Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

«Мин Адәмнән өстенрәк...»

Бу бүлекне без башкачарак төзергә булдык. Эш шунда ки, Елан символының нәрсәне аңлатканын һәм кешелек дөньясы тарихында нинди роль уйнавын күпмедер дәрәҗәдә ачыклап үткәннән соң безнең алга: «Елан ничек Иблискә әверелгән ?» дигән кызыклы сорау килеп баса. Аңа тулырак җавап бирү өчен кешелек дөньясының бик борынгы тарихына мөрәҗәгать итү, анда булып узган мөһим вакыйгаларга гомуми караш ташлап, аларның дини чыганакларда ни рәвештә һәм ни дәрәҗәдә чагылуына җентекләп тукталу сорала. Әмма җир йөзендә яшәүче адәм баласы бу вакыйгаларга андый биеклектән торып карау, алай фикер йөртүдән мәхрүм. Бәхеткә, бу эшне башкарып чыгарга безгә Остазларыбызның берсеннән иңгән кыйммәтле мәгълүматлар ярдәм итә. Шуңа күрә, ул Затка олы рәхмәтләребезне белдереп, мәгълүматларны түкми-чәчми укучылар игътибарына тәкъдим итсәк, алдыбызда кешелек дөньясы тарихының күпләр өчен әлегә сер булып калган сәхифәләр манзарасы ачылыр һәм алар безгә глобаль рәвештә фикер йөртү мөмкинлеге ача төшәр дип ышанасы килә.

Кешелек дөньясының борынгы тарихыннан сәхифәләр

1. 150 мең ел элек җир йөзендә 100 мең ел буе дәвам иткән бозлык дәвере тәмамланды. Бу вакытта безнең Галактика Бөек Галәм Спираленең икенче боҗрасына күчү юлының яртысын инде үткән иде,—шулай яңа боҗрага күчәр өчен әзерлек башланды. Эволюциянең яңа боҗрасына аяк басар өчен, бөтен Галактика электән калган гөнаһлардан арыну, чистарыну-пакьләнү юлына чыкты. Бу процесс 2012 елда тәмам булачак.

Андый чистарынулар, кагыйдә буларак, Төп Циклның ахырында үткәрелә. Моны яңа эволюцион цикл башланыр алдыннан башкарылган «төп җыештыру» («генеральная уборка») дип атарга мөмкин. Хәзер бу процесс тәмамланырга тора.

2. Җир планетасының эволюция циклы 26 мең елга тиң. Соңгы 26 мең еллык цикл тәмамланган чакта Җирдә 2 миллиардка якын кеше яши иде. Әмма планета полюсларының урыныннан күчүе сәбәпле җир йөзендә яшәүчеләрнең саны 1,5 миллион гына калды, җитмәсә алар әле бөтен планетага таралып беткән иде. Бу саннар ул вакыттагы катастрофаларның ни дәрәҗәдә көчле булуын ачык күрсәтә.

Җирдә халыклар саны кабат үсә төшкәч, Плеяда, Сириус һәм Андромедадагы Остазлар җир йөзендә физик тәндә гәүдәләнделәр һәм Мачу-Пикчу (Перу), Мисыр, хәтта Атлантида кебек цивилизацияләрне оештырырга ярдәм иттеләр.Ул вакытта Тын океанда урнашкан һәм хәзерге кешелек дөньясының бишеген тәшкил иткән Му (Лемурия) континентының байтак өлеше халкы белән бергә су төбенә киткән иде. Шуңа да карамастан исән-имин калган кайбер җирләрдә—Гавайя утрауларында һәм АКШтагы Шаста тавында (Калифорния) әүвәлге храмнар һәм рухи тәгълиматлар сакланып калды.

4. Шулай һәр төбәктә Остазлар җитәкчелегендә рухи мәктәпләр үсеп чыкты. Мәсәлән, Атлантидада Мельхиседек Ордены белән Алора (алиһә) храмнары барлыкка килде. Дәвалау һәм төрле дөньялар белән элемтә урнаштыру өчен кристаллардан файдалану сәнгате кабат үсеш алды. Тагын да борынгырак цивилизацияләрдә киң кулланышта булган бу сәнгать соңрак чорларда сүнде, онытылды. Тот исемле Остаз (аның икенче исеме Техути) Мисырда кояшка табыну дине кертте, аның әһелләрен әзерләүне, укытуны җайга салды, телепортация, телекинез кебек рухи практикаларны, Күкнең төрле үлчәмнәренә сәяхәт кылу ысулларыннан файдалануны гамәлгә ашырды. Шушы ук чорда Мисыр һәм бөтен планета кешеләре өчен кояш кодларын кабул итү, аларны тапшыру һәм рухи дәрәҗәләргә багышлау үткәрү (инициация) өчен Олуг Пирамида (Хеопс пирамидасы—С.Ш.) төзелде.

Бу дәвердә җир йөзендәге һәр культурада адәм балаларын рухи практикаларга, төрле үлчәмнәргә сәяхәт кылырга өйрәтү алып барыла иде.

5. Җир эволюциясенең хәзерге вакытта төгәлләнеп килгән 26 мең еллык циклы башланган чакта, моннан 25 мең еллар элек, яшьрәк һәм үсеш ягыннан түбәнрәк баскычта торган җаннар Җирдә гәүдәләнә башладылар. Бу чорда Күкнең югары үлчәмнәрендә яшәүче Остазлар адәм балаларын өйрәтү белән шөгыльләнделәр һәм бу эш 250 еллап дәвам итте. Остазлар моны эволюциянең төрле баскычында торган җаннарны үзара берләштергән цивилизацияләргә күчү җиңелрәк булсын өчен башкардылар, чөнки бу җаннар чыгышлары белән төрле Галактикалардан иделәр. Эволюцион үсешнең югарырак баскычына күтәрелү өчен алар рухи яктан югарырак торган гаиләдә туарга, үсеп җиткәч, үзләреннән рухирак кеше белән гаилә корырга һәм шулай үзләренең аң-белемен, рухи үсешен күтәрә төшәргә тиешләр иде. Мондый кушылулар башлангач, Плеяда йолдызлыгыннан килгән байтак Остазлар яшь җаннарны тәрбияләүне үз өсләренә алдылар. Плеяда йолдызлыгы вәкилләренең кайберләре хәтта адәми затның яшәү рәвешен кабул итте һәм кешеләр белән гаилә дә корды. Бу кеше тәненең генетик структурасын үзгәртү һәм анда рухи үсешкә омтылуны уяту өчен эшләнде. Бу процессны кайчакта «йолдыз чәчмәсе» («звездный посев») дип атау гадәткә кергән.

6. Югары үсешкә ирешкән кешеләр Җирдә рухи үсеш мәктәпләре оештыруны, шулай ук Күкләрнең югары үлчәмнәрендә эшләүче рухи үсеш мәктәпләре булдыруда үзләренә ярдәм итүебезне үтенделәр—моның өчен аларның бер өлеше, Җирдә үтәсе эволюция баскычларын төгәлләп, изгелеккә ирешергә һәм, планетадашларына ярдәм итү өчен, Җир аурасында (тирәсендә) торып калырга тиешләр иде.

Планетаның эволюцион үсешен кайгыртучы Бөек Ак Туганлык (Великое Белое Братство) оешмасы инде 15 мең ел буе эш алып бара иде, һәм шушы вакыт эчендә Җирдәге төрле мәдәниятләрдән булган 1000 кешелек төркем рухи яктан нурлану-уянуга иреште. Шушы 1000 кешедән торган төркем моңарчы Бөек Ак Нур Ордены (Орден Великого Белого Братства) дип йөртелгән оешманы Бөек Ак Туганлык оешмасы дип үзгәртеп корырга бертавыштан ризалык бирде. Җирдә рухи нурлану-уяну эшен алып бару мисалын булдыру өчен бу бик тә кирәк иде. Изгеләр җәмгыятен тәшкил иткән бу оешма әгъзаларыннан кайберәүләр, Күккә Ашкан Остаз (Вознесенный Учитель) дәрәҗәсендә булуларына карамастан, ара-тирә Җирдә гәүдәләнә башладылар. Алар рухиятка йөз тоткан гаиләләрдә физик яктан туып, егерме бер яшькә җиткәндә кабат рухи нурлану-уянуга ирешә иделәр. Бу яшьтә алар үзләренең бөтен үткән гәүдәләнешләрен, ничек Күккә ашуларын һәм шушы гәүдәләнештә аларга йөкләнгән рухи бурычны искә төшерәләр иде. Реинкарнация, ягъни кабат Җирдә гәүдәләнү кичергән бу изге затлар әйбәт һәм көчле Остазларга әверелделәр, чөнки аларда дуслык-иптәшлек хисләре моңарчы адәми зат булып Җирдә яшәмәгән затларныкыннан күпкә самимирәк һәм тирәнрәк иде. Шушы Күккә Ашкан Остазлар ара-тирә генетикалары төрле дәрәҗәдә бозылган, кармалары артык катлауланган яшь җаннар корган гаиләләрдә тудылар—хәтта бүгенге көндә дә туа торалар. Бу изге затлар кешеләрдәге тупас энергияләрнең сыйфатын күтәрү, нечкәртү һәм илаһилаштыруны үз өсләренә алдылар, чөнки андый үрнәкләрне башкаларга күрсәтү мисаллары кирәк иде. Алар адәми затның эволюциясен әйдәп баручылар булдылар, бүген дә бу эшне дәвам иттерәләр.

7. Күктәге Идарәче Даирәләр, үзара килешеп, Бөек Ак Нур Орденын киңәйтергә карар кылдылар, аның сафларына, рухи нурлану-яктыру кичереп, Күккә Ашкан кешеләрне кабул итә башладылар. Бу кешеләр анда Гайсә пәйгамбәр ярдәмчесе Вазыйфасын, Будда Вазыйфасын , Мерлин Ордены әгъзалары Вазыйфаларын башкару өчен билгеләнделәр, шулай ук Изге Ана (хәзер бу Вазыйфаны Гуань-Инь белән Мәрьям-Ана башкара), җирле Остазлар Вазыйфаларын башкару өчен әгъзалыкка кабул ителделәр. (Гуань-Инь—Азия халыкларын тәрбия кылучы Күккә Ашкан Остаз (хатын-кыз); Мерлин—кельтлар мифологиясендә урын алган тылсым иясе-маг. Ул Британия халыкларының рухи Остазы санала, бер гәүдәләнешендә— безнең эраның 5 гасырында бритлар короле Артурның сарай киңәшчесе булган.— СШ.)

Хәзер төгәлләнеп килүче 26 мең еллык цикл башланыр алдыннан Җир планетасының Күктәге Идарәчеләре, Остазлары, рухи лидерлары Вазыйфаларын нигездә Плеяда, Сириус һәм Андромедадан килгән Нур Затлары (Существа Света) башкарып килде. Хәзер инде кешеләр арасында да нурлану-яктыру кичереп Күккә Ашкан затлар җитәрлек санда барлыкка килде, алар рухи үсеш мәктәпләре оештыруны, аларга җитәкчелек итүне үз өсләренә алдылар.

8. Хәзер тәмамланып килгән 26 мең еллык цикл башланган чакта Күктәге Идарәче Даирәләр тарафыннан шундый таләп куелды—эволюцион үсешнең хәтәр нокталарын исәпкә алмаганда, адәми затларга югары тәгълиматлар бирү һәм идарә итү мәсьәләләрен чишүне кеше булып Җирдә яшәү тәҗрибәсе алган затларның үзләренә йөкләргә. Җирдә яшәүчеләр, рухи үсешнең мәгълүм дәрәҗәсенә ирешеп, югары үлчәмнәр, төрле йолдыз системалары белән элемтә урнаштырырга мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә тиешләр иде. Нәкъ шул вакытта «Ка» турында тәгълимат барлыкка килде. (Ка—кешенең физик тәнен югары үлчәмнәрдән иңгән илаһи энергияләр белән тәэмин итүче, тоташтырып торучы арадашчы ролен башкара.—С.Ш.). Кешеләр рухи максатларына ирешү һәм Җирнең чын хуҗалары расасына әверелү юлларын үзләре табарга тиешләр иде. Плеяда йолдызлыгы вәкилләре кешеләрнең Күкләрдә яшәгән, аларның тәннәрендәге җаннарыннан күп тапкырга кодрәтлерәк һәм мөмкинлекләре гаҗәеп зур булган Олуг Җаны турында күп мәгълүмат бирделәр, Аның белән элемтәгә керү, аралашу хикмәтләренә өйрәттелер. Шулай югары үлчәмнәр, йолдыз системалары белән бәйләнешкә керү ысуллары кешеләргә җиткерелде.

9. Агымдагы 26 мең еллык цикл башланганнан соң үткән 5200 ел эчендә Мисыр һәм Атлантидада барлыкка килгән «Ка» гыйбадәтханәләрендә тәрбия алган, рухи нурлану-яктыруга ирешкән берничә мең кешенең бер өлеше рухи үсешнең тагын да югарырак баскычына—Гайсә пәйгамбәр аңы дәрәҗәсенә күтәрелә алдылар. Аларның кайберләре Җирдә торып калырга теләк белдерде, кеше тәнендәге «Ка» каналларыннан файдалану һәм рухи практика белән шөгыльләнү аркасында алар бер үк тәндә 2 мең елга кадәр яши алдылар. Шушы 5200 еллык дәвердә рухи нурлану-яктыруга ирешүнең яңа ысуллары ачылды, Планетадагы әзерлекле җаннар өчен алар бик кулай булып чыктылар.

3. 10. Алда телгә алынган 5200 еллык дәвер тәмамланып килгәндә Планетада киң масштаблы җир тетрәүләр булып узды, алар борынгы континент Лемуриянең сакланып калган гыйбадәтханәләрен һәм Атлантиданың ярты территориясен юкка чыгардылар. Җирдә сакланып калган Лемурия расасы (3 нче Раса) вәкилләре башка урыннарга күченергә карар кылдылар һәм Калифорниядәге (АКШ) Шаста тавы эчендә җир асты культурасына нигез салдылар. Лемурия расасының кайбер вәкилләре Америка, Гавай утраулары һәм Тибетның җирле кабиләләренә килеп кушылдылар. Соңрак алар майялар, буддистлар булып киттеләр. Лемуриялеләр бу мәдәниятләрдә рухи җитәкчеләр, Остазлар ролен башкардылар.

11. Бу катастрофалардан соң Атлантида халкы әле байтак сакланып калганга (бу әле беренче катастрофалар гына була—С.Ш.), алар үз мәдәниятләрен дәвам иттерә алдылар. Аларның коллектив аңы Җирдә исеме Тот булган Затның үз җәмгыятьләрендә кабат гәүдәләнүен һәм һәлакәтләр чорында онытылган борынгы рухи тәгълиматларның янә торгызылуын үтенде. Чыгышы белән Плеяда йолдызлыгының Ра атлы архангеллар ыруы вәкиле булган Тот аларның үтенечен кабул итте һәм Җирдә физик тәндә гәүдәләнде. Тиздән ул Атлантиданың бөек рухи җитәкчесенә әверелде.

Атлантида һәлакәте, аның нәтиҗәләре

12. Тот Атлантидада гәүдәләнгәннән соң күпмедер вакыт үтүгә Җир атмосферасының аралык-вакыт сүрүендә зур ярык барлыкка килде. Шушы хәлдән файдаланып, элегрәк Лира йолдызлыгыннан Орион йолдызлыгына үтеп кергән бер төркем затлар Җир планетасына да бәреп керүгә ирештеләр. Аларның җитәкчесе Люцифер дигән зат булып, көтмәгәндә Җир сүрүендә барлыкка килгән әлеге ярык фәкать аның тырышлыгы белән барлыкка китерелгән иде. Шулай ул үз тарафдарлары белән сораусыз-нисез Җиргә үтеп керде. Әйтергә кирәк, әлеге ярык Кояш системасының тышкы ягыннан Җир атмосферасына таба төбәп җибәрелгән югары ешлыктагы тибрәнешләр нәтиҗәсендә барлыкка китерелде. Аннан соң шушы ярык аша тиз генә космик корабль үтеп керде. Орионнан, дөресрәге, Лира йолдызлыгыннан үтеп кергән шушы затлар, җитәкчеләре Люцифер ярдәме белән, вакыт-аралыклар аша сикереш ясау ысулын үзләштергән булып чыктылар. Шул сәбәпле алар берничә секунд эчендә әлеге ярыктан эчкә үтеп керделәр—беркем дә аларны туктата алмады. Алдан планлаштырылганча, алар Атлантидага килеп төштеләр, чөнки максатларына ирешү өчен бу иң кулай урын дип санадылар. Ә аларның максаты—Җирдә үз хакимиятләрен урнаштыру иде. Люцифер үзе Җиргә төшмәде, ул һәрвакыт Күкләрнең 4-5 үлчәмендә яшәде, эшчәнлеген шуннан торып алып барды.

Люцифер командасы, ягъни Лира йолдызлыгы вәкилләре, үзләрен кабул итүне һәм атлантлар җәмгыятендә урын бирүне үтенделәр. Атлантида халкының бер өлеше килмешәкләргә ышанмады һәм бу вакыйганың тора-бара рухи тозакка әверелү ихтималын күрде. Башкалар исә Люцифер командасына ышаныч күрсәттелер, алар шөһрәт-дан һәм өстенлек турында хыялланды, шул сәбәпле лиралыларның килеп төшүен хуплады. Эш шунда ки, Атлантидага төшеп урнашу белән тегеләр җирле халыкны үзләренең «югары» галәми-технологик белемнәренә өйрәтә башладылар. Ул заманда атлантлар җир йөзендә иң югары үсеш алган раса булулары белән бик нык горурлана иделәр. Һәм җир йөзендә үз хакимиятләрен урнаштыру өчен яңадан-яңа җирләр эзләделәр. Килмешәк лиралылар аларга чикләнмәгән көч-куәт, яңа мөмкинлекләр, технологияләр һәм йогынты ясау ысуллары вәгъдә итеп, бу халык белән идарә итә башладылар, үзләренең галәми технология, психик контроль һәм интеллект ягыннан «өстен» икәнлекләрен гел күрсәтеп тордылар.

13. Люцифер командасы басып кергәннән соң үткән 10 мең ел вакыт эчендә Атлантида халкы икегә бүленде: бер лагерьда югары технологияләргә ия лиралылар һәм алар ягына чыгучылар булса, икенчесендә—рухи сафлыгын саклап калучылар тупланды. Атлантларның Мельхиседек храмнарына баскыннар һәм аларның йогынты ясаучы агентлары байтак үтеп керде, алар анда контроль урнаштырырга омтылдылар. Тора-бара «Соры рясалар» (ряса—дин әһелләренең тышкы өс киеме—С.Ш.) дип аталган махсус төркем барлыкка килде, соңрак ул «Кара рясалар» дигән исем алды. Бу төркем кешедә психик көчләрне үстерү һәм кара сихер белән шөгыльләнде. Мельхиседек храмнарының кайбер руханилары сафлыгын саклый алды, әмма күпчелек инде рухи сафлыгын югалткан иде. (Укучыларга тәкъдим ителгән текстта аңлашылмаган урын калмаска тиеш, дигән принципка тугры калып, безнең татар укучысына таныш булмаган Мельхиседек төшенчәсенә аңлатма биреп китү кирәктер дип уйлыйм.

Мельхиседеклар—үзләрендә Галәмдәге төрле дөньяларга иркен рәвештә үтеп керү, алар белән элемтә урнаштыру сәләте үстергән Затлар. Без радионы төрле дулкыннарга көйли алган кебек, Мельхиседек дәрәҗәсенә ирешкән Зат төрле дөньялар белән тоташа ала. Мельхиседек алдына рухи үсешенең бер баскычында һәрвакыт нинди юлдан китәргә дигән дилемма килеп баса: Галәмнең бу өлешендә калыргамы, әллә инде башка дөньяларга күчәргәме? Әмма Мельхиседек безнең дөньябызны ташлап китмәскә дә мөмкин. Ул еш кына Җирдә яшәп кала һәм биредә туып торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә, кешелек дөньясының эволюциясенә ярдәм итә. Адәми зат үтәргә тиешле эволюция юлын тәмамлап Күккә Ашкан Остазлар да күп дәверләргә Җир аурасында кала һәм кешелек дөньясының үсешенә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта АКШта яшәгән Мельхиседек дәрәҗәсендәге бер Затның исеме Друнвало Мельхиседек. Ул күп хезмәтләр авторы, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән «Древняя таяна Цветка Жизни» (2 томнан тора) исемле фундаменталь хезмәте басылып чыкты. Шулай ук аның лекцияләре язылган видеокассеталар чыгарыла, төрле илләрдә семинарлары уздырыла. Атлантида заманында да Мельхиседеклар рухи үсеш мәктәпләрен җитәкләгән, кагыйдә буларак, бу мәктәпләр храм-гыйбадәтханәләрдә урнашкан булган. Кыскасы, кайчандыр исем булган Мельхиседек хәзер бик югары рухи дәрәҗәне аңлата.—С.Ш.)

Ул заманда Атлантидада алиһә Алора храмнары да бар иде. Анда бу алиһә Җәмгыятенең рухани хатын-кызлары яши, аларның дини тәгълиматы Күкләрнең тугызынчы үлчәменнән иңгән тәгълимат иде. Лира йолдызлыгы вәкилләре һәм аларның җитәкчесе Люцифер бу тәгълиматларны боза алмадылар, ә рухани хатын-кызлар аларга турыдан-туры каршылык, буйсынмау күрсәттеләр. Алар Кара Туганлык (Темное Братство) төркеменең арага үтеп керүенә гел комачаулап килделәр.

Элек, лиралылар басып кергәнче, магия һәм алхимия сәнгате белән шөгыльләнергә теләгән атлантлар, бу көчләрдән дөрес файдалану гарантияләнсен өчен, башта рухи әзерлек чорын үтәләр иде. Әмма тора-бара бу кагыйдә бозылды, үтәлми башлады, психик көчләр һәм сихер-магия белән шөгыльләнү теләсә кемгә рөхсәт ителде. Люцифер үзе һәрвакыт кешегә күренмәс халәттә яшәде, бер үк вакытта ул кешеләрнең аңастына (подсознание) бик нык тәэсир итә иде. Ул Лира йолдызлыгы вәкилләренең Кара Туганлык оешмасы белән идарә итә һәм теләгән йогынтыны ясый ала иде. Аның максаты—Җир планетасы һәм Кояш системасы белән идарә итүче Нур Тарафдарларының көченә ышанмау хисләре тәрбияләү иде. Ахыр чиктә ул, Җирдәге Иң Югары Зат сыйфатында, биредә чикләнмәгән хакимиятен урнаштырырга өметләнде. Ул Җирне Галәмдәге башка дөньялардан аерып алу, анда мөстәкыйль рәвештә идарә итү турында хыялланды.

14. Тора-бара Җирдәге бик күп ир-атларның аңына Люцифер һәм Кара Туганлык оешмасы йогынтысы үтеп керде, чөнки тирәндә яшеренеп яткан идарә итү теләге, бигрәк тә хатын-кызларга хуҗа булу омтылышы яшәү аркасында ир-атларның психикасын контрольдә тотуга җирлек бар иде. Кара көчләр тырышлыгы аркасында җир астында астрал дөнья төзелде (мәгънәне Ислам дине төшенчәләренә күчерсәк, җир астындагы астрал дөньяны Җәһәннәмнең Җир үзәгенә таба юнәлгән төрле катламнары дип атарга мөмкин.—С.Ш.). Анда төрле церемонияләр үткәрү мәйданнары, яшәү урыннары булдырылды, анда шулай ук Кара Туганлык оешмасының коллектив аңы урнашты. Җир катламнары аша өстә яшәүче адәми затларга энергетик дулкыннар, аңастына, күңелләргә үтеп керә торган тискәре уй-фикерләр җибәрелеп торды. Шулай барлыкка килгән һәм бүгенге көндә дә әле кешеләргә йогынты ясап торган коллектив аң «Сатана» дип атала. (Коръәндә бу коллектив көч «Иблис» исемен йөртә.—С.Ш.). Бу «коллектив аң» дигән нәрсә Кара Туганлык оешмасы әгъзаларының түбән дәрәҗәдәге аңнары берләшүдән барлыкка килде. Бу көч (Иблис) бер кодрәтле зат рәвешендә дә эш итә ала иде. Үзен Раббыбыздан, Җирдән, сезнең Кояш системасыннан һәм Илаһияттан өстен күрүче, һәртөрле манипуляцияләргә, алдашуларга сәләтле шушы коллектив аң үсә, көчәя барган саен, әлеге кара көч тагын да күбрәк энергия туплады. Шулай Җирдә Караңгылык белән Яктылыкның бер-берсеннән аерылуы, полярлашуы гаять тизләнде. Ни өчен дигәндә, Раббыбызга ышанмауны, бар нәрсәнең Илаһи План нигезендә алып барылуын шик астына куюны даими кабатлап торган, хатын-кызга кимсетеп караган, салкын акылны хисси һәм рухи дөньялардан өстен санаган тискәре уй-образлар адәми затларның аңастына гел һөҗүм итеп торды.

Кыскасы, Атлантида җәмгыятендә технология һәм кара сихер белән мавыгу шул чиккә җитте ки, кешеләр табигать көчләре, стихияләр белән идарә итә, Раббыбыз вәкаләтләренә тыкшына башладылар. Җирдә мондый хәлнең әле беркайчан да булганы юк иде. Бу чорда Яктылык тәгълиматына йөз тоткан гыйбадәтханәләр хатын-кызлар карамагында калса, Караңгылык храмнарында исә ир-атлар идарә итте. Әлбәттә, әлеге бүленеш абсолют рәвештә булды дип әйтүе кыен, әмма күпчелек халык өчен ул фәкать шулай иде.

Атлантида дәверенең ахырында, Тот исемле Остаз анда гәүдәләнгәннән соң 10 мең еллар вакыт үткәч, бу цивилизацияне хаос һәм буталчыклык, зур курку басып алды. Хакимият һәм шәхси өстенлек өчен көрәш Атлантида җәмгыятендә гадәти бер күренешкә әверелде, хәтта хатын-кызлар хуҗа булган алиһә Алора храмнарында да курку һәм чикләнгәнлек хөкем сөрде.

15. Атлантида һәлакәте алдыннан Яктылыкка йөз тоткан храм һәм рухи оешма җитәкчеләре үз тәгълиматларын бөтен Җир шарына тарату кирәклеге хакында Күктәге Идарәче Даирәләрдән кисәтү һәм киңәш алдылар. Люцифер һәм Кара Туганлык оешмасының җимергеч эшчәнлеге аркасында иң югары, вакыты җитмәү сәбәпле бирелмичә торган белемнәр бары бер урында—Атлантидада гына тупланды. Эш шунда ки, белемнәр җир йөзендә мөмкин кадәр тигез таралырга тиеш. Халыкларга андый белемнәр бирелгәнче әле байтак дәверләр үтәргә тиеш иде. Шуңа күрә зур рухи әзерлеге булган кешеләр, кечкенә төркемнәргә бүленеп, сиздермичә генә Атлантиданы ташлап китә башладылар. Алар үзләре белән Җир тарихы, аның эволюцион юлы турында мәгълүматлар тупланган бик күп кристаллар алып киттеләр. Бу мәгълүматлар кристалларга Хакыйкать Советы (Совет Истины) дип аталган махсус структура тарафыннан салынган иде. Алиһә Алора храмы руханилары Грециягә алып киткән шундый бер кристалл атлантларның рухи җитәкчесе Тотның баш сөяге формасында ясалган иде. Ә Тот үзе моннан 9000 ел элек Атлантидадан китеп, рухи дөньяларга күчте. Баш сөяге рәвешендәге әлеге кристалл шушы төркем тарафыннан төзелгән Дельфы Күрәзәчесе храмы (Храм Дельфийского оракула) астына яшерелде һәм бу гыйбадәтханәне Иблис тарафыннан җир астыннан (Җәһәннәмнән) җибәрелә торган тискәре йогынтылардан, шуннан ук килгән энергетик дулкыннар үтеп керүдән саклады. Храмны психик яктан пычрату, эштән чыгару мөмкин булмаганга, борынгы грекларның «Зевс-алла гаскәриләре» дип аталган Кара Туганлык оешмасы әгъзалары, ахыр чиктә, рухани хатын-кызларны (жрицаларны) төрмәгә ябып куйдылар, аннан җаннарын кыйдылар, ә храмны үзләренең борынгы примитив илаһларына багышлап үзгәртеп кордылар.

16. Атлантидадан китеп өлгергән башка төркемнәр мәгълүмат банкы булып хезмәт иткән кристалларны һәм рухи тәгълиматларны Үзәк һәм Көнъяк Америкага, Көнбатыш Ауропага, Көнъяк Африкага, Һималайга, Көнчыгыш Азиягә, Австралиягә һәм Мисырга алып килделәр. (Төньяк Американың җирле ыру-кабиләләре ул чакта үз эволюцияләренең кызыклы бер баскычын үткәнгә, атлантларга анда үтеп керү кирәкле дип табылмады.). Ирләр һәм хатын-кызлардан торган иң зур төркем Мисырга килеп урнашты. Барлык төркемнәрдә дә Илаһи Хакыйкатьне саклау эшенә нык бирелгән затлар тупланган иде. Алар калган гомерләрен төрле илләрдә рухи үсеш алу храмнарына (инициация храмнары) нигез салу, анда үз тәгълиматларын тарату эше белән шөгыльләнеп үткәрделәр. Шулай итеп, иң зур төркем Мисырга килеп урнашты, чөнки анда Олуг Пирамида бар иде. Ул һәрвакыт Илаһи Хакыйкать белән Кояшның эволюцион кодлары тибрәнешләрен саклап килде, бүгенге көндә дә саклый.

Киләчәктә Мисырның үзендә һәм башка илләрдә-кыйтгаларда әле бик күп пирамидалар төзеләчәк иде. Алар Җир тарихы турында мәгълүматлар салынган кристаллар өстенә төзеләчәк иде. Ә бу кристаллар исә, челтәр сыман итеп эшләнгән махсус җайланмалар эченә урнаштырылып, пирамидада илаһи нурланышларны сакларга, түбән уй-фикернең үтеп керүен тоткарларга бурычлылар иде. Лира йолдызлыгы вәкилләре (Люцифер һәм аның тарафдарлары) Кояш кодларын бозу, алар белән идарә итүгә ирешү өчен коллары ярдәмендә Атлантидада берничә пирамида төзеп карадылар. Тик Атлантиданың һәлакәте вакытында аларның барысы да шартлап бетте, яисә океан төбенә китте.

17. Атлантида утравының тулысынча һәлак булуының төп сәбәбе Люцифер һәм аның тарафдарларының җир астыннан ифрат көчле тавыш дулкыннары җибәрүенә бәйле. Бу дулкыннар анда җимергеч көчкә әверелде. Эш шунда ки, Кара Туганлык оешмасы планы буенча, атлантларның җир өстендәге храмнарында урнаштырылган югары ешлыкта (вибрациядә) эшләүче Нур Структуралары астан җибәрелгән тавыш дулкыннары тәэсирендә тәмам җимерелергә, юкка чыгарга тиешләр иде. Әгәр дә эшләр алар планы буенча барса, бу чаралар храмнарга кара сихер һәм Сатана (Иблис) контролендәге энергияләрнең иркен үтеп керүен тәэмин итәчәк иде. Әмма алар тавыш дулкыннарының тәэсир итү көчен дөрес исәпләмәделәр. Алар тарафыннан җибәрелгән дулкыннар шундый көчле булып чыкты ки, бу дулкыннар кайтаваз рәвешендә кире үз чыганагына әйләнеп кайтты һәм тегеләрнең җир астындагы тавыш генераторларын чәлпәрәмә китерде. Коточкыч шартлау булды, ул чылбырлы реакция барлыкка китерде, шулай җир астындагы башка генераторларга күчте. Шуның нәтиҗәсендә моңарчы Җирдә беркайчан да булмаган көчле тетрәнүләр башланды. Гомумән, андый көчле тетрәнүнең Җирдә башка кабатланганы юк. Бик күп пирамидалар шартлап вак таш өеменә әверелде, әмма кайберләренә берни булмады. Шулай Җирдә глобаль масштабтагы катаклизмнар башланып китте һәм алар ике ай буена сузылды. Нәтиҗәдә Атлантида утравы океан төбенә китте.

Атлантиданың рухи мирасын саклап калу, аны башка регионнарга тапшыру өчен алдан җир йөзенә таралып өлгергән рухи җитәкчеләр зыян күрмәделәр һәм үз Вазыйфаларын башкарып чыга алдылар. Хәер, катастрофалардан котылып калыр өчен юлга чыгып та, әллә ни ерак китеп өлгермәгән берничә төркем генә шартлаулар вакытында күтәрелгән гигант дулкыннар эчендә һәлак булды. Бу континентның тулысынча җимерелүе якынча 10 мең 400 еллар элек булды.

18. Катастрофадан соң Люцифер (Иблис) Лира йолдызлыгы вәкилләрен Күкнең астрал катында туплады (ягъни катастрофалар вакытында һәлак булып, алар теге дөньяга күчә—С.Ш.) һәм алга таба нишләргә дигән мәсьәләне хәл итәргә кереште. Кешеләрнең аңастына (подсознание) даими рәвештә тәэсир итеп тору өчен, лиралылар Җир атмосферасының түбән астрал катында, шулай ук җир астындагы Сатана (Иблис) урнашкан катларда ныклап торып тормыш корырга булдылар һәм моны башкарып чыктылар. Шуннан тәэсир итеп тору нәтиҗәсендә җир йөзендәге халыклар, кавемнәр, кабиләләр арасында каршылыклар, сугыш-бәрелеш галәмәтләре ешаеп китте. Америка, Африка, Аурупаның җирле халыклары аерым кабиләләргә бүленде, ә бит моңарчы алар шул кабиләләрнең зур берлеген тәшкил итә иделәр. Әлеге аерылу-бүленүләрнең сәбәбе җир бүлешү, минераль ресурсларга һәм су чыганакларына хокук даулау, рухи үзгәлекләр һәм бер-береңә карата һич аңлатып булмаган шикчәнлек хисләре иде. Борынгыдан килгән ниндидер өстенлекне алга сөрүче тискәре фикерләр кеше психикасына торган саен күбрәк үтеп керә башлады. Әмма җир йөзенә таралган атлантлар һәм кайбер төркемнәр үз рухи җитәкчеләре ярдәмендә әлеге бозык һәм җимергеч уй-фикерләр басымына бирешмичә кала алдылар. Рухи җитәкчеләр тарафыннан төрле җирләрдә бүгенге көндә Стоунхенджда (Англия) сакланып калган түгәрәк корылмага охшаш «рәшәткәләр» төзелде, алар психикага тәэсир итүче бозык йогынтыларны тоткарлый, шушы йогынтыларга бирелмичә, кешеләргә төрле церемонияләр, җыелышлар үткәрү мөмкинлеге тудыра иде. (Галимнәр күпме заманнан бирле Стоунхенджның ни өчен төзелгәнлеген, нәрсәгә хезмәт иткәнлеген ачыклый алмыйча баш ваталар. Нинди генә гепотезалар юк! Остаз биргән мәгълүматта бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелә.—С.Ш.)

Яңа җирләргә күчеп утырган атлантлар арасында Алиһә Алора храмнары әле 5 мең елга якын көчле рухи үзәкләр булып хезмәт иттелер. Хатын-кыз һәм ир-атлар храмнары Мельхиседек, Тот һәм Алиһә Алораның изге тәгълиматын алга сөрде, аны саклап килде. Бер үк вакытта бу тәгълиматларга җирле халыкларның аллалары, төрле инанулары һәм рухи практикалары өстәлә барды, шулай атлантлар үз тәгълиматларын киңрәк җәелдерүгә ирештеләр. Ир-ат һәм хатын-кызның роле турындагы тәгълиматлар, рухи дәрәҗәгә багышлау ысуллары, Ка храмнары, дәвалау чаралары һәм рухи үсешне тизләтүнең төрле алымнары Мисырда, Грециядә, Үзәк һәм Көньяк Американың төрле төбәкләрендә киң таралыш алды. Җир йөзендә Люцифер һәм Кара Туганлык оешмасы йогынтысына бирелмичә калган кабиләләр дә бар иде, алар рухи яктан саф һәм тыныч-юаш холыклы халыклар булып калдылар. Әмма гомумән алганда Җирдә Ак һәм Кара көчләрнең үзара бүленеше барыбер көчәя төште.

19. Моннан 5 мең еллар элек (безнең эрага кадәр 3 нче меңъеллык башында— С.Ш.) Кара Туганлык оешмасына тупланган Лира йолдызлыгы вәкилләре белән алар ягына чыккан адәм балалары планетаның төрле төбәкләрендә гәүдәләнә, аерым гаиләләрдә туа башладылар. Аларның төп максаты—рухи яктан алга киткән мәдәниятләргә үтеп керү, анда сугыш-һәлакәт, җимерүләр оештыру иде. Бу эш акрын гына алып барылуга карамастан, планетада кешеләр өстеннән хакимлек иткән идарәчеләрнең (патшалар, фиргавеннәр, ханнар, корольләр Һ.6.—С.Ш.) рухи сыйфатында шактый үзгәрешләр булды. Шулай Мисырда, Грециядә, Аурупа һәм Америка тарихында Яктылык һәм Караңгылык дәверләре бер-берсен алыштырып килә башлады. Кара Туганлык оешмасы үтерү, җимерү, көчләү һәм һәр җирдә үз хакимиятен урнаштыру белән шөгыльләнде. Вакыт уза һәм бераздан Яктылык тарафдарлары кабат өстенлек ала һәм тегеләрне бәреп төшерә иде. Аннан цикл тагын кабатлана.

Тулаем алганда Җир планетасы һәрвакыт Яктылыкка, Югары Затка (Верховное Существо) һәм Югары Уникеле Советка (Высший Совет Двенадцати) йөз тотып яшәде. (Югары Зат—Җир планетасындагы Иң Югары Зат, Ул Җирне һәм кешелек дөньясын эволюцион үсеш юлыннан алып бара. Дин китапларында Аны Раббыбыз дип атыйлар. Югары Уникеле Совет—Кояш системасының киңәшмә органы. Бу орган безнең Кояш системасына кергән планеталар һәм Үзәк Кояш арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү белән шөгыльләнә, шулай ук һәр планетаны, анда барган процессларны күзәтеп-барлап тора.—С.Ш.) Әмма барыбер Җирдәге Ак һәм Кара көчләр балансы байтак үзгәрешләр кичерде. Шунысы әһәмиятле, Җирдә яшәүчеләрнең күпчелеге һәрвакыт ярату һәм изгелек хисләренә ышанып яшәде, ләкин бу ышаныч зәгыйфь иде. Шул сәбәпле кешеләр үзләре өстеннән контроль урнаштыруны максат итеп куйган дәүләти һәм дини структураларга тиешенчә каршылык күрсәтә алмадылар. Җирдә яшәүчеләрнең күпчелеге шактый заманнар үзләрендә хөкем сөрүче сыйныфларга каршы торырдай көч таба алмады. Дөресен әйткәндә, безнең өчен мондый вәзгыять Җир тарихындагы иң сәер күренешне тәшкил итә. Әлеге курку һәм көчсезлекнең бер сәбәбе Күкләрнең 4 нче һәм 5 нче үлчәмнәреннән кешеләргә җибәрелеп торган астраль контроль йогынтысына бәйле. Бу эшне Люцифер (Иблис) үзе, Лира йолдызлыгы вәкилләре һәм Җир планетасы тарихында мәгълүм роль уйнаган Нибиру планетасы вәкилләре алып бара (Нибиру планетасы вәкилләре Шумер цивилизациясенә нигез салучылар санала—С.Ш.). Хәзерге көндә безнең өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе— бездә бу көчләрнең психик контроленә каршы торырлык дәрман бармы, әллә юкмы—шуны төгәл ачыклау.

...Хәзерге көндә Җирдә яшәүчеләрдән теләк-омтылышларының үтәлүен таләп итәрлек рухи кыюлык сорала. Әлбәттә, хәзерге вакытта җир йөзендәге изге күңелле кешеләрнең күпчелеге, көндәлек тормыш мәшәкатьләренә кереп чумып, рухи идеаллар турында уйлаудан мәхрүм булып яшиләр. Шулай да күпчелек кешеләр әхлак нигезләрен аңлый һәм аларның күңеле изгелек ягында. Шуңа күрә хәзер Җир кешеләре алдында рухи сикереш ясау өчен гаҗәеп мөмкинлекләр ачыла...»

(Өзек «Послания Старших Братьев Человечества». Изд-во «София», 1998, дип аталган контактёрлык материаллары җыентыгыннан алынды.)

Бу бүлекне без Коръәндәге: «Мин Адәмнән өстенрәк...»—дигән Иблис (Люцифер) сүзләре белән юкка гына атамадык. Остазларның берсе тарафыннан бирелгән глобаль тарих сәхифәләре безгә моңарчы билгеле булмаган бик күп вакыйгаларны ачып сала. Бу мәгълүматлар бәяләп бетермәслек кыйммәткә ия, дип шикләнмичә әйтергә мөмкин.

Әйе, бүгенге көндә тарих фәне дип аталган рәсми фән Җирнең үткән тарихына 6 мең елдан да эчкәрәк керә алмый. Иң борынгы цивилизацияләрдән саналган Мисырның да тарихка кадәрге чоры (династияләр барлыкка килгәнче) безнең эрага кадәр 5 мең еллар тирәсендә генә башлана. Шумер тарихы исә безнең эрага кадәр 4 нче меңъеллыктан башлана. Һиндстан белән Кытайның ачыклана төшкән тарихы безгә тагын да якынрак, ә Борынгы Греция белән Рим тарихы исә, кичә булган вакыйгадай, күз алдыбызда тора. Бу хәл адәми затның үз тарихын әле бик начар белүе турында сөйли.

Ерак дәверләрдә ниләр булган, кешелек дөньясы ничек яшәгән, нинди чорлар кичергән, эволюциянең нинди баскычларын үткән—моны җир йөзендә санаулы кешеләр генә белә. Эзотерик чыганаклар белән таныш кешеләргә бүгенге кешелек дөньясының бишеге саналган Лемурия, аннан соң үсеп чыккан Атлантида цивилизацияләре хакында гына түгел, Җир тарихында мәгълүм роль уйнаган галәми цивилизацияләр йогынтысы турында да кайбер нәрсәләр билгеле. Әмма рәсми фән һәм аның басымы астында яшәүче күпчелек кешеләр эзотерик чыганакларга шикләнеп карый, аларны танымый, Галәмдә башка цивилизацияләр булу фактын шушы көнгә кадәр күрмәмешкә салына. Материалистик күзаллауга корылган рәсми фәннең хәле аңлашыла: эзотерика белән диалог башлап җибәргән очракта үзенең дәлилләре җитмәячәген, астына су керәчәген, гасырлар буе тырышып төзегән бинасының нигезе чатный, уала башлаячагын ул яхшы аңлый. Аннан соң бүгенге рәсми фәнне терәтеп торучы бик күп авторитетларның тиз арада пъедесталдан очып төшәчәге дә көн кебек ачык.

Ә бит Җир дип аталган гүзәл планетада кешелек дөньясы күп миллион еллар яшәп килә. Нинди генә цивилизацияләр булмаган да, илаһи эксперимент рәвешендә барлыкка китерелгән адәми затның нинди генә вариантлары булдырылмаган. Әгәр дә укучыларыбыз адәми затны үзенең яралтылу вакытыннан бирле һаман бүгенге без белгән кеше рәвешендә тереклек иткән дип уйласалар, бик нык ялгышкан булырлар иде. Борынгы чыганакларда җир йөзендә яшәгән гигантлар турында юкка гына телгә алынмый. Әгәр дә без шуңа өстәп планетабыз үз гомерендә берничә тапкыр күчәренең торышын үзгәрткән дисәк, бу тагын бер серне укучыларга җиткерү була. Әгәр дә без бүгенге көньяк һәм төньяк полюслар урынында кайчандыр җылы климат хөкем сөргән дисәк, тагын бер серне ачып салу булыр иде.Җир күчәре урыныннан күчкән саен планетаның климатик зоналары да үзгәреп торган. Боз асларыннан табылган мамонтларның ашказанында ямь-яшел үлән табылу фактлары шул хакта сөйләмимени?!

Ә Җирдә гел кабатланып торган 26 мең еллык эволюция циклы турындагы мәгълүмат үзе үк уйланырга күпме азык бирә (кара: С.Шәмси. Күк капусы ачылса. Казан утлары, № 7, 2004).

Кешелек дөньясының Плеяда, Сириус, Андромеда, Венера, Җидегән йолдыз һ.б. күк җисемнәре, йолдызлыклар белән булган борынгы бәйләнешләре, эволюция барышында алардан алган ярдәме турында да кайбер хәбәрләр бар.

Әгәр дә без җир йөзендә яшәгән халыкларның тышкы кыяфәте, тән төсе, холкы-фигыле, этнографиясе бер-берсеннән бик нык аерылып торуын искә төшерсәк, расаларның генетик тамырлары Җирдән читтә яшәгән цивилизацияләргә барып тоташканын бик тиз чамаларбыз. Яисә берничә цивилизациянең, үзара килешеп, геннарын уртаклашып, адәми затның мәгълүм бер тибын яралту ихтималын да истән чыгармыйк. Һәм бу Җир тарихында булып кичкән күп дәверләрнең асылын ачып салыр.

Планетабыз һәм кешелек дөньясы Галәмдә ятим бала түгел. Аның даими Күзәтүчеләре һәм Тәрбиячеләре бар. Алда китерелгән глобаль тарих сәхифәләрендә бу хакта ап-ачык әйтелә. Шушы мәгълүматлар яктылыгында фикер йөрткәндә без диннәрнең, рухи тәгълиматларның да, очраклы рәвештә үсеп чыкмыйча, махсус кайгырту яисә йогынты ясау нәтиҗәсе икәнлегенә төшенербез.

Классик диннәр заманы инде узып бара. Алар тарихта үзләренә йөкләнгән җитди Вазыйфаны үтәделәр. Хәзер кешенең фикер сөреше планетар аң дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Алай гына да түгел, эзотерика фәне белән коралланган кеше хәзерге көндә аңы белән Галәм киңлекләренә чыгу, андагы рухи дөньялар белән элемтәгә керү ихтималын да уйларга бурычлы. Хәзер Тәрбиячеләребез тарафыннан бирелгән яңа белемнәргә таянган хәлдә фикри һәм рухи яктан яңа баскычка күтәрелү заманы килде.

Җир йөзендәге цивилизацияләр тарихында Тот (Техути) исемле Остазның роле турында да бер-ике сүз әйтеп үтү кирәктер, дип уйлыйм. Чыгышы белән Плеяда йолдызлыгыннан булган бу Зат байтак заманнар Атлантида җәмгыятендә рухи лидер була. Атлантида һәлакәтеннән соң Мисырга күчеп, бу мәдәниятне рухи яктан күтәрү өчен күп көч куя. Борынгы Мисыр мифологиясендә Тот бу илнең интеллектуаль тормышын оештыручы, вакыт төшенчәсе белән эш итүче, аны елларга, айларга, көннәргә бүлүче, аны санап баручы алла исәпләнә. Ул шулай ук кешеләрне укырга-язарга, санарга өйрәтүче санала. Илнең барлык архивлары һәм мәшһүр Гермополь шәһәре китапханәсе аның кайгыртуында булган, язу эшен башкаручылар (писецлар) аңа багышлап догалар кылганнар, корбан чалганнар, ул Мисырның Ра алла вәзире саналган. Тора-бара үзе дә аллаларның берсенә әверелгән. Мисырлыларның мәшһүр «Мәрхүмнәр китабы»нда Тот үлгән кешенең йөрәген үлчәгәндә аның изгелекләрен һәм гөнаһларын теркәп баручы Зат буларак сурәтләнә. Тот шулай ук мәрхүмнәрне теге дөньяга озатучы Вазыйфасын башкаручы буларак та билгеле.

Бу Зат Борынгы Греция мифологиясендә дә зур урын алып тора. Ул анда Гермес исемен йөртә, аллаларга хәбәр китерүче, юлчыларның ярдәмчесе, Мисыр мифологиясендәге кебек үк, мәрхүмнәрне теге дөньяга озатучы санала. Дөрес, Мисырның чәчәк аткан чорын күрмәгән греклар Тот-Гермеска бигүк җитди булмаган сыйфатлар да өстәгәннәр. Әмма антик чорның азагында ул кабат Гермес Трисмегист (тәрҗемәсе—Гермес Триждывеличайший—Өч Тапкыр Бөек Гермес) исеме белән рухият тарихында кабат җитди урын ала, яшерен гыйлемнәр тупланган кырыкка якын хезмәт авторы буларак олылана, адәми затларга бирелгән илаһи гыйлемнәр атасы дип санала.

Җирнең глобаль тарихы сәхифәләрендә Күкләрнең кешелек дөньясы белән эш итү алымнарын ачып салган мисаллар безнең өчен аеруча кыйммәтле һәм зур әһәмияткә ия. Китерелгән мәгълүматлар безгә Күктәге Идарәче Даирәләрнең (Иерархияләрнең), ягъни төрле дәрәҗәдәге Тәрбиячеләребезнең ничек итеп җир йөзендә Нур, Рухи Тәгълиматлар тарату белән шөгыльләнүен, бу эшкә рухи әзерлеге җитәрлек дәрәҗәдә булган адәм балаларын да тартуын, тора-бара алар өстенә төрле җаваплы Вазыйфалар йөкләнүен, шулай Җирнең үзендә туып үскән затлардан Галәм хезмәткәрләре, Раббыбыз Планын тормышка ашыручылар тәрбияләнүен аңларга, бу процессны ачык итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Бүгенге көндә шундый белемнәр белән коралланып, аң дәрәҗәңне мөмкин кадәр үстереп һәм киңәйтеп кенә рухи үсешкә ирешергә мөмкин.

Мәгълүматларның Атлантида тарихына багышланганнары шулай ук зур әһәмияткә ия. Эш шунда ки, Атлантида һәлакәте белән кешелек дөньясының 700 мең ел дәвам иткән 4 нче Раса тарихы тәмам була. Аны еш кына Атлантлар Расасы яки 4 нче Кешелек Дөньясы дип тә йөртәләр. Бу очракта «раса» сүзе тән төсен билгеләгән тар мәгънәне аңлатмый, ә кешелек дөньясы тарихының зур бер дәверен күздә тота. Атлантлардан соң җир йөзендә үсеп чыккан раса шартлы рәвештә Арийлар Расасы, яки 5 нче Кешелек Дөньясы дип йөртелә. Монысы инде хәзерге кешелек дөньясы, ягъни без белгән дөнья булып чыга. Кызганычка, безгә шушы 5 нче Раса тарихы да җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүм түгел. Ә инде атлантлар турында әйтеп тә торасы юк. Бүгенге көндә дә рәсми тарих фәне Атлантиданың яшәвен танымый, төрле сәбәпләр табып, аны шик астына куя, гәрчә эзотерика белән җитди шөгыльләнүче һәркем өчен бу аксиома булып тора.

Бәхеткә, бүгенге көндә Остазларыбыз тарафыннан Атлантида тарихына кагылган мәгълүматлар да бирелә һәм бу цивилизациянең тарихын ачыграк күз алдына китерү мөмкинлеге туа. Бирелгән мәгълүматлар Люцифер (Иблис) һәм аның командасы эшчәнлегенең 4 нче һәм 5 нче Кешелек Дөньялары тарихына ничек тәэсир итүен ачып сала. Беренче чиратта, без Атлантлар Расасының ни сәбәпле тарих мәйданыннан төшеп калуы турында төп-төгәл җавап алабыз. Юкса дини текстларда очраган ишарәләр мәсьәләне берничек тә хәл итми.

Атлантида җәмгыятенең фаҗигасе—аның тормышына Галәмнән килгән затларның дорфа рәвештә тыкшынуыннан башлана. Шул сәбәпле анда зур каршылыклар үсеп чыга, әхлак бозыла, рухият бик түбән төшә, кара сихер чәчәк ата. Рухи яктан әзерлексез адәм балалары, вакытыннан алда галәми белемнәргә, технологияләргә ия булып, алардан явыз максатларда файдаланырга тотыналар. Шулай Раббыбыз вәкаләтләренә тыкшыну башлана. Нәтиҗәдә Атлантида һәлак була.

Люцифер эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматлар яктылыгында без шулай ук ни өчен Атлантлар Расасының шундый авыр тарихи юлга кереп китүен, ни сәбәпле җир йөзендә туктаусыз сугышлар, халыкларның даими бәрелешләре булып торуын да ачыклыйбыз, глобаль тарихның эчке пружиналарын, яшерен механизмнарын күрә башлыйбыз. Шулай безгә җир йөзендә үсеп чыккан цивилизацияләр тарихына Ак һәм Кара көчләрнең үзара бәрелеше җәһәтеннән күз ташлау мөмкинлеге ачыла. Бу хәл безгә тарихтагы күп күренешләрнең асылын аңларга ярдәм итә. Моны бары тик адәм балаларының күзләрен ачу, Күкләрдән иңгән рухи ярдәм дип кенә бәяләргә мөмкин.

Аннан соң безгә 5 нче Раса тарихындагы бер бик сәер күренеш ачыла. Ул да булса, без белгән борынгы цивилизацияләрнең глобаль тарих биеклегеннән торып караганда «кинәт» үсеп чыгуы һәм тиз арада югары рухиятка ирешүе; аларның без бүгенге көндә дә һич ирешә алмаган илаһи белемнәрдән файдалануы, гаҗәеп храмнар, архитектура ядкарьләре, пирамидалар, зиккуратлар, дини һәм спорт комплекслары төзүе һ.б. Бирелгән мәгълүматлар безгә бу мәсьәләгә дә ачыклык кертергә ярдәм итә.

Эш шунда ки, ничек кенә мактансак та, безнең 5 нче Раса казанышлары күп очракта Атлантида мирасына барып тоташа, шул нигездә үсеп чыга. Бер өзекне кабат хәтердә яңартыйк: «Атлантидадан китеп өлгергән башка төркемнәр мәгълүмат банкы булып хезмәт иткән андый кристалларны һәм рухи тәгълиматларны Үзәк һәм Көньяк Америкага, Көнбатыш Аурупага, Көньяк Африкага, Һималай тауларына, Көнчыгыш Азияга, Австралиягә һәм Мисырга алып килделәр... Ирләр һәм хатын-кызлардан торган иң зур төркем Мисырга килеп урнашты. Барлык төркемнәрдә дә Илаһи Хакыйкатьне (Божественная Истина) саклау эшенә нык бирелгән затлар тупланган иде. Алар калган гомерләрен төрле илләрдә рухи үсеш алу храмнарына (инициация храмнары) нигез салу, анда үз тәгълиматларын тарату эше белән шөгыльләнеп үткәрделәр».

Бу өзек безнең 5 нче Кешелек Дөньясы тарихын тирәнтен аңлау өчен ТЫЛСЫМЛЫ АЧКЫЧ булып тора. Чыннан да, планетабыздагы күп халыклар Атлантида һәлакәтен дөньякүләм масштабта узган коточкыч катаклизм дип кабул итә, бигрәк тә Атлантик океан яр буйларында урнашкан халыклар. Бу Остаз тарафыннан тапшырылган хәбәрдә дә раслана, анда: «Коточкыч шартлау булды, ул чылбырлы реакция барлыкка китерде—җир астындагы башка генераторларга күчте. Шуның нәтиҗәсендә моңарчы Җирдә беркайчан да күзәтелмәгән көчле тетрәнүләр башланды. Гомумән, андый тетрәнүләрнең Җирдә башка кабатланганы юк»,— диелә. Димәк, Җир шарында яшәүче халыклар хәтерендә бу һәлакәтләр гаҗәеп тирән эз калдырган, шуңа күрә алар мифологиядә дә урын алган. Шушы дөньякүләм катастрофадан соң без яшәгән дөньяны Атлантида мирасын саклап калган рухи җитәкчеләр күтәрә, үсеп чыккан цивилизацияләргә нигезне алар сала, гыйлемнәрне алар бирә, мәшһүр храмнар, рухият үзәкләре алар ярдәмендә калкып чыга. Алар халыкларны Люциферның (Иблиснең) тискәре йогынтысыннан саклап, диннәр, рухи тәгълиматлар белән тәэмин итә, адәми затка үзенең илаһилыгын онытмыйча тереклек итү мөмкинлеге бирә.

Шушы урында укучыларыма авыр сорау бирәсем килә. Бүгенге көндә классик диннәрдән саналган, миллион адәм балаларын үз канаты астына алган борынгы тәгьлиматлар кешенең аңын киңәйтә, үстерә аламы? Адәми заттан бары тик инануны гына таләп иткән, информацион цивилизациягә аяк баскан бүгенге кешегә мәгълүматны бик аз биргән бу искергән тәгълиматлар үткән юлыбызның глобаль манзарасын ачып салырга сәләтлеме? Кызганычка, «юк» дип әйтергә туры килә. Бу тәгълиматлар кешелек дөньясына бирелгәндә җир йөзендә бөтенләй башка заман һәм башка вәзгыять булып, алар алдында бөтенләй башка бурычлар һәм максатлар торган түгелме? Раббыбыз белән адәми зат арасында элемтәне саклау, үзләренең илаһилыгын адәм балаларының исләренә төшереп тору һәм Күкләрдәге Тәрбиячеләребезгә догаларыбыз аша рәхмәтләребезне җиткерү һ.б.

Әйе, әгәр дә шушы диннәр, рухи тәгълиматлар булмаса, Люцифер һәм аның тарафдарлары алып барган юлдан яздыру сәясәте тагын да җимергеч йогынты ясамас идемени? Шуңа күрә без борынгы диннәргә хөрмәт белән карарга бурычлы. Кешелек дөньясының караңгы дәверләрендә адәми затның рухиятын саклап калу юлында алар фидакарь эшчәнлек алып барды. Әмма дөньяда бер нәрсә дә мәңгегә килмәгән, һәр нәрсә үзгәрә, күпмедер вакыттан соң искерә, тормыштан артта кала башлый. Аның урынын яңалары алмаштыра. Бу хакыйкать рухи тәгълиматларга да кагыла. Күпмедер вакыттан соң алар да үзгәргән тормыш таләпләренә җавап бирә алмый башлый. Алар урынына яңа тәгьлиматлар иңә, туа, дөньяга тарала. Яңалары инде үзгәрә барган дөньяны яңача—тирәнрәк һәм киңрәк аңлата.

Без хәзер фәкать шундый заманны—дөньяның тамырдан үзгәрә бару заманын кичерәбез. Иске классик тәгълиматлар урынына адәми затны Галәм масштабында фикер йөртергә өйрәтүче югарырак баскычта торган тәгълиматлар килә, алар инде ишегебезне шакый. Адәм балаларын, халыкларны бүлгәләп торган региональ тәгълиматларга ябышып ятмыйча, тарлыктан, аң-фикер чикләнгәнлегеннән арынырга чакыра. Бу яңа тәгълиматлар инде без белгән классик диннәр рәвешендә булмаячак, гомумән, алар диннәр булмаячак, ә Галәмдәге закончалыкларны, яшәү тәртибен, анда хөкем сөргән әхлак кодексын бәян итүче тәгълиматлар булачак. Булачак дип әйтү дөрес түгел, алар инде бар! Алар һәрвакыт булган, Галәмдәге Нур Тарафдарлары (Силы Света) һәрвакыт шул кануннарга таянып эш алып барган. Бары тик эволюция баскычларының түбәнрәк басмасында торган кешелек дөньясы гына аларны белмәгән, белә алмаган. Чөнки аң-белемнәрнең, дини тәгълиматларның, әхлак өлгеләренең югарырак баскычта торганнары Күкләрдән кешелек дөньясы аларны кабул итәргә әзер булгач кына иңә. Башлангыч сыйныф баласына югары математика укытылмаган кебек, кешелек дөньясына да Илаһи Гакыл (Божественная Мудрость) өлешләп, аның өлгерү дәрәҗәсенә карап кына бирелә. Һич тә башкача түгел! Шуңа күрә рухи тәгълиматларның тормыш таләпләренә җавап бирми башлавы, искерүе, дөньядан артта калуы табигый хәл. Без бит буыннар алмашынуны табигый нәрсә дип саныйбыз. Бу эволюция кануны, диалектика. Үсеш фәкать шулай дәвам итә. Яңа искене алмаштыра. Ниндидер заманда кешеләрне канәгатьләндергән күзаллаулар тора-бара чикләнгән бер карашка әверелә. Әгәр дә кеше дигәнең үҗәтләнеп шуңа ябышып ятса, аның рухи үсеше бөтенләй туктала.

Әйе, бүгенге көндә диннәр әле адәми затның әхлакый сафлыгын саклау юнәлешендә файдалы эш башкаруларын дәвам иттерәләр, әмма алар инде яңа рухи офыклар ачу мөмкинлегенә ия түгел. Әлбәттә, бозыклык юлында йөргән кешенең, дин юлына басып, яшәү рәвешен үзгәртүе, Раббыбызны искә төшереп, рухи һәм пакь тормыш белән яши башлавы, кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртүе һичшиксез уңай күренеш, бу аның шәхси эволюциясендә алга китеш булып тора. Хәзерге вакытта җан авазына колак сала белгән бер ише кешеләр, чыннан да, шундый юлны сайлый. Тик бүген инде дин юлына аяк басу гына канәгатьләнерлек таләп була алмый. Хәзер адәми зат алдында, дини йолалар үтәү белән генә чикләнмичә, аң үсеше ягыннан югарырак баскычка күтәрелү бурычы тора. Дин ул рухи үсеш юлында беренче адым гына.

Тормыш шуны күрсәтә, дин юлына аяк баскан кайбер кешеләр караш, фикер йөртү ягыннан гаҗәеп тар кысаларда яши башлый, фанатикларга әверелә. Бу инде рухи үсешнең тукталуы турында сөйли. Шундый тозакка кереп капмас өчен адәми зат хәзер галәми тәгълиматларны, Илаһи Гакыл тарафыннан бирелгән белемнәрне үзләштерергә бурычлы. Адәм баласы, аңа рәсми диннәр тарафыннан кушылган «Раббы колы» билгеләмәсенә риза булмыйча (шулай Раббыбызга колбиләүче исеме тагыла), Иң Югары Затның Җирдәге чын ярдәмчесенә әверелү юлына басарга бурычлы. Моңа исә аңны киңәйтеп кенә ирешергә мөмкин. Остазлар тарафыннан бирелгән мәгълүматлар шушы максатны күздә тота.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013