Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

Мифлар һәм тарих

Кешелек дөньясы хәтеренә уелып калган берәр җәмгыятьнең тарихын, үсеш юлын өйрәнергә тотынсаң, гадәттә, аның белән танышуны шушы кавемнән калган мифлар, риваятьләрдән башларга туры килә. Чыннан да, безгә мәгълүм «язма тарих» вакыйгаларны теркәп барырга керешкәнче, адәми зат үзе яшәгән дөнья турындагы мәгълүматларны, аны танып белүен киләчәк буыннарга нигездә мифлар, риваятьләр, әкиятләр рәвешендә тапшыра килгән. Буыннар бәйләнеше, җәмгыять туплаган белемнәрне саклау, аның этник-психологик бөтенлеген тәэмин итү шулай алып барылган. Һәр җәмгыятькә хас мәдәният, менталитет шулай барлыкка килгән.

Урта гасырлар караңгылыгыннан чыкканнан соң белемне, акылга таянып эш итүне, һаман үсә-ныгый барган фәнни фикерләүне үзенең төп таянычы итеп сайлаган кешелек дөньясы әле байтак заманнар мифларга, риваятьләргә адәми затның балалык чорында туган матур уйдырмалар, әһәмияткә лаек булмаган хыял җимеше дип карап килә. Шуңа да карамастан, фәннең төрле тармакларында эшләүче галимнәр, табынган фәнни принципларына тугры калып, дөнья халыкларының мифологик мирасын туплау белән шөгыльләнә. Бу мирас төрлечә классификацияләнә, анализлана, аның үзгәлекләре һәм уртак яклары билгеләнә. Шунысы кызык—тора-бара тупланган шушы мирасның һич көтелмәгән башка яклары да күренә башлый. Дөньяның әле бер, әле икенче тарафында эшләгән галимнәр мифларда-риваятьләрдә телгә алынган мәгълүматларның, коры хыял җимеше генә булып калмыйча, борынгы дәверләрдәге реаль вакыйгаларны чагылдыруын, аларның тарихи нигезе булуын күрә башлыйлар. Шулай атаклы немец археологы Генрих Шлиман тарафыннан борынгы грек шагыйре Гомерның «Илиада»сында сурәтләнгән Троя каласы табыла һәм җир астыннан казып чыгарыла. Ә бит моңа хәтле дөнья Троя каласын әдәби иҗат җимеше дип кенә кабул иткән була.

Мәшһүр Шумер цивилизациясенең беренче каласын эзләп табу да шулайрак килеп чыга. 1877 елда Гыйрактагы Басра шәһәренә Франциянең вице-консулы Эрнест де Серзек килеп төшә. Ул үзенең дипломат Вазыйфаларын башкару белән генә чикләнмичә, илнең борынгы тарихы белән дә кызыксына башлый. Төрле якларга сәяхәтләр кыла һәм берничә елдан соң Тигр белән Евфрат елгалары арасында урнашкан бер җирдә борынгы кала калдыкларына килеп юлыга. Бу— шумерларның борынгы каласы Лагаш шәһәре була. Археологик казу эшләре барышында биредә Шумер патшаларының системага салынган, 20 меңнән артык балчык таблицалардан торган чөй язулы зур архивы табыла. Аларны уку борынгы Шумер дәүләтенең тарихын, яшәешенең бик күп якларын ачып сала. Ә бит бу шәһәр һәм архив табылганга кадәр галимнәр Шумер дәүләте турында сакланып калган төрле имеш-мимешләргә генә таянып фикер йөрткән булалар. Ә кайберләре гомумән Шумер цивилизациясенең яшәгәнлеген шик астына куялар. Шулай итеп шумерология дигән фәнгә ныклы нигез салына.

Инде борынгы грек мифологиясенә мөрәҗәгать итеп, бер сюжетны искә төшереп үтик. Кайчандыр борын-борын заманда Крит утравында Минос исемле патша хөкем сөргән. Кансыз һәм тәкәббер булган өчен аллалар аны җәзаларга булалар. Минос патшаның хатыны Пасифаяның уйнаш итәргә хирыслыгын белгәнгә, диңгез алласы Посейдон аның янына бик матур ап-ак үгез җибәрә һәм шушы мәхәббәттән Минотавр исемле адәм тәнле, үгез башлы, кеше ите белән туена торган бер бала туа. (Төрки телдә: Минотавр—Мин(ос) патша тауары-малы дигәнне аңлата. Бу исә борынгы заманнарда Крит утравында төрки цивилизация вәкилләре яшәвенә ишарә булып тора.)

Бала үсеп җиткәч, атасы төзеткән Лабиринт дип аталган зур сарайда яши башлый. Лабиринтның коридорлары, бүлмәләре шундый катлаулы һәм серле-буталчык итеп төзелгән була ки, анда кергән кеше, чыгу юлын таба алмыйча, Минотавр корбанына әверелә. Минос патшага буйсынган күрше халыклар тугыз елга бер Минотавр өчен корбан итеп җиде егет белән җиде кыз бирергә тиеш булалар һ.б.

Әгәр дә 1900 елда Крит утравына бер эш белән Оксфорд музее (Англия) хезмәткәре, кырык яшьлек Артур Джон Эванс килмәгән булса, бәлки бу миф шулай шомлы бер миф булып яшәвен дәвам да иттергән булыр иде. Әмма тормышта «очраклылык» дигән серле нәрсә бар, шул кайвакытта вакыйгаларны бөтенләй үзгә якка борып җибәрә. Һәм шушы очраклылык аркасында Артур Эванс борынгы заманнарда яшәгән иң гүзәл цивилизацияләрнең берсе —Крит-Миной цивилизациясен ачуга ирешә. Шушы цивилизацияне өйрәнә-өйрәнә галим Критта кырык ел гомерен уздыра.

Бервакыт журналистлар аңа: «Ничек итеп сез казу эшләре башлауның беренче көннәрендә үк: «Мин Минотавр яшәгән сарайны таптым»,—дип әйтергә батырчылык иттегез. Ул вакытта сезнең карамакта моны исбатларлык бернинди дәлил дә булмагандыр бит?»—дигән сорау бирәләр.

Артур Эванс моңа каршы: «Мин тарихның Ариадна җебен тәшкил иткән мифларга ышандым»,—дип җавап бирә.

Чыннан да, мифта Минос патша кызы Ариадна сөйгән егете Тесейга, ул Лабиринт сараена Минотаврны үтерергә керер алдыннан, бер йомгак җеп бирә. Тесей сарай эчендә шушы йомгакны сүтеп йөри һәм, җеп буенча барып, адашмыйча аннан исән-сау килеш кире чыга.

Шулай итеп, сэр Артур Эванс өчен миф ярдәмче Ариадна җебенә әверелә.

Мондый очракларны тагын да искә төшерергә мөмкин булыр иде. Тик җитеп торыр, төп сүзгә күчәргә вакыт.

Ә сүзебез бер хикмәтле миф турында барачак. Кайбер диннәрнең төп чыганакларында, шулай ук борынгы цивилизацияләрдән сакланып калган кайбер язмаларда еш кына Җир тарихында булып узган ниндидер мөһим вакыйгалардан соң кешелек дөньясының эволюциясе бөтенләй башка юнәлештән китүе турында кинаяләр очрый. Вакыт ягыннан безгә якынрак торган Библия белән Коръәндә бу вакыйга Адәм белән Хәуваның яратылмышы һәм «юлдан язуы» (русчасы—«грехопадение») турындагы мифта тасвирлана. Классик диннәрнең төп Китапларында урын алган икән, димәк, бу миф, чыннан да, ниндидер мөһим вакыйгаларны чагылдыра торгандыр дип уйларга нигез бар. Мифта адәми зат нәселен башлап җибәрүче Адәм белән Хәуваның өстенә «гөнаһ кылу», «юлдан язу» булып төшкән нинди дөньякүләм вакыйга турында сүз бара соң? Бу тәрбия чарасы мисалында уйлап чыгарылган мифмы, әллә инде аның нигезендә ерак тарихта булып узган ниндидер вакыйгалар ятамы?




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013