 : 35)

Игътибар итик: Библиядә бу җимешне ашау үлемгә китерер, диелсә, Коръәндә исә бозыклык юлына басарсыз, дип кисәтелә, ягъни анда сүз үлем турында бармый, ә туры юлдан тайпылып, золым, гөнаһ юлына басу хакында бара. Шулай итеп, без биредә мәгънәнең шактый үзгәреш кичеүен күрәбез. Бу үзгәрешнең сәбәпләренә без әле тиешле урында җентекләп тукталырбыз.

Шуннан соң вакыйгалар барышына көтелмәгән бер зат килеп керә: Библиядә ул—Елан, Коръәндә—Иблис. Ни өчен Библиядәге Еланның Коръәндә—Иблискә әверелүе турында да алда җентекле сүз булыр. Вакыйгалар агышын тоткарламас өчен, әлегә моңа тукталып тормыйк. Библия белән Коръән текстларын чагыштырып тикшерүне дәвам итик.

Библиядә: «Змей был хитрее всех зверей полевых, которых создал Господь Бог. И сказал Змей жене (Адама): подлинно ли сказал Бог: не ешьте ни от какого дерева в Раю? И сказала жена (Адама) Змею: плоды с дерев мы можем есть, только плодов дерева, которое среди Рая, сказал Бог, не ешъте их и не прикасайтесь к ним, чтобы вам не умереть». (Бытие, 3 : 1—3)

Шушы урында Елан алдашу юлына баса, Адәм белән Хәуваны туры юлдан яздыру өчен хәйлә ятьмәсе корырга тотына:

«И сказал Змей жене (Адама): нет, не умрете. Но знает Бог, что в день, в который вы вкусите их, откроются глаза ваши, и вы будете как боги, знающие добро и зло». (Бытие, 3 : 4—5)

Инде Коръәнгә өстәмә рәвештә кертелгән бер эпизодка тукталыйк. Бу—сюжетка Иблиснең килеп керү эпизоды. Иблис элек Аллаһның иң зирәк, иң сәләтле һәм кодрәтле фәрештәләреннән (Архангел) була, шул сәбәпле ул үз дәрәҗәсен белеп эш итә.

Без инде күрдек, Аллаһ Адәмнән дөньядагы барлык нәрсәләрнең исем-атамаларын әйттереп чыгып, фәрештәләренә аның кем икәнлеген күрсәткән иде. Шуннан соң Адәм өчен гомер буе онытылмаслык бер вакыйга була—Аллаһ фәрештәләренә, Адәмнең өстенлеген танып, аның алдында сәҗдә кылырга боера. Барча фәрештәләр Адәмгә сәҗдә кыла, тик бер Иблис кенә моңа риза булмый, каршы килә.

Аллаһ аннан: «Мин кушканны үтәмәскә ни сәбәп булды?»—дип сорый.

Иблис: «Мин аннан өстенрәк, чөнки мине уттан яралттың, аны исә балчыктан гына»,—дип җавап бирә. (Коръән, 7 : 13)

Шулай Аллаһ белән Иблис арасында каршылык барлыкка килә. Бу конфликтның сәбәпчесе Адәм. Кешелек дөньясы тарихында ифрат зур роль уйнаган бу вакыйгага да без әле алда анализ ясарбыз. Әлегә сюжетны дәвам итик.

Буйсынудан баш тарткан Иблискә Аллаһ әйтә: «Алайса, чыгып кит моннан. Син монда (Җәннәт бакчасында) калырга тиеш түгелсең. Кит! Син инде каргалганнар сафында». (Коръән, 7 : 13)

Шулай итеп, Адәм аркасында Аллаһ иң дәрәҗәле һәм зур кодрәткә ия фәрештәсе белән каршылыкка керә. Димәк, Раббыбыз адәми затны яралтканда аңа зур өметләр баглаган, ул Аның өчен аеруча кадерле зат булган, дип уйларга нигез бар.

Аллаһ рәхмәтеннән коры калуның нәрсә икәнен Иблис бик яхшы андый, үзенә җәза киләсен дә яхшы белә, шуңа күрә Аның бу җәзаны беразга кичектереп торуын үтенә: «Миңа (Кыямәт көнендә) кешеләр яңадан терелгәнчегә кадәр вакыт бирсәңче»,—ди. (Коръән, 7 : 14)

Аллаһ риза була: «Бар, кит, син Кыямәт көненә кадәр яши аласың»,—ди. (Коръән, 7: 15)

Җәзаның кичектерелгәнен белү Иблискә кабат өмет өсти, ул үзенең кул кушырып утырмаячагын, Аллаһка каршы көрәшәчәген ап-ачык белдерә:

«Син мине азгынлык юлына этәрдең, шуңа күрә мин дә Сиңа омтылучыларны юлдан яздыру өчен зур тырышлык куячакмын. Ант итеп әйтәмен ки, аларны аздыру өчен бер алларына, бер артларына төшәчәкмен, уңнан да, сулдан да котыртып торачакмын. Ахыр чиктә Син ал арның күбесендә шөкер итү күрмәссең»,—ди. (Коръән, 7: 16-17)

Аллаһ мондый оятсызлыкка түзеп тора алмый:

«Бар! Каргалып һәм мескенлеккә төшеп китеп бар! Әгәр дә кем дә кем сиңа иярсә, Мин алар белән Җәһәннәмне тутырачакмын»,—ди. (Коръән, 7 : 18)

Иблис белән мөнәсәбәтен ачыклап бетереп, араны өзгәннән соң, Аллаһ Адәм белән Хәуваны Җәннәт бакчасына урнаштыра һәм, инде әйтелгәнчә, бакча уртасында үскән агачка кагылмаска куша, аның җимешләрен татып караудан тыя.

Коръәнгә өстәмә кертелгән шушы эпизодтан соң сюжет сызыгы кабат Библиядә тасвирланган эзгә төшә, Иблис, үз-үзенә тугры калып, иблислеген итәргә керешә. Ул Адәм белән Хәуваны үгетләргә, күңелләренә коткы салырга тотына.

«Раббыгыз бу агачтан файдалануны сез фәрештә яки үлемсез зат булмасын өчен тыйды бит»,—ди.—Аларны тәмам ышандыру өчен хәтта әле: «Мин сезгә яхшы нәсихәт бирүче»,—дип ант та итә. (Коръән, 7 : 20-21)

Коръәннең башка бер сурәсендә бу ант яңа дәлилләр белән ныгытыла, анда Иблис: «Ий, Адәм, сиңа мәңгелек (тормыш) һәм чикләнмәгән хакимият агачын күрсәтимме?»,—дип, Адәм күңеленә тагын да ныграк вәсвәсә сала.

(Коръән, 20 : 120)

Игътибар итик: бу аятьләр мәгънә ягыннан Библиядәге: «... откроются глаза ваши, и вы будете, как боги, знающие добро и зло»,—дигән сүзләргә бик тә якын тора шикелле. (Бытие, 3 : 5)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013